Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яралы хәтер, милли сүз китабы

Ләис Зөлкарнәй шигырьгә иртә, бик иртә килде һәм сирәкләребездә генә була алганча өлгереп килде: Зөлфәт, Ркаил Зәйдулла, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллиналар кебек... Менә аның 15-17 яшьләрендә язган шигырь юллары: аларда бәйгеләргә омтылган яшьлекнең сурәте ләбаса!


Бу бәйгенең йолалары

Бабамнардан калганча,

Дәрман белән дәрәҗәсе

Йөрәк сайлап алганча.

Соң көнгәчә шушы бәйге

Соң көнгәчә – тантана.

Йолдызларга бәрелә аваз:

– На, бахбай! На, на-на-на!


Яки менә нинди кичерешләр белән яна яшь шагыйрь:


Давыл тынды диеп уйламагыз,

Тояк тавышлары тынса да.

Давыл аты алга ыргыла ул

Аяклары шартлап сынса да! 

Шул ук вакытта Ләистә бик яшьли милли Гамь, тарихилык ярылып ята иде. Балбал турындагы шигыре ничек бетә, игътибар итик әле: «...иңнәрендә Тарих. / Яралы яки:  / «Ачы тәҗрибәләр мирас миңа –  / Яшим кебек борын-борыннан: / Әче тәм ул китми... / – Сагаеп, мин яңа гасырларга орынам...» – ди Ләис. Ышандыра да! Шунда ук «Бүре сугу» шигыре... Ат өстендә инде көче дә беткән, әмма солы-осталыгы сакланган сиксән яшьлек татар карты... Ул бүрене сугып үтергән чукмарын тоткан килеш иярдә үлә! Шундый ук милли баллада дип «Гармунчы бабай» шигыренә карата да әйтә алабыз. Хәер, укучы минем фикерне аңлагандыр дим, мисаллар җитеп торсын. 

Болар – Ләиснең мәктәп баласы чагында, әле университетка кергәнче язган һәм без «Казан утлары»на сорап алган шигырьләре. Хатында яшь шагыйрь, үзе кебек үк яшь талантның Чуваш илендә яшәп, язышып торуын белгәч (Ркаил Зәйдулла иде ул!) сөенеп, мин җибәргән яшьтәшенең шигырьләре белән танышкач, менә ни дип яза: «Теге телепередачаны күрдем. Шигыремне сезнең авыздан ишетү зур куаныч булды миңа. Башкаларныкы да (сүз «Казан утлары»ндагы яшьләр иҗаты турында бара! – Р.Г.)). ...Ркаил дуска хат язармын, дим. Аны көрәшкә чакырам, таза билле көрәшчегә охшый ул!» Бу – 1979 елның беренче мартында язылган. Бүген инде алар күптән университет тәмамлап, шигърият университетларын да үтеп, үсеп, илгә, халыкка киң танылган шагыйрьләр дип әйтә алабыз. Ркаил энебез әнә, гөрләтеп, юбилей кичәләрен уздыра, иҗаты турында күп мәкаләләр чыга тора. Тиздән Ләисебезнең дә (ул апрель башында туган!) зур, мөбарәк бәйрәме. Шул уңайдан языла бу ашыгыч сызмалар – каләмдәшемне, якташымны котлап, хисләр дә ашыгып агыла. Шигърият өчен горурлык хисләре... һәм кулыма яңа гына кергән «Узганны кабатлау» исемле яңа китабы өчен шатлык халәте... Әйе, әйе, юбилеена чыккан Ләиснең зур, 527 битлек китабы белән танышудан соңгы кичерешләр бу язмамда! Гадәти генә китап түгел бу, шикләнми әйтәм, шигърияттә гаҗәеп бер вакыйга да! Ул шагыйрьнең бик кызыклы кереш сүзе белән ачыла: «Мин – Нугай йорты егете... 1380 елларда Алтын Урда ханы Туктамыш, Кырым, Төньяк Кавказ, Җаек далаларыннан 200 меңләп Алтын Урда татарын Чулман, Ык, Агыйдел, Сөн буйларына күчереп утырта. (Ихтыярсыз, моны укыгач, В.Имамовның «Карабәк» романы, Х.Сарьянның Илеш ягы халкына «Без Гәрәй хан угланнары» дип язган нәсере хәтергә килә. Шул ук Илеш ягы Сеңрән авылы тумасы галим Ә.Мөхәммәдиевнең бу төбәкне Һун (Сөн) заманнарына бәйләп, нумизматика (акчалар) һәм Туран язуы турындагы хезмәтләре искә төшә. Ләис тә тарихилыкны тирән кичереп, хәтта сабый аңы белән үк кабул итә! – Р.Г.) Менә ни яза шагыйребез: «1974 елда археологик тикшерү өчен Уфадан килеп, казу эшләре булып узды. Ярты меңләп җәсәд табылды: иң тирән  казылмалар бу тирәне 1-2 меңенче (безнең эрага кадәр!) елларда ук торак итүне сөйли. Ә иң өстәге катлау: тәртипсез җирләнгәннәр; богауланган куллары белән баласын кочкан бер сөлтәр әле дә хәтеремдә – бала башында (!) ук тырпаеп тора иде. Бу җәсәдләр Алтын Урда чорыннан булырга тиеш...» Шунда ук Ык буе авыллары, Нугай тавы... Соңгы елларда күп әдипләр каләме белән мәшһүр булып киткән Чатыр тау, Чатырау, Чатра дип атала ул. Риваятьләргә караганда Сөембикәгә бәйле Сөен(дек) авылы... Аннан – шагыйрьнең үз авылы Саскүл, укыган җире – Куштирәк... Ык буендагы Тымытыклар, Сарлылар. Шулай, «Ык сулаган» Ләисебез бу җирләрнең дастаннарын, әкиятләрен, риваятьләрен җанына сеңдереп, Түләкләр, Идегәйләр рухын тоеп, тарихи коллизияләрне тирән аңлап үскән шагыйребез. Менә нинди җирлектә туган икән бу китап!  Берничә бүлеккә бүленеп, үзендә «Алтын Урда», «Нугай урдасы», «Идегәй итеге» кебек күләмле шигъри бәяннар дә, халыкның үзеннән килгән риваятьләр, кыйссалар, уен-әйтешләр, җырлы вакыйгалар, үзе язганча илаһият, мозаика, притчалар (безнеңчә, бу русча әйтелешле жанрны Б.Урманче язган, хикаят дип билгеләү дөрес булыр иде. Яки хикмәтле кыйсса! – Р.Г.), бәет, мәрсия, лирик  чигенешләр, элегияләр һ.б. керә. Хәтта мәҗүсият дигән жанр да бар! 

Һәммә шигъри әсәр изге бер максатка – халыкның мең яралы Милли хәтерен уятып, олуг Гамь белән яшәү кирәклеген раслауга юнәлтелгән. Һәр бүлек йә бүлекчә, шигырь ялгау алдыннан «Идегәй» дастанының үлемсез юллары тезелә, Тукай, Дәрдемәнд кебек шагыйрьләрдән бу зур бинаның шамаилләре кебек хикмәтле тәҗрибә сүзләре китерелә. Әмма бу китап – бүленмәс, бербөтен Рух китабы, Моң дастаны, Тарихи аң дәреслеге талант, көч, белем, эрудиция, интуиция белән тудырылган һәм, әлбәттә, укучыдан да тирән аңлап, кушылып, илаһым, бар икән әле бездә Милли хәтерне йөртүчеләр! – дигән тойгы уятып, тетрәтергә тиешле күптән көтелгән бер басма! Бу иң бөек байлыгыбыз – Туган тел, Милли Сүзнең бер фокуска җыелып, гүя ки бер илаһи гомумиләштерү аша раушан көзгедә чагылышы! Укыйк без аны, дусларым, өйрәник һәм Милли Сүзнең, Тарихи хәтернең табигый кушылып, безнең хыялларга, омтылышларга бер һәйкәл булуына инаныйк! Бу китапны укыганда, күз алдыма дөнья әдәбиятының тетрәткән, яшьлектә эзен калдырган, үз халкының күңел дөньясын тулы ача алган мәгълүм китаплары килде: «Гомум кешелек җыры» (П.Неруда), «Үлән яфраклары» (У.Уитмен), «Инсан манзарасы» (Н.Хикмәт) һ.б. Мондый рухтагы басмалардан Р.Рахманның «Мең чакрымга мең чакрым» китабы, Г.Сәлимнең фәлсәфи-пантеистик характердагы бердәнбер шигырьләр җыйнамасы хәтергә килә. Әмма без аларга тиешенчә игътибар бирмәдек кебек. 

Ләиснең бу китабы нигезендә «Идегәй» дастаны, дидек. Шулай ук ул үзенең рухи эзләнүләрендә классик шагыйрьләребез казанышларына да таяна, Кол Гали, Акмулла, Дәрдемәнд, Тукай, Бабич, Такташ, Туфан, Исәнбәт, Хәкимнәрнең афоризмдай тирән мәгънәле сүзләре дә, замандаш абыйлары М.Әгъләм, Зөлфәт эзләре дә ят түгел шагыйрьгә. Әмма, безнең карашка Ләис бу  бабта барыннан да бигрәк «Орчык җыры», «Болгар» авторы Роберт Әхмәтҗан мәктәбенә таяна: шул ук бар дөнья белән сөйләшә алу, эрудиция көче, өслүбе, бай ритмикасы белән ул остазы казанышларын үстерә, диясе килә. Абыйсы Фәиз Зөлкарнәй дәресләренә дә тугры калган, аның фикри, шигъри хатирәсен дә олылый белә ул. 

Тагын бер әһәмияткә ия нәрсә: Ләис Зөлкарнәйнең шигъри ритмикасы, көе, моңы көчле булу. Тел ягыннан гаҗәеп халыкчан, төрле сурәт-чараларга бай булу белән бергә шигырь эчендә үк рифмалашып, аллитерация белән аһәңле шигырьләр күп аңарда. Моның сере – әлбәттә, үзенең рухи дөньясының заман, чорлар, бүгенге белән ярашыр, тәңгәл килер музыкасын – ритмын булдыруда! «Слушайте музыку революции!» дисә Блок, Такташыбыз исә «Шагыйрь композитор булырга тиеш!» дигән таләп куя. Ягъни бөтен бер әсәр композиция ягыннан да камил аһәңле, музыка таләп иткәнчә төгәл, хәтта ки моңлы, үтемле булсын! Моның өчен, беренче чиратта, Туган тел могҗизасын тою, куллана алу, Сүз кадерен саклау кирәк. «Изге кан, изге сөт»не сакларга!

Киләсе көн агырга

Без барабыз, ул килмәс! 


– дигән сүзләрдә дә Н.Исәнбәт безгә җомак-табышкан калдырган, ди Ләис. Ә үзеңнең китап атамасы? «Узганны кабатлау» – ни ул? Трагедиянең фарска әйләнүеме? Әллә, шәкерт дәрес өйрәнгәндәй, милли аң тарихын, ятлагандай кабатларга чакырамы Ләис? Аның бит әле:

Йә Иблискә табын,

Йә Ләискә,

Хәл ит инде, хәл ит, ниһаять! 
– дип өзгәләнүләре бар. Югыйсә Иблисләр тантана итәр чорлар килер дип  кисәтәме? Кырык ел буе язылган бу китап! Гаҗәбе: 15-17 яшьтә язганнары  яңа гасыр иҗаты белән нык берегеп, яраша.

Баштан ашсын ләззәт, утлы газап,

Янсын бәгырь, көл калсын тәннән.

Безнең өчен шушы дөнья – оҗмах,

Шушы дөнья – утлы җәһәннәм!

Моны шагыйрь, мөгаен, үз буыны исеменнән дә язгандыр: 80 нче елларда университетта татар филологиясе факультетында булачак әдипләр  күп булды. Әйе, Газинур, Ркаил, Ләбиб, Рифә, Нәбирә, Фирүзә һәм Фәйрүзә, Гөлзадә, Дания, Илсөяр, Йолдызлар бергә иде. Аннары әдәбиятка тагын шундый талантлы буыннарны биреп калдырды инде мәрхүм татар факультетыбыз. Луизалар, янә Йолдыз, Ландыш, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллиналар, Булат Ибраһимнар... Эльвира, Резедалар, Фәнилләр...

Күп исемнәрне хәтердән кичерә-кичерә, газиз факультетыбызны сагынып язам бу нәсеремне. Быел 60 яшен билгеләүче хөрмәтле әдипләребез әнә шул милли факультетның җаны, даны иде шул. Ләис тә шундый шагыйребез. Котлыйбыз!

 

"КУ" 04,2022

Фото: архив