Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин сиңа ошарга тырышмам

Җиңеп чыгар

– Сез – беткәннәр! – диде миңа берәү,
– Сезнең инде юктыр киләчәк!
– Син үзең дә безнең милләттән бит,
синең юлың кая илтәчәк?!.
Мин яшермим, егылган да булды,
абынылды инде мең тапкыр.
Нәкъ шул чакта булсын бердәм халкың –
ярдәм кулын сузар һәм тартыр.
Юк итәргә берәү омтылса да,
баш калкытып барыбер чыгарбыз!
Еллар, дәверләрне уза алган
корыч кебек үтә чыдам без!

Ә син, беткән, дисең, кискен итеп...
Милләтемнең хәтер коймасын

ут та, су да, җил дә юк италмас!

Югалтмасын гына кыйбласын!

 

Тибәрделәр мине...
Тибәрделәр мине... –
Башта – яулык, кулда – "Һәфтияк".
Заманага әгәр ярыйм дисәң,
кыска итәк, тузган чәч кирәк.
Тибәрделәр мине... атлаганда
мәдрәсәгә илткән юллардан.
Юлаучылар юкса мәхрүммени
хак юлда бит дигән уйлардан?!
Тибәрделәр мине... укыганда
кабат-кабат "Ихлас" сүрәсен.
Замананың шайтани көйләре
кадерлерәк күпкә, күрәсең!
Тибәрделәр мине... әй сызландым...
Кичерәмен... Бар(ы)бер үтәчәк...
Тик бел, дидем, җавап тотар өчен
“Хисап көне” килеп җитәчәк!

 

Саклар әле...

Салдырылган челтәр-пәрдә,
шаулап үскән гөлләр шиңгән.
Бабай cалган агач йортның
бүрәнәсе инде иңгән.
Шәһәргә дип тутырылган
әйберләр дә капчык-капчык.
Моңсуланып калган сыман
әби төсе – мендәр-ястык.
Элек гөрләп торган нигез
сагыш төсле күлмәк кигән.
Әмма һаман чиста һәм пакь,
көлеп тора такта идән.
Безнең якты балачакны,
барлык-барлык хатирәне
саклар әле ул бик озак.
Чарасыздан...
күз яшьләре аша
туган йортка элдек йозак.

 

Син көн дә берүзең
Синең дә хәлләрең шул укмы:
юк иптәш күңелең ачарга?
Көннән-көн сулыккан йөрәгең
телидер ташларга, качарга!..
Бушаныйм дисәң дә – тилмерү,
табылмый тыңлаучы аңларлык.
Дустым дип саналган кешеңә
эндәшсәң... ул да бит алдарлык...
Син көн дә берүзең һәм уйлар...
Туңасың бөркелгән салкыннан.
Югыйсә синең дә кешечә
шатланып яшәргә хакың бар!
Юлыңда очраган кешеләр
күңеле битараф "бизәлгән"...
Үзең дә көтмәгән бер мәлдә
табылыр тыңлаучың йөзәүләп.
................................................
Тик менә ул чакта соң булыр!..
Мәңгегә кул гына изәрләр...

 

Күзләр

Кырыс итеп карар күзләр була,
усаллыгын эчкә яшереп...
Өмет белән карар күзләр була,
белеп-тоеп синең дәшерең.
Хөрмәт белән карар күзләр була,
җиткерергә теләп мең рәхмәт.
Көнләшеп тә карар күзләр була,
күңеленнән юрап мең зәхмәт.
Ялган белән карар күзләр була,
ышанычын бетереп үзенең.
Җылы өстәп карар күзләр була,
бетә калса әгәр түземең.
Һәм яратып карар күзләр була,
сөю тамар була үзләреннән.
Бар җылыны җыйган шушы күзләр
үбәр була синең эзләреңнән.

 

Егерме биш иде ул чакта...
Егерме биш иде нәкъ ул чакта –
акыл утырган чак,
юләрлекне читтә калдырып.
Ихлас күзләр белән
караган чак,
алсу күзлекләрне салдырып.
Егерме биш иде нәкъ ул чакта –
кеше аерган чак:
кайсы яхшы, кайсы яманат.
Сөйләвеннән белә
башлаган чак –
кайсы чынлап, кайсы ялганлап.
Егерме биш иде нәкъ ул чакта –
тоя башлаган чак
яшәү ямен, кеше күңелен.
Инде аңлаган чак
бу дөньяда
беркемнең дә мәңге түгелен.
Егерме биш иде нәкъ ул чакта –
ныклап уйланган чак:
хәерлеме, әллә түгелме?

Сорый башлаган чак,
насыйп ит, дип,
рәхәт тормыш,
җиңел үлемне.
Егерме биш иде нәкъ ул чакта –
җиг
елеп тырышкан чак:
җиңел микән, әллә кыенмы?..
...................................................
Егерме биш иде нәкъ ул чакта –
барсын аңлыйм кебек тоелды...

 

Онтылыйк

Әйдәле, күзләрне йомыйк та
уйламыйк бернәрсә хакында.
Тукталыйк шаукымнан, тын алыйк,
онтылыйк беразга тагын да.
Хуш исле чәчеңнән назласын
бу җәйнең ялкынлы җилләре.
Күзләрең йомылган халәттә
йөгереп каршыма кил әле!
Кулларың тирбәлсен, болынны
бизәгән чәчәкләр өстендә.

Күңелне биләгән хыяллар
нәкъ шул ук чәчәкләр төсендә!

Читләтеп башкалар тавышын,
тыңлыйкчы сандугач баласын.
Кайгырмыйк
еракта күке дә
гомерне санаса санасын!
Ирек бир... Алланган битеңнән
иркәләп бер үпсен күбәләк.
Йом әле күзләрең, карышма,
онтылыйк мизгелгә бергәләп...

Чәчемне яңадан үр әле

Чәчемне яңадан үр әле,
сүтелде ярсулы җилләрдә.
Кайтыр дип әйләнеп киредән,
минут та яныңнан җибәрмә.
Чәчемне яңадан үр әле,
тузгыды койганда яңгырлар.
Тын алмый тыңлачы бер генә,
сиңа дип аталган җырым бар.
Чәчемне яңадан үр әле,
чыланган һәрберсен киптереп...
Үр әле чәчемне яңадан,
гомергә сүтелмәс иттереп...

 

***

Шигырь ташый миннән...
Күзләремдә очкын кабына!
Уем белән синең кочагыңда –
хыял юрганымны ябынам!
Бер көй ташый миннән...
Елмаюдан балкыйм тагын да!
Кояш миндә, бары кояш кына
яңгыр ишеп яуган чагында!
Бәхет ташый миннән...
Йөрәк тулы иркә-наз гына!
Бер сәерлек чәчәк ата миндә –
Мин яратам бугай... аз гына.

 

***

Мин сиңа ошарга тырышмам –
кимәм дә иң матур күлмәгем.
Югыйсә күптәннән алынган,
эленгән шкафка түрдәге.
Мин сиңа ошарга тырышмам –
такмам да чәчемә тасмалар.
Җил үрер тузгыган чәчемне,
тузанга исемем язсалар.
Мин сиңа ошарга тырышмам –
тартмамын күземә сөрмәләр.
Бары тик ягымлы елмаю
ирнемнән күземә үрмәләр.
Мин сиңа ошарга тырышмам –
йөрәгең әкренләп ут алыр.
Бер мәлне биләр дә ят хисләр,
көн белән төннәрең  буталыр.

 

Бусагада август...

Бусагада инде август –
безнең вакыт инде аз калды.
Тик шулай да мин бу җәйдән
кочак тулы сөю, наз алдым.
Бусагада инде август –
әле генә иде җәй башы.
Дулкын чәчләремне тибрәтеп
йөгергәнем истә сиңа каршы.
Бусагада инде август,
керфегемдә –
җылы яңгырларның тамчылары.
Җәй бәхеттән генә тора, дидем,
вакыт-вакыт ул да камчылады.
Бусагада инде август –
иренемдә тәме
карлыганлы чәйнең.
Йөрәгеңдә калыйм
яктылыгы булып
нәкъ быелгы җәйнең.