Логотип Казан Утлары
Кыйсса

Соңгы мираж (дәвамы (3))

Әсәрнед башын МОНДА басып укый аласыз

Алтынчы күренеш

 

Г а я з, Г а й ш ә, Т у к с а н һәм О л а н ярга чыгалар. Аларны И з м а и л  б әй, Г а б д у л л а һәм б у р л а к л а р җыелышып көтеп тора.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Сез нәрсә, качырга уйладыгызмы?

ГАЙШӘ. Без күк йөзендә гаҗәеп мираж күрдек! Зәңгәр диңгездә җәннәт утравы. Үлгән бурлакларның җаннары шунда яши.

ГАБДУЛЛА. Нинди ахмаклык бу? Нинди мираж? Акылдан язган кызый!...

ГАЙШӘ. Без барысын да күрдек!

ОЛАН. Анда искиткеч зур, матур мираж күренде! Бөтен күк йөзенә җәелгән иде!

ГАБДУЛЛА. Измаил бәй! Аны зинданга ташларга кирәк, Казанга җиткәнче шунда утырсын!  

ИЗМАИЛ БӘЙ. Мәхмүд! Зинданга ташлагыз аны! Күселәр белән шунда утырсын, уйлансын бераз!

 

Мәхмүд Гайшәгә таба килә башлый. Аның юлын Гаяз бүлә.

 

ГАЯЗ. Юк, Измаил бәй! Матур хатынны күселәр янына ташлау мактаулы гамәл түгел! Гайшә Казанга кадәр безнең белән бара, ә анда кайтып җиткәч күз күрер.

ГАБДУЛЛА. Син кем булдың әле монда, әй бурлак, матур хатыннар күргәнең бармы соң синең?! Синең андыйларны кулларыннан да тотып караганың юк бит!

ИЗМАИЛ БӘЙ (Гаязга карап). Бу ни эшләвең, бурлак! Мәхмүд, матросларны чакыр! Төрмәгә илтеп ташлагыз кызыйны!

 

Трап буйлап м а т р о с л а р йөгерешә.

 

ГАЙШӘ. Туктагыз! Ашыкмагыз! Бурлаклар, Гаяз, мин башта сезгә бер нәрсә хакында сөйлим әле. Бу ике сәүдәгәр, казанлы Габдулла белән әстерханлы Измаил бәхәскә керделәр, бәхәснең бәясен билгеләделәр! Тараканнарга куйган кебек сезгә ставка ясадылар! Бәхәснең асылы шунда ки, сез Казанга барып җитә аласызмы, әллә юкмы?! Кайсы җиңә, мин – шуңа! Алар үзләренең җылы каюталарында утырып, баржаны тарта алуыгызны күзәтәләр! Алар сезне курчак урынына күрә!

ТУКСАН. Бу дөресме, Измаил бәй?!..

ИЗМАИЛ БӘЙ. Әйе, ул дөресен әйтте... Булды андый бәхәс...

ТУКСАН. Сезгә баржадан китәргә кирәк. Без Казанга үзебез дә барып җитәбез. 

ГАЯЗ. Китегез моннан, Измаил бәй!

БАРЛЫК БУРЛАКЛАР. Китегез! Күздән югалыгыз! Без дә кешеләр! Без моңа юл куймыйбыз!

ГАБДУЛЛА (Гайшәгә). Киттек әйдә!

ГАЙШӘ. Юк, мин монда калам. Бу баржада мин бит иң кыйммәтле товар!

 

Пауза. И з м а и л  б ә й белән Г а б д у л л а дәшми генә китәләр. М ө с л и м ике зур чемодан күтәреп, алар артыннан иярә.

ТУКСАН. Ягез бурлаклар, нишлибез? Барыгыз да ишеттеме бәхәс хакында?! БУРЛАКЛАР. Бәхәсләшмәгәйләре, теләсә нишләсеннәр! Безгә акчасын тиешенчә түли күрсеннәр, шул гына! 

ШАМИЛӘ. Бу чибәркәйне елгага ташларга кирәк – бәхәскә дә нокта куелыр!

ГАЯЗ. Бу бәхәсне ишеткәннән генә без тизлекне әкренәйтмибез ич инде, бурлаклар?! Аларның бәхәсенә карап кына Казан халкы өзелеп көтә торган бу товарны да ярда ташлап калдыра алмыйбыз?! Бу безнең тормыш! Мин сезне Казанга кадәр алып барып җиткерәм! Барырга теләмәүчеләр, Әстерханга кире кайтып китә ала!

ТУКСАН. Ярар, бүгенгә сүз күп булды! Йокларга кирәк, иртә таңнан юлга чыгасы бар.

 

Бурлаклар әкрен генә таралыша. Г а я з белән Г а й ш ә сүнеп бара торган учак янында икәү генә калалар. Пауза.

