Хыянәткә - кыямәт (башы)
Курай тавы башында офыктан күтәрелеп килгән галәм шәме – Кояш ягына карап өч баһадир тора. Уртада – ак атка атланганы – Билге хан. Аның уң ягында – алмачуар атны иярләгәне – Төнюкук. Сул ягында – күк атның өзәңгесенә басканы – Күл тәгин.
Өч иләмән ир үз халкына карата акыл ияләре тарафыннан әйтелгән төрле фикерләрне искә төшереп, гәпләшеп торалар. Сүзне Билге хан ала:
– Түрек – диңгез кабырчыгындагы энҗе кебек. Кайчан ул кабырчыкны ярып чыга, шул чакта ул патша таҗларын бизәрлек бәһасез кыйммәткә әверелә, дигән Кытайның бер акыл иясе.
Кытайда укып тәрбия-белем алган Төнюкук, һәрвакыттагыча, әйтеләсе фикеренең күләгәле-караңгы ягын сайлый:
– Ишеткәнегез бармы икән, безнең түрек халкы турында кытайлар ни ди? – “Алар, агулы бөҗәкләр кебек, бер-берсен кыралар” – диләр.
– Үзләре шуңа котыртып яшәгәч, алар белми әйтмиләрдер, – ди Билге хан.
– Аларның безнең гаскәр турында болай дип әйткәне дә бар, – дип сүзгә кушыла Күл тәгин: ”Түрекләр – бүреләр. Алар – төп тамыр. Ә калган кавемнәре – яфраклы ботаклар”. . .
Түрек иленең иминлеге шушы өч баһадир иңендә утыра. Билге хан, Күл тәгин һәм Төнюкук – бу өч берлек Кытай белән ике арада гасырлар буена бер кабынып, бер сүнеп торган бәрелешләрне туктатып, тыныч сулыш алырга җай бирергә, тирә-юньдәге кандаш-кардәш кабиләләр белән уртак телгә килергә тиеш. Шулай булмаса, түрек иленә яшәү юк...
Көнбатыш түрек каганаты Идел-Урал, Кавказның төньягын, Кубан даласын, Кырымны һәм Босфорга кадәрге җирләрне биләп, Византия белән килешү төзеп, Иранга каршы сугышып яткан ил иде. Көнчыгыш чиге – Әму-Дәрьяның урта агымына чаклы җәелгән иде. Атилла һуннарыннан чәчелеп калган халык – үтүргур, уннаһундур, анагур кабиләләрен берләштереп, нәсел шәҗәрәсе Атиллага тоташкан Кубрат хан Болгар дәүләтен төзи. Каспий ярында Хәзәр каганаты төзелә. Түрек карыныннан яралып чыккан бу ике илне төп каганат та танып, Олы ефәк юлын кулда тотуда бергә килешеп эш йөртә башлый.
Ә менә Көнчыгыш тарафта күк түрекләрнең хәле мөшкелләнеп бара. Алар үзләре нигезләгән Тан империясе, үзләре исем кушкан табгач халкы отыры көчәя, Кытай дәүләтенең төп көченә әверелә бара. Табгачлар түрекчә киенеп, түрекнең моңлы җырларына мөкиббән киткән булып, түрек аксөякләрен зур урыннарга утыртып, гаскәр башлыклары итеп куеп, аларны дәүләтчелек хәтерен оныттырып, сиздерми генә кытайлаштырып бара. Конфуций алымы белән, ягъни, камчы белән түгел, ә ягымлы елмаеп, буйсындыра баралар. Бөек дала кодрәтен Кытайга суырып алу табгачларның төп максаты була.
Төнюкук тарафыннан язылган ташъязмада болай диелә: ”Мәңге Күк болай диде, ахрысы: “Мин сиңа хан бирдем, Син үз ханыңны калдырып, бүтәнгә буйсындың. Шул буйсынуың өчен сиңа Күк кизәнеп, һәлак итте. Түрек халкы хәлсезләнде, көчен җуеп юкка чыга барды”.
Йоллыг тәгин (Билге ханның улы) Кытайда укып-белем алган тарихчы, акын була, ул абыйсы Котлык Илтереш каган исеменнән ташка болай дип уеп калдыра: “Табгач халкы мулдан кыланып безләргә күп алтын-көмеш, ашлык, ефәк төргәкләре бирә килде. Сүзләре татлы, байлыклары затлы иде. Еракта яшәүче кавемнәрне шулай тәмле сүзе, камкалы байлыгы белән кызыктырып үзләренә тарттылар. Тегеләр шуңа алданып күченеп килделәр һәм кытайларча уйлау гаменә бирелделәр”.
