Логотип Казан Утлары
Публицистика

Күп нокталар ни турында сөйли?

“Казан утлары” журналының җиденче санын ачу белән алдымда шигьри алан ачылды. Журналда мондый да зур күләмдәге шигырь тупламасын соңгы елларда хәтерләмим дә. Әдәбиятның әнкәсе дип аталган шигьрияткә шундый аз урын бирәләр, романнар, повестьлар 50-100әр бит урынны били ләбаса дип үпкәләбрәк тә йөри идем әле һәм менә өстемә бәхет ишелеп төштемени: 12 бит! Бар дөньямны онытып, шигырь урманына ташланам.

Тәүге “Эз” исемле шигырьне укып чыгуга, аннан Мөдәррис Әгьләм аһаңнәрен ишетеп алам һәм шунда гына авторына игьтибар итәм: кем соң әле бу? Аһ, мин яраткан шагыйрь  икән бит – Лилия Гыйбадуллина! Миннән 40 яшькә диярлек яшь ул. Ә үзе өлкәннәрчә фикер йөртә, тик аның үз тавышы, шигърияттә үз табышы, үз ачышлары ярылып ята.

Шигьри чишмә бәреп чыга икән, яшеңә, яшәү рәвешеңә, матди хәлеңә карап тормый, ага да ага, ташый, актара, актарыла бит ул. Менә, Лилия Гыйбадуллина атлы шагыйрь дә чишмә ихтыярына бирелгән, чөнки чишмә табигый агым бит ул! Ә Табигать көченә каршы тора алган адәми затны дөнья белми әле. Агымнар... Алар, әлбәттә, бик күп төрле, тик шигърият чишмәсе шагыйрь булган затның җаны аша ага һәм шагыйрьнең генә түгел, шигырьне ишетүче, аңлаучының да җанын дәвалап уза ул.

                  Үзебез дә - кемнәрнеңдер эзе,-

                    Ашыгабыз киләчәккә таба... - ди автор.

- Әлбәттә, әлбәттә! - дип җөплим дә алга таба ашыгам.

 “Моң” дип атаган ул бу шигырен. Әлегәчә моңның ни икәнен кистереп кенә әйтә алган, билгеләмә бирә алган кеше юк шикелле, ләкин аның инде ачып бетермәслек тылсым икәнен һәр моңлы зат белә.Ә Лилия исә:

                      Шушы моң сагалый һәрзаман,

                       Хәтта ки яңадан тусаң да, -

дигән нәтиҗәгә килгән. Ә ни соң ул шундый хикмәт, шундый тылсым?!

Бу шигырь шундый югары накалда язылган ки, Лилиянең хәлләренә кереп, тиз генә аңа бер чынаяк су сузмакчы булам. Тик ул минем алдымда түгел ләбаса! Ул бит Чаллыда яши һәм аңа янган чакта су бирер, егылганда, кул сузар яры да, балалары да бар икән. Алай да, йа Ходам, бирсәләр генә ярар иде дип уйлап куям. Күзләремне янудан саклагандай, карашымны тиз генә алдагы шигырьгә күчерәм.

Монысы... тагы да ярсурак, бүреләр нәселенә эндәшә ул һәм: “Минем канда ана бүре улый”, - ди. Алга таба инде мин аны ана бүре буларак тыңлыйм, мин ана бүрене тыңлыйм. Тик ул ана бүре “Без белмәгән телдә улый”, ди һәм тагы  үз “Сүз”ен әйтә. Мин аның ил ирләреннән ни көткәнен, ни өмет иткәнен аңларга тырышам:

                  Чал карашлы күктән,

                   Чуерташлы җирдән

                    Кайтавазын көтәм мин бу өннең.

                    Очкын булып чәчрәп,

                  Яшен булып яшьнәп,

                    Ярыр сыман берчак кара төнне

                    Бүре өне,

                    Ап-ак сагыш булып,

                    Ап-пак өмет булып, - ди икән бит ул.

Әйе, аналарыбыз имезгән күкрәк сөте, рухи моң кайтавазын көтә бит ул!

