Хәерле юл сүзгә
Казанымнан автомашинада
Китеп барам. Чагылып кала күзгә
Ерак юлга китүчеләр өчен
Язып куйган: «Хәерле юл сезгә».
...Сары чәчен иңнәремә салып
Назлы кызлар сыман минем тездә
Көз утыра. Уйланулар чәчеп
Ул да китәр: «Хәерле юл көзгә».
Ә без һаман юлда, сәяхәттә.
Ил юлында кала безнең эзләр —
Әнә шулай бер китәрбез дә без
һәм кайтмабыз, тол калырлар көзләр.
Тол калырлар җәйләр, кышлар, язлар,
Без үтелгән юллар тол калырлар...
Ил уллары хезмәтләрен илгә
Бирерләр дә китеп югалырлар.
Кайтыр алар тугры Тукай булып,
Я кызыллык булып гамьсез йөзгә...
Шуңа бүген минем күкрәгемдә
Теләкнамә: «Хәерле юл сүзгә».
Сүзләрең хак, кыска булган чакта
Гомерең озын, барыр юлың озын,
Киләчәккә карап китеп барам,
Без барасы офык: коммунизм.
Әйтер сүзләр безнең тузга язган.
Безнең йөрәк әйтерсең лә туздан,
Бөгәрләнеп кысыла, шундый кызган,
Гомере учак тирәсендә узган.
Көн килер дә йолдыз атылгандай
Күкрәк читлегеннән аерылыр ул.
Һәм яңгырау кайтыр еллар кичеп,
Бер яңгырау кайтыр: «Хәерле юл...»
Озатырлар автомашинада,
Я күтәргән хәлдә, яки атта...
Тузга язган сүзләр генә калыр —
Дөрес сүзләр генә, безнең хакта.
Ерак әле аңа, канатларың
Әллә ничә тапкыр каерылыр...
«Хәерле юл» бөтен хөр акылга,
Тузга язган сүзгә хәерле юл!
“Казан утлары” журналы. 1972 ел. 5 сан.