Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бакый Урманче хатирәләре

  Бутырка

1930 ел. Мәскәү. Зур Лобян урамында бик матур өйдә урынлашкан ЧК (ГПУ) эчке төрмәсендә (камера 3 булса кирәк, яхшы хәтеремдә калмаган, беренче кат тәрәзәләре капланган, бары күкне генә бераз төннәрен күрергә мөмкин иде) ярты елдан артык утырдым. Төннәрен яхшы йокласам да, кайчакта әнкәй мәрхүмәне искә төшереп, вакытында яшьлек мавыгулары белән тиешле хөрмәт, шәфкать, ардаклау күрсәтә алмаган булуыма көенеп, ачынып, төннәр буе егълый идем.

Сакчы ишектән озатып, даңгор-доңгыр йозакны бикләп куйгач, мин тирә-якны карадым. Бүлмә зур түгел иде. Барысы сигез тапчан. Бер-икесе буш иде. Шуларның берсендә мин ятачак. Түрдә, тәрәзә каршында тумба. Аның янындагы урында бер кеше мине күзәтеп утыра иде. Аның йөзеннән күренеп тора иде. Ул инде монда күптән утыра, шунлыктан аның урыны да иң түрдәге, хөрмәтле урын. Бу – Мәскәү политехник институты профессоры Николай Лапин (яхшы хәтеремдә калмаган, Панин булуы да мөмкин). Аның аяк очында инженер (гаскәри инженер булса кирәк) Кралеолин урыны. Болар янында озак торганнар хәтеремдә калмаган. Соңыннан да озак “утыручылар” без өчәү булдык, ахыры. Башкалар инде, ягъни атлары исемдә калганнар, миннән соң кергән кешеләр булды. Болар арасында бер яшь егет Нельсен, үзенең әйтүенчә, алман-немец, бандит Закиров, Атласи угылы, тагы баласы белән бер татар бар иде. Погосов-Полгосян инженер, өлкән кеше. Абрамович Одессадан бер яһүд сәүдәгәре. Нельсен байтак вакыт булды. Миңа Максим Горькийның Капридагы (Италия) тормышын сөйләде. Профессор Лапин миннән алда байтак утырган булырга кирәк. Ул һаман бу камераның иң игътибарлысы булып күренә иде. Үзен бик сабыр, борчылусыз, бер төрле рухани халәттә тотты. Юкка борчылмый, допроска да бик тыныч кына китә һәм шулай тыныч кына кайтып кереп, урынына сабыр гына утыра иде. Бервакыт шулай да допростан кайткач булса кирәк: “Мин урыс – урыс халкы өчен хезмәт итәм, яшим. Урыс халкы булмаса, миңа гомернең булуы-булмавы бердәй”, - дигән мәгънәдә җавап биргәнен сөйләде. Профессор 3 нче камерадан соң кая киткән, гомере ничек узган - Аллаһ белә. Ул һаман нинди хәлдә булса, шул сабырлык, тынычлыгын саклый алдымы икән?

Җир реформасы ясап йөргән аристократ Столыпин белән бу садә зыялы профессор арасында ниндидер уртаклык бар иде. Ләкин Николай Лапин гади чынбарлык булса, Столыпин реформаларын казганып йөргән, һәртөрле ситуациядә булган, шуңар карамастан, минем гомеремдә төрле һәм җанлыы романтик эз калдырган бер белемсез (билгесез) кеше арасында аерма да зур иде. Шулай хәтеремдә урнашып калган.

Профессор миннән алдарак китте, аның тапчанына күчтем. Озак булганнардан берсе Грамолин иде. Аты исемдә калмаган. Бу да урта хәлле халыктан чыккан, чиновниклар гаиләсеннән чыккан булса кирәк. Урта дәрәҗәдәге инженер-техник зыялы иде. Допроска еш чакыралар иде. Бик борчылып кайта иде. Тикшерүче-әзерләүче следователь бик йомшак, яхшылыклы кеше дип сөйли иде. Тикшерүче үзе янында хатыны белән күрешүләр рөхсәт итеп, бүләкләр дә алып кайткалый иде. Яшь кызлары бар икән. Төнлә еш йокысыз ята иде. Кайвакыт кече кызы бүләк итеп җибәргән чигүле яулыкны битенә каплап, чынлап сыктап ятканын күргәләдем. Миңа да бик авыр була, мин дә егълый башлый идем. Грамолин Беренче герман сугышы чагында гаскәри хезмәттә булып, инглиз-американ гаскәри инженерлары белән дә күп очрашкан яшь гаскәри офицер булгандыр. Хәзер ул илленең йә бу ягында, йә теге ягында булырга охшый. Бик йончыган кеше. Мине Бутыркага озаткан чакта, февральләрдә булса кирәк, ул әле калган иде. Бутырканың ишек алдында прогулкада берничә тапкыр күрдем. Безнең камерада да аның белән катнаш эштә булган кешеләр бар икән. Аның одиночкада утырганын, күптән түгел уртак камерага күчерелгәнен сөйләделәр. Берничә көннән соң Грамолин прогулкада күренми башлады. Элекке иптәшләрнең берсе Грамолинны атканнарын әйтте. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Кем белә, нинди гаепләре булгандыр...

Камерада төнлә ут сүндерелми. Шунлыктан елаган кешене, үле кешенең битенә каплаган кечкенә генә яулыкны үбә-үбә үксеп егълавын күреп тору бик авыр икән.

Казакъ даласы, Тургай сахрасы. 1942.

Шундый шакшылык, бет арасында нинди гаҗәп шигърият һәм моң, музыка! Әйе, гаҗәеп контрастлар. – Бу юлларны мин кайчандыр язып куйганмын.

Әлбәттә, сүз казакъ даласы, Тургай сахралары хакында бара. 1942 ел. Тургай каласы белән Кустанай арасында яман дала кышы башлангач, бер-ике генә өе кар көртеннән чолпаеп, чумышып[1] торган кышлак-саман өйләргә туктап, ял итеп, чәйләп чыгарга туры килде. Өе бик кечкенә, төрле чүпрәк-чапрактан ботарланып яткан җир идән, бер почмакта учак ягылган, нәрсәдер булынып-булынып кайный[2]. Ишек тирәсендә куй, кәҗә бәтиләре аналарының ябык имчәкләрен талыйлар. Урын табып утыргач ук, итек астыннан тәнгә бетләр үрмәли башлый, чиркандыра. Ләкин җылы бар. Чәй бар. Һәм тәмле, араматлы казакъ даласында гына дәмләнә торган чәй[3].

Шаламалар арасында думбра. Шәяхмәт берәр чынаяк чәй уртлагач, думбраны алып, әң  сала[4] башлый – «Карлы таукай да карлы»... Гаҗәеп музыка, гаҗәеп моң.

Аннан соң думбраны безне озатып килә торган егеткә бирә, ул әң салмаса да, моңлы гына итеп, думбраны чиртә башлый. Бу музыка да тирән самимият, дала табигатенең киң тыйнак аһәңнәре белән садәчә ифадә ителгән[5] тойгылары. Гүя җил-җиләсләрдә җилпелдәгән чыңгыл уты[6] әкрен генә дулкынланып, дәрья дулкыннары шималь офыкларга таба юргалый. Шәяхмәт, акын Сараның “Сарымбәт”ен бик яратып җырлый[7]. Бер мәлле ул үзен дә Сара итеп хыял кыла. Аннан соң Корбан Газыйның Аксак куланын[8]. Бу гаҗәеп бер музыка әсәре. Бер тыңлаганда, Паганининың хәрәкәтен искә төшерә. Бет-борчаларның чагуларын да онытасың.

“Сарин бөт”не бик тә дәртләнеп җырлый. Чыннан да җырларга сәләте бар. Сарынлык[9] ахыры, озын башкалардан нечкәдер, аерылып тору, шунлыктан иркәләнебрәк китү тойгысыдыр. Казак язучыларының күбесендә бу тойгы бар иде. Мәсәлән, Сабит Мукан[10], Габид Мөсрәп[11]  сарынлык тойгыларын яшермиләр иде. Сарынлык бигрәк хатын-кызга мөнәсәбәттә күренә. Сарынны хатын-кыз камарга[12], яратырга тиеш. Безнең сәяхәт чагында Шәяхмәт бу яктан да сарынлыкка булырач-кандидат булырга[13] теләге барын күргәзде.

Язарга теләгәнем, асылда, кыпчаклык иде. Шәяхмәт белән кыпчакларга таба бардык. Шәркый Казакъстан белән гарәби Казакъстан арасында аерма күренә. Иң әүвәл – ат җиһазы. Кыпчак иярләре үзенә аерым рәвештә чибәр, рус кавалериясенең ияре – кыпчак ияреннән алынган. Бу ияр һәм иярләү хакында аерым бер мәкалә язарга ниятем бар.

“39” тамгасы белән[14] Мәскәүдән китү. 1949.

Мәскәүдән Алма-Атага. Владимировтан Алма-Атага кадәр билет алгач, Мәскәүнең Казан вокзалында кунак бүлмәләрендә кунып чыгарга “хакым” бар иде. Бер кич кундым. Мәскәүдә дә йөргәләп алдык. Алма-Атага юнәлдем.

Берничә еллардан бирле гомернең иң тыныч, хәвефсез көннәре поездда, пароходта йөргән көннәр булды. Монда үзенчә экстерриториялык. Әгәр куркыныч качкын, җинаятьче булмасаң, юлда  яхшы ук тыныч барасың. Әйләнәңдә бер хокуклы пассажирлар.

Алма-Атадан Мәскәүгә ул вакыт биш тәүлек юл иде. Шул биш тәүлек эчендә яхшы ук ял итеп ала идем. Бу юлы бигрәк тә. Паспортта “39” билгесе. Алма-Атага барып җитеп, мин отельгә урнаштым. Бу отельләрдә еш туктала торган булганнан, паспортны карамастан урнаштырдылар. Шулай мин берничә көннәр уздырып, сәнгать эшләре комитетыннан кирәкле кәгазьләрне алып, Әүлия-ата даласына юнәлергә булдым. Минем ат багар оста Картабай Атчабаровнең[15] (социалистик хезмәт герое) портретын язарга договорым бар иде. Шул портретны язу өчен Әүлия-ата даласына юнәлдем. Җамбол каласыннан машина белән барырга. Алма-Атадан Җамболга барганда, минем белән ике МГБ хезмәтчеләре барды. Рәсми формада. Җамболда кунак өенә дә бергә барып, үзләре белән мине хөкүмәт әһелләре урнаша торган бүлмәгә алып керделәр, хөрмәт күрсәттеләр. Бик уңгай булды. Далага китәр өчен кайдан машинага утырып китәргә икәнен дә өйрәттеләр. Поездда барган чакта аз-маз әңгәмә булды. Шул вакыт Мохтар Һәуэзовны һәм Урал Тансыкбаевны[16] искә алдылар. Аларның очрашуларын беркадәр шөбһә белән гаепләгән шикелле тонда. Башкача сүзләр булмады. Бик сөйкемле егетләр иде үзләре. Икесе дә урыслар.

Җамболда озак булмадым. Караханиларның калган хәрабәләрен һәм базарны барып күрдем. Шәһәрнең бакчасында сөргенгә җибәрелгән Ленинград сәнгать институтының студентын очраттым.

 

                                  Шәһид Әхмәдиев

Шәһид Гыймадетдин улы Әхмәдиев (1888 – 1930) – язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Б.Урманченең шәхси архивында сакланган язмалар арасында Ш.Әхмәдиев шәхесенә өстәмә материаллар бирерлек чыганаклар да бар. “1919 елда Казанда таныштык. Шәһид мәгариф бүлегенең татар мәктәпләрен караучы иде. Ул инде күренекле җәмәгать хадиме иде. Галимҗан Ибраһимов тирәсендәге “суллар”дан. 1920 елда “Кызыл шәрык” эшелоны белән Төркестанга китте. Ул эшелонның башлыгы булган яһүди Сафаров[17] урынбасары дәрәҗәсендә булмады микән? Сафаровны СЭС – энциклопедиядән карадым, исеме юк. Кызык: Троцкий [18] исеме дә юк. Бары троцкизм гына бар. Гаҗәп! Ул вакытта Сафаров бик җаваплы вазифалар белән Ленинның үзе тарафыннан күндерелгән иде. Бу төркемгә байтак татар зыялылары җыелган иде. Шәһид мине дә өндәгән иде, бармадым, укыйсым килде. Мәхмүт Бөдәйле[19], Гасыйм Мансуров[20], Солтанбик Әлмөхәммәтов. Болар арасында Казанның иң чибәр кызларыннан Маһирә Юнысова да бар иде. Маһирә экс-президент Мәмәт Бисеровка чыгып өйләнештеләр. Маһирәне Казанда 1919 елда еш очрата идем. Соңгы очратуым 1952 елда Сәмәрканд янында Сәчак кышлагында абыйсы Гали Юнысов өендә булды. Романтика! Бисеров Мәмәт (Мөхәммәдҗан) бабында Маһирә хакында язылды. Шәһид Әхмәдиев бик зур урыннарда, иң түрдәге урында булды дисәк тә ярый. Төркестан республикасының мәгариф комиссары. Ул вакыт җөмһүрияткә хәзерге Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан илләренең барысы да керә иде. Бохара әмирлеге, Дәште кыпчак ханнары хыял кыла алмаган бер империя, мәмләкәт. Әмма ул анда, әлбәттә, һич ни эшли алмады. Бу гаҗәп бер дәвер, никадәр мөмкинлекләрдән файдала[на] алу кодрәте юк иде бездә. 1921 ел. Ачлык фаҗигасе. Шәһид урынына Хуҗаев атлы бер казакъ утырды (монда үзбәк, совет дәүләте һәм фирка эшлеклесе Фәйзулла́ Гөбәйдулла улы Хуҗа́ев (1896 – 1938) истә тотыла). Шәһидкә Казанга азык алып кайтыр өчен бер товарный вагон бирделәр. Аның янында янә берничә кеше бар иде. Гомәр Әлмөхәммәтов[21] белән Фатыйх Сәйфи-Казанлы[22] түгел микән. Мин дә үземнең җыйган азыкларым белән шул вагонга эләгеп кайтырга ният иткән идем. Кайсыдыр каршы булды. Казан тирәсендә ачлык-үлем игенен җыя иде. Шул вакыт Оренбургтан Хөсәения педагоглары, шулар арасында галиҗәнап Фатыйх Кәрими дә бар иде. Аларга да вагон булмады. Шыгрым тулы 3 нче класслы вагонда азапланып кайттылар. Юкса, Үзбәкстан халкы бүләге буларак, байтак азык алып кайтырлар иде. Шәһид Казанга кайткач та, һич ни эшли алмады. Инде чирле кеше иде.

                                Аксёнов. 1975. 

Мәрхүм Мәхмүд Бөдәйленең 80 яшь тутыру мөнәсәбәте илә аның өендә уздырылган кечкенә генә мәҗелестә Аксёнов Павел Васильевич та бар иде.

Ул да Сталин вәхшәте заманында концлагерьда булган кеше. Аңа кадәр Казан шәһәр советының башлыгы булып торган. Хәтере бик яхшы икән. Бергә утырган кешеләр хакында күп нәрсә сөйләде. Һади Атласи белән утырган. Аның фикерләрен һәм бигрәк кызыгы - лагерьның берсендә зур китапханә мөдире булып эшләгәнен сөйләгән. Бу Соловки[да] булса кирәк. Анда Беренче сугыш заманында инглизләр күп китап калдырып киткәннәр. Инглиз, француз, немец телләрендә. Һади абзый шул китапларны укып, тәртипкә китереп торган һәм “гомеремдә иң рәхәт үткәргән чагым шушы булды” дигән.

Яхъя Җәлал улы Алмаев белән дә Казан эчке төрмәсендә утырган Аксёнов. Яхъяны да, Һади абзыйны да бик яратып сөйләде. Яхъяны ниндидер эш белән лагерьдан китергәннәр. Ул Ухтинский кирпеч заводында эшләп торган. Яхъя һичкем белән хәбәрләшми, язышмый икән. Ләкин һаман бик ачык күңелле, төрле кызык нәрсәләр сөйли торган булган. Мәсәлән, бик кызык итеп, казны хәстәрләү турында лекция сөйләгән. Тик үзе, башкалар сыйларга тырышсалар да, төрмә паегыннан башка бер нәрсә дә ашамый икән.

                        Галимҗан Ибраһимов

1919 елда таныштык. Сәясәткә катнашты. Заманында бик кызыл булып, Кәшшаф Мохтаров идарәсенә каршы хәрәкәттә булды. Беренче хатыны Мәстүрә Фәйзуллина иде. Икенче – Зөләйха Мөхәммәдова, өченче – Галия[23] (?)

Интриганы ярата иде. Фатих Әмирханны яман кыяфәтттә сурәтли. Дустлары Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Шәһид Әхмәдиев шәкертләре, иярченнәре иде. Яшьләргә йогынты ясарга бик тырышты. Мөхәммәд Парсин аның тәрбиясендә үсте. Революция башында сул эсер, соңра коммунистлар партиясенә керә.

Пләтән төрмәсендә үлде. Сәнгатьтә сул булып, арабызда мөнакашәләр булды (сүз көрәштерү, бәхәс булды). Гомумән, яңалыкны сөючеләрдән. Ләкин хәреф (алфавит) мәсьәләсендә консерватор, гарәп графика тарафында булды.

Лотфый Исхакый[24]

1921 нче елда булса кирәк таныштык (1923 тә түгелдер дип уйлыйм, 1922 дә мин язны Салтыкта уздырдым шикелле). Мәскәүдән Петербургка кечкенә бер сәяхәт ясадым. Ул вакыт ике институтта – сәнгать һәм шәрык телләре институтларында укый идем. Шәрык институтының директоры ул вакыт Габдулла ага Гыйсмәти[25] иде. Ул мәдрәсәдән командировка биреп, өстәвенә, берничә дустларына хатлар язып, миңа булышуларын үтенде.

Шуларның берсе Лотфый хәзрәт Исхакый иде. Икенчесе, Питерның алдынгы татар большевикларыннан элекке татар гәзитә һәм нәшриятлары тирәсендә әүвәл хәреф җыючы, соңыннан Мәскәүгә килеп, “Центриздат»та шәрык халыклары үзәк нәшриятында эшләде. Басма эшләрен яхшы белгән специалист булса кирәк.

Минем Питерны беренче тапкыр күрүем иде. Төннәр якты вакыт иде. Ул да миңа кызык булды.

Барудан төп максат: Эрмитаж һәм андагы сәнгать  хәзинәләрен күреп кайту иде. Минем институттан алган кәгазьләрдә шуны хисап язылган булгандыр, ахыры, Эрмитаж директоры Иосиф Орбели[26] мине бик ачык йөз белән каршы алды һәм Эрмитажның запасник саклык урыннарыннан да күрсәтеп йөрде.

Лотфый Исхакый ул вакыт Питер университетында фарсы һәм төрек телләре укыта иде. Исхакый Мисырда “Әзһәрия”дә[27] укып һәм Иран телле илләрдә сәяхәт итеп кайткан татар галимнәре арасында фарсы теленең иң осталарыннан исәпләнә иде. Ул вакыт мин моны белми идем, әлбәттә. Шуннан байтак еллар узгач кына аңладым. Хәтта фарсы теле яхшы белүче Ризаэддин Фәхретдин[28] дә кайвакыт  Лотфый ага белән фарсы нөсхәләре хакында киңәш итешә торган булган.

Лотфый аганың өендә булдым. Исемдә келәмнәр күп булуы калган. Бигрәк тә идәндәге келәмнең бизәкләре бик оргиналь һәм дөя сурәтләре тукылган булуы аерым хәтердә калган. Бу – Гыйрак эше булса кирәк.

Лотфый ага үзе бик сөйкемле, гүзәл кыяфәтле кеше иде. Чәй тәкъдим итте, шул вакыт күрше бүлмәдән бер кеше чыкты, мине тәкъдим итте һәм миннән: “Бу кешене беләсезме, күргәнегез бармы? – дип сорады. Миннән “юк” җавабын алгач, Габдулла әфәнде, диде. Бу Габдулла әфәнде Габделбарый Баттал[29] булып чыкты. Бу серне шул ук вакытта ук Лотфый әфәнде үзе миңа ачты бугай. Габдулла ага Гыйсмәтинең хаты шуңар юл куйган булса кирәк. Гомумән, Гыйсмәти ага белән минем арада “дустлык” дип әйтерлек бер якын мөнәсәбәт бар иде.

Шул вакытта Габдулла (Габделбарый) Баттал Питер сәүдәгәрләренең ярдәме белән булса кирәк, Финляндиягә чыгып китә. Казанда калу аның өчен куркыныч булгандыр.

Бер җыелышта, (Казандамы, Мәскәүдәме) Гыйлемдар Баембәтовның[30] Г.Баттал адресына бик яман сүзләр әйткәне минем хәтеремдә калган. Баембәтов мәрхүм, шөбһәсез, чын күңел революционер, яхшы журналист, үткен сүз иясе, ләкин кыланышларында үлчәүсез, сүзләрендә чикләүсез иде. Шушы вакытта татар җәмәгатьчелегендә күренекле урын тоткан, Питерда татарча нәшрият белән шөгыльләнгән Галим әфәнде Максудов белән дә таныштым. Ул миңа Петербург мәчетен күрсәтте. Мәчет курасында бер павильон, икенче катында мәчетнең конкурс белән ясалган берничә проекты бар иде. Алар пыялалы кысалар эчендә, диварларга тыгылган хәлдә саклана иде.

Галим Максудов Касыйм морзаларыннан. Мәгърифәт иясе. Мөхтәрәм зат.

Мирсәид Солтангалиев

Безне Соловкига җибәргән вакытта Бутырканың “вокзалында” Сәгыйть (Сүнчәләй) белән күрештек. Соловкида янә очраштык. Ул Кремль янындагы бер бинада склад мөдире булып эшли иде. Чәй эчтек. Шул вакыт Мирсәид (Солтангалиев) килеп керде. Бераз сөйләшеп утырдык.

Мирсәид белән элегрәк очрашканыбыз бар иде. Мәскәүдә (мин Мәскәүдә укыган чакта) Ирзиннар гаиләсе белән таныш идем. Мирза Ирзин кардәшләребездән иде. Аларның өендә күп вакыт студентларның күңел ачу кичәләре була иде. Мирсәиднең хатыны Фатыйма ханым ул кичәләрдә катнаша. Мирсәид кайвакыт күренгәләп кенә китә иде.

Ул түгәрәктә булучылардан хәтеремдә калганнары: ирләрдән Мирза, Исмәгыйль Хантимер, Кадыйр Хуҗаев, Мостафа Кастров, Габделхак Гобәйдуллин (сирәк), Бари Сөләйманов, Ибраһим Шахмәметов, кызлардан: Мәрьям Ашратова, Хәдичә Ирзина, Фатыйма Ирзина, Госман Акбулатов, Гариф Хөсәенов, җырлаучы.

Шулай ук Ибраһим абзый Карамышев өендә дә җыелгалый идек. Бу өйдәге булучылар башкарак. Карамышевлар өе Пятницкая урамында 25 номерлы йорт иде. Бу өйдә безнен халык күп тора иде. Зыя абзый Фәизов, Госман Албитков, Шамилләр, Әзһәр Шамил гаиләсе. Тагы бик күпләр.

Карамышевлардан Гали абзый, аның хатыны Әминә ханым безнең мәҗлесләрдә дә була иде.

Бу мәҗелесләрдә һичберендә эчке булмады. Аны искә алучы да юк иде. Чәй, төрле бәлешләр, таба ашлары. Бөтен кызыгы: утырып, әңгәмә кылу һәм музыка, җыр. Ибраһим абзый һәм Фатыйма ханым безнең арада булмыйлар, ләкин берәү җырлаганда чыгып тыңлыйлар. Безнең арада яхшы җырлаучылар булды. Гариф Хөсәенов, Исмәгыйль Хантимер яхшы җырлыйлар  иде. Мин дә җырлый идем. Гариф Карамышев (Ибраһим абзыйның улы, студент) пианинода уйный, мандолинада уйнаучылар бар иде.

Бу урында Мирсәид хакында сүз бара. Гомумән, Мәскәү дәверендәге гомергә аерым кайтырмын.

Мирсәид белән беренче күрешү 1919 елда – минем, Казан сәнгать мәктәбе шәкертләреннән берсе буларак, мөгаллимебез график Шикалов белән Мәскәүгә экскурсиягә барган чагымда булды.

Ул вакыт Мәскәүдә командировкада Микъдат Борындыков[31] белән, Рәүф Алмаев[32] та миннән ерак түгел, дүртенче Дом Советта яшиләр иде. Аралашып тордык. Алар мине бер кичне Мирсәиднең каенэнесе Гали Ирзинның никах туена алып бардылар. Шул вакыт Мирсәидне күрдем, таныштык. Туй мәҗлесе эчкесез иде. Гаҗәп заман! Хәзер Мәскәүдә түгел, Татарстан авылларында да эчкесез туй ясамыйлар. 

Микъдар ул вакыт Суфия ханыма (Ирзиннарның берсе) нишанлы иде. Кайткан вакытта әүвәл Суфияне озаттык. Шуннан соң Олы Татар урамыннан Садовая аркасына кадәр Кызыл мәйданны кичеп, җәяү кайттык. Кызыл мәйданнан татарча җырлап узып кара! Никадәр үзгәрде дөнья!

Мирсәид белән икенче очрашу 1920 елның көзендә - мәркәзи хәрби коллегиясе (центральная Мусульманская военная коллегия) Мәскәүгә, ПУРның Политуправлениесенең Шәрык бүлеге итеп күчерелгәч булган. Бу эшне башкаручы Мирсәид иде. Без килеп, Татар Тыкрыгындагы татар мәктәбенә барып төштек. Шуннан безне квартираларга урнаштыра башладылар. Безнең күбебез Ирзиннар өендә урнаштык. Мирсәид шушы өйнең бер канатында тора идәе. Бу бит Мәскәүнең иң әшәдде[33] кризис заманы. Өй ягылмый. Җылыту юк. Шунда борыннан торган халык вакытлы кирпеч мичләр чыгарып (буржуйка) яшиләр. Бу тормышны аерым язарга кирәк.

1923 – 1924 еллар булса кирәк, Казаннан Фәйзуллин атлы бер егет килеп чыкты. Миңа аны Һади хат белән җибәргән иде. Ул Мирсәид белән очрашырга теләвен һәм минем шул очрашуны булдыруда ярдәм итүемне теләде. Мин аны Мирсәидкә барып әйттем кебек исемдә калган. Ләкин Мирсәид аның белән очрашырга теләмәде, ахры. Юныс Вәлидне җибәргән иде. Юныс белән сөйләштеләр. Мин яннарында булмадым.

Юныс чирли, тиздән шифаханәгә кергән. Шифаханәдә мин Юнысны барып күрдем. Хәле яман түгел иде. Шифаханәдә Мирсәидне дә очраттым кебек. Яхшы хәтеремдә калмаган. Шуннан озак тормастан, Юныс Вәлидев вафат булу хәбәрен ишеттем. Юныс Мәскәү зиратына күмелгәндер. Дөньяның мәшәкатьләре белән бу гаҗәп көчле рухлы кешене хәтердән чыгарган булганмын, ахры. Көенеч.

1925 елдан соң институтны тәмамлау һәм Казанга кайтып эшкә керешү кайгысы белән хафада булдым.

Казан сәнгать техникумында педагог һәм идарә эше мине баштан аяк биләгән иде. Шулай ук Мәскәү кордашларыннан Исмәгыйль Хантимер Казанга кайтып, Садово-Огородный техникумының уку эшләре мөдире һәм мөгаллиме булып, Кадыйр Хуҗаев авыл хуҗалыгы техникумында укыту эшләре мөдире (зав. уч.) һәм мөгаллим булып, Дәвер Яналиев мәгариф комиссариатында өлкән инспектор булып, Сөләйман Яналиев саулык комиссары, Рәүф Шахмәмәтов табиб булып, Илһамия ханым педагог эшендә, Хәмит Беркутов медицина факультетында укуын дәвам итә, Бари Сөләйманов Өфедә урнашкан иделәр.

Мәскәүгә барган чакларда мин күбрәк Зыя абзый Фәизовларда була идем. Әминә белән Рабыйга үсеп җиткәннәр иде. Шул вакытларның берендә Мирсәид белән очрашып, ул мине озаттымы, әллә безнең юл туры килдеме, белмим, ләкин сәяси мәсьәләләр кузгалгандыр, ахры. Мин Казанда үземнең эштән бик разый идем.  Эшем тыныч, халкыма хезмәт итәргә иркен юл куелган. Мин шул хәлдә эшләсәм, бик разый, Мәскәүдән кайткан башка иптәшләребез дә шулай ук, дип җавап бирдем. Ул игътираз итмәде.[34] Шул җаваптан канәгатьләнде кебек.

Онытканмын, 1925 елда булса кирәк, Илһамия ханым Богдановичлар өендә бер мәҗелестә күрешкән идек. Бу мәҗелестә Кырым яшьләреннән берничә кеше бар иде. Бу мәҗлескә Мирсәиднең ник чакырылганын мин аңлап бетермәдем. Күбрәк яшьләр иде. Илһамиянең биге Ягъкуп ага Богданович бу мәҗлестә булмады. Ирзиннардан Мирза һәм тагы кемдер бар иде. Исмәгыйль Хантимер, Кадыйр Хуҗаев бу мәҗлестә катнаштылар. Кырымлылардан берсе бик чибәр кыяфәтле студент, аның катында бер кырымлы туташ та бар иде.

Бу – Илһамия ханымның педагогия институтын тәмамлап, диплом алган вакыты булмадымы икән? Илһамия 1980 елда Казанда вафат булды. Иркемдә вакытта Мирсәидне соңгы күрүем шул урамда булды. Ләкин ул Казанга килеп йөргән һәм минем энем экономист Һади белән безнең квартирада күрешкән. Моны миңа Һади Соловкида вакытта әйтте. Мәскәүдә ГПУда миннән сораткан-тикшергән вакытта, Солтангалиев сездә, ягъни минем квартирада булдымы, дигән сорау булды. Һади безнең квартирада үзенә аерым бүлмә били иде. Солтангалиев эше белән кулга алынган тоткыннарны шимальга (Соловки лагерьларына) озаткан вакытта әүвәл Бутырканың “вокзалында” җыйдылар. Монда ул булмады, ахры, юкса күренгән булыр иде. Дөрест, Бутырканың шифаханәсе баскычында мин аны очраткан идем. Ул вакытта исәнләшмәдек тә. Шулай соңгы очратуым Соловкида Сәгыйть Сүнчәләйдә булды. Ул сүз арасында: “Мин синең турыда бернәрсә дә әйтмәдем...” - диде. Ягъни “синең кулга алынуыңда минем гаеп юк” дигәнне аңлатты. Чынлап та, Казан зыялыларыннан алынган кешеләрнең – алфавитны латинлаштыруга каршы петиция язылган “82 кешенең” алынуына сәбәп шул петиция булды, ахры. Әлбәттә, мәсьәлә катлаулырак, чуалчыграк, сәяси “чаралар” булса кирәк, кулга алынуның сәбәпләре караңгы.

Тагын онытканмын, Мәскәүгә барып йөргән чакларымның берсендә, 1928 микән, Шәрык институты залында Яңалиф мәсьәләсенә арналган (багышланган) бер җыелыш булды. Мәҗлесне Сталинның урынбасарларыннан Павлович дигән яһүди алып бара иде. Яңалифне бик яклаучы, патша заманында Казанда цензор булган Ашмарин да шул җыелышта, президиумда иде. Мирсәид Яңалифкә, ягъни латинизациягә каршы бик кайнар сүз әйтте. Аның ораторлык, сүз кодрәте көчле икәне билгеле. Ул латинизациянең татар-төрк халыкларының культурасына һич булышлык итмәячәге, киресенчә, аны артка чигерәчәге хакында күп дәлилләр китергәч, кулы белән Ашмаринга күрсәтеп: “Латинизация нужна вот этим бывшим царским чиновникам-миссионерам, они хорошо знают, что латинизация положит начало русификации тюркских народов, они бывшие миссионеры, страстно добиваются ликвидации старого алфавита», - диде. Павлович Мирсәидкә каршы сөйләп, бер-ике сүз әйтте. Ләкин Мирсәиднең сүзләре атылган уклар кебек иде. Ашмарин бер сүз дәшмәстән корышып утырды. Бу җыелыш һәм Мирсәиднең кайнар рәнҗү белән әйтелгән сүзләре минем күңелемдә онытылмас эз калдырды.

Бу – Мирсәиднең сәяси карьерасы төшеп барган чагы иде инде. Рәсми даирәләрдә Мирсәид тәкъдир ителми иде. Шуннан соң узып киткән ярты гасырда бу алфавит үзгәртүнең, латиннан соң славян алфавитына күчүнең нәтиҗәләре хәзер һәркемгә билгеле.

Мирсәиднең кыяфәте мәһабәт, күз карашы көчле, сүзе үткен, кискен, бераз гына карлыккан тамак тавышы белән сөйли иде. Әйткән сүзләре каты фәрман шикелле була иде. Шулай да үзенең йөзендә һаман көләчлек, аз гына елмаю сизелә иде. Коңгырт кара кучкыллы кавказ тукымасына охшаган, истә калырлык яхшы уймалы чырай. Йөз мускуллары дәртле, ирадисе[35] көчле булганлыгын күрсәтеп тора иде. Батыр кыяфәтле, үзен туры тота. Шунлыктан яхшы ук биек, озын буйлы булып күренә иде. Спорт белән шөгыльләнгәнме, юкмы, ләкин спортсмен кыяфәтендә, симез түгел, хәтта җадау бәдәнле дип әйтергә мөмкин. Җыйнак гәүдәле, сөйләве дә чәчән.

Солтангалиев кыпчак морзалары токымыннан (Төмәннәрдән булса кирәк). Мирсәиднең гыйльми сәләте ничек булгандыр, ләкин яхшы журналист, көчле сүзләүче иде.

Гарәпчә укый ала һәм гарәпчә язгалый да алган. Мәхмүт Бөдәйли аның Бутыркада вакытта кар өстендә гарәп телендә язган сүзләрен әйткән иде. Ләкин бу сүзләр хәтеремдә калмаган.

Ул теория кешесе түгел, практика кешесе булгандыр. Башка шартларда ул яхшы юлбашчы, атаман булыр иде. Төрек халыкларын оештыру фикерләрен чагылдырган бер сүзе исемдә калган. Төрек халыкларын оештыруда аның революциягә каршы сүзен мин ишетмәдем. “Союздагы төрек халыкларында кайсы ыру авангардта булса да ярый. Бер кабиләгә дә артыклык дәгъвасы булмаска тиеш” дигән сүзләре хәтеремдә калган.

Сәгыйть Сүнчәләйдә утырган чакта мин ничектер үземнең инглиз телен өйрәнүемне Соловкида да дәвам иттерүемне әйтеп куйган идем. Мирсәид урыныннан торып, минем кулларымны кысты. Соловкида вакытта бер шәхес бер үзбәкне хурлап җәберләргә керешкән, шулвакыт Мирсәид үзбәкне яклап, теге шәхесне кыйнаган. Бер штрих!

Мирсәидтән зарланган, аңарга рәнҗегән кешеләр, ягъни солтангалиевчелектә гаепләнеп, җәза алган кешеләр белән, табигый, сөйләшкәләргә туры килде. Шуларның берсе белән Соловкида таныштык: Фирдәүс (исемен белмим). Ул Казанда эшләгәннән соң, Шимали Кавказның бер өлкәсендә тыныч кына партия комитетында секретарь булып эшли иде. Мирсәид өстемә сөйләгән, шунлыктан камадылар дигән мәгънәдә сөйләде. Шәһәрнең исемен дә әйткән иде, хәтеремдә калмады, рәнҗүен белгертте. Микъдат Борындыков белән Мәхмүт Бөдәйли Мирсәидне провокатор дип атадылар. Һәрвакыт аңардан рәнҗеп сөйләделәр. Микъдатны Мирсәид белән очная ставкага чыгарганнар. Шунда Микъдат Мирсәидне бик каты сүккән. Мирсәид яман хәлдә иде кебек сөйләде. Кем булды ул кеше? Тарих кайчан да булса ачыклар. Микъдат белән дә, Мәхмүт белән дә мин гомеремдә күп очраштым. Алар хакында да бер яман фикер әйтергә урыным юк. Иманлы коммунистлар иде, шуның өстенә Мәхмүт актив Алласыз, дәһри иде. Мирсәиднең провокатор булуына да мин ышана алмыйм. 

Исмәгыйль Ситдыйк улы Хантимер. 

1982 дә 4 ноябрьдә Исмәгыйль Хантимер угылы Рөстәм белән килеп төште. Исмәгыйль минем иске дуслардан. Дус дигәннән, безнең дуслыкның бер китеге бар кебек сизелә иде. Юк, ышанычның там булмавыннан[36] түгел, кайсыдыр бер ноктада безнең зәвыклар бердәй булмавы, ахры. Берүк без үзара тәмам ышанычлы, иманлы дуслар идек. Теләгән һәрбер серне әйтергә хәзер – уртаклашырга шиксез, ләкин ни өчендер һәммәсен дә әйтеп бетерми идек кебек.

Мәсәлән, ул мәрхүмә Суфия Туишевага булган мәхәббәтен шушы очрашуда гына яхшылап сөйләде. Ул вакыттан инде бер гомер узган бит. Хәерле булсын!

Һәр хәлдә Исмәгыйль чын, намус, сәдәкать иясе[37]. 1929 елны ул миннән соң камалган иде. Лубянкада ул азрак утырган, ай ярым. Бутыркага күчерелеп, Әхмәд Байтурсын ага[38], Сәгыйть Сүнчәләй[39] һәм Ханкирмән татарларыннан берәү белән бер камерада утырган, тәрәзәдән көндезге гизмә чагында[40] күрешкәли һәм төрле юллар белән бик сирәк кенә хат та язышкалый идек.

Мурманск лагеренда бер эшелонда барып төштек. Ләкин аны тиздән Соловкига җибәрделәр. Мин барганча, аны Соловкидан чыгарганнар да инде. Өч ел лагерь алып, янә өч ел шимальга сөргенгә җибәрелеп, Архангельскида яшәгән. Һәм шунда сөргендә вакыт Леонтина Артуровна белән өйләнешкәннәр. Изольда кызы шунда туган.

Исмәгыйль бик сәләтле, тырыш, тирән белемле, җитди галим иде, дөресрәге, булып китте. Әгәр бу афәт булмаса, ул Казанның данын күтәрерлек бер галим булачак иде. Үкенеч!

Сөргендә вакытта ул гыйльми эшкә керешә. Аның сәләтен тиз тәкъдим итәләр һәм Коми республиканың АН СССР филиалына эшкә җәлеп итәләр. Махсус матбугатта һәм мәркәзи прессада ачык исеме кат-кат аталды. Исмәгыйльнең гомере күп татар галимнәренең гомеренә охшый. Ул “партия”гә кергән булса, аның уңышлары башкачарак тәкъдим ителеп, тормышы да җиңелрәк булыр иде.

Исмәгыйль 1898 елда, февральнең 5 ендә Саратов губернасы Сафарка авылында туган[41]. Миннән бер яшькә кечерәк. Авылны салучы Сафар бабай Пенза Алтулдан килеп утырган[42]. Исмәгыйльнең әнисенең атасы яхшы ук бай кеше булган. Яңача укыту чаралары күреп, Истамбулда белем алган Алушев атлы мөгаллимне чакыралар. Исмәгыйль яхшы укый, Коръәнне дөрес укый, яхшы ук гарәпчәгә өйрәнә. Үзе мөгаллим булырлык белем хасил иткән була.

Ләкин укуны дәвам итергә теләп, Казанга барып, Татарская учительская школага керергә омтыла. Бу 1914 елда. Школага алмыйлар. Урысча белем җитешми (шулай микән?). Акчасызлык, гидайлык, таныш иптәшләрендә туенып йори. Шул вакыт, бәхеткә каршы, Казанга мәктәпкә алырга килгән Чәмәк-Ташкыч мулласына[43] моны юнәлдерәләр. Кием начар, яхшырак күренергә кирәк. Дуслары моңарга үзләреннән яхшырак киемнәрен биреп торалар. Мулла ярата мөгаллимне, ун сум авансны бирә. Ун сумга ул яхшы гына кием ала. 1914 – 1915 елларда Чәмәктә мөгаллим. Язын бер 130 сум акчаны кесәгә салып, Казанга кайта. Казаннан авылга кайтырга туры килә, әтисе сугышта.

Өйдә хезмәтче кирәк. Бер ел авылда уздыра. 1916 елның көзендә янә Чәмәккә килеп, мөгаллимлек итә. 1917 ел февраль революциясен Чәмәктә каршы ала. Уку елы ахырына җиткезмәстән, Казанга килә һәм нинди шаукымнар беләндер Сафаркага кайта, ул вакыт әтисе Ситдыйк та гаскәрдән өйгә кайткан була.

Шуннан Исмәгыйльнең тормышында төрле борылышлар белән икенче дәвер башлана. 1917 елның маенда ул гаскәри хезмәткә алынып, конный пограничный полкта хезмәт итә башлады. Озак та узмастан, аны эскадронның сайлавы буенча Казанда вакыйг булган мөселман гаскәри шурага делегат итеп сайлап, шураның җыелышларында яхшы ук актив хәрәкәттә була. Бик кызыл булып китә, тагы хөррият ягында максималист, янә Сафарка. 1918 елда янә Аклар гаскәренә алынып, Иделдән чигенү башлана. Мангышлак, кышкы суыкта Хәзәр диңгез тирәсеннән әйләнеп, Хаҗитарханга кайталар, Аклар гаскәре Хәзәр диңгезе һәм Кавказ таулары эчендә таралып бетә, ахры, бу вакыйгаларны тәфсилләп сөйләргә яратмый Исмәгыйль. Ләкин даими күңелдә урнашкан теләк уку, белем алу, гыйлемгә үрмәләү, бу буталчык арасында белем алу кыен булуын аңлап, чит илләргә  китү-ычкыну уе күңелен биләп ала. Ләкин ничек?

Хаҗитарханның үзендә университет ачылган. Шуның агрономия факультетына керергә хәзерләнә. Ул вакыт гали мәктәп ишекләре җиңел ачыла. 19 нчы ел. Аннан 1919 елның башында Мәскәүгә Голицынский курсларына күчерәләр[44] (ләкин монда ялгыш булуы мөмкин, 1921 елда түгел микән?).

1923 елда инде ул Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясендә[45] укый. Шул вакытларда безнең танышлык бик якын була. Еш очрашалар. Мәскәүдәге татар-башкорт студентларының түгәрәге, Мәскәү яшьләре Ирзиннар[46], Карамышев[47], Кастровлар[48] белән аралаша (бу вакыт башка бер урында язылыр).

1926 елда Мәскәүдә укуын тәмамлап, Казанга кайта һәм эшкә керешә. Мәскәүдә вакытта Исмәгыйль, Мирсәед Солтангалиев белән очрашкан вакытларында, Мирсәедне бер никадәр өметләндергән була, ахры. Мәсәлән, мәшһүр Царицынода[49] бер очрашуны Исмәгыйль исендә тота. Югарыда әйткәнчә, кайбер вакыйгаларны Исмәгыйль тәфсилләргә яратмый. Миңа кабатлап соравы уңайсыз булды. Минем уемча, аның яшерен серләре булуда түгел хикмәт, ул заманнарны аның искә төшерәсе килми. Мирсәед үзенең күрсәтүләрендә Исмәгыйльнең исемен атаган.

Шунлыктан Исмәгыйльгә Казанда Черек күлдә һәм Мәскәүдә ГПУның шәрык бүлеге мөдире Розенбергка[50] бер йөз (100) бит гарзы халь – показания язып бирергә туры килә.

Аны 1929 елның сентябрендә камыйлар. Ай ярым Черек күлдә утырганнан соң, Мәскәүгә Лубянкага күчерәләр. Казанда ул авыл хуҗалыгы техникумында, Кабан күленең аргы башында эшләде (Кадыйр Хуҗаев Садово-огородный техникумында[51] эшләде. Шулай ук авыл хуҗлыгы институтында[52] да дәресләр бирә иде). Исмәгыйль лагерьда өч ел булды. Аннан соң сөргендә Архангельскида. Анда агрономия эшләрендә булып, ахирел әмер Коми республикасы урталыгы Сыктывкарда Бөтенсоюз гыйльми академиясенең филиалында гыйльми хезмәттә була. Инде пенсиядә. Эшен дәвам иттерә. Күп гыйльми хезмәтләре бар. Бөтен союзда һәм чит илләрдә иң аталган галим. Исмәгыйльнең Көнчыгышка чигенә торган Ак гаскәрләр белән китеп, күп җәфалар күреп, Хаҗитарханга кайтып җитүе бик драматик шартларда булган. Аның Штулкерц фамилияле бер ак гаскәрине үлеменнән коткаруы хәйран бер вакыйга.

Штулкерц, Пулково обсерваториясендә[53] эшли торган булган, ахры, ахырында ул шунда кайтып тагын эшли башлаган.

                                        Һади Атласи

Һади Атласины Күл Черкендә 1906 елларда күрдем. Әткәйнең якын танышы иде. Татар мәдәнияте хәрәкәтендә бу затның үзенә хас бер урыны бар. Төгәл характер, төгәл сыйфат һәм үзенчә хәрәкәт итүче төгәл табигатьле кеше иде.

Тәне-бәдәне, рухани сыйфаты белән арыслан табигатьле.

Бервакыт Һади агадан сораган берәү: “Һади әфәнде, нигә сез болай сирәк язасыз, китаплар сирәк бастырассыз?” – дип сорагач, мәгълүм фарсы касыйдәсен искә төшереп, нәзыйрә ясап[54]: “Дуңгыз бик чагалы, бик күп дуңгыз үрчи, һәрберсе дуңгыз. Әмма арыслан елга бер генә балалый, ләкин баласы арыслан була”, - дигән. Моны үзе сөйләмәдеме икән? Соловкида.

Сабый чактан, 1905 еллардан бирле күреп беләм. Буа шәһәрендә Нургали хәзрәт[55] мәдрәсәсендә укыган чагында әткәй белән яхшы таныш һәм фикердәш булып, безгә Черкенгә (Күл Черкене) кунак булып килеп йөри иде. Черкен сабантуйларында көрәшергә килеп, бик күп сөлгеләр ота, казана иде. Зариф Бәширинең[56] дә сабантуйларында яхшы гына көрәшүе хәтеремдә калган. 

Ул вакыт ХХ гасырның беренче ун елында Буа мәдрәсәсендә яхшы ук оешкан бер революцион уртаклык булган. Боларның түр иясе Һади ага булган булса да гаҗәп түгел. Шул ук даирәдән билгеле журналист Шакир Мөхәммәдов[57] Оренбургта Хөсәен Ямашевка “Урал” гәзитәсен[58] чыгараша. Шул ук даирәдән (Ш. Мөхәммәдовның каенэнесе булса кирәк) казамалык Фатыйх Садыйков[59] да Оренбургка китеп, анда сәяси хәрәкәттә гаепләнеп сөргенгә җибәрелә һәм Капалга[60] барып мөгаллимлек кыла. Капал Фатыйх дип мәшһүр иде. Бу Фатыйх әткәйнең бик якын дусты булган, әткәйнең үз сүзе.

1907 еллардан соң Һади ага Әлмәттә мулла булды һәм шунда яшәп, җитди рәвештә тарих, төрек-татар тарихы белән шөгыльләнеп, татар халкының иң игътибарлы, иң кодрәтле тарих галиме булып күтәрелде. 1906 елда Государственный Думага сайланып, анда “трудовик”лар фракциясендә[61] торды. Бу аны сурәтли торган бер штрих.  

 

 

 

 

 

 

[1] Чолпаеп, чумышып– ямьсезләнеп, кибәтсезләнеп.

[2] Булынып-булынып кайный – парланып-парланып кайный.

[3] Дәмләнә торган чәй – татлы тәм бирә торган чәй.

[4] Думбраны алып, әң  сала – думбраны алып, көй, мотив, җыр сала.

[5] Садәчә ифадә ителгән – гади аңлатылган.

[6] Җилпелдәгән чыңгыл уты – җилпелдәгән чәнечке уты.

[7]Сарының “Сәрембөт”ен бик яратып җырлый -  бу урында казакъ халкынын хатын-кыз акын җырчыларыннан берсе, шагыйрә, думбрачы Сара Тастанбәк кызының (Тастанбекова (1853 – 1907) “Сарин бөт”ягъни “Сабырлык бетәр” җыры күздә тотыла кебек. 

[8] Корбан Газыйның Аксак куланын – бу урында казакъ халкының композиторы, музыканты,  думбрачысы, казакъның музыкаль мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Кормангазый Сагырбайулы (1818 яки 1823 – 1889 яки 1896) күздә тотыла. Аксак куланын дигәнд,ә монда Аксак Тимернең “каешы”, “бавы” күздә тотыла кебек.

[9] Сарынлык – җырчылык.

[10] Сабит Мукан -  Сабит Муканов (1900 – 1973), казакъ, совет әдәбияты классигы, язучы-академик. Б.Урманче истәлекләре арасында Казакъстанда яшәгән якын танышлары хакында да истәлек язмалар шактый. Алар арасында С.Муканов та бар. “1941 елда Алма-Атада таныштык. Арабызда дустлык хасил булды. Төрле эшләрдә күмәкләштек. Татар культурасын, әдәбиятын яхшы белүчеләрдән”.

[11] Габид Мөсрәп – Габид Мөсрапов (1902 – 1985), казах, совет язучысы, тәнкыйтьче, драматург, тәрҗемәче. 

[12] Сарынны хатын-кыз камарга – җырны хатын-кызда теләк ирешергә, теләк уятырга.

[13] Сарынлыкка булырач-кандидат булырга  - җырчылыкка  беренче кандидат булырга.

[14] “39” тамгасы белән – СССРда репрессияләр дәверендә рәсми булмаган атама. “Минус 39” тамгасы сугылган паспорт буенча репрессияләнгән кешегә СССРның 39 зур шәһәрендә яшәргә рөхсәт ителмәгән. Беренче карар 1924 елда кабул ителгән. 1932 елда кабат карала. Сөргенгә җибәрелгәннәргә зур шәһәрдә яшәргә рөхсәт ителмәгән шәһәрләр саны тагын да арта.

[15]Картабай Атчабаровнең – Картабай Атчабаров (1882 - ?) Казакъстан республикасының Җамбул өлкәсе Талас районының Чкалов исемендәге колхозның ат заводының мөдире. 1948 елда социалистик хезмәт батыры исеме бирелгән. Туган авылы Ойык.

[16] Урал Тансыкбаевны – Урал Тансыкбай улы Тансыкбаев (1904 – 1974), совет, казакъ, үзбәк рәссамы, сценограф.

[17] Яһүди Сафаров – монда нәсел җепләре әрмән һәм поляк нәселеннән рус революционеры, совет дәүләте һәм фирка эшлеклесе Георгий Иванович Сафаров (18911942) истә тотыла.

[18] Троцкий – рус революционеры, совет дәүләте һәм сәясәт эшлеклесе Лев Давидович Троцкий (Лейба Давидович Бронштейн) (1879 – 1940).

 [19]Мәхмүт Бөдәйле– Мәхмүт Һади улы Бөдәйли (1895 – 1975, журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе.

[20] Гасыйм Мансуров – Гасыйм Гата улы Мансуров, (1894-1955) — дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, мөгаллим. ТАССР Халык Комиссарлары советы рәисе урынбасары (1924).

[21] Гомәр Әлмөхәммәтов – монда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гомәр Камал улы Әлмөхәммәтов (1895 - 1937) истә тотыла.

[22] Фатыйх Сәйфи-Казанлы – бу урында язучы, журналист, педагог, иҗтимагый эшлекле  Фатыйх Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатыйх Камалетдин улы Сәйфуллин (1888 - 1938) истә тотыла.

[23] Мәстүрә Фәйзуллина иде. Икенче – Зөләйха Мөхәммәдова, өченче – Галия – Б.Урманче бу урында Мәстүрә Гыйльман кызы Фәйзуллина (? – 1978), икенче хатыны Гөлсем Мөхәммәдованы (1908 – 1988) һәм өченче хатыны Хәдичәне (Әпсәламова-Фәтхуллина (1893 – 1967)) күздә тота.

[24] Лотфый Исхакый – Лотфый Исхакый (1870 – 1925), дин эшлеклесе, ХХ гасырның 20 елларыннан мөһаҗирлеккә китә. Төркиядә вафат.

[25]Габдулла ага Гыйсмәти - Габдулла Төхфәт улы Гыйсмәти (Гыйсмәтуллин) (1883 – 1938), сәяси эшлекле, журналист.

[26]Иосиф Орбели – Иосиф Абгарович Орбели (1887 – 1961), шәрык белгече, һәм җәмәгать эшлеклесе. Б.Урманче Эрмитажда  булган елда И.Орбели урта гасыр мөселман чыганаклары бүлегенең саклаучысы вазифасында була. 1934 – 1951 елларда – Эрмитажның директоры.

[27]Мисырда “Әзһәрия”дә... - Каһирәдә Әзһария дарелфөнүнендә – әл-Әзһар (әл-Җәмигъ әл-Әзһар) Каһирәдәге дини һәм дөньяви югары уку йорты. Х гасырда шул исемдәге мәчет каршында оештырыла.

 

[28] Ризаэддин Фәхретдин - Ризаэддин Фәхретдин улы Фәхретдин (Фәхретдинев) (1859 – 1936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе.

[29] Габделбарый Баттал – Габдулла Габделбари улы Сәетбаттал (Баттал) (1880 – 1969), татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе.

[30] Гыйлемдар Баембәтовның – Гыйлемдар Солтан улы Баембәтов (1886 – 1933), язучы, сәясәт эшлеклесе.

[31] Микъдат Борындыков (1896 – 1965) – сәяси эшлекле.

[32] Рәүф Алмаев -

[33]Иң әшәдде - бик каты, бик көчле.

[34] Игътираз итмәде - бер каршы фикер әйтмәде.

[35]Ирадисе – ихтыяры.

[36] Там булмавыннан – тулы, төгәл булмавыннан

[37] Сәдәкать иясе – тугрылык, дуслык иясе.

[38] Әхмәд Байтурсын ага – Әхмәд Байтурсынов (1873 – 1938), дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, галим.

[39]Сәгыйть Сүнчәләй – Сәгыйт Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889 – 1937), шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

[40] Гизмә чагында – йөрү чагында.

[41] Саратов губернасы Сафарка авылында туган – бу урында хәзерге Саратов өлкәсе Дергачи районына караган Сафарка авылы күздә тотыла. 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр Самара губернасының Новокузенски өязе Осиново-Гайски волостена кергән. 1859 елгы Россия империясе торак урыннары исемлегендә авыл Пенделке буларак теркәлгән.

[42] Пенза Алтулдан килеп утырган – бу урында Пенза губернасының Каменск районының Алты авыл, ягъни Мучали, Решетин, Кобылкин, Кутеев, Кикин, Телятин исемле татар авыллары күздә тотыла кебек.

[43] Чәмәк-Ташкыч мулласына – бу урында хәзерге Биектау районына караган Чәмәк авылы күздә тотыла кебек.

[44] Мәскәүгә Голицынский курсларына күчерәләр – Югары хатын-кызлар (Голицын) авыл хуҗалыгы курсы. 1908 елда княгина С.К. Голицына тарафыннан төзелә. 1922 елдан Петровски авыл хуҗалыгы академиясенә кушыла.

[45] Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясендә – монда К.А. Тимирязов исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе күздә тотыла. 1865 елда оештырыла. 1923 елдан К.А. Тимирязов исемен йөртә.

[46] Ирзин – монда миллионер-меценат, сәүдәгәр, Салих Йосып улы Ирзин (1833 – 1911) күздә тотыла. Чыгышы белән хәзерге Рязань өлкәсенең Әҗе авылыннан. Мәскәүдә яши, шунда җирләнә.

[47] Карамышев - Ибраһим Карамышев (1846 – 1954), Мәскәү сәүдәгәре. Б.Урманче Мәскәүдә укыган дәверендә Карамышевлар гаиләсе белән дә аралаша һәм алар хакында кыска гына хатирәсен язып калдыра. Югарыда язылган искәрмәдә Карамышевлар хакында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

[48] Кастровлар – бу урында нәсел тамырлары Касыйм ханлыгыннан килгән танылган татар сәүдәгәре һәм меценат Әхмәт Хәйрулла улы, Мәскәү мәчетенең имам-хатыйбы вазифасын башкарган. Габдулла Шәмсетдин улы Кастров (1878 – 1937) күздә тотыла кебек. Б.Урманче хатирәләре арасында Кастровлар нәселеннән, скрипкач Мостафа Кастров искә алына. Аның белән 1920 елда очрашуын яза һәм “Ханкирмән, мәшһүр Кастров мирзалардан” дип язган.

[49] Царицынода – монда хәзер Волгоград шәһәре истә тотыла.

[50] ГПУның шәрык бүлеге мөдире Розенбергка –  бу урында 1921 елдан СССР дәүләт идарәсе хезмәткәре Альберт Петрович Розенберг (1893 - ?) күздә тотыла кебек.

[51] Садово-огородный техникумында – ТАССР төзелү белән бергә Татарстан Мәгариф комиссариаты республикада югары һәм һөнәри белем бирү йортлары ачуга, яшь совет дәүләте өчен кадрлар әзерләүгә игътибарны юнәлтә. Б.Урманче искә алган техникум 20 нче елларда ачыла һәм анда Урманченың Мәскәүдә укыган дәвердән үк якын дусларының берсе Кадыйр Хуҗаев укыта. К.Хуҗаев шул заман татар зыялылары кичергән язмыш – репрессияләр дәверен кичерә. К.Хуҗиев хакында ниндидер тулы мәгълүмат табу мөмкин булмады. Аның исеме белән Кәрим Сәгыйтнең Фатих Әмирханның соңгы көннәрен тасвирлаган язмасында (Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. 2 нче чыгарылыш, Казан, 2016) әдипнең хәлен белергә килүчеләр исемлегендә генә очрашабыз. Исемлектән күренгәнгә К.Хуҗиев әдипнең хәлен белергә дүрт тапкыр килгән.

[52] Авыл хуҗалыгы институтында – Казан авыл хуҗалыгы институтының тарихы 1919 елдан политехника институтының авыл хуҗалыгы факультетыннан башлана. 1995 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясе атамасы белән йөри. 

[53] Штулкерц, Пулково обсерваториясендә – Россия фәннәр академиясенең төп астрономия обсерватория патша Николай I карары белән 1839 елның 19 августында ачыла. Әлеге обсерваториядә Б. Урманче искә алган астроном Петр Григорьевич Штулькерц (1892 – 1937 елдан соң) да эшли. Ул 1917 елга кадәр Рус астрономия җәмгыяте әгъзасе булып торган.

[54] Нәзыйрә ясап – пародия ясап.

[55]Нургали хәзрәт –Нургали Хәсәнов (Нургали Хәсән әл-Буави) (1852 – 1919), дин белгече, җәмәгать эшлеклесе һәм педагог. Туган җире хәзерге Апас районы Морзалар авылыннан.

[56]Зариф Бәширинең –Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов (Бәшири) (1888 – 1962), татар совет язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, этнограф һәм педагог.

[57]Шакир Мөхәммәдов –Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдов (1865 – 1923), язучы, нашир,

[58]Хөсәен Ямашевка “Урал” гәзитәсен –“Урал” газетасы Россиядә беренче социалистик газета. 1907 елның 4 гыйнварында татар большевигы Хөсән Миңһаҗетдин улы Ямашев (1882 - 1912) тырышлыгы белән Оренбургта нәшер ителә. Барлыгы 31 саны дөнья күреп, 1907 елнын апрелендә туктатыла.

[59]Фатыйх Садыйков – Фатыйх Садыйк улы Садыйков (1880 - ?), укытучы. Б.Урманче истәлекләре буенча 1905 – 1907 елгы революцион хәрәкәтендә катнашкан, социал-демократлар идеясенә якын торган. Урта Азиягә китә, Капал шәһәрендә укыта. Соңгы эш урыны Алма-Ата өлкәсенең Талдыкурганда укытучы булган. Сталин репрессиясе корбаны. 

[60]Капалга –Алма-Ата өлкәсенең Акусук районына кергән авыл. 1847 елда нигез салынган.

[61]Государственный Думага сайланып, анда “трудовик”лар фракциясендә – патша Россиясе Дәүләт Думасында крестьян депутатлар һәм халык интеллигенцисенең демократик карашта торган сәяси оешмасы. “Трудовиклар” фракциясе, нигездә, демократик ирек, тыныч юл белән җирләрне национализацияләү (крестьяннарга бирелгән җирләрдән башка) өчен көрәшкәннәр.  1907 елда Һади Атласи 2 нче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына Самара губернасыннан депутат итеп сайлана. Бу чакырылыш Дәүләт Думасы 1907 елның февраль – июнь айларында гына эшли. Патша карары белән июль аенда эшчәнлеген туктата.