Даһилар җүләр була дип, үз үзен юаткан җан
Даһилар җүләр була дип, үз үзен юаткан җан.
Акыл сатып йөри торгач, үз-үзен югалткан җан.
Һәй, даһилык мөнбәре, күзләр нурсыз, муен төз.
Почмактагы пәрәвездә чебен дулый “без дә без”...
Мүккә поскан үрмәкүч: “Тынуыңны көтәбе-з-з-з!”
“Казан утлары” журналы. 1995 ел. 10 сан.