Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер уч печән

Юлдан олау узды. Шул олаудан

Бер уч печән алып иснәдем.

Исерттеме әллә бер уч печән?

Нишләдем мин, тукта, нишләдем?

 

Ак чәчәктән балкып тагын килдең,

Ак алъяпкыч сиңа килешә,

Болын гүя дәртле сабан туе—

Тальян чынлый, кызлар көлешә.

 

Печән төсле яшькелт күзләрендә

Әйтеп булмый торган матурлык.

Шул көнне без иң беренче тапкыр

Иңне иңгә куеп утырдык.

 

Тәүге канат, ах, шул канатларда

Баскан җирне тоймый йөрүләр...

Кулларыңнан алып сөяргә дә

Ник кыймадым икән мин юләр.

 

Юлдан олау узды. Шул олаудан

Бер уч печән алып иснәдем.

Менә хәзер, әле яна гына

Бөреләнде гүя хисләрем.

“Казан утлары” журналы 1965 ел. 10 сан.