Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңге сүнмәс, ахры, бу җәһәннәм

Мәңге сүнмәс, ахры, бу җәһәннәм,
Һаман янар, һаман кыздырыр...
Газиз илең синең, әй каһарман,
Һаман ауыр көнләр уздырыр!..

Һич кайгырма, шатлан әүвәлгечә!
Бәхет йитәр әле, иншалла;
Җәһәннәмләр аша узмаенча,
Оҗмах табарбыз дип ышанма...

1918 ел.