Логотип Казан Утлары
Роман

Бу (дәвамы (9))

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

...Авылда тентүләр, эзләүләр икенче көнне иртән генә башланды. Районнан килгән милиционерлар йорт саен йөреп, өйләрнең, каралты-кураларның һәрбер почмагын энә күзе аша үткәрделәр. Кичкә кадәр маташсалар да, мәчетнең ярымаен эзләү бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Шуның өстенә, кичәге фетнәнең башында торучы саналган Вакыйфның авылда юклыгы ачыкланды. Аның әнисе Бибисарадан урысчалатып та, татарчалатып та сорап карадылар – файдасы тимәде. Районнан килгән милиционер, урысчалатып, Таһирдан Бибисара карчыкны кулга алыйкмы дип сорады. Таһир яше туксаннан узган карчыкка борылды. Әнисе белән ахирәтләр бит алар.

– Яшәсен әйдә, күпме калгандыр, – дип, Таһир чарасызлыктан кулын селтәп чыгып китте.

Кичке якта берничә кешегә, шул исәптән Нәсимәгә дә, икенче көнне район үзәгенә тикшерүчегә килергә повестка биреп, милиционерлар авылдан китеп барды. Мең төрле газап кичсә дә, Вакыйф исән-имин килеш, милиция постларына эләкми, Сембергә килеп җитә алды. Көннәр салкын тора, шуңа да карамастан, Вакыйф Сембердә калырга ярамаганлыгын яхшы белә. Биредә милиция сагы үтә дә нык, Вакыйф турындагы хәбәрләр тирә-юньгә таралырга өлгергәндер. Сембер, хәзер инде халык теленә Ульян дигән исеме дә кереп бара, аларның авылына иң якын зур шәһәр, шуңа күрә биредә сәвит власте өчен аеруча «куркыныч фетнәчене» ныклап эзләячәкләр.

Шәһәрнең үзенә керми, егет якын-тирәдәге бистәләрнең берсенә таба юл алды. Кышкы карлы юлдан барганда, аны атлы чанага утырган бер абзый куып тотты. Русчаны рәтләп белмәсә дә, абзыйның арбага утырырга чакыруын аңлады Вакыйф. Ак сакаллы бу урыс кешесе читтән карап торганда, аңа куркыныч тоелмады. Әз-мәз белгәннәре белән юлда барганда, Вакыйф урысчалатып аңлашырга да маташты. Абзыйның исеме Иван Никитич булып чыкты. Ул Ишеевкада тора икән, ялгызы гына. Вакыйф исә туганнары янына Саратовка барам дип алдалады. Иван Никитич Саратовның кайдалыгын әллә белмәде, әллә белеп тә игътибар итмәде, ләкин әллә ни исе киткән кыяфәт чыгармады.

Ишеевкага кайтып җиткәч тә, Иван Никитич үзенә кунакка чакырды. Күңелсез, ниндидер кара Ишеевка бистәсенең читендәрәк кечкенә генә бүрәнә йортта Иван Никитич үзе генә яши булып чыкты. Ни уйларга да белми, Вакыйф бусагадан үтте. Иван Никитич чәй куеп җибәрде, мич тергезеп, чуен белән бәрәңге пешерергә куйды, табынга, күрәсең, кунак килә калса дип җыелган тәм-томнарын чыгарды. Иван Никитич Вакыйф белән күптән белеш, хәтта туган тиешле кеше төсле сөйләшә иде. Бер яктан олы яшьтәге бу абзыйның мондый җылы мөнәсәбәте күңелдә шик һәм курку уятса да, икенче яктан, өч көн буе җилсез почмак күрми кар ерып интеккән Вакыйф, ниһаять, җылыга, табынга эләгүенә чиксез шат иде. Иван Никитич туктаусыз нидер сөйли, ләкин аның сүзләренең яртысын да аңламый Вакыйф. Мондый җылы мөнәсәбәтнең, үз итеп сөйләшүнең серенә Вакыйф бераз вакыттан гына, Иван Никитичны инде тәмам аңлый башлагач кына төшенде.

Иван Никитичның хатыны Татьяна Алексеевна уллары тугач та вафат була. Алар баланы озак көтәләр, ләкин инде бәхетебез тулды дигәндә генә, Татьяна соңарып бала табуны күтәрә алмый, кендек әбисе кулында ук үлеп китә. Уллары Сергейны Иван ялгызы үстергән. Ләкин Сергей да озын гомерле булмый – унҗиде яше тулыр-тулмас үпкә авыруыннан бакыйлыкка күчә. Хатынын югалтудан болай да интеккән Иван Никитич моны, әлбәттә, зур авырлык белән кичерә. Ә Вакыйфны исә ул нигәдер үзенең улына охшатып алган була. Юк, картлач акылдан шашмаган, ләкин ялгыз юлаучы егеттә мәрхүм улының төсен күреп алган.

Вакыйф Иван Никитичта биш айга якын вакыт яшәде. Картка өй эшләре, хуҗалык буенча ярдәм итте. Ялгызлыктан интеккән бабай һәр кич саен аңа яшьлек маҗараларын, Татьянасы белән бергә ничек яшәгәнлекләрен бәйнә-бәйнә сөйләде. Биш ай эчендә Вакыйф шактый гына урысча сукаларга да өйрәнде.

Кеше күзенә күренмәскә тырышса да, Ишеевка шактый зур бистә булса да, Иван Никитичта ят егет яшәп ятуы турында имеш-мимешләр тарала башлады. Вакыйфның бүтән биредә кала алмаячагы икесенә дә аңлашыла иде. Иван Никитич Вакыйфның үткәне турында сораштырмады, әмма егетнең ниндидер хәтәр эшкә катнашы булуын сизде, әлбәттә. Шуңа да ул, йөрәгеннән кан саркыса да, Вакыйфны мәрхүм улы төсле күрсә дә, аны юлга әзерли башлады. Кечкенә генә төенчеккә бераз азык-төлек, юл кирәк-яраклары салынды. Ә иң мөһиме – Вакыйфка Иван Никитич мәрхүм улының туу турындагы таныклыгын бирде.

– Царицынга баргач та, анда менә шушы адрес буенча минем бертуган энекәш Василийны эзләп табарсың, – диде Иван Никитич. – Мин аңа менә бу хатны яздым, ул барысын да аңлаячак, аңа миңа ышанган төсле ышана аласың. Ул сиңа эшкә урнашырга ярдәм итәр. Минем улым урынына яшәрсең аңарда, анда кадәр барып кемнең кемлеген тикшереп йөрмәсләр...

Икенче көнне, май аеның салкынча таңында алар ат җигеп, Ульянга таба кузгалдылар. Беренче иртәнге пароход белән Вакыйф, дөресрәге, Сергей Иванович Трифонов Сталинградка таба юл тотты. Пристаньда аны, җыерчыклы йөзе буенча йөгергән күз яшьләрен сөртеп, Иван Никитич озатып калды. Якты күңелле, яралы җанлы бу карт белән Вакыйфка бүтән очрашырга насыйп булмады... 

***

Нәсимә кызындагы үзгәрешләрне әле кышын ук сизә башлаган иде. Ашавы, үз-үзен тотышы нык үзгәрде Зөбәйдәнең.

Алар язгы чәчүдән арып-талып кайтканда, урамда инде караңгы төшкән иде. Нәсимә, гадәттәгечә, кичке аш әзерләргә кереште, ә кызы исә, чамадан тыш арып булса кирәк, сәкегә барып ятты. Табынга утыргач та, әни кеше күптән башланырга тиешле сүзгә кереште:

– Кызым, ничектер бик сәер тотасың үзеңне...

– Арыганлыктан ул, әни, чәчүдә җиңел түгел.

– Артык тиз арый да башладың. Йөзләрең үзгәрде. Матураеп киттең димме шунда, түгәрәкләнеп хәтта.

Зөбәйдә комач төсле кызарды.

– Ярый, үзең әйтмәсәң, мин башлыйм. Син көмәнле бит, әйеме? Зөбәйдә кинәт үксеп елап, әнисенең кочагына ташланды. Нәсимә исә берни дәшмәде, әледән-әле кызын чәченнән сыйпап, белгән догаларын пышылдый-пышылдый укый иде.

– Йә, ярый, язмаган булмас. Хәзер сабый турында уйларга кирәк. Сиңа чәчүгә йөрергә ярамый. Мин Таһир янына барырмын.

– Барма, әни, ул мине дә, сине дә үтерәчәк. Көн дә бәйләнә бит, үзең күреп торасың, әллә кай җирләрдә сагалап тора.

– Балакаем, совет власте хатын-кызларны яклый, диләр бит, менә безне дә якласын. Җитмәсә, безнең кияү була алмый калган Таһирыбыз партия әгъзасы, бик артык бәйләнсә, районга барып, тавышын чыгарырмын. Ләкин, кызым, бала мәсьәләсен без икәү генә хәл итә алмыйбыз. Киен әйдә тизрәк.

– Кая барабыз?

– Бибисара әбиең янына. Аның да бу балада үз хакы бар. Әйдә, барыйк, сөйләшик.

Вакыйфларның өйләрендә утлар сүнгән, Бибисара аптый, күрәсең, инде йокларга яткан. Тик йокысы бик сизгер булып чыкты. Ишек каккач та, ул мич башыннан гына кемнәр килүен сорады, аннан кабалана-кабалана идәнгә төшеп, соңарган кунакларны кертте.

– Ни йомыш белән, Нәсимә балам? – диде ул, дога кылып алгач. Соңгы вакыттагы хәлләрдән, улын югалту кайгысыннан картаеп калса да, Бибисара аптыйның сүзләре төгәл, акылы аек иде. Район үзәгеннән мәчет аен эзләп килгән тикшерүчеләргә дә ул «белмим»нән артыгын әйтмәде, урысчалатып-татарчалатып, үзенә кычкыручыларга ачу белән генә карап торды, күзеннән бер тамчы яшь тә төшмәде.

– Вакыйфтан хат-хәбәр юкмы, Бибисара аптый? – дип сорады Нәсимә.

– Төш күрдем, Вакыйфым мул табын артында сыйланып утыра иде, – диде Бибисара әби нык тавыш белән. – Әни, сиңа да күчтәнәчләр алып кайтырмын, диде. Димәк, исән балам. Ризыгы да өзелмәгән. Мин үлгәнче кайта алырмы-юкмы, анысын әйтә алмыйм. Ләкин кайчан да булса кайтачак ул. 

– Менә без Зөбәйдә белән хәлләреңне белик дип кергән идек...

– Зөбәйдәне улым бик нык яратты. Миңа да сөйли торган иде. Каһәр суккан Таһирлар бутап йөрмәсә, икәү бергә булыр идегез, балакайларым. Насыйп булмаган, вакыты җитмәгән, Алланың амин дигән чагына туры килмәгән сүзләрегез.

– Бибисара аптый, монда тагын бер нәрсә бар бит әле. – Нәсимә, сүзен нидән башларга белмичә, төртелеп калды.

– Әйтмәсәң дә күрәм, Нәсимә кызым. Шөкер, кергәләп тора, хәлемне белешә, соңгы вакытта аеруча да матураеп китте кызыбыз. – Кинәт ул уң кулын, эчтән генә укый-укый, Зөбәйдәнең корсагына китереп, бераз иелеп нидер тыңлап торды. Аннан, башын күтәреп, кеткелдәп көлеп җибәрде. – Һай, малай булачак!

– Нишлибез соң, Бибисара аптый?!

– Вәт юләр, шул да булдымы сорау? Үстерәбез, Аллаһы боерса, бергәләп үстерәбез.

– Документы да юк, кияүгә дә чыкмаган кыз...

– Син укыган никахны Ходай үзе кабул иткән, димәк, шул арада җимешләрен дә биреп куйган. Баласы кемнән икәнлеген яшермик – бер дә оялырлык түгел. Вакыйф баласы диярбез. Документларын да ясарлар, контораның эше шул. Зөбәйдә миңа яшәргә күчсен, – дип, кырт кисте Бибисара аптый. Аннан урыныннан торып, сөйләшү тәмам булуына ишарәләде.

– Иртәгә килерсең, кызым, урын әзерләп куярмын. Кием-салымнан ары берни кирәкми, Вакыйфның мендәрләренә кадәр калды. Ә син, кодагый, бер дә борчылма, кызыңны кыерсытмам да, башкалардан да кыерсыттырмам.

Икенче көнне иртән иртүк торып, Нәсимә колхоз конторасына юнәлде. Таһир биредә иде.

– Ни кирәк? – дип, усал гына сорады ул, Нәсимәне бусагада күреп алгач та.

– Сөйләшергә килдем, Таһир.

– Сөйләп кара, тыңлыйм.

Нәсимә Таһирның өстәле янына ук килеп басты.

– Беренчедән, Таһир энем, – диде ул, «энем» сүзенә басым ясап, – минем кызыма якын да киләсе булма, яме?

– Һе, мин нәрсә, аны күргәч, урамның икенче ягына чыгарга тиешмени?

– Син минем ни турында әйткәнемне беләсең. Кызымның колагы тешләнгән, никахы укылган!

– Никахы?!

– Әйе, никахы. Ул Вакыйф белән никахлашкан кыз, шуны колагыңа киртләп куй!

– Тукта, тукта... – Таһир өстәл артыннан торып, бүлмә буйлап атлап китте. – Нинди никах тагын? Ниткән искелек калдыгы турында сөйлисең син? Минем аша бернинди никах кәгазьләре дә үтмәде.

– Ходай каршындагы никахны әйтәм мин, Алласыз бәндә. Таһир авызын кыйшайтып көлеп үк җибәрде.

– Гафу ит инде, абыстай булсаң да, әйтим – бетте ул сезнең никахлар заманы.
– Безгә анысын әйтүче булмады, шуңа күрә безнең өчен гомер-гомергә законлы никах Ходай каршында башкарылган һәм башкарылачак.

Таһир тәрәзәдән манарасыз мәчет бинасына күз ташлады. Аның түбәсен аннан-моннан япкалап, кибет корып куйганнар иде. – Халык дошманы Вакыйф белән синең кызың арасындагы әфсен-төфсен никахын сәвит власте танымый! – диде ул һәм йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты.

– Халык дошманы?! Бусы ни дигән сүз тагын?

– Шундый сүз. Вакыйф – халык дошманы, синең ирең халык дошманы, сез халык дошманнарының хатыннары, кызлары!

– Әстәгъфирулла! – Нәсимә агарынып китте.

– Хәмидулла абыең кемгә дошман булды соң?!

– Халыкка дим бит! Сәвит властена!

– И мокыт. Син аны үзең дошманга чыгардың бит. Имештер, ул фетнә әзерләп йөргән, имештер, корал туплаган, Троцкийга хатлар язган. Кайда соң ул кораллар, кайда ул хатлар?! –

Табылыр, ашыкма, табылыр. Мәчетнең ае да табылыр, кораллар да табылыр.

Нәсимә, калтыранып, Таһир каршына килеп басты, ике кулы белән тегенең күн бишмәт якаларыннан эләктереп алды. Күзендә мөлдерәмә яшьләр иде.

– Син безне теләсә ничек мыскыллый, теләсә ничек кыерсыта аласың, бәдбәхет, – диде ул тәмам пышылдауга күчеп. – Тик бер нәрсәне исеңдә калдыр – минем кызыма бармак белән генә кагылсаң да, мин үзем синең бугазыңны чәйнәячәкмен. Мине тол калдырдың, кызымны тол калдырдың, ирләребез исән килеш аларны күрми яшибез. Кая барып җитәргә икәнлеген белермен, үзеңнең башыңны Себергә җибәрермен, гөнаһларың җитәрлек. Сезнең совет власте хатын-кызларны якларга тиеш бит. Ә син, партия әгъзасы, ни кыланасың? – Аннан, якаларын җибәреп, артка атлады. – Мин үз сүземне әйттем. Һәм, белеп тор, Зөбәйдә көмәнле. Аны чәчүдән алып җиңелрәк эшкә күчерергә кирәк. Таһир чак кына мәтәлеп китмәде.

– Көмәнле? Кемнән?!

– Никахлы ире Вакыйфтан.

– Зинадан корсакка уздымыни?!

– Зиначылар күрше урыс авылларына барып, марҗа кызлары белән маташалар дип сөйлиләр, – диде ул, Таһир турындагы төрле имеш-мимешләргә ишарәләп. Таһир, тынычлана төшеп, урынына барып утырды һәм Нәсимәгә урындыкка күрсәтте. Нәсимә, аякларының хәле китүен тоеп, күрсәтелгән урынга барып утырды.

– Бу хакта кемнәр белә инде, Нәсимә апа? – диде Таһир, бик йомшак итеп.

– Күп кеше белә, ә нәрсә?

– Юктыр, күп кеше түгелдер, авылда сүз чыкса, миңа килеп сөйләгән булырлар иде. Әйдә болай итәбез. Зөбәйдә теге шакшы эттән корсакка узган баласын төшерә һәм законлы итеп, миңа кияүгә чыга. Балда-майда яшәячәксез, тел-теш тидермәм, йорт җиткерәм үзеңә.
– Рәхмәт инде, Таһир энем, халык дошманнарының туганнарын шулай кайгыртуың өчен. Тик мин дә, Зөбәйдә дә, Бибисара аптый да моңа килешмәячәк. Бел дә тор, бөтен районга тавышын чыгарам.

– Әһә, димәк, Бибисара карчык та белә. Яхшы. Алайса болай. Баланы үземнеке кебек итеп үстерәм. Ләкин сере өчебез арасында калачак.

– Мин үз сүземне әйттем, Таһир, – дип, урыныннан торды Нәсимә, тик Таһир аңа чыгып китәргә ирек бирмәде.

– Әле мин әйтеп бетермәдем. Кызыңны барыбер үземнеке итәм. Нинди юллар белән – минем эш. Сезнең барыгызга да файдалы булган юлны мин күрсәттем.

– Мин баланы рәхәт тормышка алмаштырмыйм.

– Яхшы. Алайса, мин түгел, син Себергә китәчәксең, аңладыңмы?! Бибисара карчык белән култыклашып китәчәксез.

– Без тагын нәрсә өчен?!.

– Бүген син совет власте вәкиленә янадың, совет властен тиргәдең, фетнә оештыру белән янадың. Шуның өстенә сез Бибисара карчык белән икәүләп, фетнә оештырган җинаятьчене советлар судыннан яшереп ятасыз.

– Тукта әле, ә син үзең?..

– Ә мин? Мин – власть, аңладыңмы?! Кара әле, нинди батыр кешеләр, исең китәрлек. Берсенең ире төрмәдә утыра, икенчесенең улы качкынлыкта, фетнәдә гаепләнә. Ә син, абыстай, миңа монда килеп янап йөрергә җөрьәт итәсеңмени?! – Янә йодрык шап итеп өстәлгә китереп сукты. – Кыскасы, догалар ятлап чүпләнгән башың белән бер нәрсәне аңларга тырышып кара – йә кызың миңа кияүгә чыга, йә бөтен гаиләгез белән төрмәдә черисез. Бибисара карчыкны да, сине дә кызганмам. Һәм тагын бер нәрсә – әгәр бу бала, безнең сөйләшү турында берәр кешегә сүзе чыкса, авыл советы исеменнән, колхозыбыз исеменнән иреңне атып үтерү турында гариза язачакбыз. Лагерьда торган килеш тә авыл халкын фетнәгә котыртып ята бит, кара әле син, ә?! Аңладыңмы?! Аңласаң, бар.

Нәсимә, аякларын көчкә атлап, сулкылдап елап, ишеккә юнәлде. – Бүген икегез дә нәрәттән азат ителәсез. Минем вакыт күп, иртәгә кадәр көтәрмен. Нәрсә хәл иткәнен Зөбәйдә үзе килеп әйтсен, иртәгә шушы вакытта.

Урамга чыккач та, Нәсимә берара идарә диварына сөялеп басып торды, тыны кысылганлыгын, Таһир бүлмәсендә һава җитмәгәнлеген шушында гына аңлады. Тау башыннан җигүле атта менеп килүче Нәгыйм картны күргәч тә, кинәт кенә барысын да хәл итеп, Нәсимә аңа таба йөгерде.

– Районга барасыңмы, Нәгыйм абый? – дип сорады ул.

– Әйе, абыстай, районга сөт илтәм менә.

– Мине дә ал әле, зинһар өчен.

– Утыр әйдә, сөтле бидоннан авыррак булмассың.

...Райком секретарен ул төшке ашка кадәр диярлек ишек төбендә сагалады. Аны куырга да маташтылар, бүлмәгә кертү турында сүз дә юк. Төрле кешеләр түрә бүлмәсенә керә-чыга, Нәсимәгә шашкан кешегә караган төсле карап үтәләр. Хәер, моңа күнеккән инде ул, иренең язмышы турында хәбәр табарга маташканда күп утырды биредә. Ниһаять, ишектән секретарь үзе дә күренде.

– Сез миңамы? – дип сорады ул Нәсимәдән.

– Әйе, мин...

– Ә, сез бит Хәмидулла мулла хатыны, әйеме? Гафу, тикшерү күптән тәмам.

– Юк, мин ирем мәсьәләсе белән түгел, башка мәсьәлә белән идем, биш кенә минут вакытыгыз булмасмы?

Түрә, баштарак икеләнеп торса да, Нәсимәне бүлмәсенә чакырды. Нәсимәнең сөйләгәннәрен ул бүлдерми генә тыңлады. – Миннән нәрсә сорамакчы буласыз инде сез? – диде ул, Нәсимәнең бәяны тәмам булгач.

– Фәтхуллиннан саклавыгызны сорыйм. Ул бит минем кызга бәйләнә, көчләп кияүгә алмакчы.

– Мин сакчы түгел. Таһир Фәтхуллин белән сөйләшермен. Кызыгыз зур җинаятьтә гаепләнүче кеше белән якын мөнәсәбәткә кергәнен аңлыйсызмы?

– Нахак ул, Таһир нахагы!

– Нахакмы-юкмы, анысын җинаятьчене кулга алгач белербез. Әлегә ул законнан качып йөри һәм шуның белән үз гаебен таный, җәзасын арттыра. Әгәр сез аның кайдалыгын белеп тә, әйтми торасыз икән, сезне дә җавапка тартачакбыз.

– Белмим мин, валлаһи дип әйтәм, белмим, кызым да аның кайдалыгын белми!

– Ярый, энә түгел, табылыр. – Түрә телефонга сузылып кемнедер җыйды һәм, кичекмәстән, Таһир Фәтхуллинны үз янына чакыртырга кушты. – Шуның белән шул, мин Фәтхуллин белән сөйләшәм, ул сезгә бәйләнмәс. Әгәр тагын бер мәртәбә тәртип бозуларда, фетнәләрдә катнашуыгыз ачыкланса, миннән ярдәм көтмәгез. Власть белән уйнашка керү ярамый, моны сез аңларга тиеш.

Районнан җәяүләп кайтып килгәндә, Нәсимәгә юлда кара айгырга атланган Таһир очрады. Нәсимәгә җитәрәк, атын туктатып, аның тирәли берара әйләнеп йөрде, ләкин берни дәшмәде. Күзләре ачу һәм нәфрәт тулы иде Таһирның. Нәсимә дә аңа берни әйтмәде. Алар бер-берсен бер караштан аңладылар. Бу юлы җиңү абыстай кулында иде. Ләкин алда әле күпме бәрелешләр булыр?!

Зөбәйдәне колхозда иң авыр эшләргә җибәрә башладылар. Ул кичләрен тәмам хәлдән таеп, Бибисара карчык янына кайтып егыла, иртәле-таңлы янәдән торып чыгып китә. Нәсимә бөтенләй дә кара кайгыга батты. Кызы да табигате белән аңа охшаган булса, бала исән-сау килеш дөньяга туа алмас бит. Әле ул күпме сакланып та, берничә сабыен карынында килеш югалтты, ә биредә кызыннан авыр әйберләр күтәртәләр, тын алырга да ирек бирмиләр.

Авырлыкларга да карамастан, яшьлек көче үзенекен итте. Урак тәмамланган көннәрнең берендә салам эскерте төбендә Зөбәйдә белән Вакыйфның уллары дөньяга тәүге авазын салды. Сабыйга Җиһангир дип исем куштылар. Бибисара карчык, үзенең бердәнбер исән улына бер тамчы судай охшаган балага сөенеп туя алмады. Көзге кичләрнең берсендә кунакка килгән кодагыена исә ул күптән түгел төш күрүен, Җиһангирнең озын гомерле булачагына юравын бик тәфсилләп сөйләде. Моннан тыш ул илгә зур афәт ябырыласын дә әйтте. «Анысы минем гомергә тимәс, әмма сезнең башыгыздан үтәчәк», – диде ул, кодагые белән тәмләп чәй эчкәндә. 

(Дәвамы бар)