Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТ ГАМЕ АНЫ ШАГЫЙРЬ ИТКӘН

Шагыйрь, язучы-публицист, Татарстанның атказанган сәнгать

эшлеклесе Әхмәт Гаделнең тууына 80 ел тулуны билгеләп үтү өчен без

Татарстан радиосы фондында сакланучы бер язмага мөрәҗәгать итәрбез.

2012 елда, димәк, моннан төгәл ун ел элек, үзенең 70 яшьлек юбилеен

үткәреп йөргән көннәрдә, Әхмәт Гадел безнең студиябезгә килеп, тапшыруда

катнашкан иде. Әлеге язма Татарстан радиосы фондында кадерләп саклана.

Шагыйрь шул ук елның 13 ноябрендә вафат булды, димәк, магнитофон

тасмасына язылып калган иң соңгы чыгышы булуы ихтимал.

“Татар энциклопедия”сендә аның турында мондый мәгълүмат

бирелгән: Әхмәт Һади улы Гаязов - Әхмәт Гадел - шагыйръ, кинодраматург.

1977 елда Мәскәүдә Максим Горкий исемендәге әдәбият институтын

тәмамлый. Гомер юлында газета хәбәрчесе, мәктәп укытучысы,

Татарстанның телевидение һәм радиотапшырулар комитетында тәрҗемәче,

Республика халык иҗаты йортында һәм мәдәният министрлыгында –

методист, СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры була,

Татарстан кинематография дәүләт комитетында хезмәт куя, Татарстан

язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли. Әсәрләре 1960 нчы елларда

басыла башлый. “Күгәрченнәр”, “Чам”, “Көмеш кылган җыры”, “Яшьлегем

былбыллары”, Дәрт” дип исемләнгән шигыръ китаплары. Аның

сценарийлары буенча һәм автордашлыгында 50 дән артык документалъ

фильм һәм балалар өчен мультфилъмнар төшерелгән. Ашхабад һәм

Мәскәүдә үткәрелгән бөтенсоюз кинофестивальләре лауреаты.

Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган язмада исә шагыйрьнең язмыш

юллары да, иҗаты да, күңел дөньясы да ачык булып чагылыш таба кебек.

Әхмәт гадел – бик тә моңлы кеше иде. Аның көен дә, шигырен дә үзе иҗат 

иткән берничә җыры да бар. Шигырьләрен күп кенә композиторлар көйгә

салды. Әңгәмә әнә шундый җырлар белән чиратлашып бара.

Моннан ун ел элек Әхмәт абыебызның тормыш юлдашы Зөлфия

ханым, аны радиога озаткан чакта, артыгын сөйләмәскә, кискен фикерләр

әйтмәскә кушып җибәргән. Шул туры сүзлелегең аркасында кыенлыкны

шактый күрдең, олыгаеп барган көннәрдә булса да тынычлап яшик, дип

әйтергә теләве булгандыр инде. Әхмәт абый Зөлфия ханымга биргән

вәгъдәсен үтәгәнме, үзендә кискен темаларга кагылмаслык көч тапканмы?

Боларның барысы да язманы тыңлагач аңлашылыр. Тыңларбыз да,

шагыйрьнең якты рухын искә алырбыз.