Шагыйрь үз халкының, кавеменең үткәнен, тарихын белмәсә, халкына хак сүз дә җиткерә алмас иде. Ул тарихка аяк-куллары белән чумган. Ул нәфис куллары белән күмелгән хәрабәләрне актара, чишмәләрне ача. Алар астыннан үз-үзен, халкын, аның сүнмәс рухын эзли. Әйтәм бит, шагыйрь булган шагыйрьнең бүгене генә түгел, үткәне, тарихы да җаны аша ага һәм шагыйрь җирдә яшәеш  өзелмәсен өчен киләчәккә китә. “Сүз” шигыре - шушы хикмәтнең ачык күренеше, дияр идем.

Сүз булып, гасырлар аркылы

Мин сине эзләдем... - ди шагыйрь.

Әгәр ул тарихтан кавемен, халкын тапса, ул аны киләчәккә алып барачак, чөнки халкын, Милләтен киләчәккә алып бару нәкь шагыйрьләр миссиясе. Ул аны киләчәккә алып барырга, үз телендә, үз рухы белән киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Нәкь шуның өчен дә шигьрият әдәбиятның әнкәсе - ана бүресе  дип атала да, замана, халкы йөрәге белән шагыйрь йөрәге бергә типкәнгә! Күрәсез, шагыйрь булу белән шигырь сырлау бер ук нәрсә түгел. Күпләр шул ритмга керә алмыйлар, чөнки анда гел уңайлы-җайлы гына түгел, чөнки цивилизация җимнәрен күпчелек эләктерергә авызын ачып тора, ә шагыйрьләр исә табигать биргән шартларга риза булып тереклек итә. Элегрәк, адәми зат табигатькә якынрак торган заманнарда (бүген табигатьне яралтучысы итеп танымый да инде ул) әле ханнар шагыйрьләр катына килә торган булганнар. Шагыйрь фикере белән,  ягьни табигатьне аңлаучы фикере белән исәпләшкәннәр, ә бүген үзләренә яраклашканнарын гына кабул иткәлиләр, әле кабул итсәләр... Бүгенге тәхеттәгеләргә хак фикер кирәкми дә шул.

“Кала” шигыренә шагыйрь ифрат та нечкә тоемлаучы шагыйрь, проза остасы Марсель Галинең сүзләрен таяну ноктасы итеп алган.

                   “Җир китсә дә, ил китсә дә, Тел китсә дә -

                   Барыберме сезгә? Безгә барыберме?!” - дип әрнеп оран сала Марсель Гали һәм бу сорауны Лилия Гыйбадуллина эләктереп алып, җанына уздыра да үзе белгән тарихны, үз заманы яшәешен дә өстәп, милләт өстенә өелгән эскертне тагы да биегәйтеп күрсәтә. Өелгәне – чарасызлык... Чарасызлык... Чарасызлык...

Далалардан калаларга күчеп,

 Калалардан салаларга калып,

Без барабыз, без барабыз җәяү,

Без атлыйбыз читекләрне салып.

(Сүз уңаеннан, Арча читек фабрикасын да ябып куйганнар икән бит.)

Без өненнән качкан киек кебек,

Карурманнан бизгән җәнлек сыман.

Калаларга ымсынабыз - үргә,

Без - нигезен җуйган юлчы һаман.

Һай сеңлем генәм лә, балакаемЁ дип сөепләр эндәшер идем дә, шагыйрьләрнең яшен танымыйм бит. Алар барысы да шигырьләре олылыгында, шигырьләре яшәгән яшендә шул минем өчен. «Шагыйрь!» - дип дәшәм! Аһ шагыйрь, син бит минем уйларыма тәңгәл уйларны шундый да камил калыпларга салып, шундый да сүзләр табып, дөньяга чыгаргансың, мондый шатлык-сөенечне миңа үз гомеремдә фәкать Мөдәррис Әгьләм шигырьләре генә бирә алгандыр. Тик син - яңа, тик син нәкь минем күңелемнең бу язындагы яңа бөресе, чәчәге, тирәге, имәне! Әйе, имәне!  Ирләрне генә имәнгә тиңлиләр иде дә бит, ирләр йомшарды. Әллә инде усакка калдылар, димме... Алай да Лилиянең карашы ир-атлар тарафына төбәлгән, әледән-әле шагыйрьләр иҗатыннан энҗеләр таба да таяну ноктасы итеп ала ул аларны. “Алтын Урда” шигыренә дә Рүзәл Мөхәммәтшаның   дүртьюллыгын алган. Шигырь “Мин сүрән кояшның нурында җылынам” ди, ә Лилия үз шигырен Мөдәррис шигырендә бик җете яңгыраш тапкан “Бутама!” сүзе белән тәмамлый. Ни-нәрсәнедер исли алмый уздым: әллә сүрән кояш җылысында җылыну яшәү түгел, яшәү белән тереклек итүне бутамаска чакырамы? Аклыймы бу эпиграф үзен, бу шигырь өчен таяну ноктасы була аламы? Ә “Алтын Урда” шигыренең һәр юлы вулкан булып атылырдай өлгергән, тулган, киерелгән җәядәй тоелды миңа... Әйе, һәркем туган җирен жирнең уртасы дип аңлар дәрәҗәгә күтәрелә алса гына, олы илен дә күтәрә ала. Башкача юк!

Әле менә “Таяну ноктасы” тапшыруында бәхәсләшкән булалар: шәхес милләтне күтәрәме, әллә милләт шәхеснеме? Бер капчык бодай да бөртекләрдән тора.  Бер черек  бөртек бөтен капчыкны бозарга да мөмкин.

Лилия бу хакыйкатьне, әлбәттә, белә һәм үзенең “Сөрән” дигән шигыре белән бу сорауга җавабын да бирә:

                     Уннан бер, йөздән бер, меңнән бер. . .

                     Чирүне ил итә - ир кеше.

                     Чирүне ил итә - бер кеше.

                     Меңәүләр берәүдән башлана,

                     Чиксезлек - берәүдән башлана”, - ди дә дәвам итә:

                     Син  чиксәң - югала бөтенлек.

                     Меңәүләр чигенә, син чиксәң.

                     Нәселең, ыруың, өммәтең,

                     Илең дә тез чүгә - син чүксәң.

Бу шигырьнең һәр юлы мөстәкыйль афоризм булып яши ала дияр идем мин. Их! Мәктәп мөгаллим-мөгаллимәләре, сез шушы гына шигырьне бар булганы белән шәкертләрегезгә җиткерә алсагыз иде, заман батырлары булыр идегез, билләһи! Бу – ил тарихы, рух тарихы! Бу киләчәккә гадәти өндәү генә түгел, бу - СӨРӘН! Бу шигырьләр барысы да шагыйрьнең уч төбе кадәр генә китабына сыйганнар. Мөдәррис Әгьләм дә үзенең шундый гына, тик  вакытында чыгып өлгергән китабын иң зур уңышы дип саный иде. Чөнки сүзнең вакытында әйтелгәне, гамәлнең вакытында кылынганы кыйммәтле. Ә калганнары буш сүз яки буш савыт шалтыратуга тиң.

Шигырь - ут ул!  Ул үз вакытында тиешле урынга очкын булып төшми икән, шагыйрьнең үзен яндыра башлый. Ут тиешле җирлеккә төшмәсә, афәт тә чыгарырга мөмкин... Әле  безнең заманда мондый шагыйрь хатыннар тууы хакында киләчәк аерым сүз әйтәчәк! Әйтәчәк! Мин ышанам! Чыннан да, Табигать канууннары өстенлеген хатыннар ныклыгы, чыдамлыгы янә бер кат раслый:

                          Киләчәк сагаеп төбәлгән

                          Үзеңә - чирме бу? Ирме бу?

                           Йөздән бер, меңнән бер адәмнән

                           Тупланган чирүме? Илме бу? - дигән риторик сорау тәмамлый шигырьне. Бүгенге милләт фикерен, аның рух сөрәнен шуннан да көчлерәк сүзләр белән дөньяга чыгара алсагыз, чыгарыгыз! “Мин каршы түгел”, - дияр иде Мөдәррис тә.

“Рух” шигырен укый башлауга, җанда таңгы уяну наме тоемлана:

                             Буыннан буынга, күңелдән күңелгә

                             Кагылып җай гына, сак кына,

                             Ул - җәйге тургай күк, һавада

                             Талпына, талпына, талпына...

