Логотип Казан Утлары
Кыйсса

Соңгы мираж (дәвамы (2))

Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

ИЗМАИЛ БӘЙ (Шәкегә мөрәҗәгать итеп). Игътибар белән тыңла мине, Шәке! Бу казанлы Гаязга күз-колак бул! Нигәдер ул миңа ошамый башлады әле. Бик үзгәрде соңгы вакытта. Күздән ычкындырма! Аннары складтан өч ящик аракы алырга онытма.

ШӘКЕ. Ярамый ич! Син үзең әйттең бит, Измаил бәй, юлда коры закон дип!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син, бурлак, минем белән сүз көрәштереп торасыңмы?!

ШӘКЕ. Яхшы, барысын да син кушканча эшләрмен, Измаил бәй!

ИЗМАИЛ БӘЙ. (лоцман Мәхмүдкә карап) Жигули тауларын узгач, баржаны комга утыртырсың!

МАХМҮД. Син нәрсә инде, Измаил бәй!? Гомердә булмаганны!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Тик тор! Дәшмә! Кабатлап әйтәм, баржаны комга утыртырсың! Шундый итеп утырт, ул анда язга чаклы калырлык булсын!

МАХМҮД. Ә товар? Товар әрәм була бит!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Анда синең эшең булмасын! Минем товар!

МАХМҮД. Ә бурлаклар? Салкыннан катып үләләр ләбаса!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Бурлакларны олаулар белән килеп алырбыз. Мин барысын да әзерләдем инде! Җитте, күп сүз – юк сүз! Иртәгә таңнан юлга чыгабыз!

 

Дүртенче күренеш

 

Икенче көннең таңы. Баржа юлга чыгарга әзер. Җилкәннәре күтәрелгән. "Монамах"ның палубасында И з м а и л  б ә й, Г а б д у л л а, Г а й ш ә  һәм

М ө с л и м күренә. Л о ц м а н белән М ә х м ү д үз эшләре белән мәшгуль. Бурлакларның барысы да яр буенда басып торалар. О л а н да алар арасында. Измаил бәй игътибар белән бурлаклар төркемен күзәтә.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Бу малайны юлга кем алды?

МӨСЛИМ. Безнең белән барса яхшырак булыр. Ул бит гаиләсез-йортсыз. Мондагы бандитлар көн күрсәтмәсләр үзенә.

 

Мөслим өстән кыңгырау ташлый. Аны Гаяз тотып алып Оланның муенына аса.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ярар, барсын инде алайса. (Бурлакларга мөрәҗәгать итеп.) Барыгызга да бик зур рәхмәт, бурлаклар! Ишеткәнсездер, Казан каласы янган! Күпләрегезнең ул әле туган шәһәре дә! Казанда халык ачлыктан кырыла! Бөтен Россия һәм Император галиҗәнаплары үзе дә Казанга ярдәм итә! Бурлаклар, мин сезнең көчегезгә, мөмкинлекләрегезгә ышанам! Сезгә җылы көз, тирән сулы юл телим. Җил һәрчак уңай якка иссен. Аллага тапшырдык!

Измаил бәй Габдуллага сүз бирә

ГАБДУЛЛА (озын гына паузадан соң). Бурлаклар! Сезне бик авыр юл көтә. Баржаның йөге шактый зур, юл бик озын, тиздән көзнең җан өшеткеч салкыннары башлана… Мин сезнең белән бергә барам һәм Казанга барып җитәрбез, халыкны ачлыктан коткарырбыз дип ышанам! Аллаһе Тәгалә үз мәрхәмәтеннән ташламасын сезне! Әмин!

 

Пауза.

 

ГАЙШӘ (кинәт). Бурлаклар! Мин дә исән-имин Казанга барып җитүебезне телим. Мин үзем дә Казанда туып үстем... 

ШАМИЛӘ. Авызыңны яп ичмасам, кәнтәй! Сез хәзер җылыда ананас белән уылдык тыгынып утырачаксыз, ә без тездән салкын су ерабыз! Әгәр шундый яхшы икәнсең, безнең белән бергә бас, әйдә! Нәрсә, туның юешләнер дип куркасыңмы?!

БЕРНИЧӘ БУРЛАК ХАТЫН (Шамиләгә кушылып). Сөйрәлчек! Уйнашчы! Азгын!

ИЗМАИЛ БӘЙ (Шамиләне бүлдереп). Җитте, кузгалабыз!

 

Мәхмүд берничә тапкыр суднодагы кыңгырауга суга, чаң кага. Башка бурлаклар да үз элмәкләрен кияләр. Гаяз Оланга элмәген кидерә һәм артель башына баса. Җилкәннәр җил белән тула. Бурлаклар элмәкләрен киеп бетереп, “Әйдәгез, киттек. Кузгалды! Үзе бара! Бара!” дип кычкырышалар. Баржа әкрен генә селкенеп борыла һәм кузгалып китә. Бурлакларның кыңгыраулары чыңы ишетелә.

«Шаулама, камыш» дигән озын һәм сагышлы бурлак җыры яңгырый. “Монамах” баржасы зур суга чыга.

 

 

Бишенче күренеш

 

Бер көн узган. Кич җитеп килә. Баржа причалда тора. Җилкәннәре төшкән. Трап аны яр белән тоташтыра. Палуба Г а б д у л л а, И з м а и л  б ә й басып тора. Бурлаклар яр буенда ял итә. Кубесе йоклый. Зур гына шалаш. Казан астында учак яна. Учак янында О л а н  утыра.

 

ГАБДУЛЛА. Нигә син өйләнмисең, Измаил бәй? Синең бит дөньяң түгәрәк, бөтен әйберең бар, хатыныңнан кала... 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Әнием миңа бер яшь тулганчы ук мәрхүм булган. Әтием мине үзе генә үстерде. Ул атлар тота иде, зур гына ат абзарлары бар иде. Миңа унбиш яшьләр тулгач, ул өйләнергә, гаилә корырга уйлады. Йортка яшь кенә, гөнаһсыз кыз баланы алып кайтты... Шул ук көнне бу кызны ат абзарында кемдер көчләгән. Ат караучыларның барысы да миңа төртеп күрсәтте. Кыз үзе күрмәгән, аннары ат абзарында караңгы да иде бит... Шул ук көнне атам мине өйдән куды. Минем атам язмышын кабатлыйсым килми. Син күз алдына да китерә алмыйсың, ул картның ниләр кичергәнен... Коточкыч авыр язмыш... Ул үзенең бердәнбер улын өйдән куды... 

ГАБДУЛЛА. Алайса бу Гайшә нигә кирәк соң сиңа? …

ИЗМАИЛ БӘЙ. Беләсеңме, мин сиңа хәзер бер вакыйга турында сөйләп бирәм... Мин якты дөньяга бик зәгыйфь, чирләшкә бала булып туганмын. Җиде айлык булып дөньяга килгәнмен. Җитлекмәгән бала булганмын. Шундый булып үстем дә. Йөгерә дә, сикерә дә, йөзә дә алмый идем. И бервакытны үз атам, ә ул гайрәтле купис иде, бөтен урам малайларын җыйды да болай диде: урамның теге башына бер чүлмәк алтын куям – кем беренче булып шунда йөгереп барып җитә, чүлмәк шуңа була, диде. Чүлмәк янына иң беренче булып мин йөгереп барып җиттем!.. Күз алдына китерә аласыңмы син: мин, иң ябык, хәлсез малай, таза, куәтле малайларны узып китеп, чүлмәк янына алдан барып җитә алдым! Мин көчле, куәтле, курку белмәс кешегә әверелдем. Шуннан бирле һәр теләгән әйберемне кулга төшерергә һәм һәрчак беренче булырга гадәтләндем...

ГАБДУЛЛА. Бу юлы синең  берни дә килеп чыкмастыр шул дип уйлыйм, Измаил бәй... 

 

Гайшә чыга.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Туңмадыңмы, чибәркәй?

ГАЙШӘ. Мин чыныккан инде, Измаил, минем өчен эчең пошырма син. 

ИЗМАИЛ БӘЙ (сокланып). Ах, нинди кайнар канлы син!..

 

Гайшә тәмәкесен кабыза.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ (Оланга кычкыра).Әй, Олан! Уйныйсың киләме минем белән?

ОЛАН. Бик тә килә, Измаил бәй әфәнде!

ИЗМАИЛ БӘЙ (тәңкәгә күрсәтеп). Кара, Олан! Бу – алтын тәңкә! Мин аны хәзер суга ташлыйм, ә син чумасың да эзләп табып алып чыгасың! 

ОЛАН. Мин риза!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ә син Байгал исемле Балык-Анадан курыкмыйсыңмы соң?

ОЛАН. Балык-Ана бурлакларга тими ул!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ого-го! Иренеңдә әле ана сөтең кипмәгән, ә син бурлак та булдың инде! 

 

Олан ашыгып чишенә башлый.

 

ГАБДУЛЛА  (шыпырт кына Измаил бәйгә). Син тәңкә ташламыйсың бит, әйеме, Измаил бәй.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Юләр түгел ич мин!  Син әзерме, Олан? Мин ташлыйм!

 

Олан янына Гаяз килә.

 

ГАЯЗ. Баладан көлмә, Измаил бәй! Салкын тияр, йә батып үләр! Су боз шикелле салкын!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син әзерме, Олан? Мин тәңкәне ташлыйм! Чум әйдә! ГАЙШӘ. Сикермә, Олан! Мин сиңа ике алтын бирәм!...

 

Олан кире киенә башлый.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Кыю кызый син, ошыйсың миңа!

ГАБДУЛЛА. Ярар, соң инде, йокларга вакыт. 

ГАЙШӘ. Миңа аерым каюта кирәк!

ГАБДУЛЛА. Минем белән барырсың!

ГАЙШӘ. Бармыйм!

ГАБДУЛЛА. Нишләп әле бармыйсың?!

ГАЙШӘ. Мин бит хәзер бәхәс бүләге. Нәрсә оныттыңмы әллә?! Уен әле башланды гына. Шуңа күрә кем белән йоклавым әлегә хәл ителмәгән!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ул хаклы, Габдулла әфәнде!

ГАБДУЛЛА. Алайса ычкын моннан! Бар, әнә бурлаклар янында йокла! Монда аерым каюта юк синең өчен!

ГАЙШӘ. Һәм барам да, ник бармаска! Куркыр дип уйлыйсыңмы әллә?!

 

Гайшә трап буйлап бурлаклар янына ярга төшә.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син курыкмыйсыңмы?

ГАБДУЛЛА. Ул фәхишә, азгын хатын, Измаил бәй! Акчасын күрмичә, беркем янына да ятмаячак. Туңа башлагач кире килер әле!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син хаклы. Безгә дә йокларга вакыт.

ГАБДУЛЛА. Иртәгә таңнан юлга кузгалырбыз.

 

Габдулла белән Измаил бәй китәләр.

Гайшә бурлаклар янына килә. Аның янына Шамилә очып килеп җитә.

 

ШАМИЛӘ. Нәрсә, байларың кудымы үзеңне? Шул кирәк сиңа! Яле, туныңны миңа салып бир! Бүрегеңне дә сал! Тиз бул!

 

Шамилә Гайшәнең тунын һәм бүреген көчләп салдырып ала. Гайшә учак янына килә. Аның янына Шәке килеп баса. Кулыннан тотып, үзе белән өстери башлый.

 

ШӘКЕ. Синең белән беренче булып мин ятам! Киттек әйдә!

ГАЙШӘ. Бәйләнмә миңа, кабахәт! Кит, диләр сиңа! Кит!

 

Шәке янына Гаяз килә.

 

ГАЯЗ. Җибәр аны, Шәке. Җылынсын бераз.

ШӘКЕ. Бу кызыйдан ерак йөр! Синең тешең үтә торган җимеш түгел ул!

 

Гаяз белән Шәке ике арада купкан бәхәстән сугышуга күчәләр. Бөтен бурлаклар аларны урап алып, кызыксынып күзәтә. Шау-шу, кычкырыш. Гаяз җиңеп чыга. Барысы да тарала. Шәке шалашка кереп кача. Бурлаклар йокларга ята.

Учак янында Гаяз, Гайшә һәм Олан кала.

 

ОЛАН. Карале, кызый, син миңа чынлап та ике алтын бирерсеңме? 

ГАЙШӘ. Чынлап та бирәм, Олан, алдамыйм.

 

Олан үзенең бишмәтен салып Гайшәнең җилкәсенә ташлый. Туксан чыга. Алар янына килеп утыра.

 

ТУКСАН. Гаяз, Шәке белән саграк бул әле. Измаил бәй белән бигрәк еш пышылдашып алалар. Нәрсә турында сөйләшәләрдер, шайтан белсен.

 

Олан кинәт кенә сикереп тора да, караңгы күккә күрсәтеп кычкырып җибәрә. 

 

ОЛАН. Карагыз! Карагыз! Каян килә бу яктылык?! Бу янгын бит! Пожар!

 

Барысы да сикереп тора.

 

ТУКСАН. Тизрәк көймәгә утыр, Гаяз! Иделгә чыгабыз! Нинди яктылык, нинди балкыш бу...

 

Туксан, Гаяз һәм Олан яр кырыена барып, көймәгә утыралар. Алар артыннан Гайшәдә дә көймәгә утыра. Гаяз кулында ишкәкләр, ул ишә, Алар елга уртасына таба китәләр. Шау-шуга шалашыннан Шәке йөгереп чыга, китеп барган көймәне күреп ала. Палубага йөгерә, чаң кага.

 

ШӘКЕ. Качтылар! Шишкарь Гаяз Казан кызые белән качты! Качтылар!.. 

 

Көймә елга уртасында. Туксан, Гаяз, Гайшә һәм Олан. Караңгы күктә могҗиза шикелле гаҗәеп матур  мираж пәйда була. Анда ап-ачык итеп күз нурын алырлык зәңгәр диңгез күренә. Ә диңгез уртасында искитәрлек серле гүзәл утрау барлыкка килә. Утрау өстендә әкияти матур оҗмах кошлары очып йөри.

 

ГАЙШӘ. Гаяз, нәрсә бу?..

ОЛАН. Минем мондый нәрсәне гомеремдә дә күргәнем юк иде…

ТУКСАН. Бу мираж була, балалар…

ГАЯЗ. Мин моны берничә тапкыр күрдем инде. Бер серле могҗиза шикелле. ГАЙШӘ. Ниндидер гаҗәеп утрау! Күз нурын алырлык зәңгәр диңгез! Карагыз әле, күпме ак кошлар анда! Ә  кояш ничек нурларын сибә!

ОЛАН. Анда искиткеч җылыдыр, әйеме?! Яр буендагы ком да шундый сары хәтта! 

ТУКСАН. Бу җәннәт утравы, балалар.

ОЛАН. Анда кем дә булса яшиме соң?

ТУКСАН. Үлгән бурлакларның җаннары яши ул бәхет атавында.

ОЛАН. Үлгән бурлакларның җаннары?!. Ә ничек баралар соң алар анда?

ТУКСАН. Бурлакларның җаннары, вафат булгач, бүтән гади кешеләрнеке шикелле күккә очмыйлар. Бурлакның җаны, ап-ак кош каурыена әйләнеп, тигез Идел суы өстенә төшә. Агымсу аны бик еракларга агызып алып китә дә иксез-чиксез җылы зәңгәр диңгезгә илтеп чыгара. Ә җылы диңгездә ул искиткеч матур ап-ак кошка әверелә, әнә шул бәхет утравында мәңгегә яшәп кала…

ОЛАН. Ә нишләп ул утрау бүген күренде икән?

ТУКСАН. Бу мираж, улым, бары тик берәр бурлак вафат булган мизгелдә генә күк йөзендә барлыкка килә…

ГАЙШӘ. Алайса, бүген төнлә кайдадыр яр буенда бер бурлак теге дөньяга күчкән инде…

ТУКСАН. Кемнеңдер җаны, ап-ак кош каурыена әйләнеп, бәхет утравына килеп эләккән.

ГАЙШӘ. Ә мираж нигә кирәк ул? Аллаһе Тәгалә нигә аны безгә күрсәтә?

ТУКСАН. Бурлаклар гел алга таба барсыннар, үзләрен кайдадыр ак бәхет көтеп торганын белсеннәр өчен.

ОЛАН. Ә бурлаклар ничек үләләр?

ТУКСАН. Чын бурлаклар бертөрле вафат була. Йөрәкләре шартлап ярыла аларның. Бурлакларның йөрәкләре бик зур була бит. Күкрәкләренә сыймастай зур була. Шунлыктан шартлыйлар…

ОЛАН. Туксан бабай, ә мин чын бурлакмы?

ТУКСАН. Бәхет утравының миражын күрдең ич син. Шулай булгач, син хәзер рәхәтләнеп, тынычлап яши аласың. Киләчәктә сине җәннәт утравы көтә…

ГАЯЗ. Ярый, барысын да аңладык... Баржага кире кайтырга вакыт... Безне анда качкыннар дип атарга да өлгерделәр инде...

 

Гаяз, Гайшә, Туксан һәм Олан кабаттан ярга таба юл тоталар. Мираж әкренләп эреп юкка чыга.

 Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз