Логотип Казан Утлары
Повесть

Ярлыкану бәхете (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Кем син, кәккүк әни?

Биологик әнисенең исем-шәрифләре билгеле: Фисә Кәепова... Бала тудыру йортында эшләгән җиңгәсе аркылы анын архивта теркәлеп калган адресын табу авыр булмады. Баксаң, ул күрше республикадан булып чыкты. Нишләп сабыен – Зиннәтне биредә тудырган икән соң? Качыпмы? Гаҗәп!.. Ул инде бераз тынычланып өлгергән иде диярлек. Беркемгә әйтми, беркем белән киңәшләшеп тормый, эшеннән ике көнлек ял сорап, адрес буенча юл алды. Тик анда студентлар тулай тoрaгы урнашкан булып чыкты. Бәхеткә, комендант бик ачык йөзле, сүзчән ханым икән. Егетнең «туганын эзләвенә» һич шик-мазар белдермичә, шул елларда яшәгән студентлар исемлеге теркәлгән журнал аша Фисәнең туган җире адресын язып та бирде. Менә сиңа мә! Искиткеч хәл! Кәккүк әни дә Зиннәтнең шәһәрдәше икән, биредә торып, техникумда белем алган булып чыкты. Инде хәтсез еллар узганга, шәһәргә кайтып та, тиз генә табарына бернинди дә ышаныч тоймады Зиннәт. Шулай булып чыкты да. Күршеләре Фисәнең күптән инде кияүдә булуын, фатирларында апасы гына яшәвен әйттеләр. Анысы да әлеге вакытта җылы якта ялда икән.

Бу көннәрдә Зиннәтнең үз язмышы турында белгәннәре болай да чиктән ашкан иде инде... Мөгаен, фикер төйнәргә, бераз утырып уйлар уйларга вакыттыр... Күңел шулай сизә. Йөрәкнең үз законы. Кабаланудан ни файда? «Сабырсызлану – хата чишмәсе. Ашыгу шайтаннан», – ди иде дәү әнисе дә. Аллаһ та шуны искәртә ахрысы, эзлисең – табып булмый...

Әнә шулай төрлечә фикер йөртте егет. Әле эзләргә омтылды, әле икеләнде. Ныклап уйласаң, инде үсеп, буй җиткергәч, нигә ул затны эзләү кирәк соң? Кем ул Зиннәт өчен? Ят бер ханым гына түгелмени? Ташлап китүенә ачу чыгудан гына башланган эш ләбаса. Ачу – дошман, акыл дус. Акылны җигү дөресрәк булыр, мөгаен. Шулай тынычланып йөргәндә, Илгиз абзыйсы – Алма апасының кече улы дәшеп алды. Өч кеше белгән сер инде сер түгел икән. Зиннәтне борчыган хәбәр аңа да барып ирешүгә, туганына ярдәм итү юлын эзләгән: паспорт өстәлендә хезмәт салган күршесе аркылы Фисәнең бүгенге адресын табуга ирешкән. Аллаһ бирсә колына, чыгарып куяр юлына шушы буладыр инде. Ышанырлык та түгел: алар бер үк шәһәрнең бер үк урамында көн күреп яталар икән. Бәлки, күзгә-күз карашып та үткәннәрдер, бәлки, ул улын танып та йөргәндер, кем белә? Булмас димә, дөнья бу!.. Фамилиясе генә үзгәргән: Акрамова Фисә Әхмәтнур кызы. Кияүдә булуы дөрес, димәк. Бүтән балалары булганмы икән? Әллә соң тудырган саен калдыра торганмы? Зиннәтне шундый сораулар тынычлыкта калдырмады. Шунысы хак: баласын ташлый алган адәмнең иманы камил булмас. Кеше күңеле – кара урман, диләр, су түгел, тирәнлеген үлчи алмыйсың...
 

Гафу ит, улым!

Кызулык белән эшләнгән гамәлләр җүнлегә илтми. Алма апасы да шулай өйрәтеп үстерде Зиннәтне. Шуңа никахлары узганчы үзен борчыган ул мәсьәләне бүтән кузгатмаска булды. Моңа Нәзифә дә сәбәпче иде, әлбәттә. Сөйгәне авылдан урап килеп, аның белән сагынычлы очрашуга, күңел ярасы да бөтәшкәндәй, әрнүе дә сүрелгәндәй булды. Никахларына кадәр Нәзифәнең әтисе белән танышырга, аның фатихасын алырга кирәклеге дә көн кадагына килеп басты.

– Әтием булачак кияве белән танышырга тели, көтә безне, озакка сузмыйк, – диде Нәзифә дә, фирүзә  карашы белән ягымлы өтеп. Шулай да ике атналап вакыт үтеп китте әле. Үзләренчә әзерләнделәр: Алма апасы өйрәтүенчә, бүләкләр, күчтәнәчләр хәстәрләделәр, өс-башны да бераз заманчалап яңарттылар. Уфага бара торган автобус Нәзифәнең туган авылы аша уза икән. Ике сәгать ярымлап вакыт үтүгә, үзләре төшәсе тукталышка килеп тә җиттеләр. Авылны бик ярата Зиннәт. Чыннан да шәһәрдә – дәүләт, авылда – җәннәт шул.

Урам буйлап бераз атлауга, ни гаҗәп, ниндидер таныш күренешләр пәйда булгандай тоелды егеткә. Әкияттәгечә, авыл-авылга охшый ул, дияр инде, бу турыда кәләшенә белгертсә. Ә нигә менә бу тыкрык башындагы карт юан имән дә, әнә теге борынгылык аңкып торган таш кибетнең тарихи нәкышләре дә таныш соң?.. Ниһаять Нәзифә үз йортларына борылды. Әмма бу яңа йортны тәү тапкыр күрүе иде Зиннәтнең. Нәзифәнең туган йорты бик матур да, килешле дә итеп төзелгән. Җитмәсә, милли бизәкләре белән дә күңелне үзенә тарта. Дөнья синең үз йортыңнан башлана, диләрме әле? Әти кеше моны уена нык сеңдергән булырга тиеш. Йорт-ихатага беренче күз ташлауга ук, биредә ныклы һәм алтын куллы хуҗалар яшәвенә бер 
шигең дә калмый. Һөнәрле ир хур булмас анысы. Нәзифә әтисенең тимердән чәчәкләп, капка-коймалар коюга көйләнгән остаханәсе булуын да әйткән иде инде. Кызының:

– Әти, син көткән егетне алып кайттым, – диюенә, остаханәсе ишек төбендә иелеп нидер эшләп торган җиреннән әти кеше тураеп, булачак киявенә кулын сузды:

– Исән-лек....ме-е-е-е?

Ул шулай сүзен тотлыктырып, гаҗәпләнүдән этенеп калды. Алдында тәнгә-буйга үсеп ныгынган, әмма төскә әллә ни үзгәрмәгән, үзе кайчандыр ташлап киткән улы елмаеп басып тора иде.

– Улым! – Әнә шулай, гаҗәпләнүдән икесе дә беравык сүзсез торганнан соң, кочакка кочак ташланды бу икәү. Менә ни өчен бу авыл таныш тоелган икән! Зиннәт кечкенә чагында әтисе белән аның туган авылында еш була, карт имәндәге таганда атына, таш кибетне әйләнеп, авыл малайлары белән качышлы уйный иде. Әмма бу яңа өй урынындагы кечкенә, ягымлы йорт кына сүтелгән икән...

– Гафу ит мине, улым! – диде әтисе, улын кочып.

... Разия белән дистә елга якын яшәсәләр дә, балалары булмады. Ә гаярь ирнең үз сабыен сөясе бик килә иде. Дөрес, ул Зиннәтне үзенекедәй күреп яратты. Тик бик чирләшкә иде шул бала. Терелеренә аз гына да ышаныч булмады. Бергә танышып йөргән Әлимәсе авырга калгач, ике дә уйлап тормастан, кызы туар алдыннан элекке гаиләсен ташлап чыкты да китте. Разияның вафатын ишетеп, аның апасы Сәмигага берничә тапкыр шалтыратып, улы турында сорашса да, Зиннәтнең үзендә булуын ул әйтмәде, чөнки сеңлесенеӊ вакытсыз бу дөньяны калдыруына Сәмига Назыйфны да гаепле саный иде.

– Бер гаиләгә уллыкка биргәннәр, кайда булуын әйтмиләр, – дип ялганлады ул. – Сорашып йөрмә, эш бетте, поезд китте...

Ә Назыйфның улын уйламаган көне булмады диярлек. Үзе гаепле булуга карамастан, тиргәшеп чыгып китүенә бик үкенде. Терсәк якын да, тик тешләп булмый икән. Искә алган саен, барып йөрмәвенә, үзе тәрбияләп үстерә алмавына әрнеп, сызланып куя иде. Нәзифә дә әтисенең уллыкка алган сабые булуын, аның тагын ятим калуын, социаль челтәрләр аша эзләп тә, таба алмавын белә, үзе дә вакыт табып, эзләшергә уйлый иде. Әмма шулай булуга карамастан, бүген сөенергә дә, көенергә дә белмичә, югалды да калды:

– Хәзер безгә өйләнешергә ярамыймыни инде? – диде ул, еламсыраган да, үкенгән дә тавыш белән.

– Нишләп ярамасын, ярый, ярый, – диде әтисе белән улы бертавыштан. Шунда гына яңа хушына килгәндәй:

– Үзең абый, үзең җаный буласың инде алайса, – диде, күз яшьләре аша сөенечле елмаеп Нәзифә.

Фамилияләре адаш булганга куанып йөргән бу мәхәббәтле парның әтиләренең исеме дә Нәзифәнеке – Назыйф, Зиннәтнеке исә Назиф дип язылган иде. Бала тудыру йортыннан алганда, малайның исем-шәрифләрен үзгәртеп, булачак әти-әни аны үзләренеке итеп теркәгәннәр иде.

– Сез, балакайларым! Безнең хатаны кабатламагыз берүк. Һичшиксез бәхетле булырга бурычлысыз һәм йортыбызны оныклар белән тутырырга, – дип, ул кызын да, яңа гына табылган улын да чиксез шатланып, кочагына кысты. Бүген аңардан да бәхетле кеше дөньяда юк иде.

– Әниләрегез һәм үзем өчен дә сезгә, канатларыгызны парлап, гаилә корырга фатихамны бирәм...

Зиннәт кичке чәй табыны янында гына әтисен очратуданмы, сөйгәне янында булуданмы, ачылып китеп, үзенең ташландык бала булуын әле күптән түгел генә белүен, шуңа бәйле авыр кичерешләрен, инде үзен читтән бәяләгәндәй, бик дулкынланмаска тырышып кына сөйләп бирде.

– Ә мин сине бер дә, бер дә ташламам, – диде Нәзифәсе, сабый баланы юаткандай, аның чәчләреннән сыйпап. Ә әтиләренең шатлыгы эченә сыймады, аларга карап сокланып, белгәнен укынып, изге теләкләрен теләп утырды:

– Аллаһым, рәхмәт, – диде ул, эченнән генә, тәрбияләп үстерергә дип алган улына соңлап булса да, кулдан килгәнчә булыша алачагына, терәк булачагына куанып. Кечкенә песи баласын күкрәгенә кысып, яшь тулы күзләре белән артыннан берни аңламый карап калган улының ялварулы күз карашы әлегәчә исендә булды. Кызы «әти» дип дәшкән саен, улын да искә алып, кемнәр кулында икәнен белми өзгәләнепме-өзгәләнде.

