Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кан сагышы (цикл)

Тегермән ташы астында

Орлык  онга әйләнә...

***

Җитәр, дуслар,ятмыйк сөрсеп,

мышык-мышык!

Кабул итмик эт мисалын,

чинап-шыңшып...

Безне көтә

җиһанның киң далалары!

Юлга чыгыйк,

Без – Ак Бүре балалары!!!

***

Ач күзең, океан чукмары!

Өч көнлек – дөнья малы!

Бата-калка йөзә Татар –

башына сукма аның!

Мең афәт татыды Кавем...

Тагын күпме татыйсы ?

Гасырларга илтәсе бар –

яшәү эстафетасын!

***

Көн иткән Ил-төбәк – бик җайлы:

урманлы, тугайлы, тургайлы...

Шулай да...

Ни диик апрельне – бу айны?

Елата, тетрәтә татарны:

“Очты дөнья  читлегеннән”

Күңел кошы Тукайның!

***

Прогресс – арба.

Күчәренә дегет – Син.

Татарлыкта – бәһаң олуг –

Тукайлы егет Син!

Тукайлык – чын татарлык!

Дөньялар шаккатарлык!

Богауларны ватарлык!

Хөрлек татып, чалкан ятып,

Күккә карап ятарлык!

Татар җаны – горурлык –

баһадирлык вә зурлык –

давыл-утлар сүндерерлек,

үлем чигендерерлек! 

Син – Милләтнең җан калканы,

фида йөрәк-бәгыре –

Каумең  хаккын күккә чөйгән

газиз угылы – шагыйре!

***

И, шагыйрем, йөрәгеңдә

утларын чәчә гөрзи...

Сүзләреңне үлчи-үлчи,

иреннәрең дерелди.

Күңелең коштай очына.

Телең-тының кысыла...

***

Урам этенә хөрмәт юк.

Нишләсен эт? Ул – мескен!

Исән чакта онытылган

Шагыйрьнең эше мөшкел...

***

Татарга ниләр күрәсен

әйтмәс бае, түрәсе.

Әйтсә дә, ишетмәс милләт,

суыныр ашы-өйрәсе...

Бүгенге ил агасы –

Җиргә күктән төшмәгән,

ул, әлбәттә, җирдә туган,

тик күзләре очлы булган,

аң-акылы ушлы булган –

зирәк авыл баласы...

Ташка кадак кага белгәч,

аның да киләдер ипле-

җайлы яшәп каласы.

Тир түгеп менгән баскычтан

килмәс колак кагасы.

Кан  хәтерен җуеп булмый:

янәшә – “Зур ага”сы...

***

Йорт башы – гаилә ташы.

Җанашы – йөзек кашы.

Шифалы – инешләре.

Өлгерә җимешләре...

Нәфесе – гади, тыйнак.

Фанилык итә кунак…

- Инде, Аллам, сакласын!  

Уңышны боз сукмасын!

“Тел бетә!”, “Милләт бетә!”- дип,

көчәнеп зык чыкмасын!

Ни бирә татарчасы?

Ничә адым барасы?

Инглизчә белсен бала,

килсә яшәп каласы...

Суыр татар токмачын,

Чөмер Лаеш шулпасын,

Сыпыр солы боткасын –

корсак зарың туктасын!

Кысып тот та тоткасын,

Тип – чәнчелсен  дөньясы!

Сугыш кына чыкмасын!

 

***

Әй, анда? Нинди  шәүлә?

Әйт, белсәң: хикмәт нидә?

Җир тетрәткән  яугирләрнең

Токымнары кайда ул?

Хөр мәмләкәт юкка чыккан!

Ни җимерде? Ни давыл?

Ни усал афәт актарган

Җирнең  тимер-ташларын?

Бөркетләре һәлак булган,

сибелгән юашлары...

 

***

Бабаларның кайнар каны–

молекула-атомнар –

миллиард микрокисәкчекләр –

шашкын микродулкыннар – 

татар тамырларында

мең тапкыр давыллап ала,

тынып кала тагын да...

 

***

Хәрәкәттәдер бәрәкәт.

Саннар сыйфатка күчә.

Бер явызлык туса кичә,

меңләп бүгенгә күчә.

 

***

Татар атлары үрчеде

күзәнәк-колын аша...

Бүген Үзе яшәү өчен

меңәрләп клонлаша.

 

***

Корыды-кипте болыннар.

Сикерешми колыннар.

“Вак милләт” дигәннәр – коллар,

төсләре – бер: клоннар.

 

***

Гомерләре – гомер түгел,

Ялкыны юк – бар сөреме.

Биш гасыр чыңгылдый чылбыр –

ватансызлар гомере.

Коллыкның кырыс арканы

Һәр муенга үрелгән.

Зәңгәр күккә ашу дәрте

сәлперәйгән-сүрелгән.

 

***

Азамат затлар – бүреләр

Серләшә улап кына.

Кыйналган инсан токымы –

эт сыман чинап кына –

чабатасын түргә элми,

көн күрә тыйнак кына...

 

***

Гаҗәеп хәл, һәр халыкта

яши философ затлар.

Андыйлар – акыллы башлар

үз кавемнәрен яклар,

көндәшләрен, мантыйкъ белән,

(сүз тапмаса – мылтык белән)

мәсхәрә итеп ташлар... 

Елгырлыкны  өскә куя

Галиҗәнаб Табигать:

сугышсыз, сүз көрәшендә

ачыклана хакыйкать...

Сабыр! Сабыр! Тын калыйк,

кечкенә сабак алыйк,

оппонентларны таныйк,

сизгер элпә-мембрана

кулланыйк – колак салыйк...

 

***

- Корт чаккыры! Уян, туган!

Әйдә, без бу дөньяның

туздырыйк йоннарын!

Җимерик борыннарын!

Мәлҗерәгән кардәшләрнең

уятыйк үз геннарын! 

 

***

- Әй, Сакчы, тор! Ишетәмсең?

Тот, яп! Кемлеген белеш!

Эстремист затларга каршы

көрәш –  безнең изге эш!

 

***

- Кичер, Брат! Гафу! Гафу!

Ният якты! Аваз – изге!

Фәкать, милләтне ярату!

Йокысыннан уяту!

 

***

- Шалишь, брат! Крамола!

Авазың – коткы тарату!

Караул! Фас! Фас! Ату-у-у!

Стоп!.. Хәтерлә!

Империя таралачак мизгелне:

Татар – Әтәч  канат какты,

Кик-ри-күк! –аваз салды...

Марафончы түгел икән!

Тыны бик тиз кысылды –

кикриге шиңде – тынды...

 

Так что, бәләкәй брат,

күзләреңне  атма ерак!

Вәт: алдыңда – тагарак!

Аратаңны – сөй-ярат!

Россия – рус  Ватаны.

Тәтемәс сиңа даны!

“Җисми яшим, риза!” - дисәң,

рәхим ит: атла, баш ватма,

исемсез җаның сакла!

 

***

Коры мичкә нык шаңгырдый.

сулы – аваз салалмый...

Киң корсак ул зур бәхетле,

утырганы – ил тәхете,

Җиңүне  ансат яулый...

 

***

Ана үстерде Сабыйны,

җырлап-көйләп, тирбәтеп...

Марҗа назлады Егетне,

эчертеп-похмельләтеп...

Мәктәбе юк. Телсез калды.

Дәшми татар милләте...

 

***

Наркоманга –кәеф күтәрергә –

һәрчак кирәк нарко-доза алу...

Татар кәефен җиде күккә тарта –

хәмер уртлап, яшь марҗага бару...

Татар өчен тәмуг газабыдыр –

Телсез хәлдә исем саклап калу…

***   

Аракы уртлады агай,

суырды тәмәкесен –

бозда бәке тишәр өчен,

“Кроссворд” чишәр өчен!

“Олы юл – туры сызык”- дип,

тәкрарлау дөрес түгел!

Уйланырга хирыс күңел –

туры юл тапмый, интегә,

шунлыктан – кырыс күңел...

Дөньяның холкы-гадәте –

Броун хәрәкәте –

тәҗрибәләр бәрәкәте –

терекләр  һәлакәте...

***

Күз салсаң өстән генә

Аллаһның эшләренә:

Чиксезлек өстәлендә –

Дөнья – хаос хәлендә...

Кем әйтер тәүге шәйне:

тавыкмы ул, күкәйме?

Адәм – сөаль бирүче,

Аллаһ – барын белүче.

Галәм җае вә мәле –

Бары – Аллаһ гамәле...

***

Китәсе юк – күктән болыт!

Кибәсе юк – күздән яшь!

“Олуг” агай читлегендә –

адашкан безнең Кояш!

Яшәвебез – чынлыкта,

яшәүме ул – коллыкта?

***

Яшьлек –бөек исәрлек:

уйланмадык, уйнадык.

Яшен-ялкынлы мизгелне

Мәңгелек дип уйладык...

***

“Эһем! Эһем!” – ишек кагар

Галиҗәнаб Газраил...    

“Керегез!”,  - дип, пышылдарсың,

әйталмассың кычкырып...

Кунакны Аллаһ җибәрә,

Булмастыр  каршы торып...

***

Әйтсәм, әйтим бер нотык:

Әүвәлгеме, бүгенгеме –

һәрчә замана чытлык...

Бүген: икмәк-тозга – туклык,

чын шигырь-җырга –кытлык,

яхшылыкны –оныттык,

явызлыкны – мул оттык,

калыкты шәрә хаклык:

үгез маңгаедай ныклык –

яшәүдә мәгънә юклык!

***

Югары баскычта – Кеше –

Акыллы заттыр ласа?

Хәтере нигәдер кыска –

бер тырмага  мең баса!

Инсаният җиңә алмый

Сабыйлык маҗарасын...

Килер микән аңа Бәйрәм –

Балигълык тантанасы?

***

Аллаһны олыла,

борчыма  вак- төяккә!

Бул риза– икмәккә.

Эт риза – сөяккә...

***

Адәм баласы – песмелсез –

түзалмый  нужасына –

зар түгә җиде кат күккә –

Галәмнәр Хуҗасына...

Кашыкка кадалган мокыт

тәкрарлый үз белдеген:

янә, ул Раббы каршында –

Җирнең җитди кендеге.

Миллиард-миллиард  галактика...

Триллион  тишек-ертыгы...

Хуҗабызның күзенә без –

Микрон –тузан бөртеге!

***

Мизгелләр – яшенле атлар.

Яшәү вә Үлемдәй алар –

мәңгелек йөгәнсезләр...

Ә мәхәббәт мизгелләре

мәңгелекнең өстәлендә

гигантлар – үлчәүсезләр...

***

Яшәештә юк үзгәреш...

Матдәне йота тынлык...

Яралтучы уч төбендә –

Галәмдә – илаһилык...

***

Гомеркәең – истәлекләр,

чынга ашмас хыяллар...

Җисмең кипкәч, исемеңне

эзләмәсләр томаннан...

***

Тән картая, җанны куа.

Җаннан бары өрәк кала.

Яралтучы күрми, дәшми,

мәңгелек тузанын кага.

Ачыну

Бик күп гамәлләрем –

хата булды.

Дөрес юлны сирәк сайладым.

Ә гомеркәй берәү генә булган.

Ахырында гына аңладым.

Җирне тырнап,

елап ант эчсәм дә,

төзәлергә кайта алмамын...

Васыять

Кочагым – океанга.

Мәхәббәтем – дулкынга.

Ирегем – кыйтгаларга.

Каным – хатыннарга.

Кайгым – талларга.

Сабырым – көчсезләргә.

Хыялларым – Галәмгә.

Юлларым  тузаны – мөһаҗиргә.

Нәфесем – зинданга.

Каберем – болыт  күләгәсенә.

Әйтер  сүзем – Каумемә!