Өмет тама җанны куандырып…
***
Этләр улый…
Аларның да бабалары бүре булган…
Әллә нәрсә шомландыра күңелемне
Ә бит, юкса, күктә бары ак ай тулган…
Ай тулганда әллә сагыш,
Әллә каргыш уяна да күңелемдә
Йокым ала…
Бабам каны тынгы тапмый тыпырчына
Кавемемә тагын кемдер богау сала…
Очкын
Баш очыңда соңгы йолдыз сүнеп,
Ай тотылып, кояш югалганда,
Соңгы шәмең эреп, утсыз калып,
Караңгылык аша юл алганда –
Очкын янар җанда, бик тирәндә
Һәм яктыртыр бөтен жиһаныңны.
Ул – күрсәтер сиңа маяк кебек,
Гомерләрең буе җыйганыңны.
Яшерергә хәтта теләсәң дә,
Аермачык булып җәйрәр бар да,
Син аңларсың нинди маллар төяп,
Киткәнеңне шунда, каршы ярга…
Дөнья
Дөнья бит ул ак-каралар белән,
Яхшы-яман белән чикләнми…
Яманның да була яхшы ягы,
Яхшыдан да булмый шикләнми…
Намус дигән маяк булса җанда –
Тәрбиянең шулдыр олысы.
Мең бүләктән кадерлерәк кайчак
Кемнәрнеңдер күңел җылысы…
Мәхәббәтнең төсе төрле-төрле,
Нәфрәт кенә кара коелган.
Ничек яшәсәң дә кабер ташка
Тик ике сан бары уелган…
Матурлыкның нуры җанга дәва
Ямьсезләрнең керле гамәле.
Бер яхшыга бер яманмы җирдә?
Әллә күбрәк микән яманы?
***
Күз яшемне күргәннәр аз
Синең хәтта күргәнең юк.
Мескен итеп күрсәтерлек
Әрсез, ямьсез күлмәгем юк.
Чирле чагым күргәннәр аз,
Чирдән башым чыкмаса да…
Чыраемны сытып йөрмим
Тормыш кат-кат тукмаса да…
Җүләрләнеп сөйгәнемне
Белүчеләр санлы гына.
Йөзем ачык һәркемгә дә
Ача алмыйм җанны гына…
Ялгышма
Түбә кыегыннан тамган тамчы,
Яз дип уйлап, зинһар, ялгышма!
Керфегемнән тамган елмаюны
Син күтәреп алма ялгыш та…
Язга таба кояш якты була
Һәм алдалый иләс күңелне,
Чегән кызы кебек карашыма
Корбан итә күрмә үзеңне…
Язда туган җаным, язның ише –
Мәңге китмәс кебек җилкенә…
Тик ышана күрмә сүзләремә
Күңелем бары язгы җил генә…
***
Йокысыз ятканда төн ката
Хәтергә ияреп уй кайта.
Шул хәтер кадерсез уйларны
Уйната, тузгыта, уята…
Ә төннең күзләре үтәли каезлап
Бәгырьнең төбеннән зар эзли…
Һәм таба!
Ут каба җаныңа, төн яна –
Төн гүя хөкемдар дөньяга.
Ул – казый, ул – хуҗа уйларга…
***
Диңгез ярларында кояш бата
Диңгез ярларында гамь башка…
Йөрәктәге сөю ярасыдай,
Җуелмаслык эзләр һәр ташта…
Мин яшәүдән туя алмагандай,
Диңгездән дә туя алмамын.
Исерәмен аның кочагында,
Офыгында дөрләп янамын.
Бу сөюем үтә торган түгел,
Үтә торган түгел бу ялкын.
Офык чигендәге кояш кебек
Ул бик ерак, әмма бик якын…
Куаныч
Яңгыр юган тәрәзләргә сагыш иңә
Көзге җилнең салкын сулышында…
Яфракларга кунып бәргәләнә
Урын тапмый җаным елышырга…
Тонык тәрәзләрдә кояш уйный
Пәрәвезләр җебен нурландырып…
Киллер язда шытар бөреләрдән
Өмет тама җанны куандырып…