Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ ЯРАТМЫЙ, ҖИРДӘ КЕМ ЯРАТСЫН?!

“Безнең шигърияттә иң үзенчәлекле, кабатланмас шагыйрьләрнең

берсе, һичшиксез, Кадыйр Сибгат. Ул телне гаҗәеп дәрәҗәдә сизгер тойган,

тел белән фикернең-аңның диалектик бәйләнештә булуын үз иҗатында кат-

кат раслый килгән шагыйрь иде. Тормышның кайчак гап-гади, артык гадәти

булып тоелган вакыйга-күренешләреннән дә көтелмәгән сурәтләр таба алган,

көтелмәгән гомумиләштерүләр һәм нәтиҗәләр ясый алган шагыйрь иде ул” –

дип язган иде аның турында шагыйрь Нияз Акмал.

Кадыйр Сибгатуллин үзе исән чакта да аның шигырьләре,

шигырьләрендәге аерым гыйбарәләр халык телендә булды, китаплары бик

күпләрнең куен кесәсендә йөрде. Инде менә вафатыннан соң шактый еллар

үткәч, тууына 80 ел тулган шушы көндә, һич икеләнмичә әйтә алабыз:

Кадыйр Сибгатуллин безнең рухи дөньябызда әле дә зур урын алып тора.

Шөкер, Кадыйр абыйның бәхетенә дип туган хатыны Флера Хамматова, галим

һәм язучы Факил Сафин, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов кебек аның иҗатын

халыкка ирештереп, әһәмиятен аңлатып яшәүче фидакарьләребез байтак. Бу

эшкә Татарстан радиосы да ару гына өлеш кертеп килә. Филология фәннәре

докторы Илдар Низамов “Тел күрке – сүз” тапшыруында “Кадыйр

Сибгатуллинның шигъри каләме һәм аның тел белән эш итү осталыгы”

дигән темага дәресләр циклы алып барды. Нәфис сүз осталары катнашында

шагыйрьнең шигырьләреннән әдәби-музыкаль композицияләр төзелде.

Күренекле актер Илдар Хәйруллин башкаруында әдипнең “Дустым Мансур”

дигән хикәясе әледән-әле эфирга бирелә. Соңгы елларда радио фондында

аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар киштәсе дә шактый ук

саллыланып бара.

Укучылар игътибарына хәзер тәкъдим ителә торган аудиоязмага килсәк,

без аны Кадыйр Сибгатуллинның үз тавышы белән башлап киттек (әле 

әдәбиятка тәүге адымнарын ясаган чакларында, 1960 нчы елларда, ул радио

студиясендә берничә шигырен яздырган булган). Аннары Нияз Акмалның

Кадыйр Сибгатуллин иҗатына кагылышлы чыгышыннан фрагментлар

бирелә. Язма 2012 елда шагыйрьнең тууына 70 ел тулуга багышланган

тапшыру белән тәмамлана. Ул Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрә Әлфия

Ситдикова тарафыннан әзерләнгән. Тапшыруда Фәния Хамматова, Факил

Сафин, Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсенең баш

китапханәчесе Роза Хәмидуллина белән әңгәмәләр урын алган.

Әлеге язма укучыларыбызга Кадыйр Сибгатуллинның иҗатын һәм

шәхесен тулырак итеп күзаллар мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез.