Шигърият
Исәнлек
Кичләремә: «Хәерле кич!» — диләр,
«Исәнмесез!» — диләр иртәмә.
Көннәремнән хәл белешә дөнья.
Уйга салып йөртә-йөртә дә...
Һәр теләге ләкин кабул булмас,
Хәл белүдән дәрман табылмас:
Илгә-җиргә тоташ ирләр җаны
«Сау бул!» — диеп кенә сау булмас.
Ир саулыгы — ил тынычта гына,
Бәхет белән көннәр хәерле;
Исәнлекме — үксез сабыйларның
Күз яшьләре телсә бәгырьне?!
Явызлыклар өстен чыкса әгәр,
Егылып калса сафлык, тапталса...
Җинаятьтер — җирдә хаксызлыкны
Күрә торып, җаның сау калса!
«Исәнме?» — дип хәл сорыйлар дуслар,
Дөрес булыр икән ни дисәм?
Илләр имин чакта — бәхетле мин,
Бәхет барда җирдә — мин исән!..
“Казан утлары” журналы. 1983 ел. 11 сан.