Логотип Казан Утлары
Эссе

Хыянәткә - кыямәт

731 елда кырык җиде яшьлек Күл тәгиннең үлеме бөтен түрек дөньясын тетрәтә. Ачы хәбәр Алтай-Саян кыяларын үтеп, Хинган тауларына, Тарбагатай далаларына, Урал сыртлары аша үтеп, Идел буйларына, Кубан далаларына кадәр барып җитә. Бу көтелмәгән хәбәрдән дошманнар дошманлыгын онытты, карендәшләр карендәшлеген искә төшерде, яудашлар яудашлыгы белән горурлану кичерде..

Төрле ил-җирләрдән кайгы мәрәсименә җыелдылар. Кытай императоры, кайгы уртаклашуын белдергән язма мөрәҗәгатен  биреп, рәсми илчелек җибәрә. Кидан һәм татабилардан махсус сыгытчылар (җеназа вакытында җыгълаучы) килә. Табгач каганы исеменнән килгән тәхет яраннары йөге белән алтын-көмеш әйберләр бүләк итәләр. Тибет каганы үзенең баш вәзирен җибәрә. Кояш баешы тарафыннан: Сәгъди, Берчекәр һәм Бохара иленнән – тарханнар, унук халкыннан һәм түргеш каганыннан мөһер саклаучылар килә. Җунгариядән басмал, Минусин үзәнлегеннән кыргыз, Алтайдан кыпчак вәкилләре җыйнала.

Күл тәгингә багланган Төрбәне төзергә дип табгач каганы ташчылар, бизәк төшерүчеләр, ташка чокып яза белүчеләр, мигъмарлар, таш сын ясаучы осталар, рәссамнар, бина салучы һәм түбә ябучылар җибәрә. Бизәк кисүче осталарны тойгуннар, әлтәбәрләр алып килә.

Архан елгасы буенда, түбәҗирдә эш кайный. Бу четрекле эшне оештыру Йоллыг тәгин җилкәсенә төшә. Төнюкук белән икесе язган күк түрекләр тарихы зур ташларга кытайча һәм түрекчә рун хәрефләре белән күчерелергә тиеш. Моңа Йоллыг тәгин аеруча зур игътибар бирә. Түрекләрнең шанлы һәм данлы тарихы шушы ташларда киләчәк буыннарга барып җитәчәгенә ул шикләнми. Әтисе Билге хан исә төзелешнең казу, таш кисү, кебек тупас көч сорый торган өлешләрендә күзәтчелек итә. Төнюкук язуларның, түрекчәсенең дә, кытайчасының да хәрефен хәрефкә дөреслеген тикшереп бара.

Ниһаять, 732 нче Маймыл елында, (27 июльдә) Күл тәгингә багланган Төрбәне ачу тантанасы була.

Башта төрле илләрдән килгән кунакларга Төрбә мәйданын күрсәтеп чыгалар. Зурлыгы сиксәнгә кырык адымнар булыр, тирән ур белән уратып алынган. Бизәкләп эшләнгән төп капканың як-ягында бөтерелеп торган горур мөгезле, мәрмәрдән эшләнгән ике тәкә бер-берсенә карап тора. Капкадан ясмык кебек кенә вак ташлар тигезләп җәелгән юл керә. Ишегалды уртасында саф сулы кечкенә күл. Яңгырлар вакытында күл суы ташып чыкмасын өчен ярга батырып кызыл балчыктан яндырып эшләнгән торбалар салынган. Күлнең аргы ягында чирәп түбәле чатырда бик зур мәрмәр ташбака сыртына  язулы ике мәрмәр таш беркетелгән. Бер ташка түрекчә, икенчесенә кытайча язылган. Диварлары акшарланган чатырдан чыгуга юл сине гыйбадәтханәгә алып бара. Юлның як-ягында Күл тәгин яраннары һәм ялчыларының табигый зурлыктагы, билгә тиклем коелган сыннары тантаналы сакка куелган шикелле тезелеп тора. Гыйбадәтханә эчендәге диварлар, кызыл бизәкләр төшерелеп, җирлеге ак төскә манылган. Түбәсе чирәптән, түшәм яны энҗе ялтыравыгы белән каймаланган. Стеналарга балчыктан яндырып эшләнгән аждаһа сурәтендәге битлекләр эленгән. Храм эчендә корбан чала торган һәм учак тергезә торган урын ясалган. Түрдә Күл тәгин һәм хатынының билдән югары өлешенең мәрмәрдән уелып эшләнгән сыны куелган. Күл тәгингә маңгай турына бөркет сурәте төшерелгән биш чатлы таҗ кидерелгән. Күл тәгин бераз кысыграк күзле, бүртмәч йөзле итеп сурәтләнгән. Хатынының нык ихтыяр көченә ия зат икәнлеген кысылган иреннәреннән чамалап була.

Цайдам тоз күлләреннән бу һәйкәл урынына чаклы өч чакрымнар бардыр. Менә шул арага ике йөз балбал тезелгән. Беренче карашка кеше биеклегендәге бу балбаллар кулларын кушырып, әкрен генә атлап барган адәми затлар шикелле тәэсир калдыра.

Шушы кадәр эшне башкарып чыгуыннан  һәм килгән кунакларның да бу тамашаны күреп мәмнүн булуыннан Билге хан канәгать кала. Ул үзенең улы, мактанычы, варисы, тарихчы, акыл иясе һәм шагыйрь Йоллыг тәгинне югары дәрәҗәдәге кунакларга күрсәтеп калырга тели. (Билге хан Кытай императоры яллап җибәргән түрек аксөяге тарафыннан 734 елда агулап үтерелә. Үлеме алдыннан хан бу сатлык җанның бөтен нәсел-нәсәбен тамырына кадәр корытырга, дип әйтеп калдыра).

Йоллыг тәгиннең һәйкәл ачу тантанасындагы чыгышы:

 – Иң әүвәлге сүзем – барча галәмне тәрбия итүче бәрәкәт иясе Тәңрегә!

Тәңре безне, халык итеп, Җиһан капкаларын ачып, күктән иңдергән. Без – Күк түрекләре!

Мин Күк белән ант итәм, әгәр ул җирне үз куенына алса;

Мин Җир белән ант итәм, әгәр ул Күкнең күз карасы булса;

Мин яктылык белән ант итәм, әгәр ул караңгылыкны куа алса;

Мин караңгылык белән ант итәм, әгәр ул яктылык тууга сәбәпче булса...

Тәңре безгә – дулкын кагышыннан, кошлар сайравыннан, яфраклар шыбырдавыннан, таулар аһылдавыннан, дала тыныннан яралган моң сүрүенә биләүләп тел хәзинәсе иңдергән. Кояш чыгышыннан алып, кояш баешына кадәрге кыйтгада тау-үзәннәргә, урман-суларга мәңгелек атамалар бирегез, дигән.

Әгәр без үзебезгә бирелгән кыйтгадагы җирләребезне җуйсак, бүтән кавемнәр, яулап, ул җир-су исемнәренең төсен, тәмен, моңын үзгәртеп, исраф итмәсләрме? Түрек халкы телендә тирбәлгән бу дөнья нинди хәлгә калыр?

Таулар тәбәнәгәеп, сулар ярын ташлап, кошлар сакауланып, җилләр моңын җуеп, япан дала моңаеп калмасмы?

Күзләре күргәннәр – күрер, колагы ишеткәннәр – ишетер, зиһене булганнар – зиһенләр...

Без тау куышларына үз исемнәребезне яздык – ул мәгарәләр җимереләсен белмәдек.

Без – кабер-курганнар эченә алтын-көмештән үрелгән хәзинәләребезне куеп калдырдык – аларга угрылар кулы сузыласын белмәдек.

Без – тау маңгаендагы ташларга сурәтле истәлекләр ясап калдырдык – тау-ташлар убылыр дип белмәдек.

Без дан-шөһрәтебезне мәңгелек дип уйладык. Бар кылган гамәлләребез Җиһан хәтеренә кушылып, киләчәк дәверләргә барып җитәсенә ышандык.

Хәтер... Нинди асылташ мәңгелеге бу сүздә. Хәтере барның кадере бар...

Ана-Ил теленнән ваз кичкәннәргә бүтән кавемнәрдә йотылып, үз имен оныту язгандыр.

Түрек телендәге шифалы сүзләрне җуйган тән тибеше хастадан азардыр.

Түрек телендәге аһәңле сүзләрне оныткан тел моңыннан язардыр...

Түрек телендәге Мәңге Күк катына арналган дога сүзләренә хыянәт иткәнне Тәңре ярлыкамас...

Әгәр без уяу булмасак, җир өстендәге хәзинәләребезгә, Җир астындагы хәзинәләребезгә комсыз кавемнәр ябырылыр. Әгәр без яшәү канунын бозсак, атларыбыз сөрлегер... Өзәңгеләр өзелер... Хәтеребез өзлегер... Без ул чакта бар булмабызмы?! Тау-кыя түбәләрен ак болытлар сыйпар, кош сайравына манылып урманнар шаулар, дала йөрәген кытыклап тояклар тупырдар, ефәк юлыннан дөя кәрваннары узар... Ул чакта без булмабызмы?

Әгәр без булмасак... Җир йөзе үксез калыр.

Әгәр без булмасак... дошманнар үпкәләр.

Әгәр без булмасак... Тәңре үзе ни әйтер?

Без булганбыз! Без барбыз! Без булачакбыз! Күтәрик әле югары алтын бүре башлы ак байрагыбызны, күкрәтеп җилфердәтсен мәңгелек җиле!

Тередән дә терерәк нинди халык бар Җиһанда –

                                        Тередән дә терерәк Түрек халкы!

Эредән дә эрерәк нинди халык бар Җиһанда –

                                         Эредән дә эрерәк Түрек халкы!

Төрледән дә төрлерәк нинди халык бар Җиһанда –

                                         Төрледән дә төрлерәк Түрек халкы!

Бүредән дә бүрерәк нинди халык бар Җиһанда –

                                          Бүредән дә бүрерәк Түрек халкы!

Без бүз бүре сөягеннән яралганбыз. Бишегебез – бөек дала.  Җире барның җиме бар, Иле барның име бар. Табынганыбыз – Җиһан таҗы – Мәңге Күк-Тәңре!

 

                 * * *

 Әйтергә генә ансат, бу давыллы дәверләр узганга мең ике йөз елдан да артык вакыт үтеп киткән инде югыйсә; һаман шулай: Алтай, Саян, Урал таулары, Һималай, Арарат, Илбарыс кыялары, күккә үрелгән Карпат, Алып түбәләре түрек бабаларыбыз кушкан исемдә җиргә тамыры белән береккәннәр. Байкүл, Балкаш, Алтын күлләр, бормаланып агучы көчле елгалар – Катын, Инәсу, Иртеш, Ана, Җаек, Аму-Дәрья, Сыр-Дәрья Агидел, Кама, Идел, Тын кебек елгаларга коючы тагын йөзләгән инеш исемнәре дә төрки телдән калган ядкярләр. Түрек яугирләре заманында түзеп булмаслык эссе комлы Такла Макан, Кара ком, Кызыл ком чүлләрен кичеп чыкканнар. Тарбагатай. Кыпчак, Чыңгыз, Кубан далаларына тәңгәл килгән исемнәр биргәннәр. Шушы иксез-чиксез кыйтгада, һаман шул төбәкләрдә түрек халкы төрле исемнәр алып яши бирә, бер караганда бар да элеккечә шикелле, ә икенче карасаң... бик үзгәргән инде, бар да үзгәргән...

 

                                              * * *

 

Җәйнең матур бер көнендә (1974 ел) Монголиядә хезмәт итүче совет солдатлары, ату күнегүләре үткәрә торган полигонга барышлый, Селенга елгасы ярына җитеп, ялга тукталды. Штыгын йомдырып куйган СКС карабиннарын, бер-берсенә терәтеп, чатыр-пирамида итеп куйдылар да, кырын ятып тәмәке кабыздылар. Җиңелчә сүгенү сүзе кушып, анекдот, мәзәк хәлләр сөйләү башланды. Тәмәке төтенен сөймәүчеләр яр буенда, алтын табарга җыенган сыман, ташлар арасында йөренә. Ә ташлар монда чынлап та хикмәтле иде, вакыт шаукымы, җил-су шомартып, аларга ниндидер серле, борынгылык төсмерен кызганмаган, кайсыларының өслеген куныклы гөмбәчекләр белән бизәп куйган иде.

Шул вакыт Колчурин фамилияле солдат кычкырып җибәрде. Аның көр тавышы үзеннән алда йөри, Украинаның көнбатыш ягы – Ивано-Франковскидан иде ул. “Сез бит чормагызда бандеровчылардан калган пулемет асрыйсыз”, – дип, кайчакта аны үртиләр иде.

Колчурин кыр-кырлары шома бер ташны күтәреп турайтырга маташа, иптәшкә кеше чакыра икән.

 – Монда андый ташлар күп. Әзер мишень бит бу, егетләр! Әйдә, ату ярышы уздырабыз!

Монда җәмгысы уналты солдат, взводның калган яртысы бүген кич каравылга керәчәк, шуңа күрә взвод командиры лейтенант Кәмбиев алар белән калып, командалыкны беренче отделение командиры кече сержант Петр Колоколовка тапшырган иде. Колоколов урманнан әле генә дөньяга чыккан кешегә охшаган, йокымсыраган кыяфәтле, беркемгә беркайчан тавышын күтәреп дәшмәс, гомумән аңа командирлык сәләте тумыштан ук бирелмәгән иде. Колчуринның бөердән чыккан гөрелдәвек тавышы барысын да буйсындырды бит үзенә, Колоколов “уяна” да алмый калды. Солдатлар ул арада карабиннарын кулга алып, патрон магазиннарын көйләп, чыкы-чыкы затворын тарттылар. Ул арада кыргый тавыш чыгарып, акыра-бакыра атыш башланды. Мәхшәр купты. Ядрәләр, таштан тайпылып, рикошет ясап, чыелдап оча, яралы таш кыйпылчыклары ыңгырашкан аваз чыгарып куба, бер-берсенә бәрелеп чәчри дә комга сеңә иде. Елга буен әчкелтем дары исе басты.

Һәр карабин магазинындагы җидешәр патрон бик тиз атылып бетте, иңрәп тынлык иңде. Солдатлар бер-берсенә күз салмаска тырышып, бер мәл тын гына басып тордылар.

Йөз дә биш патронның нинди максатка сарыф ителүен ачыклауны лейтенант Кәмбиевкә тапшырдылар. Ул чын хәрби кеше түгел, быел гына Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган, шунда ук хәрби кафедрада укып, лейтенант дәрәҗәсе алып чыккан иде. Диплом алуга, аны ике елга офицер булып хезмәт итәргә Монголиягә җибәргәннәр иде. Менә хәзер четрекле хәл килеп чыкты. ”Җинаять” эшләгән ярты взвод солдатны ул машинага төяп Селенга елгасы ярына алып килде. Буш гильзаларны җыярга команда биреп, ул ташларны карый башлады һәм шаккатып калды. Борынгы рун язулы ташларны, атып, харап иткәннәр икән бит! Егетләр лейтенантның кинәт чарасыз калуын агарып чыккан йөзеннән шәйләделәр.

 – Монда бит борынгы язулар булган... – диде лейтенант Кәмбиев. Боларны нишләтергә? Кычкырсаң – кычкыру була, сүксәң – сүгү була. Болар баш мие кубарып алынган ниндидер кыргый җанварлар шикелле тоелды лейтенантка. Юк, ярсып бернигә дә ирешеп булмаячак, киресенчә, сабыр күңел белән якын килеп карарга кирәк түгелме...

