Бар дөньяның ямен, гамен җыеп
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.
Г. Тукай.
Бар дөньяның ямен, гамен җыеп
Яна шагыйрь, ут бөрки тәннән.
Шагыйрь өчен шушы дөнья — оҗмах,
Шушы дөнья — утлы җәһәннәм.
Шаулаган да җиргә иңгән, дибез,
Ә кабердә ята тән генә,
Утлы җан ул дөрләп күккә аша,
Йолдыз була — яна мәңгегә.
Ә күкләрдә инде күпме йолдыз!
Кайсы газиз, безгә кадерле?
Дәшми әйләнәләр, үзәктә күк
Казык Йолдыз — Тукай бәгыре.
Бик биеккә менеп янсалар да,
Төшенәләр җирнең гаменә.
Йолдыз атылганда килдек җиргә,
Җаннар шул ук, бүтән — тән генә.
Баштан ашсын ләззәт, утлы газап,
Янсын бәгырь, кол калсын тәннән.
Безнең өчен шушы дөнья — оҗмах,
Шушы дөнья — утлы җәһәннәм!
“Казан утлары” журналы. 1981 ел. 4 сан.