Логотип Казан Утлары
Шигърият

Була сүзләр — тыныч, йомшак сүзләр

Була сүзләр — тыныч, йомшак сүзләр,

Яфрак сулышына охшаган.

Кычкырмыйлар тамак карлыкканчы.

Мин ишетәм ләкин, ышанам.

 

Була сүзләр — ничек сөйләсәң дә

Оят түгел —иизге, гөнаһсыз.

Заман, мәйдан, эшләр, гөрелтеләр

Капламый һич — барысы зыянсыз.

 

Була сүзләр — чәнечкеле еллар

Аша карый безгә миллион күз:

Җәлил кебек ирләр... Мин ышанам.

Кычкыралар алар тавышсыз...

 

Була сүзләр — кычкырсаң да, ләкин

Мин ышанмыйм яман сүзләргә.

Сөйлә, дустым, мин ишетәм сине,

Мин ышанам сөйгән күзләргә.

“Казан утлары” журналы. 1969 ел. 6 сан.