Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рәссамның шигъри иҗаты

Бакый Урманченең исеме сәнгать дөньясында күпләргә таныш. Ул иҗат иткән уйма һәм рәсем сәнгате ХХ гасырның 20 елларыннан алып 80 еллар ахырына кадәр милли мәдәниятның йөзек кашларыннан саналып килде. Моңа рәссамның табигый таланты да, тырышлыгы да, хезмәтенә тугрылыгы да ярдәм иткәндер. Тырышлык, хезмәт сөючәнлек, талантның органик бәйләше белән генә сайлаган һөнәреңдә ниндидер югарылыкка ирешергә мөмкиндер. Б.Урманче иҗатында болар бер-берсеннән аерылмас юлдашлар. Без фәкыйрегезгә татар халкының талантлы рәссамы һәм скульптурының шәхси архивы белән танышканда, аның фәнни тасвирламасын төзегәндә, бу фикергә кат-кат инанырга туры килде.

Рәссамның шәхси архивы хакында сүз кузгалгач, аның язмышында искә алып үтү урынлы булыр. 2017 елның июль аенда Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Миргалим кызы Нургалиеваның тырышлыгы белән улы Айдар Урманчедән шәхси архивы музейның фәнни архивы фондына алынды. Шәхси архив бик тә бай, анда график әсәрләр, рәсемнәрнең төрле эскизлары һәм аларның каралама вариантлары белән янәшәдә шактый күләмдә рәссамның язма мирасы да тупланган. Язма мираста Урманченың төрле характердагы мәкаләләре, аларның кулъязма караламалары, аңа килгән шәхси һәм рәсми хатлар, тәрҗемәи хәлен эченә алган документлар, яза башлаган, күбесе каралама хәлендә калган хатирәләр һәм истәлекләре, 1930 – 1990 еллар дәвамында язылган шигырьләр, поэма, шигъри пьеса, тәрҗемә әсәрләрнең кулъязмалары, тарихи темаларга караган язмалар һ.б. белән танышырга, очрашырга мөмкин. Мирасны күз алдына китерәсең дә рәссам гына түгел, шагыйрь дә, галим дә, публицист та, язучы да булуына ышанасын. Әдипләр дә, галимнәр дә Урманченың бу сыйфатларын белмәүләре дә ихтимал, белсәләр дә, гаҗәпләнеп кенә карарлар. Бу – Бакый Урманченең яраткан шөгыле генә. Аңа югары таләпләр куярга кирәк тә түгелдер. Шунысы ачык: ул шөгыльләренә гомере буена тугрылык саклаган Бөек шәхес. Әдәби һәм сәнгати иҗат рәссам иҗатының бер-берсенә үрелеп барган аерылгысыз өлкәсе. Рәсемнәре, уйма иҗатында әйтеп бетерә алмаган фикерләрен кәгазь битләренә төшереп, сорауларына җавап та табарга теләгәндер.

Б.Урманченың истәлек-хатирәләрен күзәткәндә, рәссамның гомере буена әдәби иҗатка, шул исәптән шигърияткә тартылган, соңгы көненә кадәр шигырь язуын ташлый алмаган, шигърияткә гашыйк шәхес образы күз алдына килеп баса. Шигърият Урманчены сынлы сәнгатьтә илһам чыганагы да булгандыр, күрәсең. Җанына тынычлык таба алмаган кешенең ул кадәр сәнгать әсәрләре калдыра алуына ышану кыенрак, әлбәттә.

 Урманче хатирәләрен укыганда да, тәрҗемәи хәлен язган язмалары белән танышканда да, иҗатка тартылуы инде бала вакыттан ук сизелә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган елларда, мәдрәсәнең иҗади мохите дә табигать биргән сәләткә тәэсир итми калмагандыр. Аның бер кулында гомер буенча буягыч, икенче кулында каләм тибрәнә. Рәссамның хатирәләре арасында иҗатка тартыла башлаган вакытын тасвирлаган бер чыганак та сакланган. Бу язма Б.Урманченың кайчан әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавын ачык дәлилли дип уйлыйм. Түбәндәге мисал ул вакыйганы төгәлрәк раслый. Гомумән, рәссамның әдәбиятка килү теләген күрсәткән төп язмаларның берседер. Ул: “1918 елда мин әдәбиятка керешергә тырышып карадым. 1914 дә язгалаган нәрсәләрем бар иде. Аларны берәүгә дә күрсәтмәдем дә. Әмма 1918 дә шахтерлар тормышыннан язылган әсәремне “Аң” журналына илтеп карадым. Сафа Бакиевка укытып караган идем әүвәл. Әхмәдгәрәй абзый Хәсәни кайбер сүзләр хакында көлемсерәп алды да, язуымны шундук кире кайтарып бирде. Күңелсез булды, әлбәттә. Шуннан соң мин бары шигырьләр генә язгалый башладым. Анысын ташларга көчем, ихтыярым җитмәде”, - дип яза.

Б.Урманченың әдәби әсәрен “Аң” журналында басмасалар да, аның публицистик  язмаларында әдәби әсәр алымнарын күрми үтү мөмкин түгел. Дөрес, алар шактый соң язылганнар. Шуңа карамастан, ул язмалар рәссамның әдәби талантын күрсәтә, дип саныйм. Бу очракта әдәби алымнар белән язылган берничә язмасын гына атап үтәрмен. Мәсәлән, “Ак беретлы кыз”, “Гаҗизлек” мәкаләләре шул традициянең дәвамы дип карарга кирәктер. Рәссамның шәхси архивында шигъри әсәрләре бихисап. Ләкин алар 1930 еллардан гына сакланып калганнар. Бу – рәссамның шигырь язуга 30 елларда гына тотынган дигән сүз түгел әле.

Б.Урманченың шигърияте шигъри формалар белән дә, шигъри әсәрләрендә Шәрык һәм Гареб шигъриятенең синтезы яшәве белән дә әһәмиятле. Шигырьләрен күзәткәндә, рәссамның шигърият кануннарын яхшы белүенә игътибар итмичә булмый.

Шулай да рәссамнең шигъри иҗатында Шәрык шигъриятенең роле зур. Бу аңлашыла да: Б.Урманченың “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә уку дәверендә шәрык мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнүе иҗатына да тәэсир итмичә калмый, әлбәттә. Ул, иң беренче чиратта, ХХ гасыры башы татар шигъриятендә шәрык стиле, классик үрнәкләре, шул традицияләрне саклаган Дәрдемәнд иҗатына өстенлек бирә. Фарсы телен яхшы белгән Урманчега шәрыкның бөек шагыйрьләре – Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафиз Ширазиларның да тәэсире сизелә. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң, Россиянең иҗтимагый хәрәкәтендә барган үзгәрешләр мәдәни һәм әдәби барышка да зур йогынты ясый.  Татар әдәбиятында Европа мәдәнияте һәм әдәбиятына хас алымнарны, юнәлешләрне кабатларга омтылу, жанрларга тартылу, шуларны пропагандалау, аларга сукырларча иярү башлана. Яңалыкка омтылган Б.Урманче да болардан читтә кала алмый, әлбәттә. ХХ гасырның 20 елларында рус шигъриятендә өстенлек иткән Маяковский стиле татар әдәбиятына да үтеп керә: Һ.Такташ, М.Җәлил, Г.Кутуйлар аның тәэсирендә  иҗат итә башлый. Бакый Урманче да мондый өслүб белән мавыгып ала.  Кыскасы, рәссамда ике мәдәният, ике әдәбиятның матур башлангычлары параллель яши, үсә, камилләшә.

Б.Урманченың шигъри әсәрләре арасында шәрык әдәбиятының классик шагыйре Г.Хәйям традицияләре дәвам итүе дә әһәмиятле. Рәссам шигърияттә берьюллыклар, икеюллык, өчьюллыкларга да битараф түгел. Аның шигырьләрендә боларга да мисаллар шактый.

Рәссамның фикерләү киңлеге, тирән уйлый белүе, дөньяга карашын билгеләгәндә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыганда, аның гарәп телен, Коръәнне ныклап өйрәнүен, “лаеш шулпасы” эчкән елларда рус телен өйрәнә башлавын, Мәскәүдә укыган елларында фарсы теле буенча белем алуын, инглиз, немец телләрен үзлегеннән үзләштерүен, хатирәләреннән күренгәнчә, төрки, рус һәм славян халыкларының күренекле шәхесләре белән аралашуын, фикер алышуларны искә алырга кирәктер. Боларның берсе дә Б.Урманченың фикерләү сәләтенә, сәнгате һәм шигъриятенә йогынты ясамыйча калмаган. Аның шигъри әсәрләрендә бөтенләй башка дөнья, башка алымнар, башка стильләр хакимлек итә. Тематикасы киң. ХХ гасырның дәһшәтле вакыйгаларына карата рәссамның үз мөнәсәбәте бар. Ул мәңгелек мәхәббәт турында да, туган якка, табигатькә, Иделгә карата илаһи мәхәббәт турында да яза. Рәссам лирик-фәлсәфи шигырьләрендә фаҗигале татар тарихын эчке психологик кичерешләре аша тасвирлауга ирешә. Аның шигъри мирасы оригиналь әсәсрләрдән генә тормый, ул тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Тәрҗемә эшчәнлегендә аеруча төрки һәм фарсы телле шагыйрьләргә өстенлек бирә. Шулай ук ул Американың күренекле шагыйре Генри Уодсворт Лонгфеллоның “Гайавата турында җыр” поэмасын инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә итәргә алынган. Беренче өч бүлеген тәрҗемә иткән. Караламада сакланган кулъязмаларда инглиз теленнән аерым сүзләрнең тәрҗемә вариантларын язып кую Урманченең әсәр белән оригиналдан эшләвен дәлилли. Дөрес, ХХ гасыр башында бу әсәрне рус теленә танылган рус әдибе И.Бунин тәрҗемә иткән. Әмма И.Бунинда булмаган урыннарның, шигырь техникасындагы үзгәлекләр Урманче иҗатының бер үрнәге булуын раслый. Блардан тыш, ул шәрык әдәбиятының классик әсәре – “1001 кичә” кыйссасы буенча “Шаһрезадә” исемендә шигъри пьеса да язырга алынган.

Күренә ки, Б.Урманченың рәссамлык һәм уйма сәнгате белән янәшәдә әдәби иҗат таланты да ташып торган, иҗатның бу ике төре рәссамның иҗатка дәртен, тормышка, яшәешкә дәрманын бервакытта да сүндерми саклап килгән энергия чыганагы буларак хезмәт иткән.

Түбәндә Б.Урманченың шигъри иҗатынннан үрнәкләр тәкъдим ителә. Калганын укучы укып, фикер әйтер, рәссамның әдәби мирасына үзе теләгәнчә бәя бирер.

Кереш мәкалә авторы һәм шигырь текстларын басмага әзерләүче Зөфәр Мөхәммәтшин.

 

Бакый Урманче шигырьләре