Болын
Монда, имеш, яулар җир селкеткән,
Юк ителгән, имеш, халыклар.
Җир астында калган иске нигез,
Талир тәңкә, көмеш савытлар...
Төкерми дә вакыт! — Юа, күмә —
Эзләп кара җилне даладан!
Безнең язмышларны сулар юган,
Туфрак күмгән, ялкын ялаган.
Шушы кырдан мәгърур ханнар үткән,
Кабиләләр үткән, күченеп.
Бүген анда «Алга» колхозының
Ат көтүе йөри чемченеп.
Сабан туйлар гөрелтесе сеңеп,
Бик тирәндә калган нигездә,
Алмачуар бия, койрык селкеп,
Тыныч кына колын имезә.
Вакыт күмгән, һаман күмә тора,
Ул куймаган әле көрәген.
...Нигезләрдә яткан авыр ташлар
Кысылгандай кысыл, йөрәгем.
Бу төбәктә кайсы кабиләләр,
Нинди утлар ягып җылынган?
— Мин ял итәм — яңа гасыр улы! —
Болонья плащым җәеп болынга...
“Казан утлары” журналы. 1970 ел. 7 сан.