Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья киң ул, әгәр күңел киң булса...

Теләк

Пар килгән аккошлардай

Айлы күлдә йөзикче,

Мәңге аерылмыйча

Тиңнәр булып йөрикче.

Асыл көчем, хөрмәтлем,

Яшәү ямен беликче.

 

Күк муен күгәрчендәй

Күкләрне гизик әле,

Күздә бәхет кабызган

Шатлыкны сизик әле.

Күрер күз, асыл затым,

Тормышның матур мәле.

 

Яшьлектә яшел уттай

Ялкынлап яныйк әле,

Яшәүдә мәңгелеккә

Янәшә барыйк әле.

Җанашым, мәхәббәтем,

Гел бергә калыйк әле.

 

Искә ал

Шашып үткән гомердә

Шартлады кебек дөнья.

Җилдәй исәм, искә ал,

Кайчан нык яңгыр коя.

 

Күк терәге – тауларны

Очратсаң, мине күр дә...

Таң белән уян, елмай

Минем туган көнемдә.

 

Юл буенда ак каен –

Сиңа булсын бүләгем.

Болыт күрсәң искә ал,

Аклык – сиңа теләгем.

 

Күбекле күл дулкынын

Күрсәң, мине хәтерлә.

Күңелең төшкән булса,

Елмай, боегып йөрмә.

 

Китте диеп үкенмә,

Китми торган җан бармы?

Елама, искә төшер:

Фани дөньяда миннән

Тагын нәрсәләр калды.

 

 

 

Авыл юлы

Авыл юлы еракларга сузылган.

Дөнья буйлап күпме еллар узылган.

Иксез-чиксез офыкларга чакыра –

Галәмгә юл нәкъ авылдан сызылган.

 

Авыл юлы гел күңелне кузгата,

Искә төшеп, үткәннәрне уята.

Көн-төн ярга бәреп торган дулкындай,

Авылыма ашыгамын төн ката.

 

 

Үзеңнән

Дөнья киң ул, әгәр күңел киң булса,

Галәм тирән, әгәр акыл тиң булса.

Гомер озын, әгәр тәкъдир язылса,

Адәм – изге, яхшылыкка уй борса.

 

Дөнья – серле, бәхет бары яр аша,

Бизмән кебек, әгәр шулай яраса.

Уйлый күрмә алган ташың җиңел дип,

Зар елама, ташың сиңа яраша.

 

Дөнья – бөтен, шөкер кылсаң барына,

Юкка елап, күз яшенә сарылма.

Маңгаеңа язылганнан узмыш юк,

Ходай бирә, син харамга кагылма.

 

 

 

Үртәмәгез, кызлар!

Үртәмәгез, абый диеп, качмагыз,

Юкка-барга бимазалар асмагыз,

Чигәләрдә ак чәчләрем күренә –

Көмеш гасыр кешесе бит абзагыз.

 

Үртәмәгез, тамашага салмагыз,

Яшем санап, мыскыллауга алмагыз,

Бераз гына яшем олы булса да,

Синдәй яшьне тели әле абзагыз.

 

Үртәмәгез, коры сылтау тапмагыз,

Куллар сузып, әллә кая чапмагыз.

Утыз яшьтә утын ярып алсам да,

Утыз ирне җиңә ала абзагыз.

 

Үртәмәгез, йөземнең бар сырлары,

Бу тормышның озын әле юллары.

Ялкынланган утлы йөрәк барында

Тынамыни саф мәхәббәт җырлары?!

 

 

Сер сүз

Күңел йөдәп, вак-төякләр туйдырса,

Тауга бар син, биек уйга уелсаң.

Олылыкта, тирәнлектә күңелең,

Хыялың юк, тау башыннан егылсаң.

 

Бу яшәүдә юмартлыкны теләсәң,

Тауга барып, биеклектән карасаң...

Күкләр – алда, җирдән өстә уйларың,

Арасында син вакланып калмасаң.

 

Гомер үтеп, эчәр суың калмаса,

Тауга кара һәм шөкер кыл и Аллам!

Сәфәр бетеп, соңгы сүзең әйтерсең:

«Таудан килдем, кабат тауга юл алам!»

 

 

 

Уйлар

 

Сөйләмәсә кыргыз телендә,

Сөюе юк кыргыз иленә.

 

* * *

Кояш балкый, бу ялкынлы мизгел

Өметләрне тиз-тиз әсир итә.

Йөрәк түгел, тәнем генә тузган,

Гомер кыска... ярсу еллар үтә...

 

* * *

Олуг сүз – үлми, мәңгелек,

Хакыйкать торсын түгелеп.

Артыңнан сүз-җаның кала,

Тән китә җиргә күмелеп.

 

* * *

Илең – бүгенгең, иртәгәң,

Ватаның – анаң, язмышың.

Кара төн килсә дә булсын

Илеңдә гомер агышың.

 

* * *

Мин – кыргыз, гасырлар аша килгәнмен бу көнгәчә!

Ил-җирем намус дип яши, туган телдә сөйләшә,

Үз җаныннан өстен куя киләчәген халкының,

Үлемсезлек шушы диеп, саклый бәхет ялкынын.

 

* * *

Ана телем – әниемнең ак сөтеннән,

Әтиемнең асыл, дөрес уй-сүзеннән.

Җан йөрәгем – саф су кебек агып яткан

Ала-Тауның түбәсенә ак боз кунган,

Ак болытлар йөзеп йөргән диңгезеннән.

 

* * *

Ирләр бар бит илем диеп сагышланган,

Хезмәтләре батырларга багышланган.

Ил-җиренең иртәгәсен уйлый-уйлый,

Көче белән ким булмаган арысланнан.

 

* * *

Яннан искән җил сыман

Читләп әйттем сүземне.

Лачын кебек каерып

Читкә бордым күземне.

 

Көлдең генә, белмәдең

Ярсу йөрәк серләрен!

Тулган айның нурына

Төшкән рухым үрләде.

 

Ихлас сөю шул була –

Кыенсынып һич тормый.

Вакыт йөгерә генә,

Бер урында утырмый.

 

Кыргызчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре