Логотип Казан Утлары
Шигърият

Исән килеш исемлектән төшмик

Апрель кәефе

Апрель, апрель... бераз өшетәсең –

Боз салкынын саклый елгалар.

Кояшы да чыгар, явар яңгыр,

Карлары да әле булгалар.

 

Моңсулыкның чикләренә җитеп,

Яшьләремә торам төелеп.

Узган елгы яфрак арасыннан

Яшел үлән эзлим иелеп.

 

... Эчтән сулап, җылы кояш көтә –

Җир Анада бетмәс сабыр бар.

Ярасына япкан кулъяулыктай,

Уйдык-уйдык ята соңгы кар.

 

Тезләренә кадәр бозлы суда

Өянкеләр тора уфылдап.

Сискәндереп, камыш арасыннан

Әнкә үрдәк чыкты пырхылдап.

 

Чү, туктале, оясы бар бугай...

Бер читкәрәк киттем кырынлап.

Насыйп булса, димәк, җәй башында

Бәбкәләре чыгар борынлап.

 

Үзгәрде дә китте кинәт дөньям,

Моңсу уйлар инде иярле.

Эзләремә басып, сикергәләп,

Шат кәефем миңа иярде.

 

 

Без бар әле!

Кадимидән килгән замана бу:

Шатлык катыш шул ук зар бит әле.

Әүлия дә, пәйгамбәр дә түгел,

Ә шулай да без бар, бар бит әле!

 

Алмашчылар үз буена үлчәр –

Барыбызны тигез сөялмаслар.

"Шагыйрь түгел иде" дисәләр дә,

"Кеше түгел иде" диялмаслар.

 

Чын тәнкыйтькә чыдам безнең холык,

Төче сүзгә, шөкер, "колаксыз" ул.

Кәгазь безгә намазлыктай изге,

Каурый каләмебез гөнаһсыз ул!

 

Тукайларча, Такташ, Туфаннарча,

Сүз-кылычың айкап бер карале!

Без Зөлфәт үк, Мөдәррис үк түгел...

Ә шулай да бар бит, без бар әле!

 

Тын алырга өркеп кенә түгел,

Рух хөрлеген бөркеп сулыйк әле!

Исән килеш исемлектән төшмик,

Заман мөнбәрендә булыйк әле!

 

Кыл иләктән беркөн иләнәсе,

Сайланасы безнең бар бит әле...

Сирәгәя бара тыгыз сафлар, –

Ә шулай да без бар, бар бит әле!

 

 

Кеше кадере

Күрше хакы – Алла хакы, дибез,

Кеше хакы йөри нинди хакка?

Кадерсезгә калганымны тоям,

Сукбай эттәй җан улаган чакта.

 

Читләштек без никтер якыннардан,

Күршеләрдән биздек акрын-акрын.

Балтырганга батырдык без илне,

Таптап йөреп читтә юл такырын.

 

Кайтсаң – кунак, китсәң ерак, диеп,

Без ул туган йортны атап йөрткән!

“Күрше хакы – Алла хакы” сүзен

Оныттык та бугай инде күптән.

 

“Җир бәгыре, су кадере” диеп

Әйтер микән без үстергән буын?!

Туфрак арчып татып карамагач,

Җирдән кайнап чыккан чишмә суын.

 

Түбән төште ил абруе-даны,

Очсызланды аксакаллар сүзе.

Яшәү хакын даулап ни кырабыз,

Якалаган чакта үлем үзе?!

 

Аңлый белсәң, “гомер” дигән юлның

Газиз икән хәтта карышы да.

Сулар сулышка да бәя арта

“Яшәү” белән “үлем” ярышында.

 

Олыгая бу да, дисез булыр,

Хаклык бардыр, яшьне санап баксаң.

...Уйдык-уйдык уйлар сара җанны,

“Төннек” аша күккә карап ятсаң,

Иртәгегә нәүмиз караш атсаң...

 

 

Дәвамчылар калырмы?

Авыр кайгы сулышларга капкан чакта,

"Әни!" диеп яшь аралаш илерәбез.

Аянычта таянычсыз калган көндә

Әткәйләрнең бер сүзенә тилмерәбез.

 

Догалардан калдырмыйк без әткәйләрне,

Догаларсыз мәхрүм итмик әнкәйләрне...

Күп кирәкми: җитә бары, истә тотсак,

Васыять итеп алар безгә әйткәннәрне.

 

Олыгайган көнебездә үкенсәк тә,

Нигә диеп, элегрәк аңламадык.

Бүген менә зикер әйтеп куанабыз...

Соңламадык, шәт иншалла, соңламадык.

 

"Догалардан калдырмагыз, балалар!" – дип

Сорар көннәр килеп җитәр безгә дә бер.

Азан әйтер, “Йәсин” чыгар дәвам калса,

Иман белән кичкән булыр безнең гомер.

 

 

Булачак!

Минем халкым сәйәр җанлы булган

Элеккедән, борын-борыннан.

Сәфәр чыккан ерак кыйтгаларга,

Аң-мәгърифәт, гыйлем юлыннан.

 

Минем халкым галим җанлы булган:

Тамырларын барлап тирәннән,

Нәсел агачына боҗра өстәп,

Төрки шәҗәрәсен өйрәнгән.

 

Минем халкым тәкъва җанлы булган:

Биштәренә Коръән төйнәгән.

Хәттатлары кулдан күчереп язган,

Хафизлары яттан көйләгән.

 

Минем халкым булган, бар, булачак –

Җирдә эзе мәңге калачак!

Кол Галиләр, Курсавилар әле,

Мәрҗанилар кабат туачак!

 

Язылмаган канун

(яки татар кызының әхлак кодексы)

 

Заман сорый гүя: "Син кем? – диеп,

– Кайсы халык, өммәт баласы?"

Әйе, миңа – үз  милләтем данын

Яшәтәсе, саклап каласы!

 

Кан тибешем булып, тамырымда

Татарлыгым ярсып сүз ала:

"Үз дәвамың, нәсел шәҗәрәңә

Лаек булырсыңмы, кыз бала?!"

 

"Буең-сының, гүзәл холкың белән

Үрнәк бул!" – дип дәшә йөрәгем.

Гадел сайланышка уй тотканда,

Милли рухым – иң зур терәгем.

 

Ата-баба сүзен кечкенәдән

Салып куйдым күңел түремә:

"Йортың балкып торса, калебеңнең

Сафлыгы да шуннан күренә!"

 

Вак-вак кына кисәм токмачымны,

Чәкчәк, өчпочмагын пешерәм,

Көйли-көйли чигү чиккән чакта,

"Бишек җыры"н искә төшерәм.

 

Бисмиллалы дога-теләк белән

Каршы алам һәрбер көнемне.

Бурычым ул – киләчәккә илтү

Ана телем – туган телемне!

 

Заман сорау бирсә, җавабым нык:

"Кем булуым һәрчак исемдә!"

Ышандыра алам: тап төшермәм

Татар кызы дигән исемгә!

 

 

 

Гомер-корама

Корамалы-корамалы

Гомер юлым җәймәләре.

Аклы-күкле фасыллары,

Аллы-гөлле җәйләүләре.

 

Бер – тыйнагы, бер – җетесе:

Тотам-тотам үрнәкләре.

Бар тоташтан бертөрлесе,

Бар затлысы – сирәкләре.

 

Әниемнең җитез кулы

Теккән җөйләр сүтелмәгән;

Чәчәкләре – сабый гөлләр –

Челләләрдә өтелмәгән.

 

Күзнең явын алып тора

Яшьлегемнең балкышлары:

Саф фирүзә – күк-чатыры,

Каурый болыт – аккошлары.

 

...Төсен җуйган – тоныкланган

Урыны белән бизәкләре.

Ялгау-ялгау ялгышларым

Өзеп ала үзәкләрне.

 

Кул астымда булмагандыр

Кайчак якты өлгеләре.

Корамамда караңгы төс –

Ашыгычлык билгеләре.

 

Җөйләре дә салулаган,

Чияләнгән җепләре дә...

Гел-гел тәңгәл килмәгәндер

Язмышымның җекләре дә.

 

Күчкәнгәдер мирас булып

Әти-әни хәстәрлеге,

Таркалмаган, сүтелмәгән,

Бәз тукыма астарлыгы.

 

Терким әле гомеремне

Һаман шул бер корамага,

Ирешкәнче Аллаһымның

"Тәмам!" дигән карамагы.

 

Сайлап куйган өлгеләрем

Җитү түгел, артып китәр!

Шөкер, нәсел дәвамым бар

Корамамны мирас итәр.

 

 

Ничек яратмыйсың бу язларны!

Ничек яратмыйсың бу язларны, ничек сагынмыйсың?

Күзне кояш-чакма чагып алгач, ничек кабынмыйсың?

 

Сабый гөлләр, иркә киерелеп буйга үскән чакта,

Өр-яңадан таҗын ача бәхет, язын, туган якта.

 

Җилләре дә ялмап ала гүя кышкы кәефләрне.

Сиңа кабат гашыйк булдым, дисәм, ярым гаепләрме?!

 

Иелдерә бөгелмәстәй буйны тәүге үләне дә.

Әллә язын ягымлырак шунда күрше-күләне дә?

 

Адымнар да йөгерекләнеп китә, оныклардан күреп.

Онытыла кышкы "олыгаю", саф һавада йөреп.

 

Әй туган як, гүзәл һәр фасылың, язың бигрәкләр дә!

Дәрткә тула тәүге күк күкрәүдән  салмак йөрәкләр дә.

 

Ничек яратмыйсың бу язларны, якты җәйләр алда!

Бу дөньядан ничек ваз кичәсең, тәндә җаның барда?!

 

 

Артык яратудан

Утлы өермәдәй ярсу идем,

Сөйдем сине, башым җуеп сөйдем.

Давылларны уза белдең урап,

Йөрдем сине яратмый дип юрап.

 

Йолдыз сыман атыласы килеп,

Дөнья тоташ мәхәббәт дип белеп,

Дөрләп алгач хыял учагында,

Уяндым мин сабыр кочагыңда.

 

Беребез – ут, беребез су идек,

Икебез дә сөя белеп сөйдек.

Сүнеп-яндык, ләкин алдашмыйча,

Бураннардан чыктык адашмыйча.

 

Тынмый әле, тынмый җанда буран,

Хисләремне тыеп кына торам.

Бер буранлап дулап алуларым

Сине артык яратудан булган.

 

 

Өмет итик бары яхшыга

Гел кояшсыз түгел көннәр,

Дөм караңгы булмый төннәр –

Бар бит тулган айлы чагы да.

Язмыш шулдыр, дигәннәргә,

Кара күлмәк кигәннәргә

Насыйп булмый калмас агы да.

 

Кайгы ала җанны китеп,

Каршы торыйк без үч итеп,

Учка төйнәп сагыш-зарларны.

Мәхәббәтне корбан итмик,

Ярты юлда ташлап китмик

Безгә язган хәләл ярларны.

 

Кемгә килә иртә язда,

Кемгә соңлап – бары азга,

Бәхет елмайганны көтә бел.

Гафу итә алганнарга, 

Тугры юлдаш булганнарга

Соң җылыңны бүләк итә бел.

 

Артка борылып карамый,

“Хәлләр ничек?” дип сорамый,

Үз көенә гомер ашыга...

Моңа кадәр сынатмадык,

Ышанычны югалтмадык,

Өмет итик бары яхшыга.

 

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.