Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТМЫШ – АЛТЫН ЧОР БАШЫ

Шагыйрь һәм прозаик Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов)

 – узган гасырның җитмешенче еллары ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшьләрнең берсе. Дистә еллар буена аның исеме көндәлек матбугат битләрендә даими күренә, үзенчәлекле шигырьләре, форма өлкәсендәге кызыклы табышлары һәм яңача тәҗрибә-экспериментлары белән каләмдәшләре арасында абруй казана.

 Булачак язучы 1962 елның 2 апрелендә Башкортстанның Бакалы районы Саскүл авылында  дөньяга килә. 1979 елда шул ук районның Куштирәк авылында – урта мәктәпне, 1984 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Бала чагыннан ук әдәби иҗатка тартылып үскән егет студент елларында журналистлык эшчәнлеген башлап җибәрә. Башта «Ялкын» журналында әдәбият бүлеге мөхәррире, аннары, 1989 елда, татар яшьләренең «Идел» әдәби-нәфис журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларында була. 2003 елдан коммерция-бизнес эшенә күчә.

Ләис Зөлкарнәй «Балачак күге» (1984) һәм «Кар өстендә алмалар» (1988) исемле җыентыклары белән үз укучысын тапты.

 

QR-код ярдәмендә игътибарыгызга Ләис Зөлкарнәйнең 2021 елда бертуган абыйсы – күренекле журналист һәм язучы Фәиз Зөлкарнәйне искә алу кичәсендә ясаган чыгышы тәкъдим ителә.

 

                                               ***

 

Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрәпова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туа. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда бер елга «Ялкын» журналында, аннары бер ел Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли. Хәзерге вакытта “Шәһри Казан” газетасында хезмәт куя.

Йолдыз Шәрәпова – әдәби иҗатын балалар дөньясына багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм укучылар арасында үткәрелгән «Ел китабы – 94» бәйгесендә икенче урынны яулый. Шул вакыттан башлап, берничә буын балаларыбыз аның әсәрләре йогынтысында тәрбияләнә.  Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Журналистикада абруйлы исем» номинациясендә «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек була, 2004 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. Күп кенә шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, хрестоматияләргә кертелә, балалар язучыларының күмәк җыентыкларында урын ала.

Ә хәзер, әйдәгез, QR-код ярдәмендә безнең сайтка кереп, Татарстан радиосы журналисты Дания Гайнетдинованың Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышлап әзерләгән “Язучылар – балаларга” тапшыруын тыңлыйк.

                                      ***

Шагыйрә һәм прозаик Лилия  Садриеваның исеме әдәбият сөючеләргә “Өр-яңа яз” (2002), “Күңелләр чәчәк тели” (2012) кебек шигырь җыентыклары  һәм дистәләгән популяр җырлары аша таныш.  

Ул 1962 елның 14 апрелендә Мөслим районының Дусай авылында туа. Дусайда – башлангыч, Баек мәктәбендә урта белем алып, Казан Дәүләт Культура институтына – режиссерлык факультетына укырга керә.

1982 елда Баек авылы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә. 1985 елдан районның “Авыл утлары” газетасы редакциясендә эшли, тагын бер елдан район мәдәният йортына инспектор булып күчә, аннары аңа районның үзәк китапханәсе директоры вазифасын тапшыралар. Шул елларда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.

Л.Садриеваның шуннан соңгы хезмәт юлы дәүләт эшенә, җаваплы вазифаларга бәйләнгән. Ул берничә тапкыр Район Советы депутаты итеп сайлана, Район хакимияте башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәзерге вакытта бизнес һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Шагыйрә иҗатының бер үрнәге итеп, аның студент елларында ук танылган автор-башкаручы Илһам Хисмәтуллин белән берлектә язылган “Күрми дисеңме әллә?” дигән җырын сайтыбызга урнаштырдык.

                                      ***

Сания Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын  тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала. Хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2000 елда журналистикага күчә.

Беренче шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары мәктәптә укыганда, “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан язмалары белән район газетасында даими катнаша.

Шагыйрәнең “Оч иреккә, җырым” (2002), “Пар алма” (2008), “Гәрәбә” (2012), “Язмышлар такыясы” (2019) кебек җыентыклары әдәбият сөючеләр тарафыннан яратып кабул ителде.

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Сания Әхмәтҗановага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем (2012) бирелде, ул Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең ҺадиТакташ исемендәге премиясенә ия булды (2016).

Сания Әхмәтҗанова популяр җыр текстлары авторы буларак та, халыкта танылу алды. QR-код ярдәмендә шундый җырларның берсен тәкъдим итәбез – “Пар алма”. Зөфәр Хәйретдинов музыкасы. Җырны Зөфәр Хәйретдинов һәм Алсу Хисамиева башкара.

  Юбилейларны котлап, аларга: “Иҗаттагы алтын чор алтмыштан башлана, дуслар!” – дибез һәм алардан яңа иҗат табышлары көтеп калабыз.

 

Язманы әзерләгәндә, Татарстан язучылар берлеге рәсми сайты мәгълүматлары файдаланылды.