Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бакый Урманче хатирәләре (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Исмәгыйль Ситдыйк улы Хантимер. 

1982 дә 4 ноябрьдә Исмәгыйль Хантимер угылы Рөстәм белән килеп төште. Исмәгыйль минем иске дуслардан. Дус дигәннән, безнең дуслыкның бер китеге бар кебек сизелә иде. Юк, ышанычның там булмавыннан[1] түгел, кайсыдыр бер ноктада безнең зәвыклар бердәй булмавы, ахры. Берүк без үзара тәмам ышанычлы, иманлы дуслар идек. Теләгән һәрбер серне әйтергә хәзер – уртаклашырга шиксез, ләкин ни өчендер һәммәсен дә әйтеп бетерми идек кебек.

Мәсәлән, ул мәрхүмә Суфия Туишевага булган мәхәббәтен шушы очрашуда гына яхшылап сөйләде. Ул вакыттан инде бер гомер узган бит. Хәерле булсын!

Һәр хәлдә Исмәгыйль чын, намус, сәдәкать иясе[2]. 1929 елны ул миннән соң камалган иде. Лубянкада ул азрак утырган, ай ярым. Бутыркага күчерелеп, Әхмәд Байтурсын ага[3], Сәгыйть Сүнчәләй[4] һәм Ханкирмән татарларыннан берәү белән бер камерада утырган, тәрәзәдән көндезге гизмә чагында[5] күрешкәли һәм төрле юллар белән бик сирәк кенә хат та язышкалый идек.

Мурманск лагеренда бер эшелонда барып төштек. Ләкин аны тиздән Соловкига җибәрделәр. Мин барганча, аны Соловкидан чыгарганнар да инде. Өч ел лагерь алып, янә өч ел шимальга сөргенгә җибәрелеп, Архангельскида яшәгән. Һәм шунда сөргендә вакыт Леонтина Артуровна белән өйләнешкәннәр. Изольда кызы шунда туган.

Исмәгыйль бик сәләтле, тырыш, тирән белемле, җитди галим иде, дөресрәге, булып китте. Әгәр бу афәт булмаса, ул Казанның данын күтәрерлек бер галим булачак иде. Үкенеч!

Сөргендә вакытта ул гыйльми эшкә керешә. Аның сәләтен тиз тәкъдим итәләр һәм Коми республиканың АН СССР филиалына эшкә җәлеп итәләр. Махсус матбугатта һәм мәркәзи прессада ачык исеме кат-кат аталды. Исмәгыйльнең гомере күп татар галимнәренең гомеренә охшый. Ул “партия”гә кергән булса, аның уңышлары башкачарак тәкъдим ителеп, тормышы да җиңелрәк булыр иде.

Исмәгыйль 1898 елда, февральнең 5 ендә Саратов губернасы Сафарка авылында туган[6]. Миннән бер яшькә кечерәк. Авылны салучы Сафар бабай Пенза Алтулдан килеп утырган[7]. Исмәгыйльнең әнисенең атасы яхшы ук бай кеше булган. Яңача укыту чаралары күреп, Истамбулда белем алган Алушев атлы мөгаллимне чакыралар. Исмәгыйль яхшы укый, Коръәнне дөрес укый, яхшы ук гарәпчәгә өйрәнә. Үзе мөгаллим булырлык белем хасил иткән була.

Ләкин укуны дәвам итергә теләп, Казанга барып, Татарская учительская школага керергә омтыла. Бу 1914 елда. Школага алмыйлар. Урысча белем җитешми (шулай микән?). Акчасызлык, гидайлык, таныш иптәшләрендә туенып йори. Шул вакыт, бәхеткә каршы, Казанга мәктәпкә алырга килгән Чәмәк-Ташкыч мулласына[8] моны юнәлдерәләр. Кием начар, яхшырак күренергә кирәк. Дуслары моңарга үзләреннән яхшырак киемнәрен биреп торалар. Мулла ярата мөгаллимне, ун сум авансны бирә. Ун сумга ул яхшы гына кием ала. 1914 – 1915 елларда Чәмәктә мөгаллим. Язын бер 130 сум акчаны кесәгә салып, Казанга кайта. Казаннан авылга кайтырга туры килә, әтисе сугышта.

Өйдә хезмәтче кирәк. Бер ел авылда уздыра. 1916 елның көзендә янә Чәмәккә килеп, мөгаллимлек итә. 1917 ел февраль революциясен Чәмәктә каршы ала. Уку елы ахырына җиткезмәстән, Казанга килә һәм нинди шаукымнар беләндер Сафаркага кайта, ул вакыт әтисе Ситдыйк та гаскәрдән өйгә кайткан була.

Шуннан Исмәгыйльнең тормышында төрле борылышлар белән икенче дәвер башлана. 1917 елның маенда ул гаскәри хезмәткә алынып, конный пограничный полкта хезмәт итә башлады. Озак та узмастан, аны эскадронның сайлавы буенча Казанда вакыйг булган мөселман гаскәри шурага делегат итеп сайлап, шураның җыелышларында яхшы ук актив хәрәкәттә була. Бик кызыл булып китә, тагы хөррият ягында максималист, янә Сафарка. 1918 елда янә Аклар гаскәренә алынып, Иделдән чигенү башлана. Мангышлак, кышкы суыкта Хәзәр диңгез тирәсеннән әйләнеп, Хаҗитарханга кайталар, Аклар гаскәре Хәзәр диңгезе һәм Кавказ таулары эчендә таралып бетә, ахры, бу вакыйгаларны тәфсилләп сөйләргә яратмый Исмәгыйль. Ләкин даими күңелдә урнашкан теләк уку, белем алу, гыйлемгә үрмәләү, бу буталчык арасында белем алу кыен булуын аңлап, чит илләргә  китү-ычкыну уе күңелен биләп ала. Ләкин ничек?

Хаҗитарханның үзендә университет ачылган. Шуның агрономия факультетына керергә хәзерләнә. Ул вакыт гали мәктәп ишекләре җиңел ачыла. 19 нчы ел. Аннан 1919 елның башында Мәскәүгә Голицынский курсларына күчерәләр[9] (ләкин монда ялгыш булуы мөмкин, 1921 елда түгел микән?).

1923 елда инде ул Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясендә[10] укый. Шул вакытларда безнең танышлык бик якын була. Еш очрашалар. Мәскәүдәге татар-башкорт студентларының түгәрәге, Мәскәү яшьләре Ирзиннар[11], Карамышев[12], Кастровлар[13] белән аралаша (бу вакыт башка бер урында язылыр).

1926 елда Мәскәүдә укуын тәмамлап, Казанга кайта һәм эшкә керешә. Мәскәүдә вакытта Исмәгыйль, Мирсәед Солтангалиев белән очрашкан вакытларында, Мирсәедне бер никадәр өметләндергән була, ахры. Мәсәлән, мәшһүр Царицынода[14] бер очрашуны Исмәгыйль исендә тота. Югарыда әйткәнчә, кайбер вакыйгаларны Исмәгыйль тәфсилләргә яратмый. Миңа кабатлап соравы уңайсыз булды. Минем уемча, аның яшерен серләре булуда түгел хикмәт, ул заманнарны аның искә төшерәсе килми. Мирсәед үзенең күрсәтүләрендә Исмәгыйльнең исемен атаган.

Шунлыктан Исмәгыйльгә Казанда Черек күлдә һәм Мәскәүдә ГПУның шәрык бүлеге мөдире Розенбергка[15] бер йөз (100) бит гарзы халь – показания язып бирергә туры килә.

Аны 1929 елның сентябрендә камыйлар. Ай ярым Черек күлдә утырганнан соң, Мәскәүгә Лубянкага күчерәләр. Казанда ул авыл хуҗалыгы техникумында, Кабан күленең аргы башында эшләде (Кадыйр Хуҗаев Садово-огородный техникумында[16] эшләде. Шулай ук авыл хуҗлыгы институтында[17] да дәресләр бирә иде). Исмәгыйль лагерьда өч ел булды. Аннан соң сөргендә Архангельскида. Анда агрономия эшләрендә булып, ахирел әмер Коми республикасы урталыгы Сыктывкарда Бөтенсоюз гыйльми академиясенең филиалында гыйльми хезмәттә була. Инде пенсиядә. Эшен дәвам иттерә. Күп гыйльми хезмәтләре бар. Бөтен союзда һәм чит илләрдә иң аталган галим. Исмәгыйльнең Көнчыгышка чигенә торган Ак гаскәрләр белән китеп, күп җәфалар күреп, Хаҗитарханга кайтып җитүе бик драматик шартларда булган. Аның Штулкерц фамилияле бер ак гаскәрине үлеменнән коткаруы хәйран бер вакыйга.

Штулкерц, Пулково обсерваториясендә[18] эшли торган булган, ахры, ахырында ул шунда кайтып тагын эшли башлаган.

                                        Һади Атласи

Һади Атласины Күл Черкендә 1906 елларда күрдем. Әткәйнең якын танышы иде. Татар мәдәнияте хәрәкәтендә бу затның үзенә хас бер урыны бар. Төгәл характер, төгәл сыйфат һәм үзенчә хәрәкәт итүче төгәл табигатьле кеше иде.

Тәне-бәдәне, рухани сыйфаты белән арыслан табигатьле.

Бервакыт Һади агадан сораган берәү: “Һади әфәнде, нигә сез болай сирәк язасыз, китаплар сирәк бастырассыз?” – дип сорагач, мәгълүм фарсы касыйдәсен искә төшереп, нәзыйрә ясап[19]: “Дуңгыз бик чагалы, бик күп дуңгыз үрчи, һәрберсе дуңгыз. Әмма арыслан елга бер генә балалый, ләкин баласы арыслан була”, - дигән. Моны үзе сөйләмәдеме икән? Соловкида.

Сабый чактан, 1905 еллардан бирле күреп беләм. Буа шәһәрендә Нургали хәзрәт[20] мәдрәсәсендә укыган чагында әткәй белән яхшы таныш һәм фикердәш булып, безгә Черкенгә (Күл Черкене) кунак булып килеп йөри иде. Черкен сабантуйларында көрәшергә килеп, бик күп сөлгеләр ота, казана иде. Зариф Бәширинең[21] дә сабантуйларында яхшы гына көрәшүе хәтеремдә калган. 

Ул вакыт ХХ гасырның беренче ун елында Буа мәдрәсәсендә яхшы ук оешкан бер революцион уртаклык булган. Боларның түр иясе Һади ага булган булса да гаҗәп түгел. Шул ук даирәдән билгеле журналист Шакир Мөхәммәдов[22] Оренбургта Хөсәен Ямашевка “Урал” гәзитәсен[23] чыгараша. Шул ук даирәдән (Ш. Мөхәммәдовның каенэнесе булса кирәк) казамалык Фатыйх Садыйков[24] да Оренбургка китеп, анда сәяси хәрәкәттә гаепләнеп сөргенгә җибәрелә һәм Капалга[25] барып мөгаллимлек кыла. Капал Фатыйх дип мәшһүр иде. Бу Фатыйх әткәйнең бик якын дусты булган, әткәйнең үз сүзе.

1907 еллардан соң Һади ага Әлмәттә мулла булды һәм шунда яшәп, җитди рәвештә тарих, төрек-татар тарихы белән шөгыльләнеп, татар халкының иң игътибарлы, иң кодрәтле тарих галиме булып күтәрелде. 1906 елда Государственный Думага сайланып, анда “трудовик”лар фракциясендә[26] торды. Бу аны сурәтли торган бер штрих.  

 

 

 

 

 

 

[1] Там булмавыннан – тулы, төгәл булмавыннан

[2] Сәдәкать иясе – тугрылык, дуслык иясе.

[3] Әхмәд Байтурсын ага – Әхмәд Байтурсынов (1873 – 1938), дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, галим.

[4]Сәгыйть Сүнчәләй – Сәгыйт Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889 – 1937), шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

[5] Гизмә чагында – йөрү чагында.

[6] Саратов губернасы Сафарка авылында туган – бу урында хәзерге Саратов өлкәсе Дергачи районына караган Сафарка авылы күздә тотыла. 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр Самара губернасының Новокузенски өязе Осиново-Гайски волостена кергән. 1859 елгы Россия империясе торак урыннары исемлегендә авыл Пенделке буларак теркәлгән.

[7] Пенза Алтулдан килеп утырган – бу урында Пенза губернасының Каменск районының Алты авыл, ягъни Мучали, Решетин, Кобылкин, Кутеев, Кикин, Телятин исемле татар авыллары күздә тотыла кебек.

[8] Чәмәк-Ташкыч мулласына – бу урында хәзерге Биектау районына караган Чәмәк авылы күздә тотыла кебек.

[9] Мәскәүгә Голицынский курсларына күчерәләр – Югары хатын-кызлар (Голицын) авыл хуҗалыгы курсы. 1908 елда княгина С.К. Голицына тарафыннан төзелә. 1922 елдан Петровски авыл хуҗалыгы академиясенә кушыла.

[10] Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясендә – монда К.А. Тимирязов исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе күздә тотыла. 1865 елда оештырыла. 1923 елдан К.А. Тимирязов исемен йөртә.

[11] Ирзин – монда миллионер-меценат, сәүдәгәр, Салих Йосып улы Ирзин (1833 – 1911) күздә тотыла. Чыгышы белән хәзерге Рязань өлкәсенең Әҗе авылыннан. Мәскәүдә яши, шунда җирләнә.

[12] Карамышев - Ибраһим Карамышев (1846 – 1954), Мәскәү сәүдәгәре. Б.Урманче Мәскәүдә укыган дәверендә Карамышевлар гаиләсе белән дә аралаша һәм алар хакында кыска гына хатирәсен язып калдыра. Югарыда язылган искәрмәдә Карамышевлар хакында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

[13] Кастровлар – бу урында нәсел тамырлары Касыйм ханлыгыннан килгән танылган татар сәүдәгәре һәм меценат Әхмәт Хәйрулла улы, Мәскәү мәчетенең имам-хатыйбы вазифасын башкарган. Габдулла Шәмсетдин улы Кастров (1878 – 1937) күздә тотыла кебек. Б.Урманче хатирәләре арасында Кастровлар нәселеннән, скрипкач Мостафа Кастров искә алына. Аның белән 1920 елда очрашуын яза һәм “Ханкирмән, мәшһүр Кастров мирзалардан” дип язган.

[14] Царицынода – монда хәзер Волгоград шәһәре истә тотыла.

[15] ГПУның шәрык бүлеге мөдире Розенбергка –  бу урында 1921 елдан СССР дәүләт идарәсе хезмәткәре Альберт Петрович Розенберг (1893 - ?) күздә тотыла кебек.

[16] Садово-огородный техникумында – ТАССР төзелү белән бергә Татарстан Мәгариф комиссариаты республикада югары һәм һөнәри белем бирү йортлары ачуга, яшь совет дәүләте өчен кадрлар әзерләүгә игътибарны юнәлтә. Б.Урманче искә алган техникум 20 нче елларда ачыла һәм анда Урманченың Мәскәүдә укыган дәвердән үк якын дусларының берсе Кадыйр Хуҗаев укыта. К.Хуҗаев шул заман татар зыялылары кичергән язмыш – репрессияләр дәверен кичерә. К.Хуҗиев хакында ниндидер тулы мәгълүмат табу мөмкин булмады. Аның исеме белән Кәрим Сәгыйтнең Фатих Әмирханның соңгы көннәрен тасвирлаган язмасында (Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. 2 нче чыгарылыш, Казан, 2016) әдипнең хәлен белергә килүчеләр исемлегендә генә очрашабыз. Исемлектән күренгәнгә К.Хуҗиев әдипнең хәлен белергә дүрт тапкыр килгән.

[17] Авыл хуҗалыгы институтында – Казан авыл хуҗалыгы институтының тарихы 1919 елдан политехника институтының авыл хуҗалыгы факультетыннан башлана. 1995 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясе атамасы белән йөри. 

[18] Штулкерц, Пулково обсерваториясендә – Россия фәннәр академиясенең төп астрономия обсерватория патша Николай I карары белән 1839 елның 19 августында ачыла. Әлеге обсерваториядә Б. Урманче искә алган астроном Петр Григорьевич Штулькерц (1892 – 1937 елдан соң) да эшли. Ул 1917 елга кадәр Рус астрономия җәмгыяте әгъзасе булып торган.

[19] Нәзыйрә ясап – пародия ясап.

[20]Нургали хәзрәт –Нургали Хәсәнов (Нургали Хәсән әл-Буави) (1852 – 1919), дин белгече, җәмәгать эшлеклесе һәм педагог. Туган җире хәзерге Апас районы Морзалар авылыннан.

[21]Зариф Бәширинең –Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов (Бәшири) (1888 – 1962), татар совет язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, этнограф һәм педагог.

[22]Шакир Мөхәммәдов –Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдов (1865 – 1923), язучы, нашир,

[23]Хөсәен Ямашевка “Урал” гәзитәсен –“Урал” газетасы Россиядә беренче социалистик газета. 1907 елның 4 гыйнварында татар большевигы Хөсән Миңһаҗетдин улы Ямашев (1882 - 1912) тырышлыгы белән Оренбургта нәшер ителә. Барлыгы 31 саны дөнья күреп, 1907 елнын апрелендә туктатыла.

[24]Фатыйх Садыйков – Фатыйх Садыйк улы Садыйков (1880 - ?), укытучы. Б.Урманче истәлекләре буенча 1905 – 1907 елгы революцион хәрәкәтендә катнашкан, социал-демократлар идеясенә якын торган. Урта Азиягә китә, Капал шәһәрендә укыта. Соңгы эш урыны Алма-Ата өлкәсенең Талдыкурганда укытучы булган. Сталин репрессиясе корбаны. 

[25]Капалга –Алма-Ата өлкәсенең Акусук районына кергән авыл. 1847 елда нигез салынган.

[26]Государственный Думага сайланып, анда “трудовик”лар фракциясендә – патша Россиясе Дәүләт Думасында крестьян депутатлар һәм халык интеллигенцисенең демократик карашта торган сәяси оешмасы. “Трудовиклар” фракциясе, нигездә, демократик ирек, тыныч юл белән җирләрне национализацияләү (крестьяннарга бирелгән җирләрдән башка) өчен көрәшкәннәр.  1907 елда Һади Атласи 2 нче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына Самара губернасыннан депутат итеп сайлана. Бу чакырылыш Дәүләт Думасы 1907 елның февраль – июнь айларында гына эшли. Патша карары белән июль аенда эшчәнлеген туктата.