Логотип Казан Утлары
Повесть

Үтте инде

*Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында “Повесть” номинациясендә 1 урын алган әсәр.

 

 АВТОРДАН КЕРЕШ СҮЗ

       Мин бер яңалык та ачмам, мөгаен. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларның тылдагы авырлыгы, шул  авырлыкны үз җилкәсендә татыган татар хатын-кызларының язмышы турында татар әдәбиятында язылмады түгел. Кайберәүләр, бәлки, әлеге чор тулы фаҗигаләргә гаҗәпләнүдән дә туктагандыр. Тик һәрбер язмыш үзенчә, кабатланмас. Бүген  якты дөнья белән саубуллашып бетә язган буын тарихы белән танышканда, кеше психологиясенең сугыш ачып җибәргән саф, самими яклары белән бергә, хөсетлек, шәфкатьсезлек, азгынлык кебек сыйфатларның күплеген күреп шаккатасың. Алар бит дошманнарга карата түгел, үзенекеләргә карата күрсәтелгән: илдәшеңә, авылдашыңа, милләттәшеңә һәм, ниһаять, туганыңа, хәтта балаңа. Андыйларга каршы торырдай сабырлык, миһербанлылык, рәхим-шәфкать хисләре халкыбыз күңелендә гел табылып торган, шөкер.

        Бу әсәрнең нигезендә реаль вакыйгалар ята. Алар миңа таныш булмаган, инде бакыйлыкка күчкән бер әбекәйнең истәлекләренә таянып бәян ителде. Аннан тыш интернетта булган сугыш чоры хатирәләре файдаланылды. Укучы шушы чорны ачыграк итеп күз алдына китерә алсын өчен, аларны кайбер эпизодларда әсәремә кертеп җибәргәнгә авторлар мине кичерерләр дигән өметтә калам.

 

***

  Май аеннан да матур ай юктыр ул. Бөтен табигать, табигать белән бергә кешеләр дә яшәреп киткән кебек. Аңа гына түгел инде. Тиздән уку елы бетә! Каникуллар җитә. Шатланыр өчен моннан дә шәп сәбәп булырга мөмкинме соң?! Дөрес, каникулга хәтле дә май аенда календарь безне ял иттереп-иттереп ала. Башта Беренче май бәйрәме. Аның исемен безнең өйдә төрлечә әйтәләр. Календарьга карап, әти: ”Яз һәм хезмәт бәйрәме,” – ди. Әни: ”Без бәләкәй чакта бу көнне  Карга боткасы пешерергә болынга чыга идек,” – ди. Миңа монысы ныграк ошый ошавын, тик хәзер болынга чыгып, ботка пешереп, берсе дә без бала-чаганың күңелен күрми.

       Аннары 9 нчы Май. Монысының ни икәнен беләбез. Дөрес, күп әйбер аңлашылып бетми әле. Мәктәптә, ел саен апрель уртасы җитүгә, шушы бәйрәмгә әзерләнә башлыйбыз. Геройлар турында да искә төшерәбез, өлкәнрәк класслар, ветераннарны чакырып, очрашулар оештыра, бәйрәм көнне үтәсе демонстрациядә күтәреп йөрергә ак кәгазьдән чәчәкләр дә ясыйбыз.

      Бәйрәм көнне клуб янындагы һәйкәл дә матурланган була. Без кайтып киткәндә, чәчәкләргә күмелеп кала. Ветераннар каршына басып, концерт куябыз да без, бала-чага, таралышабыз. Ә сугыш һәм тыл ветераннарын клуб эчендә әзерләнгән бәйрәм табынына алып кереп китәләр. Әби-бабайлар нишлиләрдер инде анда – белгән юк. Белер идем дә, тыл ветераны булса да, карт әбием Рауза соңгы елларда анда бармый. Ел саен клуб мөдире Фирая апа килеп чакыра югыйсә. Әби: “Рәхмәт балам, рәхмәт! Мин бара алмам инде. Ачуланма!” – диюдән узмый. Фирая апа ныграк кыстый башласа, булмаган авыруларын уйлап чыгарып, барыбер бармаска сәбәп таба. Ел саен шулай. Аңа әти белән әни дә барырга кушалар. Сәбәбен сорасалар: “Үзем беләм, сорамагыз,” – ди дә түр якка, үз “биләмәсенә” кереп югала.