Йоллыг тәгин Кытайның гореф-гадәтләре күчмәннәр көнкүрешенә нәкъ менә матди байлыклар аша савылып керүе хакында әйтә: ”Аларның җылы сүзләренә, биргән зиннәтләренә алданып, син, и түрек халкы, күпме кешеләреңне харап иттең. Мәкерле хакимнәр түрек халкына: ”Кем еракта яши, аңа бүләкнең арзаны бирелә, кем якыныбызда – аңа бүләкнең кыйммәтлесе бирелә... ” – дип күнектерделәр. Ә сез, сай акыллы адәмнәр, шул сүзләргә алданып, аларның якын тирәсенә күченеп килдегез һәм күпләп кырылдыгыз...”
Шулай... Бүләкне рәхмәт ишетер өчен генә бирмиләр. Күпме түрек ире исемен алыштырып, табгач титулы алып, яугир булып Кояш чыгышы илләренә – Маньчжуриягә кадәр, Урта Азиягә – Тимер Капкага (Дербент шәһәре) кадәр барып җитеп, Кытай данын яклап, яуларда башын салды. Әле яшәп, әле үлеп, төрле илләргә сибелеп калды.
Ниһаять, халыкта уяну башлана. Шул чорның ташка уелган язуыннан: “Мин дәүләтле халык идем. Кайда минем дәүләтем? Мин каганлы халык идем, кайда минем каганым? Кайсы каганга мин үз хезмәтемне, үз көчемне бирәм!? Аннары түрек халкы Кояш чыгышы, кояш батышы тарафына, көньякка табгачларга, төньякка - кара тайгага агылды, каһарманнары таш балбалга әверелеп калды, исеме сүнә башлады. Шул чакта Тәңре әйтте:” Юк, түрек халкы бетмәс, юк, түрек халкы корбан булмас!”
Түрекләр бердәм күтәрелеп чыгалар. Табгачлар өчен бу көтелмәгән түнтәреш була. Элеккеге әмирләр, аксөякләр ун меңлек түрек гаскәре туплап өлгерәләр. Бу, әлбәттә, миллионнар белән исәпләнгән табгач халкы белән чагыштырганда бик аз күренә. Әмма ярсу түрекләрнең ирек даулау, хакимлекне кулга алу дәртен берни белән дә туктатырлык көч сизелми. Табгач дәүләте өчен бил бөгүдән туйган түрек халкы үлемгә әзер була: “Үз-үзебезне бетерәбез, тамырыбызны корытабыз!” – дип, түрек халкы үз һәлакәтенә таба үзе ташлана.
Гаскәр башлыгы урынын биләгән Котлуг үзенә Илтерес каган дигән яңгыравыклы титул алып, үз даирәсенә түрекнең элекке аксөякләрен, кытай армиясендә хезмәт иткән тәҗрибәле тутуннарны туплый. Шулай итеп, 682 нче ел тулаемы белән гаскәрне тәртипкә китерүгә, оештыруга сарыф ителә. Түрекнең атлы яугирләре Биек кытай дивары эргәсендәге Ордостан Көнчыгышка таба урнашкан регуляр армияне таркатып, биш хәрби округны җиңүгә ирешә. Моңа уңай сәбәпләр бик вакытлы ккилеп чыгып тора. Беренчедән, тол калган кытай императрицасы У-хоу тәхет тирәсендә чуалыш куптара. Яраннарын асу-кисү башлана. Икенчедән, Юннан джунглиеннан алып, текә ярлы Хуанхэ елгасы, комлы Турфан даласын һәм урманлы үзәк Тян-Шан тауларына чаклы биләгән Тибет фронтына сугышка кытайның иң көчле, иң әзерлекле гаскәре озатыла. Котлугның җиңүләргә ирешүенә шушы сәбәпләр уңай форсат бирә дә инде. Котлуг кырык җиде тапкыр яу сәфәренә чыга. “Ул дошманнарын солыхка китерде. Тезе булганнарны тезләндерде, башы булганнарның башын идерде”, диелә ташъязмада.
Шул дәвердә Йоллыг тәгин болай дип яза: ”Уңда (көньякта) табгач халкы дошман иде, сулда (төньякта) Баз каган әмирлегендәге тугыз угыз халкы дошман иде, кыргызлар, курыканнар, утыз татарлар, кидан һәм татаблар – барысы да безгә дошман иде”.
