Логотип Казан Утлары
Шигърият

Газәл – гүзәллек бакчасы

Газәл – гүзәллек бакчасы,уз, сылу:

Гөлләр сәламли, кулларың суз, сылу;

 

Сафлыкка чумган мең төсле манзара

Чакырып тора. икеләнмә – уз, сылу;

 

Тиңнәрен бар да: сызылган җәя каш,

Иреннәр – ачылган бөре, бүз сылу;

 

Тик тәкъдирдән кем дә китәлми качып,

Көнчеләр күзе көйдерер – түз, сылу;

 

Мәрхабәдән бер адымда – мәсхәрә.

Зинһар үзеңә бул колак-күз, сылу...

 

Тиңе юк бәхет – сафлык һәм матурлык.

Газәл – гүзәлләр бакчасы, уз, сылу!

“Казан утлары” журналы. 2005 ел. 1 сан.