Шигърият
Авылда туй...
Алда нинди олы бәхет булган,
Кем уйлаган аны ул чакта,
Яңакларны куеп яңакларга.
Сөйләшербез диеп шул хакта.
Алда нинди шатлык торган безнең,
Хыялландык микән ул чакта,
Утырырбыз диеп чыбык ташлап
Икәү бергә яккан учакка...
Алда олы бер юл көткән икән,
Атласак та төрле сукмактан.
Йөрәкләр дә бергә типкән икән.
Тоймаганбыз гына ул чакта.
Безне алга бер моң дәшкән икән.
Килде микән башка шул чакта,
Кушылырбыз диеп, бер җыр булып,
Икебез ике ташкын булсак та.
“Казан утлары” журналы. 1973 ел. 6 сан.