Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ике Диләрә, ике Данир (хикәя)

Урам баганаларындагы утлар берьюлы күз кысып алды да дәррәү кабынды. Шул мизгелдә балалар мәйданчыгына гүя яктылык җәймәсе ябылды.

− Әти-ии...− Таганнан мәтәлеп төшкән биш яшьлек Диләрәнең яшел күзләре тәмам түгәрәкләнгән, иреннәре дер-дер килә, керфек арасында сытылып торган күз яшьләре менә-менә алсу бите буйлап тәгәри башларга әзер. Чырыйлап елап җибәрер өчен бары әтисеннән жәлләү-яклау сүзен генә көтә.

− Кызың бигрәк чибәр, Данир. Үзеңә охшаган... − шулкадәр таныш, якын тавыштан сискәнеп, артыма борылдым. Аның сулышы йөземә килеп бәрелде. Каядыр эчтә, йөрәк турысында учакны тергезделәрмени – берьюлы сызлану, эсселек тәнемә хуҗа булып алды.

− Диләрә?! – дидем мин, аңардан карашымны аера алмыйча. Якты яшел күзләре элеккечә елмаеп багалар, куе чәчләрен мин яратканча – таратып ташлаган – әле дә озын, куе икән алар. Тәненә сыланган спорт костюмы исә зифа буеның һәр борылмасын яшерми күрсәтә –кайчандыр кушучыма сыйган биле әле дә нечкә икән...

− Мин, − диде ул, елмаеп һәм күрешергә кулын сузды.

 «Һаман да шулай чибәр икәнсең», диясем килә, тик... ярамый!

− Кызым! – дидем мин, әле генә аның таганнан егылганын искә төшереп. Ул исә, берни булмагандай, кайдандыр пәйда булган бер малай белән комлык янында әвәрә килә иде.  

− Минем малай, − диде Диләрә.

– Кил әле, улым, күреш абыең белән.

Карап торышка Диләрә чалымы һич кенә дә сизелмәгән малай искитмәгән кыяфәттә теләр-теләмәс кенә яныма килде дә учыма шартлатып, учын салды.

− Исемең ничек, егет?

− Данир,− диде ул һәм кызым янына йөгереп китеп барды.

Мин аптырап, Диләрәгә текәлдем.

− Мин куштым, − диде ул, елмаеп. – Улыма башка исем куша алмас та идем. Ә кызың бигрәк матур. Күзе – яшел, нәкъ синеке кебек. Исеме ничек?

− Диләрә, − дидем һәм телсез калдым.

Аннары ялганда тотылган баладай, тиз-тиз сөйләргә керештем:

− Мин кушмадым! Өйләнешкәнче үк сүз куешкан идек хатын белән: кызга исемне ул куша, малайга – мин. Ул Диләрә исемен сайлады. Мин каршы килмәдем...

− Ышанам! Ә мин Данир дип үзем куштым! – Ул күземә туп-туры карады.

Элеккечә: көлемсерәп, яратып, сагынып... Аның яшел күзләреннән агылган яктылык миемне кармалаган сыман тоелды. Шул ук җылы караш, бары уйнакчанлыгы гына басылган, ниндидер моңсу сагыш сирпелә алардан. Сүзләр артык иде, шулай да чит ир белән хатынның бер-берсенә карашып торуы бернинди кысага да сыймый: үземне кулга алырга тырыштым.

− Син каян килеп чыктың соң безнең ишегалдына?

− Фатир алдык. Бер атна элек.Тугызынчы каттан. Сезнең подъезддан...

− Ә без җидедә... «Арада сигезенче кат бар», − дип уйладым нигәдер. 

− Мин сине күченгәннең беренче көнендә үк күрдем. Көн дә шушы вакытта кызыңны бакчадан алып кайтасың...

«Кызым!» Мин, айнып, мәйданчыктан аны эзлим: һаман да икәү уйнап мәш киләләр.

− Кызларны сөйми иде, синеке яныннан китә алмый...− Диләрә болай да кузгалган күңелемә учак өстәде.

− Чая икән малаең, кара, кочакламакчы булып маташа!

- Кемгә охшаган диген? – Диләрә тагын мине сихерли торган карашы белән күземә туры карый.

– Кем сине беренче кочаклады, кем «яратам» дип, беренче әйтте? Мин бит!..

«Йа Хода! Нигә шулай сыныйсың син? Мин аны оныткан кебек идем бит инде?! Иске яраларны нигә кузгатырга иде?»

***

...Безне игезәкләр дип әйтәләр иде. Күзләребез дә бертөрле, йөзләр дә охшаган, аның озын калын чәчләрен кисеп ташласаң – мин, ул толымнарны миңа таксаң – Диләрә килеп чыгар төсле. Ул кесәсеннән кечкенә көзгесен ала да икебезне өйрәнә башлый:

− Минем күз яшелрәк! Юк икән, чукынчык, синеке яшелрәк! Ник синең керфекләрең озынрак? Аларны миңа бир – малайларга нәрсәгә ул? Уф, синең иреннәрең дә калынрак!

− Аның каравы, син – матур, син – чибәр, − дим аңа.

− Чынлапмы? – ди ул, чытлыкланып.

– Яратасыңмы мине?

− Әйе! – дип баш кагам.

− Телең белән әйт: я-ра-там, диген!

− Әйтермен, өйләнгәч!

− У-у, аңа кадәр әле! Мин нигә сиңа кияүгә чыгарга тиеш соң? Яратам дип тә әйтмәгәч. Мин әйтәм менә: Данир, мин сине яратам!

− Тәмен бетермә!

− Бетми, киресенчә, арта гына! И саран! Ул турсаеп, читкә борыла. Мин аның җилкәсеннән кочам. Шул арада үпкәләрен онытып, үзе үк битемнән үбеп тә ала:

− Менә шулай үбеп алырга кирәк андый вакытта! Авыл мокыты!

Минем өч җәем, өч язгы һәм кышкы каникулларым бары тик Диләрә белән генә үтте. Аның әбисе белән бабайсы авылның түбән очында тора, ә без – югары очта. Мин аны беренче тапкыр күл буенда күрдем. Ул классташым Алсу белән иде.

− Исемем − Диләрә, миңа унөч яшь, Казан кызы, − диде ул, үзе башлап танышып. Мин аны шул көнне үк күл буеннан велосипедыма утыртып алып кайттым. Ә Алсу ничек кайтты икән? Менә анысы хәтердә калмаган. Шул көннән мин һәр кичне зарыгып көтә башладым. Бер кичне дә калдырмый Диләрә янына йөгерә идем.

Миндәге үзгәрешне иң элек әни сизде. Ул бер караштан минем халәтне таный белә. Элек тә, хәзер дә. Кыенлыкларны да, шатлыгымны да алдан күрә, алдан сизә. Диләрә белән танышканның өченче көнендә, күрешер минутларны санап көткәндә, берни дә сорашмыйча, яхшы итеп үтүкләнгән өр-яңа кара чалбар белән саргылтрак төстәге күлмәк сузды.
− Болар сиңа таман гына бугай. Көзге каршында киеп кара әле... Мин бер башка үсеп киттем. Диләрә дә шулай киенеп-ясанып, чәчләрне тарап килгәнне күргәч, беркавым сүз табалмады:

− Син болай ничава гына малай икән, − диде һәм, гадәтенчә, кычкырып көлде.

Безгә беркем кирәкми иде. Дустым Ринат миңа кул селтәде, Алсу Диләрәгә үпкәләде. Без, кулга-кул тотынышып, күл буенда йөри идек, берсендә күрше авылга ук барып чыкканбыз. Шәфәкътә таң эзе күренә башлаганда гына, аны капкаларыннан кертеп җибәреп, аерылыша алмый йөдәгән соңгы парларның күзенә чалынмаска тырышып, өйгә йөгердем.

Диләрәнең бабайсы белән минем бабай дус булган, сугышка да бергә чыгып киткәннәр, әйләнеп кайткач та тату яшәгәннәр. Минеке вафат инде, аның бабасы да нык бетерешкән, хәтере дә бик юк. Шулай да Диләрәне гел тиргәп тора.

− Синең бабаң аркасында күрешүләр тәти, − ди Диләрә. – Сиңа гына мине озатырга рөхсәт.

Мендәргә баш төртүгә, әтинең тимер бармаклары җилкәдән кашып ала:

− Тор, малай, көтү китте. Бозауны арканлап кайт. Барганда, күз ачылмаган килеш, җиргә сөртенеп атласам, болынга җиткәч уянып китәм дә тиз-тиз чәчәкләр җыярга керешәм. Мин кечкенәдән җәй буе һәркөнне әнигә чәчәкләр җыя идем. Әти бу гадәтемне аңлап бетерми, әнинең күңеле булгач, сүз әйтми тагын. Хәзер исә мин аларны Диләрәгә дә җыям. Өйгә йөгереп кайтам да, әти белән әни күргәнче, велосипедыма атланып, түбән очка элдерәм. Диләрәләр капка төбендәге утыргычка чәчкәләрне таратып, кабат өйгә чабам. Көн дә шулай. Кичен күрешкәч, ул минем ике битемнән үбеп ала:

− Болар – чәчәкләрең өчен!

Бик тиздән алар йорты каршындагы миләш кәүсәсендә, утыргычта, клуб янында, мәктәп капкасында «Данир+Диләрә=мәхәббәт» дигән акбурлы язулар пәйда булды. Баштарак мин аларны еларга җитешеп сөртәм-бетерәм, икенче көнне кабаттан күргәч гарьләнә идем. Кемнәр язганын белмәсәм дә, Диләрә белән икебез арасына тыгылучыларга ачуым кабара. Диләрәне никадәр генә бу язулардан читтәрәк йөртергә тырышсам да, беркөнне ул да аларны күрде. Йә Алсу әйткәндер. − Да-нир+Ди-лә-рә=мә-хәб-бәт! – дип иҗекләп укыды ул.

– Дөрес бит? – ул, балкып, миңа карады, үзе дә сизмәстән, кочагыма сыенды. − Миңа ошый!

Шул көннән ул язуларны бетерми башладым.Тик беркөнне әтинең әнигә әйткән сүзләрен ялгыш кына ишетеп калдым да кәефем кырылды:

− Борын астында маңкасы кипмәгән килеш... Уеннан уймак чыкмасын. Нишләгәнен белми йөри...

Әйе, кырылды кәеф. Минемме маңка кипмәгән? Мин инде... Мин... бик гарьчел идем малай чакта. Хәзер алай ук түгел...

Ә берсендә... Июль иде. Авылда туйлар гөрли... Атна саен безгә бәйрәм – үсмер егет-кызлар, туйчылар тәнәфескә чыккач, бер читтә туйганчы әйләнә ясап биибез. Диләрә минем кулымны мизгелгә дә ычкындырмый. Парлап талгын биюне көтеп алабыз − берсен дә калдырмыйбыз. Ул көнне биюдән туктаганда, туйчылардан бер-ике яшь пар да без генә калган идек. Хәтта кияү белән кәләш тә күренми. 
− Әни кайткан иде бу атнада, беттем мин! − Диләрә куркудан калтырана ук башлады.

Әнисен бик усал, ди ул. Әтисе үлгән аның, карап торганы, мактаучысы да, сүккәне дә − шул әнисе инде.

Әле генә күздән-күзне аера алмый балкып биегән идек, хәзер өшәнгән тавыклар кебек карашып торабыз.

− Син мине бүген озатма инде. Урам буйлап эзләп йөридер. Икебезне дә тотып ярачак.

Шулчак миндә әллә кайдан кыюлык калкып чыкты:

− Озатам! Әниеңә үзем тапшырам! Ярса – ярсын, икәү булгач, җиңелрәк ул!

Диләрәгә дә җан керде, кулга-кул тотынышып, өйләренә юл тоттык. Әнисен яхшы белә икән – чыннан да, урам башында таяк тотып каршы алды ул безне:

− Кара син моны! Төн уртасында... оятсыз... юк башыннан... егетләр кулы тотып!..

Диләрә куркуыннан миңа сыланды, таяктан төшәсе авыртуларны кичерергә әзерләнеп, икебез дә куырылып килдек.

−Тукта, тукта, син Даниял малае түгелме соң?

− Әйе, − дидем мин мескен генә сыек тавыш белән.

− Нишләп баштук әйтмисең аны? – Дания апаның тавышы капылт үзгәрде. – Алай кара төнгә үк калмагыз, бала-чага бит әле сез, өлгерерсез үскәч тә...

Диләрә әнисенә танымагандай аптырап текәлде. Ана белән кызны өйләренә кадәр озатып куйдым.

Икенче көнне Диләрә көлеп сөйләде:

− Атасына охшаган, әйбәт малай булырга тиеш, йөрегез, төн уртасына гына калмагыз, ди.

Минем әти генә Диләрәне ошатып бетерми бугай. Мин аны үзем болай юрыйм: аның булачак килененә таләпләре бар. «Пунктлар» дип атый ул аны. Беренчесе – татар кызы. Икенчесе – татарча белә торган татар кирәк аңа. Өченчесе – сәхнә кешесе булмасын, ди. Дүртенчесе – авыл кызына өйлән, ди. Диләрә исә – Казан кызы, бу пунктка туры килми. Шуңа сөйми, күрәсең. Кәефенә карап пунктлар санын арттыра әти. Әниең авылыннан булмасын, дигәч, әни белән бәхәсләшеп китәләр дә, калган пунктлары онытыла...

Диләрәнең авылга кайтуын мин өй түбәсенә менеп көтеп ала идем. Моннан олы юл күренә: менә янтайган иске «Паз»ик авылның бердәнбер тукталышында кешеләрне төшерә дә, авыр ухылдап, юлын дәвам итә. Кешеләр төркеменнән мин Диләрәне шундук танып алам: көткәнемне белә, арттарак аерылып кала да кулын болгый. Мин аның каршына йөгерәм... Өч җәй, өч көз, өч кыш, өч яз шулай үтте... Ә аннары... Дүртенче җәйдә мин аны танымадым.

Озын толымнарын кисеп ташлаганын күргәч үк, аһ иткән идем. Ягымлы карашы җуелган. Көлүе дә башкача. Бу минем Диләрә түгел иде... Ул миннән читләште, теләми күреште – арадагы күпер ишелгән иде. Үзе кебек Казаннан кайтканнар белән генә тулганды. Авылда беркайчан сер булмый: Казанныкылар үлән тарта, наркоманнар, диделәр. Ахыр чиктә минем эзәрлекләүдән туйган Диләрә әйтте:
− Мине оныт! Балачак уены тәмам! – диде.

Ул җәй, мөгаен, үсмер чагымның иң кара фасылы булгандыр. Мин үз эчемә бикләндем. Беркем дә, бернәрсә дә мине кызыксындырмый иде. Гадәттәгечә, Диләрәгә дип чәчкәләр җыйдым – аларны мин болын елгасына атып калдыра идем. Бар да бетте, бар да акты... Ул елны кышын аның әбисе белән бабайсы бер-бер артлы вафат булды, башкача мин аны авылда күрмәдем. Диләрәсез авыл миңа да ят иде инде – мәктәп тәмамлап, Казанга китүне бармак санап көттем.

− Мине оныт! Балачак уены тәмам!...

***

− Үткәннәрне уйлыйсыңмы? Ник эндәшмисең?

− Мине оныт! Балачак уены тәмам! – дидем мин, үзем дә сизмәстән.

Диләрә каршыма ук килеп басты – хәтфә үләндә иртәнге чык кебек ялтыраган күзләре яшьле иде.

− Ул чактагы юләрлегемне уйлап уфтанганнарым инде! Ул мавыгулар мине акылдан яздырды бит...

− Белмәгән идем...

− Ярты ел өйдән беркая чыкмадым. Әни башта кыйный, аннан кочаклап елый... Ахыр чиктә, җиңдем мин барысын да. Нәрсә ярдәм итте дип уйлыйсың? Күз алдына да китерә алмыйсың – синең хатларың! Хәтерлисеңме, һәр кичне, хушлашыр алдыннан бер-беребезгә хатлар бирешә идек? Синекеләр бигрәк матур була иде! Төннәр буе кабат-кабат укый идем. Мин аларның берсен дә югалтмадым! Ә син?

Мин эндәшмәдем. Нәрсә диим? Өйләнергә йөргән көннәрдә әни үз бүлмәсенә дәшеп алды.

– Боларны нишләтәбез? – диде ул, Диләрәнең хатларын сузып.

– Килен кулына эләксә, матур булмас бу.

− Як! – дидем ниндидер бер ачу һәм җиңеллек белән. Башкача мин аларны күрмәдем. Алар – Диләрә белән бәйләүче соңгы җепләр иде...

− Ә мин сине эзләдем... Университетың янына бардым. Кайда укыганыңны Алсудан сораштым. Күрдем сине – чибәр кыз белән җитәкләшеп, елмаеп чыктыгыз... Син өйләнгәннән соң, бер айдан кияүгә чыктым. Ирем әйбәт: эшли, эчми... Хәтта тартмый да! Шулчак телефоным шалтырады – хатын икән.

− Сез кайда югалдыгыз соң ул? Табын әзер...

Алдан сөйләшкән кебек, Диләрәнең дә телефоны тавыш бирде. Ире иде, әлбәттә.

− Кайттым, ди. Безне эзли. Ашыйсым килә, ди. Керик инде...− Ул төртелеп калды, сагышлы караш белән күземә тутырып карады.

− Керик, − дидем мин.

– Кызым, Диләрә! Әниең көтә!

− Улым, Данир, әтиең кайткан!

Без подъездга таба атладык: ике Диләрә, ике Данир. Җиденче катта да, тугызынчысында да балкып, ут яна иде...