Логотип Казан Утлары
Повесть

Үтте инде (дәвамы (1))

Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

МӘСКӘҮ ЯНЫНДА

Мәскәү янында безне урман чыгару эшенә куйдылар. Утыз яшьлек хатыннар кул пычкысы белән урманны кисәләр дә безгә төяп җибәрәләр. Халык окоп казый. Илле яшьлек ирләр китергән агачлардан  блиндажлар, землянкалар төзиләр, окоплар ныгыталар.

Мине Гөлҗиһан исемле кыз белән бер рус карчыгына торырга керттеләр. Гөлҗиһан - Донбасстан. Русчаны су кебек эчә. Кайткан саен хуҗа карчык бездән:

Детки! Эштә нәрсәләр сөйлиләр? Сугыш бетә димиләрме? - дип сорый.

 - Нинди бетсен, ди? Торган саен якыная гына. Ишетмисеңмени, бабуля, туп шартлаган тавышлар монда кадәр ишетелә бит, - ди Гөлҗиһан.

 - Мылтык, туп тавышларыннан куркып атлар  сикереп куя, - дип, мин дә өстәп куям.

 - Атлар гынамы? Үзебез дә белгән догаларыбызны укыйбыз. Руслар Гитлерны каргап чукынып куя.

- Болай гына соравым инде, детки. Һаман да яхшы хәбәр ишетәсе килә бит, - дип уфтанып куя хуҗа карчык.

Гөлҗиһан ничектер олы кешене бик санлап бетермичә сөйләшергә ярата торган кыз иде.

- Һи! Сиңа нәрсәсе? Үз өеңдә торасың. Эш кушкан кеше юк, - димәсенме.

 - Хикмәт эш кушудамынииии? Менә сез дә урамда түгел, өйдә торасыз. Үзегезнеке булмаса да. Аңа карап кына сугышның авырлыгы кимеми бит. Минем ике улым фронтта. Киткәннән бирле бер хәбәрләре дә юк. Тиз генә бетмәсен белсәм дә, өметләнеп сорыйм инде. Патшалар сөйләшеп тизрәк туктатмаслар микән дим.

 - Тиз генә бетмәс әле ул. Атларны саклап кунганда, “Хәзергә көннәр җылы. Суыта башлагач нишләрбез икән?” - дип уйлый башлаган идек инде. Бер рәхимле бәндә табылды. “Балалар, төнлә атларыгызны үзем карармын, сез йоклагыз!” - диде. Без төнлә ат сакларга йөрмәячәкбез моннан соң, - дибез. Күңеле нидер сизгәндәй, әбиебез:

 - Шулай әйткәнчә генә булса ярый да... Хәзер кешеләргә дә ышаныч юк. Атларыгызга зыян салмаса ярый инде, - диде нигәдер.

Ул хаклы булып чыкты. Теге абзый төннәрен безнең атларның солысын алып үзенең атына ашата икән. Шуңа аның аты хәлле. Ә без норманы үти алмыйбыз. Безгә көнгә чирек ипи бирәләр, аңа - яртыны. Аны мактыйлар, ә безне ялкаулар дип сүгәләр.

 Берничә көннән Гөлҗиһан белән безнең юллар аерылды. Анысы болай булды: Гөлҗиһан, әби көтү озатырга киткәч, әбинең калган ризыкларын ашый икән. Ә мин йоклыйм. Әби кич белән кайткач: “Кайсыгыз минем ризыгыма кагылды, девки? Мин сезне үз балаларым кебек күрдем. Фатирга кертеп, түремә үткәрдем”. Ә сез?” - ди икән. Мин бит барысын да ныгытып аңлап бетермим. “Рауза ашагандыр, мин күрмәдем” ,- ди икән Гөлҗиһан. Әби миңа акаеп кычкыра. Мин, аптырап, Гөлҗиһанга карыйм, ә ул бер нәрсә дә аңлатмый. Беркөнне бригадир миңа иртәнге өчтә килергә кушты. Әби мине уятып җибәрде. Гөлҗиһан минем киткәнне белмичә калды. Иртән әби көтү куып кайтса, ашарына юк. Әби шунда кем гаепле икәнен аңлап алган да Гөлҗиһанны куып чыгарган. Үзебезнең татар кызлары арасында да шундыйлар очрады.

   Ә бу хәлләрдән соң әби миңа карата үзгәрде: кайтуыма юынырга, керләремне юарга җылы су әзерләп куя торган булды, үзеннән калган ашауларын да бирә башлады. Тормышымда, шөкер мәрхәмәтле кешеләр очрап торды. Әгәр  алар булмаса, мөгаен, бу көнгә кадәр яши дә алмаган булыр идем. Бу рус карчыгына  мин хәзер дә рәхмәт укыйм, догамнан калдырмыйм.

Бүгенгедәй хәтеремдә: бер иртәне ипләп кенә мине уята:

Доченька, тор әйдә. Бүген күрше хатыннар җиләккә баралар. Син дә шулар белән бар. Ашарыңа булыр.

 - Син, нәстәбабушка, - дим ,- эшкә чыкмасам, мине бит үтерәләр. Мин атлар башында, минем юклыкны шунда ук сизәчәкләр.

 - Анда кеше күп, бер генә көн синнән башка да эшләрләр. Мин синең бригадирыңа авырыйсың дип әйттем инде. Бар, курыкма. Болай ачка үләсең бит. Көн дә бер стакан җиләкне ипи белән ашасаң, хәтсезгә җитә әле ул. Безнең күршеләр берәр чиләк җыялар. Син җитез бала, алай гына син дә җыярсың, - ди, ике уйларга ирек куймыйча, әбием.

Әби дөрес әйтә. Төшке ашка биргән бер тәлинкә аш, бер калак борчак боткасы, бер стакан чәй белән генә әллә кая китеп булмый. Эш авыр.  Татарстаннан килгән күп кенә кызлар, йоклаганда ипи талоннарын урлатып, бөтенләй коры сөяккә калдылар. Бик күбесе ачтан үлде.

Окоп казу эшләре беткәч, атларыбызны алып калып, үзебезне кайтарып җибәрделәр. Ә егетләрне учениегә алып калдылар. Сугышка әзерлиләр. Бергә эшләп,  якын кешеләр булып беткән егетләр белән бик авырдан аерылыштык. Кайбер кызлар егетләр белән ныгытып дуслашырга да өлгергәннәр иде. Яшьлек - җир йөзендә  нәрсә актарылып ятса да, яшьлек бит инде ул! Аларга аеруча кыен булды. Күңелләре белән мәңгелеккә аерылышуларын белеп, шулай да күрешергә өмет итеп аерылышу иде бу.

  Утыз биш кыз туган якларга кайтып киттек. Төгәл өч ай кайттык. Көндез поездлар йөрми, төнлә генә кайтабыз. Сугышка баручыларны, фронттан яралыларны ташучы поездларны үткәреп җибәрәбез. Юлда ниләр генә күрмәдек. Яралы солдатларны бер поезддан чыгарырга ярдәм итәбез, яраларын юып, икенче поездга кертешәбез. Шуның өчен азрак ашарга да бирәләр. “Кызлар, калыгыз, кием дә бирербез, ашатырбыз да”, - дип үгетләделәр. Күрәсең, безнең хәлләр аларныкыннан да яманрак икәне күренеп торган. Ә без: «Авылны сагындык!” - дип кайтып киттек.

 

 

   ***

 Беренче дәфтәр шунда тәмам. Мин укыганнарымнан алган тәэсирләр чолганышында утырам. Рауза әбием бу хәлләрне кичергәндә миннән берничә яшькә кечерәк тә булган бит. Шушы яшенә кадәр авылыннан чыкмаган, русчасы да такы-токы булган, тормышны - хәйләсез, кешеләрне самими итеп кенә күрә белгән татар кызы. Ничекләр түздең икән син?!

Кайберәүләр мине Рауза әбиемә охшаталар. Сүзләрендә, бәлки, хаклык та бардыр. Мин үземне аның урынына куеп карыйм да: “Ә мин әбием кичергәннәргә түзә алыр идем микән?” - дим. Картлар әйтмешли, рәхәтлектән бозылган буын баласы бит мин! Бер караганда, яннарында автоматын терәп, фашист та тормый, баш очыннан пулялар да очмый. Ә шулай да... бик авыр булгандыр. Нигә...? Эш авырлыгыннан гынамы? Ач-шәрәлектән генәме? Башыма килгән фикерне хәзергә әйтми торам әле. Бәлки, мин ялгышамдыр. Шулай гына булсын иде. Мин икенче дәфтәрне укый башлыйм.

 

ИКЕНЧЕ ДӘФТӘР

АВЫЛДА ӨЧ КӨН

Унбер кыз авылга кайтып егылдык. Юлда өч кызыбыз үлеп калды. Аларның мәетләрен станцияләрдә бер-бер артлы вагоннан алып чыктылар. Кайларда  ничекләр күмелгәннәрдер инде ул мәрхүмәкәйләр!? Бер авыл туфрагында аунап үскән, ничә ай бергә эшләгән, сер бүлешкән кызлар, әле яшәргә дә өлгермәгән, сабыйлыктан чыгып кына баручылар иде бит алар! Кайткач, ата-анасына ниләр  әйтербез?    

