Өмет тама җанны куандырып
Уен
Өзде дә җил соңгы бер яфракны
Очыргалап, атып уйнады.
Күккә чөйде кат-кат, суга салды
Уйнап кына һич тә туймады.
Җүләр яфрак, җилнең бу уенын
Бөек хисләр диеп уйлады,
Җилнең шулай ихлас мавыгуын
Чын сөюгә хәтта юрады.
Аның саен җилгә кызык иде
Кышкы буран булып дулады,
Уен бетте, тынды җил күңеле
Яфрак җиргә ятып елады…
Роль
Сагынасыңмы дисең. Бар иде ул
Сагынган чак сине тилереп…
Эзләреңә кадәр табынган чак
Бер күрергә сине тилмереп…
Китмә, дисең миңа, янымда кал…
Бу тәкъдимең ай-һай искергән…
Рольләрне без кайчан алмаштык соң?
Йөзләреңә мескен төс кергән…
Тәүбә
Офыкта чагылган күләгә
Ул – синең рухыңның шәүләсе.
Болыттан тамасы тамчылар –
Мин укыр мәхәббәт тәүбәсе…
Күкләрне чыңлатып талпынма!
Жаныңның авазы – җил ише…
Чиксезлек эчендә йөзгәндә
Без бары яктылык өлеше…
Кабаттан җирләргә кайтканда
Шәфәкъкә буялыр канатлар …
Аһ! Җаның ут булып янганда
Телләрең «тәүбә», дип кабатлар…
Чынлык
Син төш кенә булсаң иде бары…
Саташулы төннең чаткысы…
Тик хакыйкать шул син!
Син – чынбарлык,
Сүнеп барган шәфәкъ яктысы…
Син тик хыял булсаң иде бары…
Уйдырмалы уйның өлеше…
Тик син – тере чынлык!
Син кемнеңдер
Өлешенә тигән көмеше…
Карлы миләш
Әсин карлы миләш тәмен беләсеңме?
Белмисеңдер… Миннән көләсеңме?
Көлдең ни дә, еладың ни хәзер...
Мин үзем дә түгелергә әзер…
Кышкы миләш тәме иренемдә…
Уңай ягы була киренең дә:
Сагышымның тоймый чиреген дә
Миләш тәме салдың иренемә…
***
Чәчем белән җилләр уйнаганы
Хәтереңдә микән, юк микән?
Күзләремнән тамган ул очкыннар
Йолдыз иде микән, ут микән?
Бергә яккан учак ялкынында
Җырлый-җырлый янды кылганнар…
Мин үземә-үзем үги бүген
Кичерегез, дуслар, туганнар!
Әллә кайсы җирдә җан адашты
Иярепме китте җилләргә?...
Күзләремнән тамар очкыннарны
Эзләп китим кайсы җирләргә?
Көз салкыны
Көз салкыны әрем исе сыман
Үзе әче, үзе шифалы…
Бүген күргән төшем әллә ничек
Тиле яшьлегемә ошады.
Ялгыш кына басып сыздырылган
Язма кебек инде үткәннәр…
Көзләр үбә әнә яфракларны
Саргаешып шуңа кипкәннәр.
Синле хисләремне керттем кичә
Кара исемлеккә күңелдә.
Тиле яшьлегемә иярдең дә
Төшкә кердең янә бүген дә.
***
Бакчаларда көз адашып йөри торган
Чаклар җитә…
Үтми торган көзләр булып күңелемә
Кердең нигә?
Һәрбер йортның түбәсенә яңгыр булып
Көзләр кунар…
Тәүбәләрне боза-боза синең сөю
Җанны убар…
Басуларга кара булып ятар чагы
Җитә көзнең
Көзләр булып кабатлана онытылган
Һәрбер сүзең.