Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чын шагыйрь... Һаман да шагыйрь!

Татар поэзиясенең җитмешенче-туксанынчы еллар үсешендә якты һәм тирән эз калдырган иң талантлы шагыйрьләребезнең берсе – ул, һичшиксез, Зөлфәт. 1968 елда дөнья күргән «Беренче карлыгачлар» альманахында басылып чыккан ике дистәләп шигыре үк аны шигъриятебезгә килгән өр-яңа зур шагыйрь буларак таныта. Тиз арада ул күп санлы шигырь сөючеләрнең (ә бу чорда алар бүгенге көннең футбол, хоккей фанатлары кебек гаять киң массаларны колачлый һәм шактый актив иде) ябырылып укый торган авторына әверелде. Шигырьләре еш кына үзешчән һәм профессионал сүз осталары башкаруында сәхнәләрдә яңгырады. 

Зөлфәт шигъриятебездә үзеннән 4-6 яшькә өлкәнрәк остазлары, укытучылары Р.Фәйзуллин, Р.Гаташлар буынының яңа дәрәҗәле поэтик фикерләү алымнарын тормышка ашыруда аларның үкчәсенә үк басып килгән гаярь-актив дәвамчысы буларак кабул ителде. Алар Мөдәррис Әгъләмов белән Казан университетының татар бүлегенә 1965 елда бергә укырга кергән студентлар иде. Бу ике автор әлеге елларда һәм аннан соң да шигъриятебез дөньясында һич аерылмас ике шук, талантларына күрә азрак иркә һәм шуңа күбрәк тә кыйналган игезәк пар кебек булды. Шунысы кызык, әлеге уртаклык аларның тууларыннан башлап (Мөдәррис Әгъләмов Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында 1946 елның 13 октябрендә, ә Дөлфәт Маликов (Зөлфәт) Татарстанның Мөслим районы Үрәзмәт авылында 1947 елның 3 гыйнварында туган, ягъни аларның туган төбәкләре якын булган кебек, яшь аралары да нибарысы ике ай ярым), моннан соңгы уку, иҗат, хезмәт эшчәнлекләре дә (Мөдәррис 1965 – 1968 елларда, Зөлфәт исә 1965 – 1969 елларда берничә ел гына укып, икесе дә университеттан китәргә мәҗбүр булдылар), җитди шигъри дебютлары да бер үк 1968 елда үтеп («Казан утлары»нда һәм «Беренче карлыгачлар»да), университетны бетергәнче үк олы сәнгать дөньясына чыгу сәбәпле, иҗатларының да шәриктәш дусларына караганда, иртәрәк өлгерүе, алтмышынчы еллар азагында инде шигырь сөючеләр арасында тәмам танылып (җитмешенче еллар башында Мөдәрриснең 1970 елда «Кыңгырау», 1973 елда «Учак урыннары», 1971 елда Зөлфәтнең «Язмышлар ярында» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты – икесенең дә мөхәррире – Татарстан китап нәшриятының күренекле классик редакторы Рәис Даутов иде), СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителүләре дә бер үк 1973 елда булып, хәтта иҗатлары һәм гомерләре белән алыш-бирешләре дә (алар икесе дә 60 яшен тутырып: Мөдәррис 2006 елның 26 ноябрендә, Зөлфәт 2007 елның 15 маенда бу якты дөнья белән араны өзде) бер үк сценарийга буйсынгандай – яшәүләре дә, үлемнәре дә, үлемсезлекләре дә гел бергәлектә-янәшәлектә дәвам итте һәм итә. 

***

Зөлфәт кырык еллык иҗат гомерендә шактый гына шигырьләр иҗат итәргә өлгерсә дә, аның басылып чыккан китаплары саны, иҗатында мөмкин кадәр ешрак китап чыгаруны алга куеп яшәгән күп каләмдәшләреннән аермалы буларак, алай күп түгел – нибарысы җиде китап. Аның каравы шагыйрьнең чордаш авторлардан нык аерып куйган икенче бер төп үзенчәлеге дә күз алдында – ул да булса шигъри сүзенең, сәнгатьле фикерләвенең югары профессиональ дәрәҗәдә яңгыравы! 

Шагыйрьнең бай иҗат эшчәнлеген ачыграк күзаллар өчен аны ике этапка бүлеп карау отышлы. 

Беренче этапка без шагыйрьнең ун еллык иҗат гомерен үз эченә алган: альманахтагы шигырьләре (1968) һәм ике мөстәкыйль китабы – «Язмышлар ярында» (1971), «Утлы бозлар» (1978) җыентыклары басылып чыккан чорны, ягъни авторның егермедән утыз яшенәчә булган иҗат гомерен кертеп карыйбыз. Болар шагыйрьнең тыелгысыз дәрт, чиксез ашкыну, оптимистик максат күтәренкелеге белән сугарылган – нигездә, Казан университетында һәм Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы икееллык курсларда уку еллары рухы белән бәйле әсәрләр. 

Әйтергә кирәк, Зөлфәтнең «Язмышлар ярында» китабы бу елларда татар поэзиясендә басылып чыккан шигъри җыентыкларның иң көчлеседер, мөгаен. Монда кергән 49 шигырьнең һәрберсендә югары профессиональ каләм чаткысы сизелеп тора. Аның тиз арада киң катлам укучылар арасында зур танылу алуы да гаҗәп түгел. 

Җыентыкны ачып җибәргән гадәти бер «Таңның Идел кичеп яткан чагы...» шигыреннән кайбер өзекләр китереп үтик. Биредә авторның сиземле-картиналы микросурәт белән ни дәрәҗәдә табигый эш иткәнлегенә игътибар итегез: Таңның Идел кичеп яткан чагы... / Ул дулкыннан баса дулкынга...

Күрәбез, таң ату күренеше әсәрдә күзәнәкле зурайткыч пыяла аша күренгән җанлытәэсирле рәсем ярдәмендә тасвирлана. Икенче строфада әлеге шигъри күрү, шул ук масштабын саклаган көе, инде авторның төп тасвир объектына күчерелә: Шәһәремә офык күз сирпеде, / Шәһәремдә таңгы тамаша... / Йөзә Казан! / Гигант кораб сыман / Бәхет гаванена, / Таң аша.

Классик үрнәк булырлык әлеге метафора ялгыз түгел, ул, концентрацияләнеп, игътибарыбызны Казанның үзәк мәйданына юнәлтә: Нәкъ капитан күперчеге сыман / Балкып ята Ирек мәйданы. / Күперчектә – Бәхет капитаны, / Туар көнгә карый уйланып. 

Шигырь азаккача әнә шундый ачык буяулы, сәнгати тасвир камиллеген югалтмыйча дәвам итә һәм, иҗтимагый-тарихи колачлы хис-фикер үсеше белән баетылып, иң баштагы ике юлга кабат әйләнеп кайта – үзенең классик яңгырашлы финалында тәмамлана.

Әсәрнең сәнгати эшләнешенә биредә сокланырга һәм эстетик ләззәт кичерергә генә кала. Әмма ләкин... әлеге дә баягы «ләкин» сүзенең генә азрак эшне бозып торуын әйтми китеп булмый. Әгәр дә бүгенге укучыга бу елларда Казанда нибарысы чит ил кунакларына күрсәтергә дип, бер-ике татар мәктәбенең калдырылуын, барлык предметларның (нәкъ ярты гасырдан соң ил сәясәтенең төгәл кабатлануын кара син!) урысча укытыла башлавын һәм, әллә кая бармыйча, шагыйрьнең студент буларак «чыгымчылаган» үз язмышының да шул кара еллар шаукымы нәтиҗәсе икәнлеген искә төшерсәк, биредә автор тасвирлаган дөньяларның бик үк бәхет белән сугарылмавы аңлашыла. Без бүген яшь авторның сәяси кыйбла аныклыгын да, аның ихласлыгын, үзе инанган фикерләргә иҗатында ни дәрәҗәдә тугры калуын да бәяләргә җыенмыйбыз... Безнең өчен бүген монда бер нәрсә мөһим: әсәрдән күренгәнчә, шагыйрьнең бу беренче шигырьләрендә әле эчтәлектә әллә ни эше юк, идеясе, инерция буенча, куелган партия сызыгы юнәлешендә дәвам итә, аның төп игътибарын исә үз укучыларын аяктан егарлык эффектлы сурәт алымнарын табу күбрәк били! Һәм ул моңа ирешә дә!

Илленче елларның рифмалы такмакларыннан соң, шигъриятебезгә «Офыкларга дулкын кага...» исемле икенче әсәрендәге: Күккә тигән тупыл ябалдашы, / Менәменә кичке җил өрер, / Тупыл ботаклары, шыбырдашып, / Йолдызларны коеп төшерер... / Нәкъ офыкка чыга тыкырыгы, / Болытларга тигән казыклар. / Айга тигән кибән бастырыгы, / Һәр тавышны, күңел, язып бар... – кебек С.Есенин темпераментын һәм аның авыл пейзажы картиналары сурәтен хәтерләткән масштаблы, тәэсирле микрообразларның табигый төстә килеп керүе, һичшиксез, бу инде милли әдәбиятыбызның зур казанышы иде. Мондый нечкә шигъри каләм белән рухи дөньяның теләсә нинди катлаулы тирән катламнарына да үтеп керү шагыйрь өчен зур проблема тудырмый. Зөлфәт бу елларда ук инде әнә шундый бәхетле шагыйрьләрнең берсе иде. 

Бер уңайдан аның бөек музыка дөньясына үтеп кергәндә кулланган нечкә поэтик ачкыч табу осталыгына да тукталып үтик. Сүз авторның «Айлы соната»сы турында бара. Әсәрдә без шигъри тасвир ярдәмендә тудырылган тылсымлы бер югары илаһи гармония тоябыз. «Теплоходның ак салонында пәрдәләргә, тәрәзәгә тиеп» салмак кына башланып киткән һәм агылган бу гүзәл музыка, тора-бара, Бетховенның ярсу темпераментына буйсындырылып, тышка бәреп чыга – киң Идел өстенә җәелә. Тыелгысыз омтылыш-дәртне күрсәтү өчен автор, үзендәге ут-ялкынлы төрки кан агышы кайнарлыгын да өстәп, табигать-Иделнең яшенле-давыллы мизгелен, бабаларыбыз яшәешенең характерлы бер ярсу манзарасы – кызу ат чабышы күренешен тасвирга китереп кертә: ...Ә дулкыннар авызлыгын чәйни / Чабышларга чыккан ат кебек. / Кан саугандыр, бәлки, йөрәгенә, / Ял төпләре аның чат күбек. 

Бу тасвирга, яшен уты сугып, «яр өстеннән каерылып ауган» имән, «чәрдәкләнгән ай»ның суда чайкалуы, күңелен «киереп ачкан Идел» кебек хыялый шартлылык һәм гайре табигыйлек чикләрендә торган реаль тормыш детальләре өстәлә. Әсәр, сүзмәгънә логикасын тарсынып, дулкынландыргыч, эмоциональ, рәсемле бер музыка агышына әверелә: Актарыла, күбекләнә Идел, / Акчарлакның сына канаты... / Нишләттең син сабыр Иделемне, / Нишләттең син, әйтче, соната?! 

Шулай итеп, сиземле микросурәтләргә корылган тасвир шигъриятебезне давыллы, кодрәтле сәнгать көченә әверелдерә. Шушы урында укучыларыбызның игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәлтәсе килә: Зөлфәтнең шундый нечкә кичерешле югары сәнгать очышында без җирнең каршылыклы көрәш һәм көрәшкә чакыру авазларын да ишетеп алабыз. Тикмәгә генә Бетховен Ленинның яраткан композиторы булмагандыр, күрәсең. Әмма игътибар беләнрәк карасаң, хикмәт монда бер Бетховенга гына кайтып калмый. Моның төп сәбәпчесе, һичшиксез, шагыйрь Зөлфәт үзе. «Язмышлар ярында» китабының икенче бүлеге тулаем мәхәббәткә багышланса, аның беренче бүлеге тоташы белән милләт язмышы һәм көрәш темасына барып тоташа. Авторның Моцарт темасына мөрәҗәгать итүе дә, табигать, туган авыл һәм, гомумән, теләсә нинди темага килеп кагылуының да, ахыр чиктә, төп сәбәпчесе әнә шушы киеренке эчке көрәш рухының чагылышы булып тора. Хәер, монда әллә ни гаҗәпләнер нәрсә юк, әлеге шигъри көрәш дәрте шагыйрьнең аерылмас үз эчке бер халәте, димәк, хикмәт тышкы тема үзенчәлегендә түгел. 

Менә аның гадәти бер татар авылы – туган авылы «Яңа Сәет»кә багышланган шигыре: Бабаларым монда чана бөккән, / Агаларым тәртә каерган. / Кул тотынып авыл әйләнәсен / Әйлән-бәйлән уйный карурман. / Тагор кыяфәтле картлар миңа / Гыйлем ягы, беләм, кыскарак – / Гыйльми лекцияләр укыдылар / Профессорлардан да остарак. / Өйрәттеләр хөрмәт итү фәнен / Һәм төзәтү фәнен ялгышны. / Йөгәнләргә / башта усал тайны, / Тайлардан соң – усал язмышны. 

Яшәү фәненә өйрәнү – моңардан да зуррак вазифа бармы икән тормышта? Әлеге фәннәрне бүгенге яшьләребезгә һәм, һич югы, Дәүләт Советы әгъзаларына өйрәтсәләр икән ул! Әйе, милли традицияләребезне буыннан-буынга тапшыру – шулай ук җаваплы, тарихи зур бер көрәш төре. 

Әйтергә кирәк, шагыйрь үз иҗатында кабатланмас тәрбия чыганагы булырлык геройларының тулы бер галереясен тудыруга ирешә. Авторның иң яхшы әсәрләреннән берсе «Тимерче турында баллада» шундыйлардан: Язмышын да чүкеп ясаган ул, / Сандалына салган ачуын. / Сандалында яньчемәкче булган / Бөлгенлекне, сугыш-ачлыгын. / Дене дә шул тимер иде аның, / Чүкеч тавышы булды догасы. / Берлиннарга кадәр алып барды / Җирән кашкасының дагасын. / ... Кызган тимер кебек яшәде ул, / Кызган килеш керде сугышка, / Кызган тимер сукты йөрәгенә, / Кызган килеш ауды камышка. 

Тимер белән гомерлек алыш-биреш шулай өзелә. 30-40 нчы еллар атмосферасында тәрбияләнгән милләттәшебезнең рухын, фронтның «кызган килеш керде сугышка» кебек иң конкрет деталенә кадәр күзалларлык итеп, совет чоры кешесенең сүнмәс оптимизмын да, тирән фаҗигасен дә шулай түкми-чәчми укучыга илтеп җиткерә алган әсәр ватандашларыбызга, һичшиксез, мәңгелек тере һәйкәл ул! Һәм, әлбәттә, авторның – сугыш арты баласының, әтиләре каһарманлыгын гомумиләштереп, йомгаклап куюы да. Тагын берничә елга соңарып, әдәбиятка килгән әдипләр инде, бик теләсәләр дә, бу теманы мондый натураль һәм мондый символик ачкычта (кеше белән тимер көрәше) мондый шигъри кодрәт белән сурәтли алмаячаклар. 

«Йодрык» балладасы рәхимсез «халыклар төрмәсе» булган патша Россиясенең халыклар дуслыгын бозар өчен махсус оештырган Кабан күле бозындагы канкойгыч бәрелешне тасвир итә. Үсмер Гәрәйнең әтисе үлемен күреп, үзенең дә фаҗигале көрәш корбанына әверелүе әсәрдә Зөлфәт каләменә хас масштаблы, киеренке психологик эпизодлар ярдәмендә җанландырыла.

Мондый эпик колачлы көрәш (бәрелешү) картиналарын авторның гражданлык позициясен ачыктан-ачык чагылдырган фәлсәфи-хикмәтле көрәш лирикасы алыштыра: Муса кайсы шул кошларның? / Җанына сыйган җир, күк... / Сугыша белгән былбыл ул / Һәм җырлый белгән бөркет. («Җырлый белмиләр бөркетләр...»)

Китапка турыдан-туры публицистик накалда тәкъдим ителгән көрәш мотивлары килеп керә: авторның «Күз яшьләренә ышана Мәскәү...», «Җилдерде ул дала атларында...» кебек шигырьләре шундыйлардан: Үз-үзеннән яманрак татар / Дошман барда җирдә, үч барда. / Чакырылмаган кунак – / дошманнарга, / Көтеп алган кунак – дусларга...

Мондый тарихи кырыслык һәм җитдилек белән белдерелгән көрәш авазлары татар шигъриятендә бик еш яңгырамый. Җитмешенче-сиксәненче елларда бу шигырьнең укучылар арасында нинди фурор кузгатуы әсәрнең генә түгел, ул чордагы милләттәшләребезнең дә нинди хис-тойгылар кичереп яшәве хакында бик ачык сөйли.

«Без бит көрәшчеләр затыннан» шигыре шагыйрьнең милләт-көрәш темасына язылган шигырьләрен йомгаклап куюы рәвешендә яңгырый: Томырылдык тормыш эченә без, / Сабан туе атлары сыман. / Мәйдан кирәк безгә, мәйдан кирәк! / Без көрәшче халык затыннан! 

Күрәбез, әсәрдә көрәш рухы тагын да якыная, конкретлаша төшә кебек. Герой үзенең көрәшергә килгәнлеген һәм мәйдан кирәклеген дә инде кистереп әйтә. Ә шулай да... көрәшнең асылы традицион Сабан туе һәм аның символик сурәтеннән әлегә узмый: Чыгып бастык, нәкъ уртага бастык – / Күрсен заман кемнәр чыкканын! / Көрәшербез – сөлге өзелгәнче, / Билен сындырганчы дошманның. / Безнең кулда шул ук сөлге бүген, / Бу – көрәшче халык сөлгесе. / Сөлге таза! Гасырларны кичкән! / Көрәшченең кирәк җиллесе!

Бүген дошман синең белән мәйданга чыгып көрәшмәячәк, күптән инде ул итәк астыннан эш йөртеп, мәкер-яла-хәйлә белән сине җиңүнең күпкә отышлырак вариантларын сайлап алып, максатына ирешү юлын тапкан. Шулай да әсәрнең туксанынчы еллар милли хәрәкәте күтәрелешенә күпмедер йогынты ясавын да биредә һич кенә дә инкарь итеп булмый. Хәер, бу темага әле автор шул ук фольклорга бәйле төстә тагын бер әйләнеп кайтачак. 

***

Әйтеп киткәнебезчә, Зөлфәтнең бу башлангыч чор иҗатында мәхәббәт лирикасы шулай ук аерым бер үзәк урынны биләп тора.

Исеме китабының тышына ук чыгарылган «Язмышлар ярында» әсәре үзе генә дә шагыйрьнең мәхәббәт кичерешләрен ни дәрәҗәдә тирән һәм нечкә тоемлавын, яшәеш-сөюнең ни кадәр каршылыклы, драматик мөнәсәбәтләрдән корылуын ачык күзаллавын күрсәтә: Мин торам язмышлар ярында, / Упкынга атларга әзермен. / Мин сине сөйгән күк, син дә бит / Башканы сөясең, кадерлем.

«Пар толым» шигырендә дә шул ук беренче ихлас сөю тойгылары, аларның ихласлыгын укучыга түкми-чәчми китереп җиткергән сиземле халәт сурәте: Ык төбеннән, яшьлек сыман, болытлар агып бара»... «Болытларга тиеп булмый – яшьлектәй изге сыман!

Олы мәхәббәтнең табигать белән бербөтенлеге, җан ияләренең әлеге якты, изге омтылышта бер-берсенә теләктәшлеге авторның бик күп әсәрләрендә чагылыш таба, иң әһәмиятлесе: алар шундый табигый кабул ителәләр ки, монда шагыйрьнең шартлылык законнарыннан шундый оста файдалануын башка да китермисең: Таң атуга сылу керфегендә / Күз яшьләре кибеп өлгерде; / Ул йөрәген кысты учларына. / Былбыл исә, былбыл җан бирде. («Былбыл») 

«Мәхәббәт» балладасында шагыйрь укучыга үзе яшәп узган 50-60 нчы елларның гаять истә калырлык бер типик каһарманы образын тәкъдим итә. Бу герой – пассажир («акбаш»ка һәм Такташка гашыйк»), күңеле белән кырыс һәм нечкәлекне берләштергән – шушы чорның гади-беркатлы, эчкерсез, киң күңелле һәм сәрхуш бер типик агае. Әмма аның бу типиклыгы әсәрдә икенче планда тора, үзенең шәхси бәхетен эзләүче бу каһарман – кырыс сугыш елларының бәхетсез бер баласы, безнең алга иң әүвәл үзенең индивидуаль кабатланмас кыяфәте һәм характер үзенчәлекләре белән килеп баса. Әлеге «утырса – урындыгы сына», «биесә – өрлек сыгыла» торган, аюга каршы бергә-бер пычак белән чыга торган абзыйны кайнар мәхәббәте аяктан еккан. Аның мәхәббәт объекты да Пушкин заманы балларының аристократкалары түгел, ә көн дә ире тарафыннан кыйналган, пекарняда камыр изүче чибәр («балерина сыман гүзәл сынлы») хатын. Аның өчен ул миллион яртыдан баш тартырга, фани дөнья малыннан ваз кичәргә әзер... Юк, китми бит! Китми шул иреннән... / ярата ул аны, сволочь! – ди ул кызганып, ярсып-дуамалланып... – Миңа чыксын иде ул кияүгә – / сарай салыр идем мин аңа! / Юлларына келәм җәяр идем! / Ханша итәр идем дөньяга! – ди абзый, якты хыялына бирелеп һәм сөю газабын бергә кушып. Ул инде дөрес фәлсәфи фикергә дә килгән: Тик мәхәббәт... көчкә бирелми шул! / Кош күк төшми җимгә – бодайга... 

Шулай итеп, геройның тупаслыгы, кырыслыгы, күңеленең нечкәлеге, хыялыйлыгы, ихласлыгы, җан романтикасы белән бергә кушылып, укучыда җир мәхәббәте турында фәлсәфи күзаллау, караш, фикер уртаклыгы, хәтта теләктәшлек тойгысы да барлыкка китерә. Җитмешенче-сиксәненче елларда балладаның зур массалар тарафыннан гаять яратылып укылуы бер дә юкка түгел бит. Бу – күңел уртаклыгы булганга шулай.

Алда без авторның мәхәббәт темасын да гаять төрле яклап – аны лирик кичерешләр аша да, хикмәтле фикерләү итеп тә, эпик әсәр каһарманы дөньясы ярдәмендә дә ачарга омтылуын күрдек. Ә инде аның «Сөю мәңгелек» шигыре ул елларның гына түгел, яшәешебезнең бөтен чорында да һич искермәс мәңгелек җыр булып яңгырый: Узар гомерләр, искән җил кебек, / Сөю – мәңгелек, сөю – мәңгелек!.. 

***

Шагыйрь иҗатының алдагы этабын тәшкил иткән әсәрләргә без аның икенче китабыннан соң унике ел үткәч чыккан «Адашкан болыт» (1990), «Ике урман арасы» (1995), «Йөрәгемне былбыл чакты» (1999) һәм үзе әзерләп тә, китап итеп күрергә насыйп булмаган соңгы «Ходай сулышы» (2007) җыентыкларын кертеп карыйбыз. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда шагыйрьгә хас гомуми тел-стиль, иҗат омтылышы нигездә сакланса да, алдагы башлангыч сыйфатларның шактый үзгәрүен, ә кайчакта капма-каршы якка әйләнүен дә әйтеп китми булмый. Җәмгыятебез һәм милләтебез тормышының тискәре якларына күбрәк игътибар итү, кай ара аннан күпмедер читләшү, чынбарлыкны аңлауда еш кына мәңгелеккә төбәлеп тирән уйга төшү, аптырашлы уйларында әледән-әле Ходайга мөрәҗәгать итү, үткән белән киләчәкне чагыштырып, күңел төшенкелегенә бирелү кебек элекке этапта һич күренмәгән сыйфатларның калкып чыгуы, яшерен-батырын түгел, иҗатындагы гомуми сыйфат югарылыгының да шагыйрьнең алда үзе яулаган иҗат биеклегеннән күпмедер төшүе, еш кына тасвирның күп сүзлелеге, композициянең көпшәклеге, Зөлфәт шигъриятендә без күнеккән хис-тойгы пружинасының йомшара төшүе күзгә ташлана. Әгәр дә бу чорның туксанынчы еллардан соң, ягъни Республикабыз язмышы өчен шактый гына өмет уята башлаган вакытны үз эченә алуын исәпкә алсак, гаҗәпләнүебезгә сәбәпләр тагын да арта кебек... Әмма чын шагыйрьнең дөньяны сиземләүдә һәрвакыт үз логикасы, үз үлчәм-параметрлары, үз масштабы барлыгын белгәнгә, безгә калса, бу кискен борылышның да шактый ук табигыйлеге аңлашыла.

Әлеге үзгәрешләр барыннан да элек шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләрендә чагылыш таба. Дөрес, бу чорда да ул мәхәббәтнең тормышта иң зур көч икәнлеген һәрдаим ассызыклап күрсәтергә омтыла: Дөньялыкның һәрбер дене дәшә, / Дәшә Коръәндәге һәр аять: / Мәхәббәтсез яшәү дөрес түгел, / Мәхәббәтсез яшәү – Җинаять!

Әмма беренче чордагы сөю шигырьләре белән чагыштырып карасаң, шул аңлашыла: мәхәббәт темасы биредә ничек кенә киңәймәсен, ничек кенә төрләнмәсен, ул мәхәббәт шигыре булып түгел, ә бәлки, мәхәббәт турындагы шигырьгә әверелеп кала. Алдагы китерелгән өзекне дә без, барыннан да элек, олы мәхәббәткә чакыру буларак кабул итәбез. 

Әмма хикмәт автор әсәрләрендә сөю хисенең күпмедер сүрелеп калуында гына түгел. Бу проблема, гомумән, объектив тормыш чынлыгы белән бәйле. Төп сәбәп җирдәге олы мәхәббәтнең, гомумән, мәгънәсе үзгәреп, замандашларыбыз яшәешендә аның тоткан үзкыйммәтен югалта баруында. Димәк, шагыйрь иҗатындагы бу чор мәхәббәтенең дә чын дөрес исеме – гомумән, кешелекнең аны югалта бару этаплары, югалта бару тарихы турында.

Әлеге яшәешнең үзәгендә, билгели ки, барыннан да элек автор карашларының үзгәреше, көндәлек иҗтимагый яшәеш шартлары, гомер үтүе, балалар, оныклар, милли тормышыбыз, ахыр чиктә милләт язмышы тора. 

«Имансызлар», «Язылмаган дастан» шигырьләреннән күренгәнчә, шагыйрь туган тел һәм милләте язмышы турында борчыла: Һәр иҗегем, һәр сулышым канлы, җәрәхәтле килеш мин китәм... («Татар теленең каргышы»).

Авторның үз-үзенә, милләтенә әче сатирасы барлыкка килә: Телне кисеп, артны ямасалар, / Безнеме соң ачу җилкетер? – / Юк, без сабыр! Безнекеләр һәрчак / Рәхмәт укып, сакал селкетер. («Безнекеләр») 

Мең дәһшәтле, мең афәтле татар иле! – / Чынлапмы ул мифлардагы Тартар иле? / Ахыргача үзен үзе мактар инде, / Ахыргача үзен үзе ватар инде, / Ахыргача үзен үзе сатар инде – / Чынлап мәллә син мифтагы Тартар иле? («Аң җитмәслек бер төпсезлек») 

Шулай итеп, шагыйрь милләтебез язмышының соңгы үсеш чорына да үзенең төгәл поэтик бәясен җиткерүгә ирешә. Моның өчен бер шигъри талант кына аз, әлбәттә, моның өчен катлаулы көрәш кырын исән-имин кичеп чыккан туры сүзле, кыю йөрәкле олы шәхес каһарманлыгын күрсәтү дә кирәк. Күрәбез, Зөлфәттә боларның барысы да бар. Иң мөһиме, бу соңгы шигырьләре белән ул иҗатының беренче чорына – үз иҗат чишмә башына әйләнеп кайтуын, иҗатының тулы бер гармониясен тапкан, шигъри камиллегенә ирешкән иҗат эволюциясен үтүен раслый. Шуңа да Зөлфәт укучыларыбыз күңелендә гомер буена үз-үзе булып калалган олы шагыйрьләребезнең берсе булып яшәвен дәвам итә.

Бу җанны талаган каршылыклы проблемалар милләт проблемасы гына булса, бәлки әле, гадәттәгечә, үз эчеңә йомылып түзәр дә идең... Монда фаҗига гомумкешелек масштабларына барып тоташа, сүз биредә Кешелекнең юкка чыгуы белән бәйле: Нитрат чәчеп, / гарип урабыз да / Үле судан балык тотабыз. («Тутык»)

Аның «Курку», «Аваз» шигырьләрендә укучыга үз замандашларының йөрәк шомы, һәр нәрсәгә уянган шик-шөбһәсе, курку тойгысы, эчке җан авазы китереп җиткерелә: «Кыямәтнең соң илчесе күземә карап тора...» («Кыямәт кичәсе») – нәкъ менә шундый аптыраулы авыр чакларда ул бер Ходайга эндәшергә мәҗбүрдер дә: Әллә кеше акылыннан шашты, / Әллә инде дөнья тилерде? – / Кем уйлаган, / Кеше булган өчен / Оялырдай көннәр килерне? («Терелербез...») 

Шуңа авторның үз яшәешенә һәм заманага биргән бәясе дә югары түгел: бу якты дөньядан ул зур фаҗига-әрнү белән китә: «Ни әйтсәң дә, өлгермәдек дөньялыкта яшәп!» («Көз яңгыры») Аның «Язылмаган дастан»ы да, һичшиксез, нәкъ шушы һәлакәтле тойгы белән сугарылган: Астыртын сулар шикелле / Каезлый гел астан, / Булмый калган гомерен даулый / Язылмаган дастан...

Килеп чыкмаган гомер азагының төп сәбәпләре турында еш уйлана шагыйрь. «Юхалык» шигырендә бу хакта ул хикмәтле шигъри тел белән әйтеп бирүгә ирешә: Мәкер – бөек. Иң бөеге – юха! / Сак була күр, бәндә, шулардан! / Куенына юха сыендырып, / Һәм изгесе итеп юханы, / Яшәгәннәр гади бәндәләре, / Имамнары, морза һәм ханы. 

 Инде без шуның әче җимешен татыйбыз: Үз нәҗесе белән уйный Ватан. / Барып җиттек – / Ватан тилерде...

Иң гаҗәбе, әлеге гайре хәлгә бүген беркемнең дә диярлек исе китми: Ач өерләр туеп ял итәрләр, / Ырылдашып җирдә кан кыйгач, / Һәм шуларны / Ярлыкауны сорап / Өзгәләнер ялгыз сандугач... («Ялгыз сандугач»)

Бәланең бер татар фаҗигасе генә булудан узганын бик яхшы белә шагыйрь. Бу хактагы уй-фикерен ул бик төгәл поэтик ачкычта чишеп исбатлый алган. Әлеге вәхшәтнең эзе шактый тирәндә. Тамырда. Әмма тамырга карашның асылы дошманның империалистик варварлык мөнәсәбәтендә. «Тамыр көлләре» (338) шигырендә автор шуның мәкерле эзләрен ача: Бу төбәктә тайга шаулаганын / Кемнәр, ничек искә алырлар? – / Ул шаулардан инде җилләр искән, / Тау-тау булып яна тамырлар.

Бу шагыйрьнең кешелеккә төбәлгән гаҗәеп тирән борчулы соравы! Шушы сорауга ул, шагыйрь буларак, планета гражданины буларак, ачык җавап эзли: Яна тамырларда алтын дастан, / Дастаннарда – кавем тарихы, / Тарихларда яна Җир өмете, / Өметләрдә нәрсә? – / Барысы! / Тамырларда яна батырлыклар, / Батырлыкта – синең намусың, / Намусыңда яна горурлыгың, / Горурлыкта – олы язмышың. 

Кыскасы, биредә «мең буынга җитәр бер хурлык» януы күрсәтелә. Шигырьдә бүгенге заман татар поэзиясенең шәхеслек намусы, публицистик көрәш ялкыны, аның югары сәнгатьлелеге бергә үрелгән. Бу очраклы түгел, тормыш-яшәешебездәге гаделлек көрәшендә югары поэзиянең урынын яхшы белә шагыйрь… Аның иҗатында чын шагыйрьләргә урын һәрвакытта түр башында булды. Авторның Пушкинга, Тукайга, Бабичка кат-кат багышлап язган әсәрләрендә бу мөнәсәбәт бик ачык сизелә. Замандашларыбыз Х.Туфан, Рәшит Әхмәтҗан, М.Әгъләмовларга атап язылган әсәрләре дә, гади истәлек булудан бигрәк, чын сәнгать әсәре буларак кабул ителә.

Авторның дусты М.Әгъләмовка багышланган «Карлар тик тора» әсәре кабатланмас ихласлыгы, фикер колачы, шигърилеге белән истә кала: Ява карлар, ашыккандай җирнең / Караларын акка күмәргә. / Шагыйрьлек тә ярый – моның өчен / Җырлы иткән җылы көннәргә / Үзең белән кирәк түләргә.

Бу – ике дус шагыйрьнең үз алдына куйган конкрет көрәш позициясе.

Ага вакыт җиргә ак кар булып, / Бәгырьләрдә гүли бу вакыт. / Күзләренә кара, / Көчең җитсә, / Шул вакытны кара туктатып. 

Монысы шигырьнең төп шартлылыгы – автор идеясенең җиһан киңлегенә сикерер алдыннан ясалган соңгы тукталышы.

Их син, сәйях дустым, нәни гигант! / Карлар төшми, карлар тик тора! – / Тибрәнгәләп күккә күтәрелә / Безнең шушы иске йорт кына. / Моңсу бүген... Иске планетаның / Үзеннән дә иске шул Вакыт – / Көче җитте! / Сорау ала бездән, / Күзгә карап, юлда туктатып...  

Шагыйрьнең, вакытны туктатып, шигъри вөҗдан телендә сөйләшергә әзерлеге – татар поэзиясенең мәңге сүнмәслеге хакында сөйләүче ныклы бер дәлил ул!