Ачлыктан хәлсезләнгән гәүдәбезне сөйрәп, аннан да авыр кайгы күтәреп авылга  кайтып кердек.

Кайтып җиткәнче, әби киендереп җибәргән киемнәр, чабаталар теткәләнеп бетте. Авылга кайтып өс-башны бөтәйтү турында артык хыялланмасам да, бу кадәр үк булыр димәгән идем. Өйгә кайтып керсәм, илле бер яшьлек әтине Златаустка хезмәт армиясенә, апамны Шәмәрдәнгә урман кисәргә, энемне ФЗУга җибәргәннәр иде. Төрмәдән кайткач, әти өйләнергә өлгергән иде. Өйдә авырлы үги әни. Кычкырып еладым. Җанына да, тәненә дә җылылык эзләп кайткан уналты гына яшьлек кыз бала бит мин! Кая барып сыеныйм!?

Минем бердәнбер сыеныр кешем һаман да шул әтиемнең сеңлесе Шакирә апа иде. Аның улы Габбасны да сугышка алганнар.

-         Ил белән күрәбез, балам, сабыр бул! - ди Шакирә апа.

  Авылда озакка калырга туры килмәде: без кайтуга, торф чыгарырга чакырып, повесткалар килгән иде инде. Калудан мәгънә дә юк. Монда хәлләр тагын да авыррак. Авыл тып-тын. Карт-коры, бала-чага, әзрәк хатын-кызлар һәм сугышка яраксыз ирләр генә. Авылда ачлык-ялангачлык. Кызларның 1923-24нче елгыларын сугышка алып бетергәннәр.

Кичтән Сафифәләрнең мунчасын ягып кердек. Аннары егетләрне сугышка озаттык. 

Егетләр, гармун белән  җырлап, урам әйләнделәр.

Китәм инде, китәм инде,

Китәм инде, каласың.

Мин киткәчтен кемнәр сөяр

 Син сандугач баласын.

 Безнен авыл - зур авыл,

Килә кыйбладан давыл.

Алдагысын белеп булмый,

 Их! Хәзергесе бик авыр.

Килче иркәм, җиләк бирәм,

Җиләктән кайтып киләм,

Синең нурлы йөзләреңне,

Мин тагын кайчан күрәм?

Без китәбез иртәгә,

Шинель салып җилкәгә.

Китмәс идек иртәгә

Сукылар тия теңкәгә.

 

-         Их, кызлар, каласыз бит Пута Салихларына!

Янымда сөйгән егетем Мөхәммәт. Ул да иртәгә китә.

- Рауза, мәгәр берәрсен үзеңә якын җибәргәнеңне ишетсәм... Үзең беләсең... - дип мине шытырдатып кочаклый.

 - ИийМөхәммәткәем, күңелеңә дә кертмә андый уйны. Миңа синнән башка берәүнең дә кирәкмәгәнен үзең дә беләсең бит инде. Син исән-сау йөреп кайт. Ходайдан көн дә ялварып сораганым шул булыр. Мин көтәрмен, син  кайт кына! - дим аңа тагын да ныграк сыенып.

- Шыбыр-шыбыр яңгыр ява

Өй түбәсе калайга.

Җанкисәкләр, каласыз бит

Шул селәгәй малайга.

Җырның монысы яшьрәк егет-малайларга ошап бетми.

- Нигә алай әтәсең инде, Зариф әзи? Сезнең арттан безгә дә цират җитәр.

- Курыкмагыз, без аларны күз карасыдай сакларбыз. Ызбаларыннан да цыгармабыз. Үзебездән башка берәүне дә якын китермәбез.

Матри аны, малай, Гелүзә апаңа якын киләсе булма! Кайтып артык-портык зирләреңне кыцыткан белән... Әпәй сәндерәңә менеп кенә калмам...

- Юк-юк! Багарга да  рөхсәт сорап кына...

  Шулай аерылу ачысын уен-көлке астына яшереп, кич узды. Иртән аларны озатып калдык. Күбесеннән мәңгелеккә аерылдык. Егетләр белән бергә моңарчы бронь белән калган тракторчы Мәхмүт абый да китте. Соңгы минутка кадәр нык кына булып йөрде үзе. Атлар кузгалып киткәндә, гармунны каерып ачты да сузып җырлап җибәрде:

Аклы ситсы күлмәгеңне

Көн дә киеп каралтма.

Мин китте дә бетте диеп,

Балаларны таратма…

Берсеннән-берсе вак балаларының кайсын күтәреп, кайсын итәгенә сыендырып басып торган хатыны аһылдап елап җибәрде. Аның өзгәләнеп елавына бөтен хатын-кыз җәмәгате кушылды. Шушы үксү тавышы астында  китүчеләр авылдан чыгып киттеләр.

 Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз