Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күзләреңне кара димәдем

Күзләреңне кара димәдем.

Битләреңне алма димәдем,

Иреннәрең чия димәдем —

Мин, ахрысы, бер дә кешегә

Охшаш итеп сөя белмәдем.

Мин башкача сөйдем, ахрысы,

Үзем генә сөя белгәнчә.

Җирдә әле башка беркем дә

Сөя белмәгәнчә— бүтәнчә.

Мин үкенмим ләкин хәзер дә,

Сөю кануннарын эзләмим.

Мин сөям ич сине үземчә —

Күзләреңне кара димичә,

Битләреңне алма димичә,

Иреннәрең чия димичә

Сөям сине нәкъ син көенчә.

“Казан утлары” журналы. 1970 ел. 1сан.