Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатын-кыз кардәшем

Дөньяның йөзләгән, меңләгән

Мәшәкать йөкләрен сөйрәгән.

Назласаң, назланып туймаган,

Булмаса, ялвара белмәгән.

 

Хатын-кыз кардәшем, чәчәк син,

Кул тисә, черт итеп өзелгән.

Ник ләкин ут яумый, кирәктә,

Чыдам син җеннәрнең үзеннән!

 

Гөлләрем борлыга син юкта,

Әйләнә бар дөньям котыпка.

Нур белән, ямь белән тула Җир

Син кайтып, елмайган минутта!

 

Карыйм да, уйланып, сина мин,

Эчемнән тын гына сүз катам:

«И, хода, үзем алласыз),

Аера күрмә, дим, бу заттан!..»

         “Казан утлары” журналы. 1965 ел. 9 сан.