Логотип Казан Утлары
Кыйсса

Соңгы мираж (дәвамы (1))

Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

Икенче күренеш

       Пристаньнан ерак түгел генә трактир урнашкан. Анда һәрчак халык  кайнап тора. Бу трактирда бурлаклар, йөк ташучылар, матрослар, бандитлар, караклар ял итә. Шәраб елга булып ага. Шау-гөр киләләр, кәеф-сафа коралар, өзек-төзек җырлар җырлана. Кайбер ирләр исерек кыз-хатыннар белән кочаклашып утыра. Өстәлләрдә “банк”, “орел и решка” уеннары уйнала. Өстәлләр арасында "сукыр кулны" уйныйлар. Бер өстәл артында Г а я з  күренә. Ул ялгызы гына. Аның янына бер хатын килеп утыра, ирне кочаклый башлый. Гаяз аны читкә этәрә.

 

ХАТЫН. Дивана! (Китеп бара).

 

Гаяз янына Т у к с а н килеп утыра.

 

ТУКСАН. Нигә моңланасың, Гаяз?! Күңел ачарга кирәк! Балык сезоны артта калды! Язга кадәр кәеф-сафа корабыз! Сыйлыйммы үзеңне?

ГАЯЗ. Юк кирәкми, рәхмәт!

ТУКСАН. Сине танырлык түгел, Гаяз! Бер-бер хәл булдымы әллә?

ГАЯЗ. Казанда  көчле янгын булган. Халык ачлыктан үлә, холера дигән афәт барысын да рәттән кыра.

ТУКСАН. Ишеттем мин. Халык өстенә килгән зур кайгы бу.

ГАЯЗ. Анда минем анам, атам, барлык туганнарым...

ТУКСАН. Бераз акча җибәр үзләренә, безгә түләделәр ич.

ГАЯЗ. Акчам юк минем. Казаннан чыкканда мин акчаны алдан  алып куйган идем. Язга кадәр ничек җан асрармын инде...

ТУКСАН. Измаил бәй сиңа һичшиксез эш табачак! Йөк ташучы, агач егучы – ничек тә кыш чыгарсың, Алла боерса! Тик менә караклар белән генә әшнәләшеп китмә!

ГАЯЗ. Юк инде, тагын сөргенгә барыр хәлем юк. Болай да минем баштан күп нәрсә узды, җитәр!

ТУКСАН. Акчамның яртысын сиңа бурычка биреп торам, Гаяз. Калган бурлаклар да хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итәр, тамызыр! Язга кадәр ничек тә яшәрбез!

 

Трактирга И з м а и л  б ә й, Г а б д у л л а, Г а й ш ә һәм М ә х м ү д керә. Барысы да тынып кала, уеннар да туктала.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Измаил бәй барыгызны да сәламли! Күрәм, шәп ял итәсез!

 

Халык куанып шаулаша.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Бурлаклар, мин сезнең белән сөйләшергә телим. 

 

Халык тынып кала.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Сезгә эш тәкъдим итәргә дип килдем. Сезнең каршыгызда минем дустым Габдулла әфәнде басып тора, үзенең хәләл җефете белән... Ул Казаннан, беренче гильдия сәүдәгәре. Анда зур янгын чыккан, бөтен шәһәр янган. Кешеләргә ипи, тоз, балык, йөзем кирәк. Барысы да кирәк, югыйсә халык ачтан үләчәк. Ярдәм итик аларга, туганнар!..

ТУКСАН. Син нәрсә, Измаил бәй, безне кышка каршы юлга чыгарып  җибәрмәкче буласыңмы? 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Әйе, Туксан карт, тагын бер көннән безгә юлга кузгалырга кирәк.

ТУКСАН. Син нәрсә инде сөйлисең, хуҗа?! Безгә бит агымга каршы барасы! Иделдә су тездән генә калды диярлек. Урамда елак көз бит инде. Әле язын юлга чыксак та, Казанга бару ике айга сузыла. Ачуланма берүк, әмма без бу эшкә алына алмыйбыз.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Казанны коткарырга кирәк.

ТУКСАН. Барып җитә алмыйбыз без, Измаил бәй. Юлда һәлак булырбыз, сезнең тауарны да харап итәрбез! Аннары хәзер инде яр сукмагы да ашалып бетте! Юк, мондый юлга чыгарга фатиха бирә алмыйм мин бурлакларга!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син хәзер карт бүре, Туксан. Исеңдәдер, бурлакларның көзен Казанга барып җиткән чаклары да булгалады бит! Хәтер төпкелеңне яңартып карале?!

ТУКСАН. Яңартып та тормыйм! Сорама да! Көз көне Казанга юлыбыз бикле безнең! Һәрбер эшнең үз тәртибе бар! Идел – көчле елга, үзенә каршы чыгуны гафу итми!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Әй бурлаклар, ишетәсезме мине?! Язларын мондый эш өчен күпмешәр төшерә идегез? 

БУРЛАКЛАР. Җан башына җидешәр тәңкә! Сигезәр тәңкә! Үзең шулай түли идең бит, Измаил бәй!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Яхшы, язын җидене түләсәм, хәзер ун тәңкә бирергә ризамын! 

БУРЛАКЛАР. Барыбер бармыйбыз! Җан тәслим кылыр хәлебез юк. Бармыйбыз! Язга кадәр тынычлап, кәеф-сафа кырып яшибез!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Җан башына унбиш тәңкә бирәм!

ТУКСАН. Салкыннарга кадәр барып өлгерә алмыйбыз! Боз уртасында катып калачакбыз. Измаил бәй! 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ярар, һәрберегезгә утызар тәңкә түләргә әзер!

 

Салкын тынлык.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ник дәшмисез? Мондый акчаларны үз гомерегездә күргәнегез, кулыгызга тотып караганыгыз бармы?! Юк бит!

БУРЛАКЛАР. Барып җитә алмаячакбыз! Син язын түлә безгә андый акчаларны, Измаил бәй!

 

Бурлаклар Измаил бәйне уратып алалар. Шау-гөр киләләр.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син нишләп бер сүз дәшмисең, Габдулла әфәнде?! Синең тауар ич бу! Кирәкме сиңа, юкмы?!

 

Тынлык

 

ГАБДУЛЛА. Һәрбер бурлакка егермешәр тәңкә өстим... 

 

Пауза.

 

ГАЯЗ. Мин риза бу эшкә алынырга. 

ТУКСАН. Әгәр башка берәү дә чыкмаса бу юлга?

ГАЯЗ. Баржаны Казанга берүзем илтеп җиткерәм…

 

Пауза.

 

БУРАН. Ә нәрсә югалтабыз без, туганнар? Мондый акчага җир читенә барып җитәргә була! Казан юлы нәрсә ул! Эһ тә итми илтеп җиткерәбез! Ә Казан кызлары! Барып җитүгә акча алабыз да – күкне күтәреп күңел ачабыз! Мондый акчага язга кадәр бар дөньясына төкереп яшәргә була!

 

Халык сөенеп шау-гөр килә башлый.

Кәеф-сафа кору дәвам итә.

 

БУРЛАКЛАР. Мин дә барам. Мин дә! Җылырак киенәбез. Мин дә сезнең белән! 

 

Измаил бәй, Габдулла, Мөслим һәм Гайшә читкәрәк китеп басалар.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Шуның белән шул, Габдулла әфәнде, кул сугыштык. Хәзер кирегә юл юк! 

ГАБДУЛЛА. Риза булган адәм кем ул?

ИЗМАИЛ БӘЙ. Иң яхшы шишкарь ул. Качакларның берсе, каторгага сөрелүче. Миңа Аллага ышанган кебек ышана. Артыгын сөйләми, бик мыштым...

ГАБДУЛЛА. Нигә юлга тагын бер көннән соң гына чыгабыз? Нигә иртәгә үк кузгалмыйбыз?

ИЗМАИЛ БӘЙ. Баржаны әзерләргә кирәк. Юл озын, авыр, мәшәкатьле булачак...  (Мөслимгә) Бар, бөтен бурлакларны кенәгәгә теркә. 

ГАБДУЛЛА. Миңа синең яңа уеның ошый башлады бит әле, Измаил бәй!

 

Өченче күренеш

 

Пристань “Монамах”тан җиргә киң генә трап сузылган. Б у р л а к л а р баржага товар төйи, капчыклар, бочкалар, тартмалар ташый. Трап башында Мөслим басып тора, кенәгәсенә нәрсәдер теркәп бара. Аның янында Мәхмүд, лоцман. Бурлаклар арасында хатын-кызлар да күп. Монда Идел буенда яшәүче барлык милләт вәкилләрен дә күрергә мөмкин: татарлар гына түгел, руслар, мари, мордвалар. Бу аларның кием-салымыннан күренә. Якында гына И з м а и л  б ә й, Г а б д у л л а, Г а й ш ә. Измаил бәй кәнәфидә утыра. Ул товар төягәнне игътибар белән күзәтә. М ә х м ү д трапка күтәрелгән һәр бурлакның муенына кыңгырау аса. М ө с л и м теркәп бара.

Т у к с а н авыр капчык күтәреп траптан менеп килә. Ш ә к е сиздерми генә аңа аяк чала. Туксан пристаньга тәгәрәп төшә.

 

ГАБДУЛЛА. Нигә товар төяүне озакка суздың, Измаил бәй? Без бүген иртән юлга кузгала ала идек. Әйдә намуслырак булыйк әле бер-беребезгә карата!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син бер генә күз сал, Габдулла! Күрәсеңме минем бурлакларны! Бөркетләр! Пәһлеваннар! (Габдулланы котырта) Мондый егетләр белән Мәскәүгә кадәр барып җитәргә була!

ГАБДУЛЛА. Ә без барып та җитәрбез – һич шикләнмим моңа! 

ГАЙШӘ. Нәрсә эшли ул алар белән, Измаил?

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син миңа Измаил дидеңме? Мине барысы бәй дип атый. 

ГАЙШӘ. Фәхешханәдә мине ирләргә исеме белән генә дәшәргә өйрәттеләр. Рәхмәт әйт әле син, пупсик димәгәнгә.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Шәке, минем ярдәмчем, аларның муенына кыңгырау аса. Югалмасыннар өчен. Идел киң, зур елга, бик тиз юкка чыгарга, төпкә китәргә мөмкин. Бу минем башка килгән фикер...

ГАЙШӘ. Сиңа бу адәмнәр бер дә кызганыч түгелме?   

ИЗМАИЛ БӘЙ. Кызганыч?!.. Көлдермә инде, Гайшә! Болар җир йөзендә иң бәхетле кешеләр! Аларның ни өйләре, ни гаиләләре, ни Ватаннары – берсе дә юк! Алар салым түләми, нәрсәмне дә булса урларлар дип куркып яшәми! Алар теләсәләр җирдә, теләсәләр ташта,  йә булмаса, суда ятып йоклый! Теләмәсәләр, гомумән, йокламыйлар! Алар искән җилнең үзе кебек ирекле кешеләр! Һәм кая барасын, үзләренә ни кирәген беләләр! Мин үзем дә яшь чагымда бурлак булдым. Тормышымның иң рәхәт чагы иде, Габдулла әфәнде!..

ГАБДУЛЛА. Бу тормышмы инде? 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син ышанмыйсыңмы миңа? Менә әйт әле, синең кайчан да булса Идел өстендә рәшә, ягъни мираж күргәнең бармы? 

ГАБДУЛЛА. Бу нинди ахмак сорау? Иделдә мираж булмый. Минем бары тик Мисырда гына мираж күргәнем булды.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ә син, Гайшә, Идел өстендә мираж күргәнең бармы?  

ГАЙШӘ. Юк, күргәнем юк.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ә менә алар күрә! Сорагыз әле алардан! Бурлакның теләсә кайсы Идел өстендә мираж күргәнем бар диячәк! Бу бит төш! Бу бит хыял! Соры, болытлы, пычрак күк йөзендә төсле, матур мираж... Минем дә беркайчан да мираж күргәнем юк... Беркайчан да!

ГАБДУЛЛА. Алар сине алдый гына Измаил бәй. Бер генә сүзенә ышанырга ярамый аларның. Аларның бит өйләре генә түгел, ә гаиләләре, Ватаннары да юк. Һәм иманнары да юк... Мин бурлакларны яхшы беләм, кайчандыр алар белән бергә эшләгән идем... Алар бит сатылалар, фәхешханәләрдәге фәхишәләр кебек сатыла!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Нәкъ синең белән минем кебек үк.... Шул исәптән бу асыл кош та акчага гына ышана! 

 

Товарны төяп бетерәләр. Мөслим Измаил бәй янына килә.

 

МӨСЛИМ. Товарны төяп бетердек, Измаил бәй. Мин барысын да тикшердем.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Яхшы. Бурлаклар ял итсен бүгенгә. Иртәгә иртән юлга кузгалырбыз.

 

Мөслим бурлакларны пристаньнан куып чыгара. Бары тик Шәке белән лоцман Мәхмүд кенә кала.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ (Габдуллага). Барыгыз, ял итегез. Юлга җыеныгыз. 

 

Габдулла белән Гайшә китә. Шәке белән Мәхмүд Измаил бәй янына килә. Мәхмүд Измаил бәйгә калын кенәгәсен күрсәтә.

 

МӨСЛИМ. Менә, Измаил бәй, унбиш тоннадан артып китте. Тагын бераз төяргә була иде булуын.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Юк, җитеп торыр. Югыйсә баржа комга утырыр, бурлакларга тартуы авыр булыр. 

 

Мөслим бераз читкәрәк китә.

 Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз