Соңгы мираж (башы)
Ике бүлекле романтик кыйсса
Катнашалар:
ИЗМАИЛ БӘЙ – Әстерхан сәүдәгәре, промышленник, 75 яшьтә.
ГАБДУЛЛА – Казан сәүдәгәре, фабрикант, 50 яшьтә.
ГАЯЗ, бурлак – 31 яшьләрдә.
ГАЙШӘ – йөремсәк кыз, 27 яшьләрдә.
МӨСЛИМ – ИЗМАИЛ БӘЙ приказчигы.
ОЛАН – ятим бала, 13 яшьләрдә.
ТУКСАН – карт бурлак.
БУРАН – урта яшьләрдәге бурлак.
ШӘКЕ – урта яшьләрдәге бурлак.
МӘХМҮД – лоцман.
ШАМИЛӘ – бурлак хатыны, 40 яшьләрдә.
ЭШПАЙ – бурлак, мари.
ПУЯН – бурлак, чуваш.
Бурлаклар төркеме, трактирга килүчеләр, официантлар, чегәннәр, полиция хезмәткәрләре.
Кайбер бурлакларны хатын-кызлар да уйнарга мөмкин. Чынбарлыкта, бурлак хатыннар баржаларны ир-ат белән бер тигез дәрәҗәдә тарткан.
Пьесадагы барлык вакыйгалар Әстерханнан алып Казанга кадәр бөек Идел елгасы ярларында бара. Шуңа күрә пьесаның сценографиясе мөмкин кадәр җайлаштырылырга, билгеле бер формага китереп эшләнергә тиеш. Бу, үз чиратында, вакыйга бара торган урыннарны тиз алыштырырга ярдәм итәчәк, чөнки андагы җирләрнең күренеше һава торышы үзгәрешләренә нык бәйләнгән. Шулай ук зур елганың сәхнә образын табу да бик мөһим: йә ул ярсып ага, йә бөтенләй туктап кала, йә ярларыннан ташып чыга, йә саегып кала һәм боз белән каплана, кыскасы – елга үз тормышы белән яши... «Мономах» дигән исем йөрткән агач баржа да пьесаның башыннан алып ахырына кадәр безнең күз алдында булачак.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Беренче күренеш
1842 елның сентябрь ае. Әстерхан. Идел ярында яшь бурлаклар җыелган.
Шәһәр пристане причалы. Причалда купшы сервировка белән берничә ресторан өстәле куелган. Шуларның берсе янында Измаил бәй утыра. Ул – Әстерханның иң эре сәүдәгәре. Җитмешне шактый күптән атлап чыккан булса да, ул әле бик таза һәм көч-куәте ташып торган ир. Аның үз-үзен тотышында ниндидер башбаштаклык яки картлык маразмы бар сыман, әмма ул моны юри кыланамы, яисә табигате шундыйракмы – башта тиз генә аерып булмый. Аның янында приказчигы Мөслим басып тора.
Причал уртасында гитара һәм скрипкалар тоткан чегәннәр уен коралларында үз көйләрен башкаралар. Хатын-кызлар бии.
Измаил бәй затлы кәнәфидә утыра. Аның ике чалбар балагы да тезенә кадәр кайтарылган – горчицалы ваннада аякларын парландыра.
Аның кәнәфиенә якын гына катык салынган зур таз куелган. Таз янында Олан басып тора. Измаил бәй сюртук кесәсеннән тәңкә алып тазга ташлый. Олан елгыр гына идәнгә чүгә дә йөзе белән катыкка чума. Ул күпмедер вакыт тазда эзләнә, бераздан башын күтәрә. Тешләренә тәңкә кыстырган. Измаил бәй моны күреп ихлас сөенә. Олан пычрак сөлге белән битен сөртә. Күпмедер вакыт уза, Измаил бәй янә катыкка тәңкә ташлый...
ИЗМАИЛ БӘЙ (кулына аракы чәркәсен тоткан килеш). Дәшмә, Мөслим, дәшми тор!.. Бер сүз дә дәшмә. Синең бер сүз дә дәшми генә тыңлавың ошый миңа... Менә Иделгә кара син. Искиткеч гаҗәеп елга! Аның киңлеге, аның тирәнлеге, ә купшылыгы! Балыгын мең ел чумыр – барыбер тотып бетерә алмаячаксың. Дәшмә, Мөслим, тыныңны чыгарма!.. Дәшми тору килешә сиңа. (Аракысын йотып куя.) Кызык, кешеләр вак-төяк елгалар буенда ничек яши икән? Яисә шыр-ялан җирләрдә, буш далаларда? Һич аңламыйм! Сәер кешеләр! Аларның миләре дә башка төрледер мөгаен! Ми түгел, ә сазлыктыр аларның уй казаннарында! Вак, мескен, кызганыч алар! Эт сыртында яшәгән бет шикелле! Эш рәтен белмиләр! Дөрес фикерли алмыйлар! Башында акылы булган адәм зур елга буенда яшәргә тиеш! Идел кебек елгада! Зур корабларда йөзәргә! Зур эшләрне хәл итәргә тиеш! Дөрес әйтәмме мин, Мөслим? Дәшмә, дәшмә – шулай яхшырак!.. Карале, безгә таба кем килә анда? Бу бит Габдулла, Казанлы!
Пристаньга Г а б д у л л а белән Г а й ш ә керә. Гайшә бик сылу-чибәр туташ, затлы кеш туннан.
Габдулла Измаил бәй янына килә, алар бик җылы исәнләшәләр.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Аякларым авырта, Габдулла әфәнде, буыннар сызлый...
ГАБДУЛЛА. Сакларга кирәк үзеңне, Измаил бәй. Синсез Идел туктап калачак бит.
Габдулла белән Гайшә өстәл янына утыралар. Официантлар килеп хезмәт күрсәтә башлый. Измаил бәй Гайшәдән күзен дә алмый.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Үзең белән кемне алып килдең? Хәләл җефетеңме?...
ГАБДУЛЛА. Юк, хатыным түгел, Измаил бәй... Балык тоту сезоны ничек узды? Без синен белән яздан бирле күрешмәгәнбез икән.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Көрәп акча эшләдем, Габдулла әфәнде. Дөрес, бурлакларымны да шактый югалтырга туры килде. Идел быел бик усал, ярсу булды. Аннары жандармнар да котырынды, кансызланды, бурлакларның бит күбесе,үзең беләсең, качаклар, сөргенгә сөрелүчеләр... Хатының түгел икән, кем була ул сиңа алайса?
ГАБДУЛЛА. Фәхишә ул. Мин аны Казанда, бер салонда күрдем. Күңелемә ятты, ошаттым. Сатып алырга туры килде үзен. Биш йөз алтын түләдем аның өчен.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Кыйммәтле тауар икән. Ни атлы дип белик үзен?
ГАБДУЛЛА. Диана.
ГАЙШӘ. Гайшә!.. Мине салонда гына Диана дип атыйлар иде. Аннан киттем бит инде, хәзер Гайшә мин!
ИЗМАИЛ БӘЙ (официантка). Боларга аю ите китер. Әле күптән түгел генә үзем аю ауладым. Үлеп яратам аю йөрәген! (Баягы сүзгә кире кайтып, Гайшәгә ымлап) Чибәр кош. Әстерханда мондый гүзәлләр юк. Моңа өйләнсәң була...
ГАБДУЛЛА. Өйләнү турында уйларга иртәрәк әле миңа.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Әйе шул, аннары өйләнү сәүдә эшләрен алып барырга да комачаулык итәчәк. Йә, сөйләп җибәр, нинди җилләр ташлады сине монда, Габдулла әфәнде?
Измаил бәй вакыты-вакыты белән катык салынган тазга тәңкә ташлый. Олан шунда ук аны таздан эзләп таба. Габдулла белән Гайшә моны кызыксынып күзәтәләр.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Габдулла (катыклы тазга ымлап). Үзең шулай эшләп карарга теләмисеңме? (Гайшәгә) Ә син, чибәркәй?..
Габдулла белән Гайшә Измаил бәйгә җавап бирмиләр.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Тыңлыйм сине, Габдулла әфәнде.
ГАБДУЛЛА. Казанда бик көчле янгын булды. Шәһәр тулысынча янып бетте диярлек. Минем складлардан да көл генә калды.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Сөйләп тормасаң да була, барысыннан да хәбәрдар мин. Тормыш ыгы-зыгысыннан калышмаска тырышам.
ГАБДУЛЛА. Миңа синең ярдәмең кирәк. Казанда икмәк тә, иген дә юк! Дарулар кирәк, халык төрле чирләрдән кырыла, туңа! Күп кенә авылларга холера зәхмәте үтеп керде.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Мин аңлыйм сине, Габдулла әфәнде. Мондый вакытта шәп табыш алырга була. Әмма син боларның барысын да Казанга ничек илтеп җиткермәкче буласың соң?..
ГАБДУЛЛА. Синең ярдәмеңә өметләнәм. Миңа яхшы баржа һәм бурлаклар бир.
Шул мизгелдә Измаил бәй М ө с л и мгә үз янына килергә ымлый. Мөслим йөгереп килеп, хуҗасына аякларын ваннада чыгарырга булыша, аларны чиста сөлге белән сөртә һәм аяк киемен кидертә. Измаил бәй торып баса.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Син әнә тегендә күз сал әле, Габдулла әфәнде. Күрәсеңме? Бурлаклар сугыша! Яратам бурлаклар сугышканны! Нәкъ менә шул аларны кеше итә дә инде. Сугышу аларны ярсыта, каннарын кайната, акылдан яздырта!.. Безнең бернәрсә дә килеп чыкмаячак бит, кадерле Габдулла дус.
ГАБДУЛЛА. Нишләп әле чыкмаска тиеш?!
ИЗМАИЛ БӘЙ. Сезон төгәлләнде, балык тотулар бетте. Көз! Бурлаклар язга кадәр ял итә.
ГАБДУЛЛА. Мин тауарсыз калдым. Барысы да көлгә әйләнде. Бары тик син генә ярдәм итә аласың миңа!
ИЗМАИЛ БӘЙ. Бурлаклар барып җитә алмаячак. Үзең дә яхшы аңлыйсың, җиде йөз чакрым, җитмәсә, агымга каршы. Иделдә су хәзер тездән генә калып бара, тиздән кыш. Бурлакларның барысы да үлеп бетәчәк һәм тауар салынган баржаның да башына җитәчәкләр, дим! Язга кадәр түзәргә кирәк булыр.
ГАБДУЛЛА. Баржа белән тауарны иминиятләштерербез! Нигә аның өчен шулай борчыласың?!
ИЗМАИЛ БӘЙ. Ә бурлаклар кызганыч түгелме сиңа? Һәлак булып бетәрләр бит!
ГАБДУЛЛА. Әгәр иртәгә үк юлга чыксалар, салкыннар төшкәнче Казанга барып җитәргә тиешләр! Мин сораштырдым инде, элек тә шундый хәлләр булгалаган. Көз җылы килергә тиеш! Бурлаклар һичшиксез Казанга кайтып җитәрләр! Казанны коткарырга кирәк, анда кешеләр кырыла!
ИЗМАИЛ БӘЙ. Менә ничек сайрый башладың син! Ә мин син акча эшләп калырга телисең дип торам тагын!
ГАЙШӘ (сүзгә кушыла). Киттек моннан, Габдулла!
Измаил бәй өстәлдән нидер ала, озак кына кулында әвәләгәч, катыклы тазга ташлый. Олан шунда ук башы белән катыкка чума. Озак эзли, әмма тәңкәне тапмый.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Син Иделнең сул ярында яшисең, Габдулла әфәнде. Мин уң ярында. Әмма икебез дә шул елганың суын эчәбез. Барлык кешеләр дә шулай яши. Уртак тел таба, уртак карарга килә белергә кирәк.Тик моның өчен кайсы ярда яшәвеңне аңларга кирәк башта...
ГАБДУЛЛА. Тел төбеңә төшенеп бетмим, Измаил бәй…
Олан таздан тәңкәне табарга теләп, тагын берничә тапкыр катыкка чумып эзләп карый.
ИЗМАИЛ БӘЙ. (Оланга ымлап) Тазда тәңкә юк... Ә ул аны барыбер эзли. Ипи катысы катыкта йомшап таралып китә. Ә аңа барыбер тәңкә табарга кирәк. Кызык уен бит ә?
ГАБДУЛЛА. Теләсә нинди хакны түләргә әзермен, Измаил бәй.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Азартлы уеннар яратасыңмы син, Габдулла әфәнде?
ГАБДУЛЛА. Кәрт уенымы?
ИЗМАИЛ БӘЙ. Син нәрсә инде, кәрт уены – кара халык эше ул. Җитди уеннарны күз алдында тотам мин, Габдулла дус. Идел ярына күз ташла әле. Күрәсеңме, анда күпме баркаслар, баржалар, пароходлар тора… Боларның барысы да минем суднолар. Складларым төрле тауар, төзелеш материаллары, фабрика өчен кирәкле станоклар белән тулы. Әнә анда минем бурлакларым сугыша… Мин сиңа бер бик кызыклы уен тәкъдим итәргә телим.
Олан тәңкәне таба алмаудан арып-туеп, Измаил бәйне тыңлый башлый.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Син бурлаклар Казанга барып җитә алырлар дип уйлыйсыңмы?
ГАБДУЛЛА. Әлбәттә, барып җитәләр, мин бөтен күңелем белән ышанам моңа.
ИЗМАИЛ БӘЙ. Ә мин барып җитә алмаслар дим. Уенның бар асылы да шунда.
ГАБДУЛЛА. Ә уенның сере нидә? Нәрсә өчен өчен бәхәсләшәбез? Уенның ставкасы нидән гыйбарәт?..
ИЗМАИЛ БӘЙ. Монда барысы да көн кебек ап-ачык. Әгәр бурлаклар баржаны Казанга алып барып җиткерәләр икән, тауар өчен мин синнән акча алмыйм.
ГАБДУЛЛА. Әгәр алып барып җиткерә алмасалар?
ИЗМАИЛ БӘЙ. Тауар өчен миңа тиененә кадәр түлисен! Бурлаклар белән дә үзең исәпләшәсең!
ГАБДУЛЛА. Шул гынамы?
ИЗМАИЛ БӘЙ. Юк, шул гына түгел… Иң мөһиме... Бу туташны миңа бирәсең!
Пауза. Чегәннәр уйнаудан туктый.
ГАБДУЛЛА. Мин риза…
ИЗМАИЛ БӘЙ. Димәк, килештек.
ГАЙШӘ. Ә сез миннән сорадыгызмы соң? Бу уеннан миңа нинди файда?
ИЗМАИЛ БӘЙ. Карагыз әле моңа, нинди акыллы! Мин инде хәзер чынлап та синең минеке булуыңны телим!
ГАЙШӘ. Минем мондый уенга ризалыгым юк!
ИЗМАИЛ БӘЙ. Син сатлык тауар! Синең фикерең беркемгә дә кызык түгел!
ГАЙШӘ. Хәзер бурлаклар янына барам да барысын да дөресен сөйләп бирәм. Сезне ярыш тараканнары итеп файдаланмакчы булалар, сезгә ставка куялар диячәкмен! Сезнең бу уеныгыз барып чыкмаячак! Нәтиҗәдә,сезнең берегез дә бер сукыр тиен дә эшли алмаячак!
ИЗМАИЛ БӘЙ. Афәрин!.. Афәрин, чибәркәй! Уен тагын да кызыклырак төс алды! Әгәр җиңсәм, сиңа Әстерханнан таш йорт алып бирәм!.. (Пауза) Ник дәшмисең, Габдулла әфәнде, телеңне йоттыңмы әллә?
ГАБДУЛЛА. Әгәр мин ота калсам, синең таш йортың Казанда булачак.....
ИЗМАИЛ БӘЙ. Менә хәзер килештек! Бурлаклар белән бергә үзебез дә Казанга юл тотабыз, барысы да гадел булырга тиеш! Хәзер безне иң авыры көтә. Бурлакларны күндерергә, аларның ризалыгын алырга кирәк.
Габдулла чыгып барышлый тазга тәңкә ташлый. Олан үзенә бер елгырлык белән янә тәңкә эзләргә керешә.
Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз