Бакый Урманче шигырьләре (дәвамы (2))
***
Бәдбәхет дип
Әйтергә сәбәбем юк.
Сагышлардан, хәсрәттән,
Җан, күңел тук.
1960
***
Күңел буш,
Чүлләнгән сахра.
Ниндидер бер өмид,
Кайдадыр чакыра.
1960
***
Күңел яшь,
Картайдым сагыш белән.
Хафаландым,
Бер яман табыш белән.
Кайгы-хәсрәт,
Күпләргә таныш, беләм.
Минем кайгым,
Ил белән, халкым белән.
1962
***
Бүген күңелем буйлады[1],
Яман уйлар уйладым.
Бер керәле, бер чыгалы,
Үземне дә хурладым,
Керәле-чыгалы уйларым.
1962
***
Янар йолдыз дип уйласаң ул йолдызны
Нуры калган.
Йолдыз үзе күптән сүнгән,
Күптән сүнгән.
Йөрәгемдә гыйшык уты давырсыган,
Хыял кылма,
Тойгылар инде үлгән.
Җаным тормыш давын даулаша дип,
Уйласаң син,
Ялгышасың, юк, уйлама,
Дауламаска җаным күнгән,
Җаным күнгән.
Аһ, изге нур, гыйшык нуры , бер балкыган,
Сөйгәнем белән бергә
Ул шаукымнар,
Гүргә иңгән,
Гүргә иңгән,
Гүргә иңгән.
1962
***
Гариб булдым,[2] бу дөньяга
Ияләшәлмим.
Үз күреп күпләрне,
Сөйләшәлмим.
Ни кылыйм дөнья тулган ялган белән,
Хамнар[3] белән хамлашып көйләшәлмим.
1962
***
Яманлык кылганым юк,
Берәүгә дә,
Килер бер чак,
Әйтерләр,
Әйе, әйбәт тә иде,
Соң ул.
Кызганыч, инде мәрхүм,
Инде юк ул.
1964
***
Олугларның олугы,
Кодрәтләрнең кодрәте,
Көчләр, дәрманнар хаканы,
Тәңрем – Табигать.
1966
***
Төрле моңнан йөдәгән
Тулган күңел,
Инде күптән корышкан,
Сулган күңел.
Могҗизалы кочагыңда,
Гөлбостаны[4],
Өмидле хыяллар корды күңел.
13.06.1967
***
Гомеремнең төшлеге күптән
Үткән,
Эңгернең алтынсу төсләре –
Хәбәрчеләр төннең килүен
Күренә күктән.
1969
***
Әлсередем, йөдәдем бу күренештән,
Җаным бизде, туйдым инде бу күренештән.
Үзебезнең көчебезгә өмид бетте,
Кайчан Хода коткарыр бу күренештән.
1972