...Әтиләре йокларга үз бүлмәсенә кереп киткәч тә, әле Зиннәт белән Нәзифә озак чөкердәшеп утырды. Кыз гаилә альбомнарыннан үзенең балачак фоторәсемнәрен күрсәтте. Күренеп тора, кадерләп үстергәннәр, бәхетле булган ул. Әтиләренең яшь чагында мәктәп формасы өстеннән ап-ак челтәр алъяпкыч ябынган кыз белән кулларын тотышып, бер-беренә мәхәббәтле карашып төшкән фотосы исә Зиннәтнең дә игътибарын үзенә тартты.

– Әтинең беренче мәхәббәте ул кыз. Шәһәр кызы Фаина гаиләсе белән җәйләрен безнең авыл янындагы дачаларына ял итәргә килә торган булган. Аның соңгы звонок көнендә төшелгән бу фоторәсем. Тик ул зур начальник кызы булган, кияүгә дә шәһәр егетенә чыккан бугай. Әтине Фаинаның апасы үз итмәгән: «Хәерче безгә иш түгел, бүтәнчә күзгә күренмә», – дип куып җибәргән. Әти гарьләнгән, күрәсең, соңынан аны эзләп йөрмәгән, армиягә алынгач, юллары аерылган.

Йоклар алдыннан урамга һава суларга чыгып-кереп йөргәндә, балаларының кем турында гәпләшүләре колагына чалынып калган әтиләре яшьлек мәхәббәте турында матур хатирәләр белән тәмле йокыга китте. Тик ул үзенең Фаинасы белән бала тудыру йортында сабыен калдырган Фисә Әхмәтнур кызы арасындагы уртаклыкны, ә Зиннәт исә фоторәсем аша үзен якты дөньяга китергән биологик әнисе белән беренче танышуын исләренә дә кертеп чыгара алмадылар... Аллаһ әле һаман бу серне яшереп саклый иде.


Никахлы пар – бәхетле пар

Икенче көнне йокыдан торып, чәйләп алуга, йортка хәл-әхвәл белешергә күршедә генә яшәүче, ак яулыгы өстеннән ап-ак шәл бөркәнгән, вак кызыл чәчәкле күлмәгенә пар милли бизәкле камзул кигән Нәзифәнең Агәбисе – әтисенең түтәсе килеп керде. Зурлап, матур теләкләрен такмаклап, ике куллап ихлас исәнләште. Күрешкәч, кеше өенә кергәч укыла торган Коръән аятен – «Мөэмин» сүрәсен уку тиешлеген искәртеп, үзенә хас бер моң белән тезеп китте:

– Рабби әңзилнии мүңзәләм мүбәәракәү үә әңтә хайруль мүңзилииин. Алтын алма, дога ал.

Аннары озаклап, догаларын, теләкләрен ирештерде. Аны әтиләре Назыйф кичтән күреп чакырып куйган, балаларына никах һәм аның хөкеме хакында аңлатуны үтенгән иде. Чөнки яшьләр кайчак ЗАГСта язылышу, туйлауны гына хуп күрүчән. Агәбинең исә иманы камил: никахлы гаилә – тотрыклы, ныклы гаилә, никахлы гаилә таркалмас...

Агәбинең ай-ваена карамый, самавырны яңартып, шәһәр күчтәнәчләреннән авыз иттергәч, ул бисмилласын әйтеп, никах турында сүз кузгатты:

– Су буйсыныр буага, ил буйсыныр йолага, балалар. Сәламәт булган һәркем парлы-парлы булып яшәргә, сабыйлар тәрбияләп үстерергә, нәселен дәвам итәргә тиеш. Аллаһның безгә кушкан боерыгы бу. Ә гаилә кору уен түгел, үз өстенә бик зур җаваплылык алу... Никах исә – ант, вәгъдә ул, балалар. Ә инде антка тугры булырга кирәклекне дә, вәгъдәнең иман булуын да сез инде аңлый торгансыздыр. Никах көнегездә бер-берегез белән гомер буе тугры яшәргә ризалык бирәсез. Менә шуңа күрә дә никах – иң саваплы эш. Никахның табыны да тик ифтар табыны белән генә тиңләшә ала, диләр, онытмагыз. Шуңа кайбер имансыз бәндәләр кебек, никахтан соң, аракы белән пычрана күрмәгез. Бер генә парның да шайтан суы белән бәхетле булганы юк әле. Шулай дип аңлата дин галимнәре дә.

Соңыннан Агәбисе Нәзифә сылуы белән аулакта никахлы тормыш, хәләл һәм хәрам нәрсәләр, тәһарәт һәм госел тәртипләрен аңлатуны да хуп күрде. Яшьләр Агәби вәгазен баштарак теләр-теләмәс кебек кенә кабул итсәләр дә, (Аллаһ сүзе зиһенгә азау ярып керә) соңыннан, ул әйткәннәр тәэсирендә, бер башка үсеп, җитдиләнеп киттеләр, сәдака һәм бүләкләр биреп, бик рәхмәтле булып калдылар...

Менә, ниһаять, никах көне дә килеп җитте. Яшьләр шәһәргә кайтып, никах киемнәрен, якыннарына сөенечле көннәренең истәлеге итеп өләшәчәк бүләкләрен, табынга куячак күчтәнәчләрен һәм Зиннәт ягыннан булган кунакларны (әнисе урынына калган, тәрбияләп үстергән Алма апасын, хәләл җефетләре белән аның улларын, берничә дустын һ.б.) ияртеп килде. Нәзифә ягыннан өй тулы кунаклар исә аларны колач җәеп каршы алды. Авылның имам-хатыйбы Әхмәтсафа хаҗи чараны башлар алдыннан егет белән кызның мөселман икәненә ышану кирәклеген искәртте. Никахның төп бер шарты шул икән. Яшьләр шаһитлар алдында: «Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәд расүлуллаһ», – дип, үзләренең мөселман икәнлеген раслап күрсәтте. Егет кызга үзенең никах бүләкләре итеп, алтыннан йөзек кидереп, муенса белән пар алкалар такты. Никахның тагын бер мөһим шарты шулай үтәлде.

Никах табыны исә милли ашлардан сыгылып тора иде. Табынны Нәзифәнең һәм әнисе, һәм әтисе ягыннан туган-тумачалар бергәләшеп, искиткеч муллык һәм милли зәвык белән әзерләгәннәр, табынга бәрабәр күчтәнәчләр дә авыз суын китерерлек иде мәгәр. Токмачлы шулпа, каклаган каз, төрледән-төрле бәлешләр, тутырган тавык, кияү пилмәне, кияү 
коймагы, тәбикмәк, гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, итле өчпочмак, куллама, йөземле пылау – халкыбыз милли ризыкларының бу йөзек кашларын тәмләп кенә түгел, санап та чыгу мөмкин түгел иде. Никахлы парның бәхетләре дә берүк шушы табын кебек мул булсын! Шундый изге теләктә таралышты кунаклар. Яшьләрнең куанычларының иге-чиге булмады. Зиннәт тә, ниһаять, үзенә бәхет кояшы елмаюын тойды, борчулы уйларыннан да бераз арынгандай булды: сөбханаллаһ, күз тимәсен берүк. Ул сөенече эченә сыймый балкып утырган сөйгәненнән күзен дә алмый:

– Әкияттә түгел, бер бите ай, бер бите кояш сылу син икән ул, җаным, – диде. Ә Нәзифә аңа җавапка һич кесәгә кереп тормады, үсмер чагында, Агәбисе янында көзгегә карап, «чибәрләр нигә без түгел» дип такмаклаган чагында тәҗрибәле туганы әйткән тапкыр сүзләр белән җаваплады:

– Булма чибәр, бул бәхетле, бәхет чибәр күрсәтә.

Икесе дә, нур чәчеп, канәгать елмаештылар. Әйе, картлар сүзен кар басмас диюләре бик тә дөрес анысы.
(Дәвамы бар)