Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кырларда җил

Кырларда җил. Җитен кырларында,

Җитен диңгезендә — бүген җил.

Җитен җилли. Зәңгәр дулкыннарда

Кыр тургае йөзә... Туган җир!

Җитен җилли офыкларга тулып,

Ишелеп-ишелеп кайта юлларга...

Бала тургай. Таныйм! Ул тумыштан

Пропискада безнең кырларда...

Тугрылыклы. Нәни метеор сыман

Кыр өстендә риза янарга.

Яшел кыяклардан — камылгача

Басуда ул, төшә камылга...

Яшь тургайлар менә,— яңа буын,

Туган ягым күгенә, алмашка.

Күгем тулы тургай! Яздан көзгә...

Мөмкин түгел җырда янмаска!

Карт игенче, соң кат «хуш!» дигәнче,

Һаваларга карар иң элек:

Зыңлап калыр гомер иткән дөнья

Күк юлына биек чөелеп.

         “Казан утлары” журналы 1969ел. 6 сан.