Түрекләр өчен бик куркыныч хәл килеп туа. Баз каган Кытайга илчеләр җибәрә. Котлугка каршы бар көчләр белән берьюлы һөҗүм итәргә тиеш була: табгачлар – көньяктан, киданнар – көнчыгыштан, уйгурлар – төньяктан. Шымчылар бу хәбәрне Котлуг урдасына бик тиз арада җиткерәләр. Шул мизгелдә үк ике меңлек гаскәр туплап, Төнюкук төньякка, тугыз угызларга каршы юнәлә. Ул Баз каганнан алдарак килеп җитә, Тола елгасы ярыннан уйгур гаскәрен эшереп төшерә, исән калганнарын кылычтан үткәрә. Баз каган яу вакытында һәлак була. Шулай итеп, уйгурлар күк түрекләргә буйсынуын белдерә.
693 елда Котлуг хан дөньядан китә. Тәхет аның энесе Мочурга күчә. Ул Капаган каган титулын ала.
Түрек каганатын яңадан торгызу бик авыр бара. 709 елгы хәлне Төнюкук болай тасвирлый: ”Табгач каганы безнең дошман иде. Унук каганы безнең дошман иде. Иң көчле дошманыбыз кыргызларның гаярь каганы иде. Бу өч каган берләшеп, Алтын җиренә барырга дип киңәштеләр. ”Түрек каганына каршы көнчыгыш тарафка яу чабабыз. Әгәр без аңа каршы бармасак, ул безне бетерәчәк. Каган – каһарман, киңәшчесе – акыл иясе, алар безне кырып салганчы, өчәү берләшеп, яу сәфәренә чыгабыз”.
Гамәлдә, түрекләр чолганышта калган була. Моннан дошманнарның башына килмәслек берәр көтелмәгән чара кулланып кына котылырга мөмкин. Акыл иясе Төнюкук башында шундый бер хәйләкәр план өлгерә. Кыргызларга һөҗүмне җәй җиткәнен көтмичә, кыш аенда оештырырга кирәк. Кыргызлар Саян кыялары аръягында, сугарулы кырлар үзәнлегендә бергә тупланып яши. Кинәттән һөҗүм итеп кенә аларны тар-мар итәргә мөмкин. Моның өчен Саян тау кыяларының моңа кадәр беркемнең башына килмәгән һәм кем дә аяк басмаган иң хәтәр урынын сайларга, шуннан аргы якка чыгарга кирәк. Капаган каган бу акыл җитмәслек җүләр планны кабул итә һәм гаскәр башы итеп Төнюкукның үзен билгели.
Түрекләр далада яшәүче ас кабиләсеннән тауларда оста йөри белүче бер ирне яллап, сәфәргә кузгалалар. Төнюкук бу мәхшәрне ташка басып калдыра: “... Ак-Тәрмел аша чыккач, стан корып, туктап алдык. Аннары атларга атланып кар ерып бардык. Аннары, иярдән төшеп, атларны тезгененнән тотып, тирән кар ерып киттек. Колгаларга таянып барып тау сыртына күтәрелдек. Алдан яугирләр юл сабып барды. Урманлы кыя сыртларын үткәч, бик авырлык белән ун төн буена аска таба төшә башладык (дошман сизмәсен дип төнлә генә хәрәкәт иттек). Упкынны үтеп, тау битенә килеп җиттек. Юнәлешне бутаган юл күрсәтүчене чәнчеп калдырдык. Ана елгасы буйлап түбәнгә төштек. Атларны тезгененнән агачларга бәйләп куеп, гаскәриләрне тезеп барладык. Төнен дә, көнен дә туктаусыз атларны чаптырдык. Сөңгеләр белән юл ярып, кыргызларга йокыда чагында һөҗүм иттек”.
Бу һөҗүм турында Йоллыг тәгин болай дип хәбәр бирә: ”Күл тәгин байрыкларның ак атына атланып һөҗүмгә ташланды. Бер яугирне уктан атып аударды, ике ирне сөңге белән чәнчеде: башта – берсен, аннары – икенчесен. Бу орышта ул байрыкларның ак атының билен сындырды. Кыргыз ханын һәлак итеп, илен буйсындырдык”.
Төнюкук ачыклап куя: ”Ханын үтердек. Кыргыз халкы каган кул астына кереп, безгә буйсынуын белдерде...”
Шулай итеп, Төнюкукның акыллы алымы, Күл тәгиннең батырлыгы, күк түрек яугирләренең чыдам-гаярьлеге аркасында Түрек каганаты, үзен борчып торган тагын бер дошманны коралсызландыра.
Күл тәгин дүрт ел буена (711-715) карлуклар белән көрәшә. Ниһаять, ул Тамаг дигән изге тауда карлукларны тәмам җиңүгә ирешә һәм каганатка буйсындыра. Урдага кайтып җитүгә, ул төрле кабилә-ырулар арасында чуалыш купканын белеп ала. Әмма аның яудагы уңышларыннан көнләшкән Капаган каган туганы Күл тәгинне “өйдә” калдыра, тугыз угызлар белән сугышка керәсе гаскәрне үзе җитәкли. Шул мәлдә карлуклар Алтайдан ике төркем гаскәр китертеп, хан урдасына һөҗүм оештыра. Күл тәгин аз санлы яугирләр белән урданың иминлеген саклап, андагы хатын-кызлар һәм бала-чагаларны әсирлеккә эләгүдән йолып кала. Ташбасмадагы язу бу вакыйганы кыскача гына әйтеп бирә: “Ул тугыз баһадирны чәнчеде, урданы бирмәде".
Бу вакытта Капаган каган тугыз угызларны җиңеп, байрык кабиләсенә һөҗүм башлый, Тола елгасы ярында аларны тар-мар итә. Канәгать калып, горур уйланып кайтып барышлый, урманга килеп кергәнен сизми дә кала. Агач артына яшеренеп көтеп торган байрыклар каганны ат өстеннән тартып төшереп, башын чабып өзәләр. Каганның башы Кытай илчесе аша Тан императорына озатыла (һәммә адым шулай Кытайның күңелен күрү өчен эшләнә).
Күк түрекләр урдасында тәхеткә кемне утыртырга дигән сорау калка. Варислыкка тугры калган очракта, сәләтсез кешене куярга кирәк, бу катлаулы чорда моңа барып булмый, шунлыктан, Күл тәгин хәрби түнтәреш ясап, яңа титул биреп, тәхеткә үз туганы – Билге ханны утырта. Гадәттә, илбашы алмашынганда, тәхет тирәсендә була торган асу-кисүләр Капаган каганның бер-ике якынына гына кагыла. Билге хан ташъязмада бу хакта болай ди: “Мин хан булып утыргач, үзләренең кырыласын көткән түрек бәкләре һәм халык өскә (тәхет ягына) тыныч күз белән бакты”...
Билге хан моңа кадәр кыерсытылып йөргән акыл иясе Төнюкукка бәк тархан титулын кайтара һәм дәүләт киңәшчесе итә. Шулай итеп, Түрек каганаты Билге хан, Күл тәгин һәм Төнюкук берлегендәге өч баһадир кулында алтын бүре башы төшерелгән данлы байракны югары күтәрә.
Түрек илендә яңа җилләр исә башлый. Каты бәгырьле Капаган каганга үч итеп, кытай ягына күчеп киткән телес кабиләләре кире кайтып төшә. Билге хан шулай ук, җир-суларын ташлап китеп, табгачларга барып кушылган тугыз угызларга чакыру җибәрә: “Табгач ханы аларны җинаятькә этәрде. Табгачларда аларның исеме һәм даны юкка чыкты”, – ди ул. Шулай итеп, Билге хан кардәш ыруларны берәмләп үз канат астына туплый башлый.
Ясмык шулпасына алданып, иленнән йөзен борып киткәннәрне ул гамәлгә ашар максатка юнәлтә: Каганатны торгызу! “И түрек халкы, син теге якка юнәлсәң, һәлак ителәсе упкын чигенә басасың. Атакөн җирендә калсаң, син үз дәүләтеңне корып тук яшәрсең”. Һәм ул Котлыг каганның әйткәнен искә төшерә: “Каган булгач, мин үлеп баручы халкымны аягүрә бастырдым. Юксыл халкымны бай иттем, аз санлы халкымны күп санлы иттем”.
Кытай империясе белән үзара тынычлык урнаштырмый торып, күп нәрсәгә ирешеп булмаячагын Билге каган яхшы аңлый. Шуңа күрә, тышкы сәясәтне бераз үзгәртеп җибәрергә була. Императорга шундый мөрәҗәгать белән чыга: “Син Күк улы буларак, миңа ата бул”, – ди. Император моның белән килешә.
722 елда Билге каган, Төнюкук һәм Күл тәгингә Кытайдан чакыру килә. Тайшан тавында, император корбан чалу бәйрәме үткәрәчәк икән, шул тантанада катнашуларын үтенеп, зурлап хат җибәрә.
