Бакый Урманче шигырьләре
***
Киң илемнең кырларында гизгән заман,
Ямьле гөлләр, ал чәчәкләр күрер булдым.
Аһ, чәчәкләр тулы илем, моңлы илем,
Йөрәгемдә сызландырыр яра булдың.
***
Тормыш кагылмаларында кагыла-сугыла
Ямшәйгән, уалган вә таушалган,
Күңелеңдә минем өчен, и йончылган җан,
Нинди дәрт вә нинди наз калган?!
1934
***
Башымда гөнаһлы уйлар кайный.
Бер исерсәм көннәр гаугасыннан,
Соңра янә уйлар, янә айныйм.
1935
***
Чучка
Чучкага куштылар гөлзарда[1],
Арулык вә җыйнаклык сакларга.
Әгәр шакшы түксәләр юлларга,
Чүпләсәләр почмакларны,
Барын да арындырырга һәм пакьләргә...
Дөрест,
Чучка
Киереп бер батман бутка,
Тулгандай бер корсагын,
Борынын мыркылдатып йөрде,
Почмактан почмакка.
Гүя шакшыларны арындырды,
Ләкин артында,
Сөйләр хәл юк,
Шундый шакшы,
Вә шундый җирәнеч
Эз калдырды.
28.02.1936
***
Меңнәр, меңнәр узган
Иске тарих лабиринтларының,
Туфракка әверелгән хәрабәләрендә,
Ниләр булган?
Мин бихәбәр.
Меңнәр вә меңнәр алда.
Томанлы киләчәк юлларында,
Таңнарында ниләр туачак.
Ни булачак?
Мин бихәбәр.
Ниләр бу минут җиһанда,
Ниләр көтә мине туачак таңда,
Бәхетем арттамы, әллә алда
Ни булыр?
Мин бихәбәр.
31.07.1936
***
Бөтен дәрт вә теләкләремне горбәттә[2]
Ташып, үзем белән караңгы гүргә,
Алып китәрмен, ахры.
1942
***
Караңгы кич. Төннәрнең күкләрендәй чиксез тирән,
Күңелемә исәпсез сагыш, хафа, моңнар тулган.
Шул тирән сагышлар дәрьясендә җемелдәшеп,
Бер-ике нур. Башка өмид, ышанулар бар да сулган.
Күкрәгем ләхеттәй тар,
Гомерем буе чиккән җәфа алынмаган,
Очар һәм ирешмәгән,
Көчле сөю, кайнар гашыйк табылмаган назлар минем,
Шулай кылган.
1942
***
Ходаем, изге иҗат күк яраткан,
Җиргә юлдаш булсын диеп көн йөзенә,
Җир шикелле үк түгәрәк ай яраткан.
Дөньяны нурлау өчен көн яраткан,
Көнгә авыр булмас диеп алмаш өчен,
Күгелҗем йолдыз тулы төн яраткан.
1942. Алмата.
***
Рабббым, син
Кодрәтең, иркең киң.
Югарыда, биектә гарше әгъляң,[3]
Түбәндә, төпсезлектә, зәмһәрирең[4].
Син – бөтен җиһан,
Бөтен җиһан – син.
Чиксез, ниһаясез[5],
Иңсез һәм гаясыз[6].
Мин фәкыйрь,
Микробка тиң.
Минем өчен
Бу җир йөзе дә киң.
1943.
***
Аерылышкан сәгатьтә нинди уйлар,
Нинди моңлы сагыш уйладым.
Күзләреңә карап үбеп-үбеп,
Назларыңны алып туймадым.
Күк күзләрем,
Наз сүзләрең,
Биткәйләрең үбеп туймадым.
1944, 16 март.
***
Агып ел-ел булып гомерем,
Тулып гамь – кайгыдан күңелем,
Чайпалды гомерем,
Сазланды күңелем.
***
Дәрьянең йөзе кайчан тулкын була,
Кайчан дәрья көзгеләнгән тик тын гына.
Күңелемдә кайчак һәйҗан[7]: кайчан җаным
Сабырланып назга талып тып-тын була.
1944
***
Базар
Монда гыйззәт, оят, монда вөҗдан,
Кайсы хаҗәт –
Бар да сатыла.
Кайсын теләсәгез бирик шуннан.
Бу малларың синең бар да калган,
Үтәлмәгән иске зәкяттән.[8]
1945
***
Мәхәббәтем күңелемә наз бирмәде.
Егетлегем җаныма яз бирмәде.
Бәгыремдә күпме дәртләр тупласам да,
Җырлар өчен кулыма саз бирмәде.
Гыйшкымнан көн саен хурлык алдым,
Наз сөйләсәм, каршыга тиргәү алдым.
Җир йөзенә гөл игәм, дип тырмаласам,
Гүремә түшәк кылып гамьләр салдым.
1945
[1] Гөлзарда - чәчәклектә.
[2] Горбәттә –иленнән, туганнарыннан читтә, ялгызлыкта.
[3]Гарше әгъляң– күкнең иң югары катлавы, биеклек, югарылык.
[4] Зәмһәрирнең –көчле суык, каты салкын.
[5] Ниһаясез– ахыры булмаган, тәмамланмаган.
[6]Гаясыз – чиксез, ахыры булмаган
[7] Һәйҗан –дулкынлана, эчтән курку төшә.
[8]Зякәттән –ислам дине буенча сәүдәгәрләргә еллык керемнең 40 тан бере күләмендә салынган еллык салым