Кәмбиев солдатларны машинага утыртып, тузанлы юлдан шактый ерак алып барды. Архан елгасы буендагы түбәҗирдә тукталгач, ул түрек каганатының сәргаскәре Күл тәгингә арналган бу төрбәнең 732 елда төзелүе хакында сөйләде. Бу тарафларда бик борынгы һун, түрек халыклары ил-дәүләтләр корып яшәгәнлеге хакында бәян иткәндә ул яп-яшь солдатларның күзендә икеләнү, ышанып бетмәү шаукымын да сизде. 1917 елгы инкыйлабтан соң гына тарих башланып, халыклар бәхеткә ирешкән, дип печелгән тарих өйрәнгән әлеге буынны ничек хакыйкать ягына борырга?

Солдатларны ул сакланып калган ике мәрмәр таш янына алып килде.

 – Менә, түрекләрнең монда тарихы язылган. Ике телдә
– түрекчә һәм кытайча. Моны рус һәм чит ил галимнәре ХIХ гасырда гына табып укый алуга ирешәләр.

Саф тарихи-тылсымлы һаваны тәүге тапкыр сулаган солдатлар, бер мәлгә шаккатып, изге су йоткан кебек тынып калдылар.

Лейтенант кичәге атыш мәхшәрен оештырган солдатларның исемлеген барлап, һәрберсенең бүгенге милләтен күрсәтеп, университетның уку залында борынгы чыганакларны метекләп өйрәнергә күнеккән гадәте белән, һәр фамилия артында нинди борынгы исем ятканын ачыклап язып куйган иде. Бераз икеләнеп торганнан соң, шул исемлекне укып чыгарга булды.

 – Иван Колчурин – украин (Колчура – кыпчак-татар исеменнән).

 – Святослав Кучма – украин (Күчмә – кыпчак-татар исеменнән).

 – Даниил Деникин – украин (Диннеке – кыпчак-татар исеменнән).

 – Казимир Тазиев –белорус (Тази, Таҗи – кыпчак-татар исеменнән).

 – Дмитрий Муртазин – рус (Мортаза – кыпчак-татар исеменнән).

 – Семен Салтыков – рус (Салтык – кыпчак-татар исеменнән).

 – Идегәй Аппаков – карачәй.

 – Самат Батталов – татар.

 – Петр Колоколов – рус.

 –Бабур Үтәгәнов – үзбәк.

 – Максим Турчин – гагауз.

 – Иван Пиктимиров – чуаш (Биктимер – кыпчак-татар исеменнән).

 – Виктор Голованов – рус.

 – Тактагул Тукаев – төрекмән.

 – Станислав Хабаров – рус (Хәбәр – кыпчак-татар исеменнән).

 – Абиш Талдаяков – казакъ.

Лейтенант Кәмбиев борын астыннан мыек әсәре дә чыкмаган солдатларга сынап карады.

 – Дөресен әйткәндә... Бу исемлектә рус милләтеннән икәү генә бар. Колоколов белән Голованов кына. Калганнарыгыз... Барыгызның да фамилияләре кычкырып тора: сез – шанлы түрек халкының варислары! Сез кичә, үзегез дә белмичә, бөек бабаларыгызның истәлекле кабер ташларын җимергәнсез икән бит!

Тарихтан бөтенләй хәбәрдар булмаган солдатлар, башларын иеп, ниндидер хәтәр бер хакыйкатькә кагылып, борынгылык җенен уяткан шикелле, тәшвишләнеп, тын калдылар.

Шулвакыт Иван Колчурин командир янына килеп, атыш булган урыннан бүген табып алган таш кыйпылчыгын кесәсеннән чыгарды. Учындагы таш кисәгендә өч япьле рун хәрефе чокылган иде.

 – Бу безнең нәсел тамгасы. Әти агачтан ни генә ясаса да, шушы тамганы уеп куя иде, – диде Колчурин. Шунда лейтенант искәреп алды: моңарчы бөтенләй уй-гамьсез, гаугалы бәндә булып күренгән мәһабәт гәүдәле егетнең күзләре дымланган иде бу мизгелдә...