Төнюкук белән Күл тәгинне хан чатырына чакырталар. Ни хикмәт, хан аларны үзе ишек төбенә чыгып каршы ала. Ишек турыннан өскәрәк гөмбәзгә беркетелгән, самшит агачыннан үз зурлыгында ясалган өч бөркет сынына ымлап, ул игътибарны шунда юнәлтә. Бөркетләр шулкадәр чын итеп ясалган ки, хәтта, асылташ куелган күзләренең зәһәр чәчеп янып торуы да, тере ут шикелле, йөрәкне чагып ала. Бөркетләрнең уңдагысы яңа килеп кунган, әле канатларын җыеп бетереп кенә килә. Уртадагысы тыныч кына утыра. Сулдагысы менә-менә очып китәргә җыенып, канатларын киерергә чамалаган.
Билге хан, бөркет сыннарына сокланып каравыннан аерыласы килмичә, сорап куя:
– Шушылай утырган өч бөркетне бер ук белән, бер атуда алып буламы?
Күл тәгин әле уңга, әле сулга чыгып, бөркетләрнең торышын җентекләп карый да:
– Дөрес ноктадан торып атсаң – була, – ди.
– Әгәр угың кытай тимереннән булса, – дип өсти Төнюкук.
Парчалы ефәк белән каймаланган чатыр эченә кереп, калын фарсы келәменә батып кергән кыска тәпиле өстәл кырыена түгәрәкләнеп алар касәдәге салкын кымызны уртлый-уртлый гәпләшеп ала. Билге ханның баягы мизгелдә гөмбәздәге бөркет сыннарына ишарәләп бирелгән соравы карынында җавабы да тибенеп ята. Өчесе бер карарга килделәр. Император бәйрәменә бармаска. Өчебезне дә тотык итеп зинданга ташлаячаклар. Түрек каганаты ул чакта башсыз калачак, дигән уртак фикергә киләләр.
– Кытайларны, үзләре төзегән диварлар артыннан бу якка чыгармыйча, һуннар ничә гасыр тотты. Соңыннан алар да, түзә алмыйча, Көнбатыш тарафка юл алды. Кытайлар отыры көчәя, ә без, үзара орышып, таркала барабыз. Инде безнең кардәш ыруларыбыз Көнбатыш тарафта каганатлар төзеде. Ә безгә нишләргә? Кытайны үзе төзегән диварлар аша безнең якка-Алтай-Себер-Урта Азия далаларына чыгармыйча ничек тотарга? Әгәр без – Кытайның, һәр бөртек керфеге селкенүдән дә эчтә нинди фикер уянганын тоя белмәсәк,.. кытайның сиңа эчкерсез кыяфәт чыгарып елмаеп торган арада итәк астыннан хәнҗәрен кайрап алуын сизмәсәк,.. алар табынган аждаһаның авызы көлеп түгел, ә сине кабып, чәйнәп йотарга дип ачылганын аңламасак... Без кем булабыз? Ак бүре каныннан яралган гаярь түрекләрме?! Әйе, без ак бүре каныннан яралганбыз. Бүре - усал хайван. Бер ярсып ала да, тиз тына. Әмма бүре, үзенә тиң дошманын егып салганнан соң, аны бөтенләй ботарлап юк итми, өстенә менеп чәпрә итә дә ташлап китә. Ә дошманы, савыкканнан соң, кабат аягына басып, тагын да явызрак дошманга әверелеп кире кайтасын уйламый. Без – дала халкы, артык беркатлы, ышанучан, гадел халык. Бу сыйфатлар белән көчле дәүләтне озакка төзеп булмый. Ә Кытай – башка... Конфуций өйрәтмәләрен канына сеңдереп яшәгән бу халык, үз дошманын яратып үтерә белә, яисә кытай булып өлгергәнен сабыр гына көтә. Күз алдыбызда бит, күпме кавем-кабиләләр кытай карынында йотылып, үз иманын җуйдылар. Кытайлар сан ягыннан бүгенге чорда илле миллионнан артып китте. Дөньяда андый күп санлы халык тагын бармы? Юк, әлбәттә...
Саргаскәр Күлтәгиннең аягурә басып, халык каршында сөйләгән кебек чыгышын Билге хан белән Төнюкук башларын иеп тыңладылар. Хан чатырының ачык ишеге аша еракта, таулар артында, офык алланып бара. Әллә нинди кичке моңсулык тымызык кына иңеп килә. Түрек иленең бәгыреннән өзелгән кан тамчысы булып, Кояш бүген дә мәңгелек Саян тау итәгенә тамып төште. . .