        Быел да шулай булды. Мин инде хәзер зур кыз. Сигезенче сыйныфны тәмамлыйм. Әби генә быел бик биреште. Күбрәк ятып тора. Өйдә кеше булмаганда, зал ягына чыгып, күзлеген кия дә саргаеп беткән дәфтәр битләренә нидер яза. Сорасаң, кеткелдәп көлә: “Бәет язам,” – ди. Укырга сорасаң бирми. “Бетмәде әле,” ди.

       Быел бәйрәмдә без малайлар белән солдат киеме киеп, вальс әйләндек. Бик матур булды, диделәр. Үзебезгә дә ошады. Өйгә кайткач та, бәйрәм хисләреннән аерыла алмыйча, залны иңләп-буйлап, җырлый-җырлый, вальс әйләнеп йөрим:

                        С берез неслышенневесом,

                        Слетает желтый лист.

                        Старинный вальс “Осенний сон

                        Играет гармонист...

       Хисләнеп китеп сизми калганмын: Рауза әбекәй чыгып карап тора икән. Аны да үзем белән ияртеп әйләндереп китмәкче идем, булмады.

      - Иийбакчы, ни булган бу балага? Канатым, әллә берәрсе башыңны әйләндердеме?

      Битендәге һәр җыерчыгыннан хәйләкәр елмаю, җылы нур бөркегән карт әбиемнән берни дә яшереп булмый.

     - Менә атьмим әле! - дим мин боргаланып. - Үзең бер дә яшерә-яшерә нәстә язганыңны миңа атьмисең.

     - Белерсең, сабыем, озакламый белерсең. Барыгыз да белерсез. Шының өчен язам инде мин аны. Йә, әт инде, бәйрәмдә кемнәр бар иде соң?

      Мин таныган-белгән әби-бабайларны саныйм. Әбекәем кайсының исемен әйткәндә хуплаган кебек, кемнедер әйткәндә ошатмыйча, башын селкеп тора, “Ул да бар идеме?” - дип кабатлап сорый.

-                     Сине сорадылар. “Нигә килмәде?” - диделәр.

     Карт әбиемнең йөзеннән моңсулык дулкыны йөгереп узды. Яулык астыннан күренеп торган ак чәчләрен рәтләштергән булып, күзен дә сыпырып алды бугай. Аннары орчык хәтле генә гәүдәсе чаршау артына кереп югалды.

     Карт әбием мин өйдә юк чакта, район үзәгендә җәйге лагерьда булганда, мәңгелекккә китеп барган. Өйгә мине карт әбиемне озатасы көнне генә алып кайттылар.

      Болай да  юка гәүдәле әбием  бөтенләй кечерәеп калган кебек. Менә хәзер күзләрен ачар да: ”Әйдә, канатым, кура җиләкләрен җыеп керик әле, коела башларлар,” - дип әйтер кебек. Тик ул бүтән күзләрен ачмады.

     Өлкәннәр сөйләшкәннән мин карт әбиемнең ниндидер язулар калдырганын белә идем. Балалыгым белән мин аларга әллә ни әһәмият бирмәгәнмен. Аның вафатыннан соң берничә ел  үткәч, Кәүсәрия әбием миңа  бер кәгазь төргәк бирде.

     - Карт әбиең калдырды. Үләренә берничә көн калгач, мине үзе янына утыртты да:

    - Кызым, син минем бердәнберем булдың. Бу дөньяда яшәвем дә синең өчен булды, сөенечем дә, көенечем дә син идең. Аннары - синең балаларың.  Минем тормышым синең күз алдыңда үтте, рәхәт чакларыннан авыр чаклары күбрәк булса да, мин бу дөньядан Аллакаема шөкерана кылып китәм. Бәхетемне картлык көннәремә калдырган булган икән. Һәрбарчагыздан риза-бәхил. Соңгы үтенечем: менә бу язуларны теге татарча сөйли торган телевизорга илтеп бирегез. Анда минем күргәннәрем язылган. Син белмәгәннәре дә бик күп. Берәрсе, бәлки, китап язар, кино ясар. Дошманнар ул нимесләр генә түгел. Кайчан да булса, тылда михнәт чиккәннәрнең дә  хәлен аңларлар әле, - диде. Шуннан соң ул күп тормады. Гел сине сорады. Ишек ачылган саен:  “Минем наныем катьтеме әллә?” - ди иде. Күреп каласы килгәндер инде. Без дә синең кайтканны көтәрме әллә дигән идек тә бит...

                                 * * *

      Мин мәктәпне күптән тәмамладым инде.                                                                                                                                                                 Кәүсәрия әбием дә китеп барды. Һаман Рауза әбиемнең әманәтен тормышка

ашыра алмый йөрим. Моның өчен аннан калган истәлекләрне үземә укып чыгарга, йөрәгем аша уздырырга кирәк. Хәзер дә саргаеп беткән дәфтәр битләрендәге Рауза әбиемнең  истәлекләрен укып, аңларга тырышып утырам. Ул, мөгаен, аларны күптән, бик күптән яза башлагандыр. Кайбер битләре инде таушалган, кайбер вакыйгалар кат-кат язылган.  Сызгаланган, төзәткән җирләре дә күренә. Күрәсең, сикәлтәле тормыш юлында чыгымчы язмыш аты Рауза әбиемне, сыртыннан төшереп калдырырга теләгәндәй,  әле тегендә, әле монда селтәгәндер.  Шул вакыйгалардан соң дистә еллар үткәч, карт әбием кулына каләм алгандыр.Хәтер җебен эләктереп, үткәннәренә сәяхәт иткәндә дә ул кайбер урыннарны тыныч кына узып китә алмаган: әле кәгазь битен ачы күз яшьләре белән чылаткан,  әле язганын бозып атып, яңабаштан язарга тотынган. Аның авыр хезмәттән кәкрәеп калган кул бармакларына охшаш хәрефләре аша мин аның үзен күрәм сыман. Ул үзе турында сөйли, ә мин, аның туруны, Рауза әбием булып, узган гасырда яшим, ул булып сызланам, елыйм, ул булып  кайгырам, түзәм, кайчагында  шатланам да...

 

 

БЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР

ЯТИМЛЕК АЧЫЛАРЫ 

      Туганчы ук Аллаһы Тәгалә мине фанилыкта сабырлыгыңны сынармын дип әйтеп куйган булгандыр. Әткәй үзе 14нче елгы герман сугышыннан исән кайтса да, өч абыйсы, кияве чит җирләрдә калып туфрак булганнар. Ә бер абыйсын сәнәкчеләр, артыннан куып килгәннәр дә, салам эскертенә кереп качканын сизеп, саламы-ние белән ут төртеп яндырганнар. Бу - 1924нче елны булган. Әтинең сеңлесе Шакирә апа, ирсез калып, балалар үстерде.

      1936 нчы елның кышы иде. Кеше күрмәгәндә, алласызлар мәчет манарасын кисеп төшерәчәкләр икән, дигән хәбәр таралды.Төнлә белән без дә урамга чыктык. Аркылы пычкы, балта белән манара кисүчеләрне  җирдәге дистәләгән авыл кешесе каргап басып торды. Беркемдә якынрак килеп, аларны тыярга җөрьәт итмәде. Манара бирешергә теләмичә ыңгырашты, сызлангандай улады, аннары гөрселдәп җиргә ауды. Шунда әни аңын югалтып егылды. Ул, мөгаен, аңарчы да авырган булгандыр. Без, беребездән беребез бәләкәй дүрт бала, әни янында елап торудан ары нишли ала идек соң? Әнине Шакирә апа карады. Шул елны әни утыз ике яшендә, унбер, тугыз, җиде, дүрт яшьлек балаларын калдырып, вафат булды. Әниебез үлгәннән соң кечкенәбез дә озак яшәмәде. Мескен энебезгә тәрбия дә җитмәгәндер. Барыбыз да ачлы-туклы идек. Шулай итеп, әни иң беренче үзе янына нәни улын алды. “Интекмәсен!” - дигәндер инде.

     Бәла ялгыз йөрми, диләр. Беркөнне әти манма суга баткан, дөресрәге, киемнәре бозланып шыкыраеп каткан килеш кайтып керде. Ул артельдә эшли, Казаннан Чистайга товар ташый иде.

     - Балалар, харап булдык. Чак үлемнән калдым бит. Каманы чыкканда боз ярылып, ат товары-ние белән төпкә китте. Рәхмәт, иптәшләрем, дилбегә ташлап, үземне коткарып калдылар, - ди. Үзенең теше-тешкә тими. Без, балалар, әтигә сарылдык. Аннары, искә килеп, аның бозлы киемнәрен салдыра башладык. Үзебез елый-елый аңа:

      Әткәй, син булса да безне калдырып китмә инде. Синсез без нишләрбез?

      - Әткәй, чишен тизрәк, чирләрсең бит!

      - Безнең бәхеткә исән калгансыңдыр инде, әткәй, - дибез.

      - Әй балалар, моның белән генә эш бетми шул әле. Без авылга кайтып керүгә, арттан бастырып раюннан килеп җиттеләр. Кәнсәгә кертеп бик озак сорау алдылар. “Нигә үзең исән калдың да артель милке су төбенә китте? Син - корткыч. Иптәшләрең белән сөйләшеп шулай эшләгәнсең”, - диләр. “Башыңны төрмәдә черетәбез”, - дип куркыталар бит, балакайларым.

Хаклы булган икән: әткәйне биш елга төрмәгә утырттылар. Суга баткан ат өчен өйдәге атыбызны, товарлар өчен сыерыбызны тартып алдылар.

Без, өч ятим, Шакирә апага сыенып калдык. Ул үзе бик көчле дә, мәрхәмәтле дә хатын иде. Үзенең тегү машинасында, иске киемнәрен кечерәйтеп, безгә киемнәр текте. Безне яклап, кайнанасы белән дә телгә килә иде. Ул күрмәгәндә, безгә каты-коты булса да ризык бирергә тырышты. Әти төрмәдә чакта без, ягарга утыныбыз булмагач, кышны аның янында чыга идек. Җәйне  үзебездә яшибез. Мин көндез кем чүплеккә нәрсә чыгарып ташлый, шуларны карап йөрим, караңгы төшкәч, тула оек кисәкләрен, иске чабаталарны җыеп кайтам да төне буе шулардан аягыма берәр нәрсә әмәллим.

Мине Шакирә апа ун яшьтән эшкә урнаштырды, чөнки кырда эшләгән кешене бер тапкыр ашаталар иде. Шул ашауга кызыгып, сигез яшьлек энем дә миңа булыша иде. Эштән туктап торган  арада җиде чакрымдагы урманга чабабыз. Балтырган, какы, юа җыябыз, әнис белән саз үләненең орлыгын авызыбызга тутырабыз, кычыткан, алабута – берсе дә бездән артмый. Чөнки без эштән кайтуга, авылга якын җирләрдә боларның берсе дә калмый. Шакирә апам - балачактан бирле безне үзенең канаты астына алып, үксез җаннарга җан җылысы биргән апам ул. Әтидән дә күрмәгән изгелекне аннан күрдек.  

- Түзегез инде, балакайларым! Әтиегез исән-имин кайтсын дип теләгез! ди торган иде Шакирә апа. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Берәр вакыт безнең урамда да кояш чыгар әле!

 

                          АТЛАР ДА САГЫНА МИКӘН?

 1941елның язында  мине һәм авылдан берничә кешене Казан-Бөгелмә тимер юлын салырга җибәрделәр.  Меңләгән кеше, йөзләгән ат  карьердан таш чыгарды. (Тарихи белешмә. 1941 елда тимер юлның Казан - Бөгелмә сызыгы төзелә башлый. Аның маршруты Дербышки разъездыннан башланып, Биектау, Питрәч аша узып, Чулман елгасын Чистайдан 12 км читтә, Кубас авылы янында кичеп, Чистай, Каргалы, Яңа Чишмә, Кичү, Мәмәт, Писмән аша Бөгелмә янындагы Акбаш станциясендә Куйбышев тимер юлы белән тоташырга тиеш булган. Төзелеш эшләре сугыш башлангач та дәвам итә, 1942 елда гына туктатыла.) Таза ирләр кувалдалар, ломнар, киркалар, балталар, көрәкләр белән ташны ваталар, хатын-кызлар шул ташларны арбаларга төяп торалар. Без, уналты яшьлек кызлар-егетләр, юлга чыгарабыз. Килеп җиткән арбаны хатын-кызлар бушаталар да, ирләр шул ташларны вак ташлы ком белән бутап, юлга тигез итеп җәяләр. Эшебез бик авыр. Әле буыннары да ныгымаган балаларга көн буе эшләүнең газабы  яшьлек белән генә сизелмәгәндер. Дөрес, ашата иделәр. Безгә бу тимер юлның кирәклеге турында гел аңлатып тордылар. Тырышып эшләмәсәк, Сталин сүзен тыңламаган, матур киләчәк төзүгә аяк чалган булып  чутланасың, диделәр. Кирәген кирәк булгандыр ул. Тик колхозчыда булган  корал, колхозлардан алып килгән мескен атлар белән генә ерак китеп булмый шул. Кичкә бөтен буыннар сызлый, уч төпләре башта канап интектерде, аннары бирчәеп катты. Шулай да Каманың теге ягында тимер юл үтәсе юлларны (ничә чакрым булгандыр) салдык. Кайда ун, кайда егерме метрдан биегрәк валлар күтәрдек, калку урыннарны кистереп тигезләдек.

Авыр хезмәт иң куркынычы булмаган икән әле. Кар эреп бетүгә җибәргәннәр иде, 22июнь көнне төшке ашка китәр алдыннан: “Сугыш башланган!” - дигән хәбәр килде. Китте елаш, ыгы-зыгы. Мәхшәр купты. Эшне туктатып, безне мәйдан кебек җиргә җыйдылар. Участок начальнигы калкулыкка менеп басты. Исәнләшеп-нитеп тормый гына сүз башлады:

-  Сугыш төрле саботажга сәбәп була алмый, иптәшләр. Берегез дә беркая таралмый. Өйләрегезгә кайтып китү турында онытыгыз. Туган елы 1905нче елдан башлап, 1918 нче елга кадәр булган ир-атлар военкоматка барырга тиеш. Хәзер үк. Нишләргә кирәген анда аңлатырлар. Ә калганнарыгыз бөтен эш кораллары, атлар белән бергә Мәскәү янына окоп казырга җибәрелә.

Мәйдан аның сүзләрен каплап гүелдәргә тотынды:

- Киемнәр теткәләнеп бетте. Шул килеш җибәрәсезмени? Анда безне кем көтә?

- Хет өйдәгеләрне күреп, китәселәрне озатып калырга рөхсәт итегез! Бәлки, соңгы күрешү булыр.

Участок начальнигы башта кулын күтәреп халыкны тынычландырырга тырышып карады. Куркыныч хәбәрдән һәм билгесезлектән ярсыган кешене алай гына туктатып буламыни!?

-         Молчать! Дошман сезнең елый-елый солдат озатканыгызны көтеп тормый. Сезнең анда бүген булуыгыз, менә хәзер китүегез кирәк. Немец бүген анда, иртәгә Мәскәү янында булырга мөмкин

(Бу сүзе өчен ул бик үкенәчәк әлеАны “Совет властена каршы пропаганда алып бара, аның көченә ышанмый”, - дигән яла белән кулга алганнар. Ахырда эзсез югалган.) Аны бүген туктатырга кирәк. Шуңа күрә сезне кичекмәстән Мәскәү астына окоп казырга җибәрергә приказ булды. Һәм бу приказны берсүзсез үтәячәкбез!

Безне бөтен арбаларыбыз, атларыбыз белән бергә товар ташучы вагоннарга төяп алып киттеләр. Башта атларны берничек тә вагонга кертә алмадык. Чөнки “Аналарына комачаулыйлар!” дип, колыннарны аерып  калдырмакчылар иде. Аналар һич кенә дә балаларыннан аерылырга  теләмәделәр. Менә ул балага карата бөек мәхәббәт! Мин баласын ташлап киткән аналар турында ишетсәм, гел шул атлар күз алдына килә. Ничек кенә тырышсалар да, аларны колыннарыннан аерып вагонга аяк бастыра алмадылар. Тайлар елый, атлар елый, аларга кушылып без елыйбыз! Адәм балаларына мәрхәмәтле булырга хайваннардан өйрәнергә кирәк! Ахырда, алдан тайларны, аннары атларны керттеләр дә, аннары ничек кирәк алай, тайларны чыгарып җибәрделәр.

Барабыз, барабыз... Вагонда эссе, тынчу. Әле һәркайсы үз уена чумып утыра, нидер уйлый. Әле алда нәрсә буласын гоманлап сөйли башлый. Барыбызның да яхшыга өметләнәсе килә. Берәрсе куркынычрак фараз әйтсә, тизрәк:

-         Авызыңнан җил алсын! Тфү-тфү дип әйт, - дип, аны туктатабыз.

      – Кызлар, бер атна барабыз бит инде. Кайчан килеп җитәбез инде бу Мәскәү дигәненә?

- Туктамыйча булмыйдыр шул. Сугышка солдатларны алып китәләр. Аларны үткәреп җибәрмичә буламыни?

- Әйе, кичә дә танклар төяп ике состав узып китте.

- Кайсы станциядә вагоннан чыгарга рөхсәт булыр икән? Атларның су эчәсе килә. Бөтенләй хәлсезләнеп бетәләр бит болай булса.

Минем Адюрым да авырый. Авыз-борыны чабырып чыкты. Бертуктамый ыңгыраша. Әллә  авыртынудан, әллә колынын сагынудан.

- Атлар да сагына микән ул, кызлар?

- Ничек сагынмасын, күрдегез бит аерылмас өчен ни генә кыланмадылар.

 - Кызлар, минем Адюрымны беләсез бит: гәүдәсе дә ике ат хәтле, ике ат хәтле эшли дә. Безнең авылда берәрсе зарлана башласа: “Адюр хәтле башың белән шыңшып утырасың”, - диләр.

- Менә шундый атны да сагыш җиңде, диген.

- Рауза, ул бит сине генә тыңлый. Ир-атларны да бар дип тә белми.

- Соң, ул бит безнеке, кызлар! Үзебез карап үстергән ат. Колхозга тартып алдылар, тик тыңлата алмадылар. “Бандит” кушаматы тагып куйдылар.

 

Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз