Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каләм-чакматаш

Кулларымда нәни каләм – чакма ташы,

Салкын җилләр исеп сүнә шәм.

Берьялгызым аяз күккә карап,

Мин йолдызлар белән сөйләшәм.

 

Әй йолдызлар, әйдә җырлыйк әле,

Әйдә биик әле бергәләп.

Бөтен хисләремне шигырь итеп

Мин таратам сезгә, бүлгәләп.

 

Утсыз чакма ташы күккә гашыйк.

Әнә күктә Йолдыз атыла.

...Шигырь ага җиргә йолдызлардан,

Ә алдымда кәгазь ак кына.

“Казан утлары” журналы. 2006ел. 7 сан.