 

ГАЙШӘ. Минем әтием дә бик көчле кеше иде. Дус, тату гаиләбез бар иде. Без әнием белән түбәтәйләр тектек, аларны базарда сата идек. Әтием перәннек фабрикасында эшләде. Без кредит алдык, Казанда таш йорт сатып алдык. Мин энем белән мәктәптә укыдык... Аннары әтием ничектер эшен югалтты. Кредит түләргә акча җитми башлады. Өйгә жандармнар килде. Берничә айдан безне өйдән куып чыгардылар. Әтием түзмәде, бауга менде, асылынды. Әнием кайгырды, хәсрәттән янды-көйде, холера белән чирләде, хастаханәдә үлеп тә китте... Бу көздә энемне армиягә алдылар... Менә шулай итеп мин, үзем дә сизми, фәхешханәгә барып эләктем, фәхишә булып киттем..

ГАЯЗ. Сөйләп тормасаң да була.

ГАЙШӘ. Бүген минем иң бәхетле төнем... Мин үземнең балачагымны искә төшерәм. Миңа күптән болай  җылы, рәхәт булганы юк иде... Син бик кыю кеше, Гаяз. Шулай да бу сәүдәгәрләр белән саграк булырга кирәк. Алар син уйлаганнан, күпкә хәйләкәррәк...

 

Г а я з  белән Г а й ш ә кочаклашып басып тора. Эре-эре булып кар ява башлый. Шалаштан О л а н йөгереп чыга. Ул яр буйлап йөгереп йөри.

 

ОЛАН. Кар ява! Карагыз әле, беренче кар ява! Беренче кар!

 

Олан кулында кар әвәли, аларны бәреп уйный башлый, бик сөенә. Т у к с а н чыга.

 

ТУКСАН. Кар ява! Җыеныгыз! Бурлаклар! Гаяз, юлга кузгалырга кирәк! Тизрәк! Юлга чыгабыз!

 

Бурлаклар уяна, ярга чыгалар.

 

ТУКСАН. Лоцман! Мәхмүд! Баржаны әзерләгез! Кузгалабыз!

 

Чаң суккан тавыш ишетелә. М ә х м ү д баржаны әзерли, якорьларны җыя. Җилкәннәрне күтәрә. Бурлаклар элмәкләрне әзерлиләр. Г а й ш ә  Г а я з янына баса. Ш а м и л ә Гайшә янына килә, тунын аңа кире кидертә.

 

ШАМИЛӘ. Мә, туныңны кире ал, миңа килешми лә ул.

БУРЛАКЛАР.  Әйдәгез, тагын бер тапкыр, тагын бер! Үзе бара, бара! Тагын әз генә, туганнар! Киттек!

 

Б у р л а к л а р элмәкләрен киеп, тарта башлыйлар, баржа кузгалып китә. Бурлаклар җыры яңгырый.

 

 

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Җиденче күренеш

 

Баржа причалда тора, якорьлар суга ташланган, җилкәннәр төшерелгән. Барлык бурлаклар да ярда, Гаяз белән Гайшә генә күренми. Халык күңел ача. Бурлаклар курайда уйный, ярык барабан әйләндерәләр, бииләр, җырлыйлар, кыңгыраулары чыңлый. Татарлар  татарча, чувашлар, марилар үзләренең милли биюләрен башкара. Казан астында учак яна. Ярда тартмасы белән аракы тора.Бурлакларның барысы да бераз кызмача.

 

 Т у к с а н читтә утыра, бу шау-шуны күзәтә.

 

БУРАН. Эх туганнар, күңелле шулкадәр! Күңел җырлый, аяклар бии! Мин бит беренче тапкыр туйда күңел ачам!

ЭШПАЙ. Бездә бурлак бер дә өйләнергә тиеш түгел, диләр!

ПУЯН. Дөрес әйтәләр, бурлак ялгыз яшәргә тиеш! Бурлак буйдак булырга тиеш!

ЭШПАЙ. Бурлак очар җилнең үзе кебек ирекле булырга тиеш!

ШАМИЛӘ. Барыбер күңелле! Күңел ачабыз, бурлаклар! Без дә кешеләр ич!

 

Бурлаклар аракы тартмалары янына киләләр, эчәләр.

 

ЭШПАЙ. Ә минем чын туйда мулла булырга тиеш дип ишеткәнем бар. Догалар укырга тиеш ди ул. 

БУРАН. Әйдәгез, үзем мулла булам!

ПУЯН. Нинди мулла син, Буран?! Син бер генә дога да белмисең бит!

ШАМИЛӘ. Мин чын туйда бүләкләр булырга тиеш дип ишеткәнем бар. Гармунчы, скрипачы, яхшы җыр-көйләр булыр тиеш! Кияү белән кәләш бер-беренә балдаклар бүләк итешергә тиеш!