 Ә уяткач, тарих буйлап сине талкый гына инде! Уй дәрьясына ташлый: ник алай, ник болай? Казан, чыннан да - татарның терәге. Тик черек терәккә терәтелмәгәнме соң ул? Әйе, Казан ханлыгы бөек булган. Мөселман бервакытта да үтерү - кан кою ягында тормаган. Безне әллә үтерергә теләмәгән өчен үтерәләрме ул?

                                 Әй, Казан ханлыгы, рух булып,

                                 Каннарда, җаннарда калгансың.

                                 Син үксез халкыңны ярлыкап,

                                 Һәрзаман озата баргансың, - ди шагыйрь.

Ә безнең заман, безнең татар станы кемне, кая озата барырлык, кемне ни өчен ярлыкарлык? Хакимнәр алдында гаебе дә юк бит, ичмасам, милләтнең. Азатлык өчен җанын ярып бирердәй булып тавыш бирде. Түз дигәч, дәшми дә түзде. Кем кемне ярлыкарга тиештер бит? Киләсе буын канына шундый куркаклык, мескенлек кенә сеңеп калмаса иде, Ходаем!

Җанда йокымсыраган сорауларны да, кында кыбырсыган кылычларны да уятыр куәт бар Сүздә! Һаман шигырь юлларын китерә, күпкә дә китте дияргә мөмкиннәр. Әмма шагыйрнең сүз көченнән дә көчлерәк сүз таба алмаганда, шуны әләм итеп, бар гавамга күрсәтәсе килгәндә, шулай була ул. Бүгенге Казан хакында шагыйрь ни ди?

                             Һәр урамда мин үземне табам,

                             Һәр урамда калам җуелып.

“Мин дә шулай. Мин дә шулай!” - дип кычкырасы, сөрән саласы  гына кала.

Сөрән - тарихка хәбәр салу, чакыру ул! Ә менә шагыйрь “Калу” дип атаган шигыреңдә татар хакында “Без өненнән качкан киек төсле” дисә, “Типтәр” шигырендә “Карурманын җуйган киек төсле”, - ди. Бу тарихта баскыннарның гамәлләрен ифрат та нечкә тоемлаудан сыгылып кына чыккан хакыйкать агымы, моң чыңлавы. Ул моң кебек, Аллаһ кебек, һәр җирдә, һәрвакыт бар тылсымлы көч, хис, уй, уелу да.

 Миңа бүген Лилия миннән кырык яшькә якын яшьрәк түгел, ә тарихларны  үтеп яшәгән дөнья карчыгы, бер шигырьдә сөрәнче дә, Коръәнче дә, мөгаллимә дә, вәгазьче дә, төзүче дә, сөзүче дә була ала торган тылсымбикә булып тоелды ! \”Улым”шигыре\.

 Күңелләре сукыр булмаганнар “Ярлыкау” шигырендәге канатлы сүзләрне күрми калмас. Тик мин Кадыйр Сибгатуллинның “Мәңгелек тамыр гына” дигән фикеренә каршы төшмәкчемен. Тамырыңны корытырмын дигән гыйбарә дә буш урында тумагаган лабаса. Тамырлары корып, тарихтан гаип булганнарның санын кем белсен?

     Шагыйрь үзенен әбекәенә багышланган шигырендә:

                               Мин һаман да синең таганыңда

                               Әбекәем, күккә талпынам... - дигән дә күп нокталар куйган. Әйе, гади генә көнкүрештәге бер деталь сыман гына юкса. Әмма бу - шагыйрьләрне шагыйрь иткән рухи таяну ноктасы. Җирдән аерылып, күккә югары күтәрелә алмаса, шагыйрь дөньяны иңли алмас иде. Очуларның бәһасен, аһ, ничекләр генә беләм мин!

Татар шигъриятенә тагын бер көчле шагыйрь  килгән. Ул тарих буйлап шулкадәр иркен йөри һәм үз сүзен дә иркен әйтә. Иркен атлап, заман ишекләрен дә ача. “Яугир” шигыре - нәкъ шуның мисалы. Әйе, “Сансызлык кан белән түләнә”. Тере җан иясе өчен башка чара юк. Әйе, “сугышның бөеге, вагы юк” Тик... җиңүләр... Алар сугышларның нәтиҗәләре ләбаса. “Вакыт” – бу хакта да уйланырга вакыт.

  Мин шагыйрьләрнең уйлау органнары баш мие түгел, йөрәк дигән фикердә торам. Галимнәр, булдыра алсалар, киресен исбат итсеннәр.      Шагыйрь – ул җир йөзендә үзгә материя. Ул үзенә тарих тирәнлеген, тарих рухын сеңдергән, тарихларны заманнарга һәм киләчәккә ялгый торган материя! Ул материянең үзенчәлеге ачыла калса, җирдәге шагыйрьләр һәм шигьри сүз үтереләчәк... 

“Ташу”лар таша тора һәм адәми зат аларын гына да буйсындыра алмый. Чөнки алар - шагыйрь белән бертуганнар. Алар шагыйрь уе кебек гел алга, киләчәккә ага. Бу шигырьдә үзең тарта алмасны икьрарлау да бар, ахры.

Дөньяның үзенең дә яралу серләрен бер генә кемсә дә белми бит әле. Андый чакларда без, бер Алла белә инде, дип котылабыз.  Тик мин  Аллага ук барып җитмәстән, күпләр яки күпмедер катлам кешеләр дә белә торган билгеле сүз-аһәңнәрне авторсыз гына куллану (моны үзләштерү дияргә дә була) очракларына да абынгаладым  һәм студент елларында булып узган бик кызыклы бер вакыйганы исемә төшердем.

   Соңгы курста педпрактика узган вакытларда булды бу. Безнең 476 нчы төркемнең җитәкчесе бик тә үзенчәлекле, үзсүзле профессор Ибраһим ага Нуруллин иде. Аның өчен хак сүз һәрвакытта да Алла булды. Үзе гел таякка таянып йөрсә дә, бер сөйләшү барышында: ”Мин таякка таякка түгел, Аллаһка таянып яшим”, - дигән иде. Шушы профессор, без әдәбият дәресләре биргәч, дәресләребезгә үзебездән үк анализ ясата, бәя бирдертә. Бу аның төп эш алымы да иде, ахры. Минем дәрескә дә анализ ясалды. Дәресем шәриктәшләремә бик тә ошаган булып чыкты. Мактау сузләрен яудырдылар гына. Тик Ибраһим ага гына боларның бәяләре белән килешеп бетми бит: алай ук була алмый, бер булса да хатасын күрсәтегез, ди. Аудиториядә бер мизгелгә тулы тынлык урнашты ул чакта. Ибраһим ага иреннәрен чәйнәгәндәй итеп, студентларга сынаулы карашын текәгән. Һидият Әширов дигән студент кулын кутәрмәсенме: мин таптым хатасын, ди. Йөрәгем җу итеп китте. Ниндирәк хата җибәрдем икән? Мине бу хатаның практика билгесенә тәэсир итүе түгел, ә миннән - укытучы апаларыннан алданган, ялган мәгълүмат алган унынчы интернат-мәктәп укучыларының язмышы борчый. Уй өермәсе узып китәргә дә өлгермәде, Барда районыннан килгән кара тирән карашлы егет минем хатаны әйтеп тә салды: Нәҗибә ул кайбер күпнокталар куя торган урында өч кенә нокта урынына дүртәр, кайчак бишәр нокта да куеп җибәрә. Ул чакта ауитория өстеннән җиңел генә көлке җиле узып китте кебек. Тик профессорның йөзенә тамчы да елмаю чыкмады. “Әйе, - диде ул җитди тон белән. - Бу бик җитди хата”. Ул чакта бу хатаны шаяру дип кенә кабул иткән идек тә. Уйланырга этәргән икән бит Ибраһим ага, ашыгуның нинди җитди хаталарга китерүен кем генә татымагандыр үз гомерендә.

