Логотип Казан Утлары
Публицистика

Абагалар чәчәк атса...

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Абага алмасы ачы була» (Р.Сабыр) спектаклен кабат сәхнәгә менгерде. Кабат дим, чөнки берничә ел дәвамында уйналмый торган иде ул. 

Безнең ил халкы – абагалар бүген булмаса, иртәгә чәчәк атар дип ышанып, гомер буе өметләнеп яши белгән халык. Талантлы режиссёр Фаил Ибраһимов куйган драма мондый өметнең өреп кабартылган шар гына икәнен исбатлап күрсәтә. Кеше – еш кына бүтәннәр кулындагы пыяла уенчык. Кемдер башкалар язмышы белән уйнаудан тәм таба, уенчыкның челпәрәмә килүен күреп ләззәтләнә. «Бүтәннәр» һәм «кемдер» дигәнебез аерым кеше дә, тулы бер дәүләт тә булырга мөмкин. Спектакльнең сюжет сызыгын берничә җөмләгә сыйдырып бетерергә була: 86 яшенә кадәр паспортсыз яшәгән Насыйбулла (өлкән Насыйбулланы – Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин, яшь Насыйбулланы Винер Фәйзуллин уйный) янына яшь егет Айбулатны (Фирдүс Сафин) журналист кызыксынуы алып килгән. Ничек инде ул безнең дәүләттә – кәгазь кисәгеннән башка сине кешегә дә санамаган җәмгыятьтә паспорт хәтле паспортсыз яшәргә мөмкин?! 

Төп герой Насыйбулланың язмышка әллә ни дәгъвасы юк: аның сөйгән яры белән гаилә корып, үз авылында тыныч, матур гомер кичерәсе килә. Кыска гына гомер юлын шул бәхеткә төренеп үтәргә тели. Әмма аны урап алган тирәлек, ул яшәгән дәүләт бу теләкне күпсенә. Хәер, бер аның гынамы? Меңләгән, миллионлаган Насыйбуллалар кул сузымындагы мондый бәхеткә өметләнә алмый. Алар ымсынып көткән абага чәчәген генә түгел, абага алмаларын да авызга капмаслык итеп агулап куячакларын беләләр… Драма тарихи сабак бирерлек бай мәгълүматны үз эченә сыйдырган. Дәһшәтле утыз җиденче еллар, шәхес культы, яла-ялган корбаны булган бик күпләр инде мәңгелеккә китеп барган. Алар сөйләргә өлгермәгәнне бүгенге буынга язучылар, шагыйрьләр, драматурглар җиткерә. 

«Кеше» һәм «бәхет» төшенчәләре арасында һәрвакыт өченче берәү була. Насыйбулла белән аның сөйгәне Гөлия арасында – кара йөрәкле, көнчел Тахау (Равил Гыйләҗев, Марсель Мөсәвиров). Аның бер капчык онны Насыйбуллаларның мунча түбәсенә китереп куюы гөнаһсыз егетне ун елга Себер якларына озата. Әле нинди маддә белән – илле тугызынчы! Бу исә – бандитизм өчен дигән сүз. Урлашкан өчен бер ел бирергә дигән маддә, Сталин кушуы буенча, совет суды тарафыннан инде бөтенләй кулланылмый икән… 

Насыйбулланың яшь чагы артист Винер Фәйзуллин тарафыннан шактый тәвәккәл, кыю, имәндәй нык холыклы итеп бирелә. Төрмә камерасында аның бау әзерләп куйганын белгәч, имәннәрне дә егып салырлык көчләр барлыгына ышанып, сискәнеп китәсең. Гомумән, сәхнәдә Колыма лагереның барагы сурәтләнгән күренеш бер генә тамашачыны да битараф калдырмый. Биредә тормышның үз фәлсәфәсе, үз законы. Насыйбулла белән очрашкан Большой Татарин кушаматлы каракны да (Татарстанның халык артисты Рәфыйк Каюмов), сәяси тоткын буларак утырган Низамны да (Рәзил Фәхретдинов) иң беренче чиратта «төрмәдәш» булу түгел, үзләренең бер каннан, бер җаннан – татар икәнлекләрен аңлау берләштерә. Аларның әңгәмәсендә янә тормышның ачы хакыйкате чагыла. Большой Татарин авызыннан яңгыраган сүзләр совет хөкүмәте төзелгәч кылынган гамәлләргә хөкем карары булып яңгырый. Егерменче еллардагы продразверстка, авыл халкының соңгы икмәген кычкыртып талау, коточкыч ачлыкның кешеләрне бер-берсен ашау дәрәҗәсенә җиткерүе – әнкәсенең үз баласын тураклап, соңыннан акылдан язуы турында сөйләгән карак: «Үз халкын болай җәберләгән дәүләтнең киләчәге юк!» – дип нәтиҗә ясый. Ә бит халык ил башлыкларының – «патша»ларның гуманизмына ышана, бу кабахәтлекләрдән алар бихәбәрдер, белсәләр, юл куймаслар иде, дип фикер йөртә. Әнә бит, Насыйбулла да, Низам да Сталинга хат язып, дөреслек хакында хәбәр итмәкче… Ә бит шушы ук Низам да, аның кулак тамгасы сугылган әти-әнисе дә утызынчы елларда ук Сталин әмере белән Себергә сөрелгән, «халык дошманы» дигән ярлык та патша боерыгы белән тагылмаган… Әлеге дәүләттә кеше язмышы бөҗәкнекеннән артык аерылмый. Әлеге фикер Комарик кушаматлы тоткынны сурәтләгәндә дә, ачык ярылып ята. Әти-әнисе ачлыктан үлгән баланы приютка китергәч, аңа Иван Комарик дигән өр-яңа исем бирәләр – әнисе Камәр исемле булган икән… Сүз уңаеннан, бу рольне башкарган Руслан Ибраһимов, образның исемен җисеменә туры китереп, бик оста башкарып чыкты. Төрмә шулпасын шактый авыз иткән, черки урынына безелдәп торган, кызу канлы, кирәк чакта яраклашырга да, үзен якларга да өйрәнгән мәрхәмәтсез, әмма бик кызганыч яшь егетне кыска гына күренешләрдә менә дигән итеп күрсәтә алды. Бүген дә балалар йортында, урамда тәрбияләнгән меңләгән яшүсмернең язмышы, ни кызганыч, Комарик язмышыннан күпкә аерылмый. Теге яки бу сәбәп белән ата-ана җылысыннан мәхрүм калган балалар беркемгә дә, шул исәптән, дәүләткә дә кирәкми… 

Кайтып, күзенә күренгәнче Насыйбулласын көткән Гөлия (Индира Маликова) – сабыр татар хатынының бер үрнәге. «Шулай насыйп булгандыр инде, Насыйбулла». Шушы бер җөмләгә хатынның унөч ел буе тешен кысып, ирен көтүе дә, нарасыеның ачтан үлү хәсрәтен эчкә йотуы да, Тахау кебекләр алдында тезләнмичә яши белүе дә сыеп беткән. Шулай, кемнәрдер якты коммунизмга ышанып, икенчеләр Аллаһы Тәгаләнең язганы дип, гомер кичерә. Хәтта ата карак Большой Татарин да: «Бар нәрсә Аллаһы Тәгалә кодрәтендә! Син үз тормышыңа үзең хуҗа түгел. Совет власте да хуҗа түгел аңа!» – дип фикер йөртә. 

Авыл советы рәисе Локман (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов) исә үз кыйбласын үзе дә аңламаган ир буларак тасвирлана. Насыйбулла авызыннан без аның чучка асрап сатуын, әмма үзе ашамавын («гөнаһ була!») беләбез. Бабайны паспортлы итү артыннан да Локман йөри, карчыкларның пенсиясен арттыру өчен дә ул йөгерә. Ул – уңай сыйфатлары да, тискәреләре дә җитәрлек булган гап-гади җир кешесе, без яшәгән системаның чираттагы корбаны. Авыл советы рәисенең ике сүзнең берсендә «замглавы Лариса Мирзагитовна» дип кабатлап торуына игътибар итү җитә – югарыдан нинди әмер бирелсә, Локман кебекләр аны үтәү өчен җирдән шуышырга әзер. Бүген дә эреле-ваклы түрәләрнең һәрберсе үз кәнәфие өчен җан калтырап тора, алар янәшәдә гади кешеләр барлыгын, гадәттә, сайлаулар алдыннан гына искә төшерә. Табаннарын яларга әзер әнчекләре дә гомер бакый булган, бар һәм булачак та. Тахау – шундыйларның бер мисалы. Автор тарафыннан ул кешелексез, шул ук вакытта ялган идеологиягә алданган бәхетсез бер җан иясе итеп бирелә. Аның кебекләр кемнедер яратырга сәләтсез; башкалар бәхетеннән көнләшү, хөсетлек аларның үзләрен дә бәхетсез итә. Мәсәлән, Тахау – гомер буе Насыйбулла артыннан күзәтеп, аның һәр гамәлен тиешле урынга җиткереп яшәгән, үз тормышына күз салырга вакыты да, җае да булмаган адәм актыгы. Картлык көнендә аның бер куанычы да юк. «Балаларының да җүне булмады… Үзе авыл көтүлегеннән ерак китә алмады, авылдан бер дә чыкмады», – ди Насыйбулла аның турында. Шунысы куркыныч: безнең милләттә Тахау кебекләрнең бетәсе, «татар башын татар ашар» дигән мәкальнең үз көчен югалтасы юктыр, ахры. Тарих тәгәрмәче бертуктаусыз хәрәкәттә, гел әйләнеп тора. Үткәннәрдән гыйбрәт алыр өчен алар турында дөресен белү кирәк бит әле. Мәктәптә укытылган тарих дәреслекләре дә, китаплар да, без карап үскән кинофильмнар да матур ялган белән өретелеп, дөньяның ике төскә генә – ак һәм карага бүленүен генә тасвирлап килде. Чит илләр, фашизм, капитализм – кара, совет кешесе, совет иле – ак төсләргә төренгән иде. Бөек Ватан сугышы китергән фаҗигаләр турында да белергә тиеш булганны гына белдек. Ә бит совет сугышчылары арасында Насыйбулла кебек «туган авылым, әнием, Гөлиям өчен» дип, ут эченә керүчеләр дә; бер-берсен чәнчеп үтерергә әзер уголовниклар да; командирларның акылсыз боерыгы аркасында күрәләтә үлемгә баруын ачык аңлаган хәлдә дә «За Родину!» дип, атакага күтәрелгән Большой Татарин кебекләр дә җитәрлек... Яраланган Насыйбулла өчен сугыш немец концлагеренда дәвам итә. Биредә инде җан асрау, яшәү, ачтан үлмәү өчен көрәш. Аннан соң – «сатлыкҗаннарны» колач җәеп көтеп торган ватан төрмәләре. Совет төрмәсендәге җәзалау ысуллары Насыйбулланы гына түгел, бик күпләрне тез чүктерә. Ул инде какшамас, кыю, имәндәй Насыйбулла түгел, теләсә нинди гаепне үз өстенә алырга әзер, ул кыйналган, сындырылган… «Без права выезда» дигән кәгазь белән авылга кайтып төшкән Насыйбулланың тәнендә чыкмаган җаны гына бар. Ирнең бөтен теләге – үз гомерен тынычлап яшәп бетерергә ирек бирсеннәр, аңа тимәсеннәр генә. Ләкин бу җәмгыятьтә шәхси иреккә урын юк. Мөмкин булса, һәркемнең күпме һава сулавына кадәр исәпләп торырлар иде. «Теләсә кайсы дәүләт – ул кешене изү өчен төзелгән система», – ди Равил Сабырның төп герое. Әлеге фикер әсәрнең буеннан-буена сузылып, автор шуны расларга тырыша да инде.

Насыйбулланың немец концлагеренда тарихи шәхес, Көнчыгыш министрлыгы хезмәткәре, профессор Әхмәт Тимер (Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов) белән очрашу күренешендә, татарның туган иле кайда дигән сорауга җавап эзләнелә. Әхмәт Тимернең: «Татарның Казан ханлыгы булган, СССР төзелгәч, яһүд большевиклары, татарның «т» хәрефен дә калдырмыйча, кырып бетерүне максат итте», – дип, Насыйбулланы Идел-Урал легионына язылырга кыставы бернинди нәтиҗә бирми. Насыйбулла өчен дәүләтнең ничек аталуы мөһим түгел, патшаның кем булуында да аерма юк, ул мең дә беренче кат үз сүзен тәкрарлый: «Нимес төзеп биргән республика Мәскәү төзегәненнән нәрсәсе белән аерылсын? Кирәкми миңа бернинди суверенитет да, фашизм да, коммунизм да, капитализм да кирәкми, берсе дә кирәкми. Минем тынычлап яшисем килә!» 

Әмма җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән азат булу мөмкин түгел. Кешелек яралган сәгатьтән үк яхшылык һәм явызлык, хакимнәр һәм коллар булган. Адәм баласының үз тормышы белән генә яшәргә хыяллануы – утопия. Насыйбулла да, «бүген минем Җиңү көне!» дип, ничек кенә өметләнмәсен, абагалар чәчәк атмый, атмый… 

Яшь журналистның спектакль азагында төп геройдан хат аша кичерү соравы, бөтен җәмгыять исеменнән гафу үтенүе тамашачыны кырыс тормыш чынбарлыгы белән күзгә-күз очраштыра. Без бит кино, спектакль, хикәя-повестьларның якты төсләр белән, оптимистик рухта тәмамлануына күнеккән. Биредә исә әкияти романтикага урын юк: кеше – башкалар кулында уенчык, корбан. Әлеге кануннан беркем дә ташлама өмет итә алмый; максатыма ирешәм дип хыялланган Айбулат үзе дә – чираттагы корбан. Ул әзерләгән язмасын матбугатта бастыра алмый, шул рәвешле безнең илдә җиңүчеләр юклыгына үзе дә инана шикелле… Ә бит аның «Безнең ил үзгәрергә тиеш. Үзгәртәчәкбез без аны!» дигән сүзләренә шулкадәр ышанасы килгән иде… 

Әсәрне сәхнәләштергән Чаллы театры артистларының бар күңел җылысын биреп уйнавы, режиссёрның олы хезмәте, отышлы сайланган музыка, яңа сәхнәнең бизәлеш һәм ут мөмкинлекләре – болар барысы бербөтен тәшкил итеп, театр коллективының да, авторның да уртак уңышы булып тора. Фаил Ибраһимов, гадәттәгечә, үз югарылыгында – аның символик образлары беркайчан беркемне битараф калдырмый. Спектакльнең башыннан азагына кадәр сәхнә өстендә эленеп торган рәшәткә – адәм баласының кылдан нечкә, кылычтан үткен гомер юлын теләсә кайсы мизгелдә өзәргә әзер балта булып күзаллана. Ә кеше абага чәчәге һәм бәхет турында хыяллана…