Логотип Казан Утлары
Шигърият

Катыйльгә

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

 

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның.

Һәм халкымнан кайткач шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.

 “Совет әдәбияты” 1953 ел. 7 сан.

 

Катыйль - үтерүче