Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без икебез бербөтен

Алдагы юл өзелсә дә,

Хыяллар булса төтен.

Сүндермик без, сүрелдермик

Җанда яшәү өметен.

 

Әгәр дә иртәгә калса

Гомерем бер чеметем.

Белеп тор: син  - минем җаным,

Бәхетем һәм өметем.

 

Без икебез бербөтен бит,

Без икебез бербөтен.

Син минем сыеныр кыям,

Ә мин синең бөркетең.

“Казан утлары” журналы. 2006 ел. 5 сан.