Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮРАЛМАГАН ТӨШЛӘР (3)

Кем?

Яуга томырылган аргамакмы,

Кызыксыз бер роман өтереме,

Җир исемле олы зияратның

Дога көткән тузан бөртегеме –

Кем мин?

Кем мин үзем өчен?

Синең өчен?

Көчем җитмәс өермәгә кереп – 

Җиргә килеп нәрсә үзгәрттем соң?

Нәрсә үзгәртермен монда үлеп?

Юк, үзгәрмәс кебек,

Шул ук калыр.

Сулышлары гына башка булыр.

Без атлаган сукмак йөзләрендә

Көзге җете яфрак ятып торыр

Язга кадәр.

Аннан кабат, кабат…

Кем мин – 

Кояшына, салкынына карап

Түзә белгән шайтан таягымы?

Адәми зат кичерергә базган

Җирге хиссиятнең аръягымы?

Яуга томырылган аргамакмы,

Өнендәге өнсез өметләрме?

Ә Ул үзе кем дип яза икән

Җиргә иңгән безнең кебекләрне?

Кем дип тамга суга бездәйләргә

Туфрак йөзләренә тәү басуда?

Кем мин – Аңа,

үз-үземә,

сиңа?..

 

Дастан

Әйтәсе сүземне үземчә аңласаң,

Яшәвем – бер дастан.

Ул сиңа тоташкан.

Көзләрне каршылап алмалар баллана,

Гомерләр – моң гына тоташтан.

Алмалар аллана. Көзләрен һәр алма

Туфракка өзелеп төшәчәк.

Бу яшәү – әйләнә. Бөредән алмага

Әйләнә берзаман һәр чәчәк.

Туфракка сыенып, кояшка коенып,

Күкләргә үрелә шытымнар.

Бу яшәү – юмарт ул, һәр җанның түренә

Коярлык суты бар, коты бар.

Үзәгең нык булса, үзеңнең җиреңә

Чатырдап ябышса тамырың.

Көзләрен алмалар балланып коелыр –

Шул булыр югалтыр-табарың.

Җир һаман әйләнә,

Чор һаман әйләнә.

Дәверләр дәвергә бәйләнә.

Әйтәсе сүзеңне оныгың аңласа,

Гомерең бакыйга әйләнә.

Алмалар аллана, алмалар баллана – 

Туфракка коелыр, беләсең.

Онытма язларның янәдән киләсен,

Дөньяга чәчкәләр эләсен…

Гомерләр итәсе, туфракка китәсе

Кайтканга өзелеп туфрактан.

Бу яшәү – борынгы бер дастан –

Асылда

Вакытның үзенә тоташкан,

Моң гына, моң гына тоташтан…

 

Иртәгә

Мин йодрыгым итеп йомарладым

Дәвер таңын, үткән чорлар зарын.

Җаныгызга шундый якын чагым.

Сез белмисез әле, сез белмисез

Бу йодрыкта нинди дәхшәт барын.

Сез тоймыйсыз әле уңга-сулга

Салулаган дәвер арбасында

Тәгәрмәчнең шартлап сынасын да,

Арбагызның беркөн авасын да.

Һавасына, җир-суына инде

Күкерт тәме кергән. Дәвер көтә.

Җаннар тырыпчына. Тамыр тибри.

Вакыт сизри.

Гомер дәвам итә.

Бер йодрыкка йомдым барысын да,

Ул ачылыр беркөн, дәхшәт кубар.

Кемнәр каерылыр? Кемнәр сынар?

Кемнәр калыр? Кемнәр ары узар?

Сез тоймысыз, ахры. Әллә тоеп,

Тоймагандай гына тоеласыз.

Кабатланыр, кайтыр, каергалар –

Һәр дәвернең шундый бер йоласы.

Уңга-сулга салулаган чакта

Сез утырган арба бүгенгедә,

Көчем җитсә иде

Таңга кадәр

Учларымны ачып өлгерергә…

 

          * * *

Җаныма мең гамьнәр тулыша,

Аннары очалар куышып –

Тоталмыйм, тоялмыйм, тыялмыйм!..

Мин кемме? –

Мең гамьнәр куышы.

Мин шушы туфракта туганмын.

Мин шушы кояшка бакканмын.

Кып-кызыл кара кан минем дә

Йөрәгем түреннән аккан моң.

Ул моңнар кемнәрнең җанына

Кагылыр, кагыла, кагылган…

Мин сезгә туп-туры карыймын,

Мин сезнең күзләрдә чагылам.

Мең гамьнәр очырам җанымнан.

Очалар тулышып, куышып,

Ярканат явыдай шом салып,

Көн белән, өн белән сугышып…

Аларның кайларга җитәсен

Мин белмим. Беркем дә белмидер.

Мин бүген яшимен, сулышым

Сезнең дә тынлыкка бәрелер.

Мең гамьнәр куышы күңелем,

Тулам да,

Дөньяга түгеләм.

Мин сезнең күңелгә үреләм.

Сез мине аңлыйсыз,

          Мин беләм.

 

Сәфәр

Ап-ак болыт ага дөнья буйлап.

Кичектерер сәфәрләрең бармы?

Яшәсәң дә ярыйдыр ул юкса

Аямыйча бу дөньялар ярын,

Киртәләрен тоймый!

Сәфәр чыккан

Ак болытка багып бии дөнья.

Башын кырып салып көзге җилгә,

Ак яулыклы карчык карап тора.

Чыгымчылый көннәр, вакыт шаша,

Зырылдатып ала көн камчысы.

Тулып таша гомер, күңелеңә

Мең төчесен сала, мең ачысын.

Ачыттырып күзләреңнән үбә,

Дөнья томалана, сөрлегәсең,

Мәгәр һаман баш очыңда тора –

Кояш төсле тора шул бер рәсем:

Ап-ак болыт уза дөнья буйлап.

Туза төсләр, хисләр, сизгүләрең*.

Болыт куып инде йөгермәссең,

Чал җилләргә ачып изүләрең.

Вакыт чоңгылында чәбәләнеп,

Тынып калыр тиңсез аклык кына.

Каш өстенә кулын куеп әнә

Ак яулыклы карчык басып тора.

Күккә баккан төссез күзләреннән

Вакыт үбә, көннәр тоныклана.

Кичектерер сәфәрләрең юктыр.

Күк йөзендә ап-ак болыт кала... 

*Сизгү – интуиция