ЮРАЛМАГАН ТӨШЛӘР (1)
Ак күбәләк
Мин сагынган йортның чаршаулары зәңгәр,
Зәңгәр бизәкләрдән көн агыла талгын.
Утсыз тәрәзләргә, төнге пәрдәләргә
Борылам да карыйм, борылам да тагын...
Кашагага сонган орчык төсле менә
Кыбырсый да күңел, ашкына да тына.
Тәрәз төбендәге сулган яраннарга
Канатлары таплы ак күбәләк куна.
Ул адашкан, ахры. Утсыз тәрәзләрнең
Яктысы та соры, сулышы да салкын.
Шушы тәрәзләрдән шушы дөньялыкка
Ак күбәләк төсле балачагым бакты.
Сизгер сайгаклардан вакыт уза сыкрап,
Өстәлдә өч касә – кул җылысын җуйган.
Үзен-үзе кочып, кабат кырлач көтә
Сәке түрендәге иске сырган юрган.
Йортның ишегенә тотка куйган кешем –
Каенлыкта ташка чүкеп уйган исем.
Бабам кочагына сыенырга ымсып,
Җанда сызлап торган үксез сөю хисе…
Мичтә тәгәрәткән кайнар көлчә исе,
Әкиятле кичләр, кәгазь-каләм исе.
Әбкәм күзләрендә туган туфрак төсе,
Җан ярасы төсле, күз карасы төсле.
Еллар арты еллар, гомер арты гомер
Шартлап ава җиргә, кара туфрак кочып.
Вакыт күзен төртеп нидер көтә төсле
Кашагада калган иске җитез орчык.
Зәңгәр чаршаулардан чор агыла талгын,
Шушы үксез йортка әйләнәм дә кайтам.
Салкын тәрәз төбе. Сулган яран гөле.
Канатлары таплы ак күбәләк ята.
* * *
...Җыерчыклы җылы кулларына
Елышкан күк иде пычкы сабы.
Әйдүк, кызым, диеп ымлады ул,
Иярдем мин – тугыз яшьлек сабый.
Ике яклы кул пычкысы белән
Ипләп кенә икәү агач кистек.
Дөнья түп-түгәрәк сыман иде,
Түп-түгәрәк үзе, үзе китек…
Сөйләшмәдек. Агач пышылдады.
Ишетмәдек – сабый белән карый.
Дөньялыкка тын җылысын бөркеп,
Өстебездә көзге кояш карый.
И сөйләде мыжык зарын агач,
Тирәбездә көмеш тоҗыр очты.
Бүрәнәнең зарын тыңлап кына
Кисә бирде ике яклы пычкы.
«Сөйләр сүзең көмеш булса мәгәр,
Дәшми торуларың – алтын, балам...»
Әбкәй алдан атлый, мин артыннан
Чыбык-чабык җыеп, тыңлап барам.
Морҗалардан күтәрелде төтен,
Дөньялыкка эңгер-меңгер иңде.
Сүз сөйләүче күп тә, тыңлаучы аз.
Тыңлыйк әле бераз, дисәм инде…
* * *
Кучкарында шырпы торыр иде,
Чыра телер иде балта белән…
Гомерем буе туңам.
Гомерем буе
Мин шул җылы йорттан кайтып киләм.
Йолдызларга багар өчен генә
Мин дөньяга чыккан идем кебек.
Йолдызлары бозлы икән, әбкәм,
Учларымда бетте алар эреп.
Мин кемнәрнең эзләренә басам,
Минем эздән кемнәр дөнья даулый,
Гасыр тузанында ауный-ауный
Кемнәр таңда йолдызларны аулый?..
Юллар ерак икән, дөнья фани,
Кырлач кергән төннәр озак икән.
Йолдызларын күрдем, юллар үрдем,
Кайтыйм дисәм, яшәү – тозак икән.
Йолдызлары учларымда эри,
Күкрәгемдә дөрли дөнья өне.
Төшләремдә күреп уянам мин
Ап-ак бусагалы ятим өйне.
Мин ул йортка гомерем буе кайтам,
Гомерем буе туңам, салкын монда.
Чыра телеп калдыргандыр әбкәм
Һәм шырпысы бардыр кучкарында…
Чыбыркы
Иркә малайлары йоклый әле
Җиңгиләрнең, күрше апаларның.
Агыйделдән кояш күтәрелә,
Кояш күтәрелә әнә тагын.
Күзләремнән йокы сөреме дә
Таралмаган килеш атлап барам.
Үзем атлыйм, үзем ярымчабам,
Юк, ярамый, соңга калмам, калмам!
Чыбыркымның сабы йомшак кына
Капкаларга шакып-сугып куя.
Сөт исенә ябынып, таңгы авыл
Көтүлеккә сыерларын куа.
Кайсы җиңги тиргәп каладыр да,
Кайсы авырсулап ала бугай.
Кайбересе, көндәгечә инде,
Бераз гына йоклап кала – була.
Усал җиңгиләрдән сыерларын
Азат итеп, ары алып китәм.
Ияк кагып кына сәлам биреш,
Безне көмеш чыклы җәйләү көтә.
«Сул аягың җиргә ныклап терә,
Чыбыркыңны уң кулыңа, ипләп...»
Көтүлектә шартлый кыюсыз чаң,
Галәм хәтеренә аваз киртләп.
Тагын, тагын… Елан төсле ыслап
Чиелдатып шартлый чыбыркым ла.
Мин җәйләүдә. Мин көтүче бүген.
Әткәм чыбыркысы – минем кулда!
Суырылып кала кылган-үлән,
Сыдырылып кала иртәнге күк,
Мең нур булып чәчри садә чыклар...
Ул таңнарны мәңге онытмам күк.
«Аягыңны җиргә ныклап терә,
Җиргә таян, каты басып йөре».
Чыбыркысы бүген минем кулда,
Мин – җиһанның бүген бердәнбере!..
Мәхлук сыерлар да мөлдерәмә
Сынап карый сыман. Җәйге челлә.
Тау итәге тулып җиләк пешә,
Күк түренә тургай җырын элә.
...Аңа кадәр, аннан соңгылары –
Бер төш кенә гүя, бер саташу.
Тугай буйлап мин чыбыркы эзлим,
Үзәгемдә кайный кыргый ярсу.
Агыйделдән кояш һаман шулай
Күтәрелеп, түбән тәгәридер.
Мин күптәннән инде җәйләвемнең
Чык уяткан бердәнбере түгел.
«Сул аягың белән ныклап терәл,
Уң кулыңа нык тот чыбыркыңны...».
Чәчрәп оча төнге бимазалар,
Бу – яшәүнең иң газизе, чыны.
Аңа кадәр, аннан соңгылары –
Җәйләүләрнең иркә чыгы сыман.
Көтү көткән үксез үзәнемдә
Сагышларны тышауларлык томан.