ЭШПАЙ. Юк, бу чын туй түгел! 

ПУЯН. Юк, чын туй түгел, исерек мәҗлесе генә бу! 

ШӘКЕ. Нәрсә сайрашасыз монда? Нәрсә җитми сезгә?! Аракы бар, ашарга җитәрлек! Күңел ачыгыз рәхәтләнеп!

ШАМИЛӘ. Ә кайда соң безнең кияү белән кәләш?

БУРАН. Кияү белән кәләштән башка нинди туй ди ул?!

ШАМИЛӘ. Кайда Гаяз? Гайшә кайда? Гаяз, син кайда?

ТУКСАН. Гаяз яр сукмагын карарга китте. Тиздән юлга кузгалырга кирәк. Бурлак юлда булырга тиеш, ә аракы эчеп ятырга түгел!

ШӘКЕ. Җитте инде, картлач, сиңа тиргәшергә генә булсын! Кешеләргә ял итәргә ирек бир!

 

Кәеф-сафа корулар яңадан башлана. Б у р л а к л а р бииләр, күңел ачалар. Г а я з күренә, аның янәшәсендә Г а й ш ә. Ул бик үзгәргән, элекке купшылык юкка чыккан, туны да таушалган. Бурлаклар тынып кала.

 

ГАЯЗ. Бу нинди шайтан туе?

БУРАН. Синең туйны бәйрәм итәбез, Гаяз!

ГАЯЗ. Нинди туй?

БУРАН. Син бит инде ничәнче көн бу кызый белән йоклыйсың! Димәк ул синең хатының! Хатының икән, димәк туй булырга тиеш! Мин шулай дип уйлыйм!

ШАМИЛӘ. Молодец та инде үзең, Гайшә! Бурлаклар арасыннан иң яхшысын эләктердең! Мондый батырга мин үзем дә кияүгә чыгар идем!

ГАЯЗ. Нинди ахмаклык бу?!.. Каян аракы алдыгыз?

БУРАН. Моны Шәке баржадан алып чыкты!

ГАЯЗ. Шәке, ник син бурлакларга аракы эчерәсең?!

ШӘКЕ. Юл бигрәк авыр! Бурлаклар ардылар, ял итәргә ирек бир үзләренә бераз!

ГАЯЗ. Юлда аракы эчәргә ярамый! Безнең Казанга кайтып җитәсебез бар!

ШӘКЕ. Нәрсә шаулап торасың әле монда? Син безгә хуҗа түгел! Безнең хуҗабыз – Измаил бәй, ул рөхсәт итте!

ГАЯЗ. Нишләргә инде болар белән, Туксан бабай?..

ТУКСАН. Юлга кузгалырга кирәк. Бик суытып җибәрде. Әгәр яхшы гына барса, иртәгә Жигули тауларына җитәрбез, Алла боерса.

ГАЯЗ. Әй, бурлаклар, җыеныгыз! Кузгалабыз! Юлга! Әй, Мәхмүд, румпельны бор! Казанга кайтырга кирәк! Бары тик Казанга җиткәч кенә кулыбызга акча керәчәк!

 

Бурлаклар теләр-теләмәс генә юлга җыена. Әкерен генә элмәкләрен кияләр, тезелеп басалар. Г а й ш ә  Г а я з янына баса, аның янына – Ш а м и л ә. Барысы да сүзсез. Арканнар тартыла, баржа әкрен генә кузгалып китә.

 

Сигезенче күренеш

 

Күпмедер вакыт узган. Баржа яр буенда комга утырган. Җилкәннәр төшерелгән. Тирәк тынлык. Бурлаклар яр буенда ята. Т у к с а н ярда басып тора. Г а я з  ауган бүрәнә өстендә утыра. Ерак түгел О л а н утыра, бик нык ютәлли.

М а т р о с белән  М ә х м ү д палубада ята.

 

ТУКСАН. Су кимегәннән кими, тубыктан гына калып бара. Елга кибә бит! Җил дә юк ичмасам!

ГАЯЗ. Ничек без баржаны комга утырта алдык, һич башыма сыймый.

ТУКСАН. Мәхмүд румпельны сул якка борды, уң якка кирәк иде.

МАХМУД. Гаяз үзе бурлакларны дөрес алып бармады! Су читеннән алып барырга иде, ә ул югарыга, тауга таба борылды! 

ГАЯЗ. Бу сайлыкны мин күп тапкырлар уздым! Су юлы һәрчак югарыданрак бара иде! 

МӘХМҮД. Син шишкарь, Гаяз! Бурлакларны син алып бардың! Димәк баржаны син комга утырттың! Син җаваплы барысы өчен дә! 

ТУКСАН.Бурлакларга аракы эчәргә ярамый! Бернинди кысаларга сыймый бу!

МАХМУД. Бурлакларга өйләнергә ярамый! Син үзең шулай дия идең ич , Туксан бабай! 

Б у р а н килә. Бик шатланган.

 

БУРАН. Әй, туганнар! Мин монда тирә-юньне күзләп килдем бераз! Өстәрәк станция бар икән, анда яхшы трактир да бар! Әйдәгез, киттек шунда, ял итик! Кәеф күтәрергә кыз-кыркыннар да бар! 

ШАМИЛӘ. Сиңа шул кызлар гына булсын инде!

БУРАН. Соң мин яшь бит әле! Киттек, туганнар!

ГАЯЗ.  Беркем беркая бармый! Хәзер су күтәрелә һәм юлга кузгалабыз! 

БУРАН. Син нәрсә инде, шишкарь, тилердеңме әллә? Баржа бөтен корсагы белән комда ята, күрмисеңме әллә? Идел кипте! Баржаны хәзер язга чаклы да урыннан кузгатып булмаячак!

ГАЯЗ. Тик тор, Буран! Син үзең беләсең, бурлак беркайчан да ярты юлда тукталып калмаячак. Без ни генә булса да Казанга кайтып җитәргә тиешбез! БУРАН. Бер елдан соң! Киттек, туганнар! Безгә нәрсә, салкын җирдә ятаргамы әллә?!

МӘХМҮД. Барыгыз, бурлаклар, барыгыз, югыйсә монда юкка чыгасыз!

ГАЯЗ. Мин сезне беркая да  җибәрмим, бурлаклар!

МӘХМҮД. Тыңламагыз аны, акылдан язган ул! Аллага тапшырып, барыгыз әйдә! 

 

Б у р л а к л а р җыелышып китәләр. Ш а м и л ә  Г а й ш ә янына килә.

 

ШАМИЛӘ. Гайшә, әйдә безнең белән! Монда катып үләсең ич! 

ГАЙШӘ. Юк, Шамилә, мин монда калам...

 

Яр буенда Г а я з,  Г а й ш ә, Т у к с ан һәм О л а н кала

ТУКСАН.  Бары бер,  соңгы өмет кенә калды... Балык-Ана Байгал...

 

ГАЯЗ.  Синең күргәнең бармы ул балыкны, Туксан бабай?

ТУКСАН. Ул балыкны беркемнең дә күргәне юк. Әмма ул бар... Бары тик ышанырга гына кирәк. Байгал бернинди өмет калмаганда, иң соңгы мизгелдә бурлакларга ярдәмгә ашыга: батып баручыларга ярга чыгарга, өшүчеләргә җылынырга, авыруларга терелергә булыша... Ышанырга кирәк, бары тик ышанырга...

 

ГАЯЗ. Мин ышанам, Туксан бабай, бик ышанам…

 

Трап буйлап баржадан М ә х м ү д һәм берничә м а т р о с төшә, кулларында шәхси әйберләре салынган чемоданнар, төргәкләр.

МӘХМҮД. Без китәбез. Монда җан тәслим кыласыбыз килми. 

ТУКСАН. Сез дә трактирга юл тоттыгызмы?

МАХМУД. Нинди трактир? Әстерханга, өйгә кайтабыз! Ә сез бу каһәр суккан баржа белән монда калсагыз да була! 

 

М ә х м ү д белән м а т р о с л а р китә. Пауза.

 

ТУКСАН. Гаяз, синең алар белән бергә китәсең килмиме?

ГАЯЗ. Әгәр мин китсәм, Измаил бәй бәхәстә өстен чыгачак. 

ТУКСАН. Син Габдулла әфәнденең җиңүен телисеңме? 

ГАЯЗ.  Мин үзем отарга телим бу уенда, туксан бабай! Үзем! Сәүдәгәрләр безне аңгыралар, беткән кешеләр, булдыксызлар дип уйлыйлар. Без алар өчен аларның теләкләрен үтәүче, баетучы коллар гына.  Алар безне гомумән дә кеше итеп танырга, күрергә  теләми! Дөрес, без университетларда укымадык, укый-яза белмибез, затлы кибетләрдән киенмибез, ресторицияларда тукланмыйбыз, әмма без дә кеше! Безнең җаныбыз, күңелебез, хәтеребез бар! Без дә ярата, хыяллана, өметләнә һәм бәхетле була беләбез!...

ТУКСАН. Мин ышанам, син үз максатыңа ирешәчәксең һәм җиңүче булачаксың! Чөнки син чын бурлак, Гаяз!

ГАЙШӘ. Коткар мине, Гаяз! Мин ул сәүдәгәрләрнең берсе белән дә булырга теләмим. Ни Измаилен, ни Габдулласын – берсен дә күрәсем килми!

ГАЯЗ. Син хәзер минеке инде, Гайшә! Мин сине берсенә дә бирмим!

О л а н  саташа башлый.

Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз