Логотип Казан Утлары
Повесть

Бик бәхет таулары (ахыры)

Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

Машина зәңгәр төсле сайдинг белән тышланган өй янына килеп туктады. Егеткә акча түләп төшкәч тә, Рәзилә нишләптер югалып калды. Әллә кермәскәме, кире борылып китәргәме? Хатыны ничек кабул итәр, кем дип таныштырыр үзен? Хәйбулланың беренче хатыны икәнен белгәч, уклау алып куалап чыгарса, оятыңнан җир тишегенә керердәй булырсың. Хәйбулла өйдә була калса, аңа нәрсә дип әйтер, ник килгәнен ничек аңлатыр? Менә искә төшеп киттең дә, түзәр әмәл калмады, бер күрәсе килде үзеңне, диярме? Милана хакында әйтергәме, юкмы? Йә, ярар, нәрсә диләр әле, «война план покажет», диләрме? Килгәч керергә инде, нәрсә сөйләргә сүз табылыр әле, күз күрер. Карар да Хәйбуллага, чыгар да китәр, кояш баеганчы үз авылына кайтып җитә ала әле ул, бик тә булмаса, әлеге кебек берәр частникны яллар.

Тәвәккәлләп, Рәзилә тимер торба баганалар утыртып эшләнгән капкага табан атлады. Аларны ишек төбенә чыгып ук каршы алдылар. Тулы гәүдәле, сөйкемле генә бер хатын чәчәкләргә уралган кирпеч сукмак аша каршы атлады.

– Әйдүк, үтегез, тәрәзә аша карыйм, ниндидер таныш түгел кешеләр капка төбендә таптаналар. Алып керим дип чыгып килүем иде. Эттән дә куркалар безнең. – Ул, борылып, өргән эткә кычкырып куйды. – Нельзя, Полкан, кер ояңа...

Өчәүләп, өйгә үттеләр.

– Кем дип әйтергә дә белмим. Әйдә узыгыз, утырыгыз әле. Безнең як кешеләренә охшамагансыз, ерактан киләсездер, сумкаларыгыз да зур күренә. Көне эссе бүген, тамагыгыз кипкәндер, хәзер чәй куеп җибәрәм, әйдә теге бүлмәгә үтегез әле, – дип йөгереп торды хуҗабикә. Стенага эленгән көзге каршында, бит-башларын, киемнәрен рәткә китереп, зур бүлмәгә үттеләр, әниле-кызлы йомшак диванга барып утырдылар.

– Мин Хәйбулланың авылдашы. Менә юл төшкәндә күреп чыгыйк дигән идем, – дип әйтергә кирәк тапты Рәзилә, үзе кызыксынып, өй эчен күзәтте. Өй җиһазлары матур, килешле генә күренде, стенка, келәмнәр, идән буйлап сузылып яткан зур палас, компьютер, музыкаль үзәк, зур телевизор, тәрәзәләрдә шау чәчкәле шторалар, барысы да бар, кырыйда ишек – йокы бүлмәседер...

– Тамагыгыз да ачкандыр, йомырка булса да кыздырып алыйм әле, кыяр турыйм, хәзер аш та пешеп чыга да соң, – дип, үзенекен сөйләп, ике арада керә-чыга йөрде хуҗабикә. – Кыяр күп быел, җиләк-җимеш тә, авылга кайткач җыеп рәхәтләнерсез әле. Мин үзем Арчадан, укытырга җибәргәннәр иде. Хәйбулла белән танышып киттем дә төпләнеп калдым шунда. Ир кайда, хатын – шунда инде ул. Ә шулай да сезнең авылга еш кайтып йөргәч, мин барысын да беләм. Сез кемнәрнең туганнары буласыз соң?

Ике ут арасында калды Рәзилә. Сүзне ерактан, уратып-уратып башлаган булды.

– Мин күптәннән чыгып киткән идем инде авылдан. Үзем дә танымыймдыр хәзерге яшьләрне. Ә Хәйбулланың әти-әнисе исәннәрме соң? – дип, сүзне икенчегә борды.

– Исәннәр, рәхмәт төшкерләре, теттереп, дөнья көтәләр. Һаман мал карыйлар, кош-корт тоталар, бара калсак, төяп кайтаралар. Әллә туганнарымы Хәйбуллаларның, кызыгыз... – дип тагын сораша башлаган иде дә тәрәзәгә күз төшерде, ахрысы. – Әнә үзе кайтып та килә. Малайларны да кереп алган, миңа эш калдырмаган, – дип хәбәр салды. Рәзилә нишләргә белми, югалып калды. Ул арада аяк тавышлары ишетелде.

– Кунаклар бар, – дип, яңалык хәбәр итте керүчеләргә хуҗабикә. Узышмактан йөгерешеп, дүрт-биш яшьләрдәге ике малай чабып керделәр, бер читтә туктап, Рәзиләләргә карап тора башладылар. Ишек чаршавы чыжылдады, йөрәге ярсып типкән Рәзилә күтәрелеп карарга батырчылык итте. Аның каршында киң бәдәнле, мыек үстереп җибәргән, каратут йөзле Хәйбулла басып тора иде. Гаепле елмаеп, Рәзилә урыныннан кузгалды. Бөтенләй ят ир аның каршында, җирдә нык басып торган, үз-үзенең бәясен белгән, алдагы көннәргә ышанычлы караган, тормышның тәмен белгән- тойган, очраган каршылыкларны җиңә алган кешегә охшаган иде бу ир. Кая киткән ул белгән Хәйбулла?

– Рәзилә?... – дип аптырап карады ир. Кара син аны, тавышы да үзгәреп, калынаеп, чын ирләрчә булып киткән. – Рәзилә... Нинди җилләр ташлады? Суга баткан таш төсле юкка чыккан идең дә син...

Кызыксынып, хуҗабикә ишектән башын сузды.

– Таныш бул Наилә, бу минем беренче хатыным Рәзилә...

– Шулаймыни-и? – дип, бөтенләй бүлмәгә үк кереп басты теге. – Тагын бер кат исәнмесез. Әйтәм мин аны, кызының күзләре нәкъ синеке, үз-үзен тотышлары да сиңа охшап тора. Туганнарыдыр дигән шик кергән иде. Кан ничек тарта... Коеп куйган кебек...

– Нинди кыз? – дип дертләп китте Хәйбулла. – Ә, монда кыз да бармыни әле? – дип, дәү кулларын сузды. – Исәнме, исемең ничек?

– Милана.

– Юк, юк, – дип кызара-бүртенеп тавышын күтәрде Рәзилә ике арага кереп. – Нинди охшашлык? Ул минем кызым, аның әтисе бар. Кайдан башыгызга килә андый уйдырмалар... Гомумән, без монда очраклы гына, автобуска кадәр вакыт бар, күреп чыгыйк әле дигән идем. Борчыган булсак, гафу итәрсез. Без кузгалабыз инде, вакыт та бара...

– Ничек инде алай, бер чынаяк чәй дә эчмичә... – дип югалып калды хуҗабикә.

– Тынычлан, Рәзилә, беркем бер сүз әйтми. Чәй эчәбез әле, аннан машина белән үзем төшереп куярмын. Вакыт та бар әле, шәһәргә соңгысы ничәдә китә? – дип, хатынына таба борылды ул. – Шәһәргә түгел, авылга шикелле... – дип икеләнеп калды хатыны.

– Юк, юк, шәһәргә, без авылда булдык инде, бетереп әйтмәдем генә мин... – дип, кире сөйләде Рәзилә.

– Ә шулай да чәй эчәбез әле, кул югыч теге якта. Кайда, әнисе, әзерме анда синең?

Карышып торуны кирәк тапмады Рәзилә, өстәл артына барып утырды. Шактый күңелсез табын булды ул.

– Ә мин сине теге чакта күпме эзләдем, – дип, үткәннәрне искә алды Хәйбулла. – Башкалада бер-ике ай яшәп-эшләп тә булаштым әле! Эштән буш арада урам буйлыйм, кибетләрне айкыйм. Син бит сатучы булып эшләп киткән идең, бәлки, тагын шул эшенә урнашкандыр, дим... Өметләр өзелгәч кайтып киттем. Йә, ничек яшисең, Рәзилә, тормышыңнан канәгатьсеңме, эзли торгач очрадыңмы бәхет тауларына?

– Очрадым, таптым, – дип, кыска гына җаваплар бирде, ризыкка кагылмыйча, буш чәй чөмереп утырган Рәзилә. – Яхшы яшим, барысы әйбәт...

– Кызың да үсеп җиткән икән инде, – дип, Миланадан күзен алмады Хәйбулла. – Әтисе кем соң? Ничек укыйсың, Милана?

– Яхшы укый, әтисе дә яхшы кеше, – дип, чак тыелып утырды Рәзилә.

Ниһаять, бу мең газапка тиң чәй эчүләр тәмамланды. Рәзилә чыгарга ашыкты, кызын кабаландырды. Хәйбулла сүзсез генә алар артыннан иярде. Машинага кереп утыргач, Хәйбулла, кызын кочаклап, почмакка сеңгән Рәзиләгә карап, авыр сулап алды.

– Их Рәзиләкәй, оныта башлагач, тагын кузгаттың иске яраларны. Бүгенге тормышымнан да ризамын алай. Наиләгә сүз юк, ярарга тырыша, әнә нинди бөркеттәй малайларым үсеп килә. Дөньям җитеш, эштә кадерне беләләр. Ну да ләкин... Эх-х... Мин яраттым бит сине, Рәзилә. Балта чаптың сөю тамырларына, әле дә әрниләр, сызлыйлар. Язмыштыр, күрәсең...

Рәзилә эндәшмәде, кайчандыр кочагында иркәләнгән ирнең киң җилкәсен карап, иреннәрен канатканчы тешләп барды. Күз яшьләренә ирек бирүдән курыкты. Мескен булып күренәсе килми иде аның. Вокзалга җиткәч тә, сүз ялганмады. Ярый автобус озак көттермәде.

Яна иде йөрәге Рәзиләнең, ни сәбәптән дигәндә, үзе дә өзеп кенә әйтә алмас иде, мәгәр сулкылдый иде йөрәге, әрни иде. Өстәп, кызы бәйләнеп кайтты. Әнисенә сыенды да сорау артыннан сорау яудырды:

– Ма, нигә алдаштың син? Авылга нигә бармадык без? Бу абыйга син кияүгә чыккан идеңме? Ә теге бәләкәй малайлар чынлап та миңа охшап калганнар шикелле. Ә минем чын әтием кем иде ул, нинди иде? Авариядә үлгән дип сөйли идең дә, ә нигә аның берәр фотосы да калмадымыни? Мин аңа охшаганмынмы?

Мөлдерәмә тулышкан Рәзилә бу сорауларга җавап бирерлек хәлдә түгел иде.

– Син минем кызым. Ә калганы турында кайткач сөйләшербез, яме? Йокларга тырыш, кызым, көне буе йөреп арыгансыңдыр, йокла...

Тәмам аруы җиткәндер, озак та үтмәде, әнисенең алдына капланып йоклап китте бала. Ә Рәзилә тагын тәрәзәдән күзен ала алмады. Их, йөгерәсе иде әнә шул иксез-чиксез яланнар буйлап, берни уйламый, иркә кыз булып, уйнаклап йөгерәсе иде, бар җирне яңгыратып: «Хәйбулла-а... Хәйбулла-а...» – дип кычкырасы иде. Ишетер иде микән, йөгереп килер идеме икән, сулуы кабып каршына, кулларына күтәреп алып, зыр әйләндереп: «Мин сине яратам, Рәзилә. Я-ра-та-ам!» – дип, аңа кушылып аваз салыр идеме икән?..