Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Әлдермештән Әлмәндәр»

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә, кешелек дөньясының нинди генә формаларга кереп яшәвенә карамастан, беркайчан да искерми, актуальлеген югалтмый торган темалар бар. Мәхәббәт һәм Нәфрәт, Яхшылык һәм Явызлык, Яшәү һәм Үлем. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә бер генә язучы да бу темаларга кагылмыйча үтә алмый. Мин дә, табигый, аларны читләтеп уза алмадым. Яшәү һәм Үлем турында язучы буларак, ныклап уйланырга иң якын кешеләрем – әти белән әнинең бер-бер
артлы үлеп китүләре дә этәргеч булды. «Кеше нигә туа да, нигә бик тиз генә үлеп
китә соң әле?» дигән, беренче карашка беркатлы булып тоелган сорау туктаусыз
борчып йөрде мине.

Ул сорауга җавапны һәр язучы үзенчә эзли торгандыр, күрәсең. Мин исә җавапны үзебезнең авыл кешеләреннән эзләдем. Шул чакта бер кызыклы ачыш та ясадым шикелле. Мин белгән агайлар, бабайлар, тормышлары җиңел булмаса да, яшәү дәртен югалтмаучылар иде. Үлем турында да алар көлебрәк сөйлиләр иде.

Әниемнең өлкән абыйсы (без аны Яшь бабай дип йөртә идек), мәсәлән, үлемнең табигый, котылгысыз бер нәрсә икәнен күз алдына да китерми иде. Аныңча, кеше үлемсез, мәңгелеккә яратылган зат иде. Авылда теге яки бу кеше вафат булса, Яшь бабайча, ул очраклы хәл генә иде. «Үлә торган кеше түгел иде Вафа абзый, кызыл борычны күп ашап, үңәчен яндырып кына харап булды, Касыйм салкын аракы эчеп, үпкәсенә суык тидермәсә, мәңге яшисе иде»,– дип, һәр очракта үлүченең үзен гаепле
итеп калдыра иде.

Яшәүнең тәмен белеп, кызык итеп яшәде Яшь бабай. Картая белми, дип әйтәләр иде аның турында. Туганнары ул сүзне ачуланыбрак, бүтәннәр шаяртып, сокланып һәм яратып әйтәләр иде. Туксанга аз гына җитмичә дөнья куйды Яшь бабай. Инде үлем чире эләгеп, бу дөньядан китәчәген сизгәч тә, анда баруга үзенчә әзерләнгән ул. «Мине кәфенгә урасагыз да, кысып бәйләмәгез, кәфен өстеннән җылы юрган белән төреп, яшшиккә салыгыз»,– дигән. Яшшикне исә иркен итеп, «борылып ятарлык»
итеп, үзе эшләп калдырган.

Картая белмәүчеләрдән тагын бер бабайны күздә тоттым мин «Әлдермештән Әлмәндәр»не язганда. Гыйльми бабай иде ул. Туксаннан узды шикелле. Җыен юк-барны сөйләп кеше көлдерүче әкәмәтрәк кеше иде инде. Аның юк-бар сүзләрен бөтенебез дә рәхәтләнеп тыңлый идек. Чөнки ул сөйләгәннәрнең төбендә мәгънә ята иде.

Бервакыт Гыйльми бабай әкрен генә Инеш тавыннан менеп бара иде.
Исәнләштем.
– Кая юл тоттың, Гыйльми бабай? – дим.
– Хәлиуллаларга менеп барам әле, – ди бу. – Тик тауга каршы менүе авыррак, олан, Газраил чалбар балагына асылынган, – ди. – Аның каравы, өйгә кайтканда, тауга түбән төшәсе, анда инде элдертәм генә, Газраил елап артта калачак, – ди.

Мәхмүт бабай бар иде тагын, Минһаҗ бабай...

Үлем – куркыныч нәрсә. Ул үзе белән шаярганны яратмый. Әмма аңардан бик үк өркеп китмәүчеләрнең дә барлыгы язылачак пьесаның юнәлешен, жанрын билгеләде. Ул, әлбәттә, комедия булырга тиеш иде. Әҗәлнең үзен дә кеше кыяфәтенә кертеп, сәхнәгә чыгарырга кирәк санадым. Күрсеннәр кешеләр, әллә ни явыз түгеллегенә ышансыннар. Үлем турында түгел, Яшәү турында уйлансыннар. Югыйсә кайвакыт
япь-яшь кенә берәүне тыңлап торасың да, аның туктаусыз зарлануыннан, шыңшуыннан яшисе килми башлый. Ачу кабара, бетсәң бет инде, дип, Әҗәлне чакырып китерәсе, «Әҗәл агай-эне, алып кит әле шушы елак бәндәне, яшәүнең ямен бозып йөрмәсен», дип әйтәсе килә.

Менә шуңа күрә дә әсәрнең үзәгендә үлемсезлек символы булган туксан бер яшьлек Әлмәндәр торырга тиеш иде.

Комедиянең исеме очраклы түгел. Борынгы татар авылларының исемнәреннән алынган: Әлдермеш – Биектау районындагы авыл. Әлмәндәр – Апас районында. Алар, билгеле, татар кешесенең исемнәре.

Татар дигәннән, әсәрдә Әлмәндәрнең үлемсезлеген милләтебезнең үлемсезлеге итеп тә күрсәтү максаты бар. Тамашачыларның сизгеррәкләре игътибар итә дә: «Бер мең дә биш йөз илленче номер әҗәлне Газраил янына җибәрегез», – дигән реплика бар. Бүгенге көндә булса, әлбәттә, әҗәлгә бер мең дә биш йөз илле икенче санын бирер идем. Әсәр 1976 елда язылды, ул заманда 1552 санын кычкырып әйтсәң, пьесаның сәхнәгә чыкмый калуы бик мөмкин хәл иде.

Комедия язылып бетте. Һәм мин аны бик тиз яздым. Унике көндә. Ул чакта Мәскәүдә югары курсларда укый идем. Минем белән бергә укучы шагыйрь Зөлфәт: «Туфан Абдуллович халтурщик, унике көндә пьеса язып ыргытты», – дип көлеп тә йөрде.

Әсәрне беренче тапкыр ниндидер уңай белән Мәскәүгә килгән язучыларга укыдым. Ошаттылар. Фикер алышуда кызыклы, файдалы киңәшләр дә бирделәр. Татарстан мәдәният министры урынбасары, мәсәлән, Әлмәндәрне Социалистик Хезмәт Герое итәргә кирәк түгелме, дигән киңәш тә бирде. Ярый әле, кирәк дип өздереп әйтмәде. Начальство сүзенә буйсынып, Әлмәндәрне Социалистик Хезмәт Герое итсәм, үлемсез Әлмәндәрне үз кулым белән үтергән була идем.

Дөресен әйтим, язганда һәм язып бетергәч тә, комедиянең болай ук популяр булачагы башыма да килмәде. Соңыннан Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күргәч кенә, кара, ничава әйбер язылган икән, дип сөенеп куйдым.

1993