      Мин Лилия Гыйбадуллинаның үзен очраткач, читләтеп кенә шул ашыгуларга ишарә ясаган идем дә, ул аптырап ук калды. Ник автор сүзләрен файдаланганда, куштырнаклар куймадын, искәрмәләр бирмәдең, дип кенә әйткән идем. Мин ул авторларнын сүзләрен һич кенә дә шагыйрь җаныннан тартып алырга җыенмыйм, әлбәттә. Үзләре дә аера алмаслык итеп сеңдергән икән, сеңсеннәр. Тик бераз ашыкмаска гына, ни-нәрсәнең каян, кемнән килгәнен, иҗатыңа азык биргәнен чамаларга һәм тамгаларга тиеш автор, әдәби этикетны, кануннарны истән чыгарырга ярамый. Менә шулай мин дә Идият сабакташым кебек күп нокталар, өтер-сәкеннәргә бәйләнеп аласы иттем әле һәм шуларның бер-икесенә генә төртеп күрсәтәсем дә килде. Күрсәтмәскә хакым да юк, чөнки Мөдәррис шигьрияте белән минем кебек дистә еллар дәвамында бер казанда кайнаган тагы кем бар? Шулай булса да, мин аны - Мөдәррис Әгьләмне көн саен ачам. Шуңа да аның шигьри юллары минем күзгә бик тиз ташланды һәм аныкылар гына да түгел... Гасырлар дәвамында халык җырлары булып яшәгән “Кара урман” сүзләрен, әлбәттә, куштырнаклар эченә алырга, һичьюгы йолдызчыклар куеп, искәрмә бирергә кирәк иде. “Аерылмаек” шигыре үз эченә бер генә түгел, берничә  җырның сүзләрен сыйдырган. “Кара да гына урман, караңгы төн”, “Төлке уйный торган үрләр бар” – Болар татар халкының җан энҗеләре ләбаса!

 Шигырьнең икенче куплеты исә, тулаем “Карурман” җырын үзгәртебрәк кенә куллануга  кайтып кала. Соңгы куплетта да шул ук хәл:

                                    Идел-Урал җире...

                                    Юллар урау (инде),

                                    Яхшы атлар кирәк үтәргә. 

                                     Юллар урау, караңгы төн,

                                     Дус-иш кирәк дөнья көтәргә.

   “Вакыт” шигырендә Күлтәгин язмасына да искәрмә биреп тормаган автор.

Икенче куплеттагы сүзләр  исә дәрвиш шагыйрь Мөдәррис Әгьләмнең бүген дә, шөкер, исән-сау иҗатка чумган Газинур Морат атлы шагыйрьгә багышлап язылган “Тәрәзәгез булса...” шигыреннән. Бер сүз урыны алмашканнан гына шагыйрьнең шигьри ачышы синеке була алмый! Мөдәррис аны хәтта үз шигыренең рефрены итеп кабатлап барган лабаса!

     Шул ук шигырь һәм Мөдәррис Әгьләмнең “Кан тамырын кистем” исемле китабыннан  “Кан җибәргәч” шигыре:

                           “Кан җибәргәч җиңел була, энем”,--

                           Табиб шулай диеп акыл сата.

                           Мин ышанып, кан тамырын кистем,

                           Исем китте... -

                           Шигырь агып ята.

Мөдәррис үзе генә белгән табиб сүзләрен дә куштырнаклар эченә алган. Әйе, чөнки ул сүзләр табибныкы. Мөдәрриснеке түгел. Ә инде “Дөньяныкы - дөньялыкта” гыйбарәсе -  Мөдәрриснең “Кан тамырын кистем  китабында шигырь хакындагы күренекле язмасының исеме үк!

Мондый очракларда ашыкмаска, яраткан шагыйрь иҗаты күпме генә синең җаныңа сеңсә дә, үзеңнеке итәргә ашыкмаска кирәк иде.

   Ибраһим аганың нинди хата эзләткәнен, ә тапкач, шул “пүчтәк” хатаны ник җитди дип атавын мин бүген тагы да тирәнрәк аңладым. Шуңа күрә дә үземнән кырык яшькә якын яшьрәк шагыйрьгә боларны да җиткерүне үземнең бурычым дип санадым.

 Шагыйрьнең яңа китабын - “Сөрән”ен минем җаным кабул итте. Аңа фәкать”Чигенмә! Бирешмә! Борылма!” дип кенә әйтәсем килә. Алай да, Мөдәррис сүзләре белән: ”Бутама!  Тукталма!” - дип, Лилиянең үз сүзләре белән   “Кармаланма! - дип, нәсыйхәтемне дә биреп тәмамлыйм.