Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөзгә-йөз

Йөзгә-йөз

 

Саннар күктән төшми

Юбилей – ирешелгән уңышларны барлау өчен җайлы форсат. 2006 елда, «Казан утлары»ның 1000 саны чыгу уңаеннан, «Сүнмәс утлар балкышы»* дигән китап дөнья күрде. 700 битле, 88 табаклы, 2 килограмм авырлыктагы ошбу монументаль басмада 400гә якын авторга урын бирелгән иде! Бактың исә, аларның һәркайсы журнал битләрендә зур-зур романнар, поэмалар, шигырьләр, хикәяләр һәм публицистик язмалар белән катнашкан. Узган гасырның икенче яртысында басылган кайбер әсәрләрне генә санап үтсәң дә, шагыйранә әйткәндә, бер горурлык хисе туа... Г.Әпсәләмов – «Ак чәчәкләр», Ә.Фәйзи – «Тукай», Ф.Хөсни – «Җәяүле кеше сукмагы», М.Әмир – «Саф күңел», И.Гази – «Онытылмас еллар», С.Баттал – «Сигезенчесе кем?», Н.Фәттах – «Бала күңеле далада», А.Гыйләҗев – «Өч аршын җир», Ш.Маннур – «Муса», Ә.Еники – «Әйтелмәгән васыять», М.Мәһдиев – «Фронтовиклар»... Кыскасы, бер язмада гына санап бетерү мөмкин түгел. Алар барысы да «Казан утлары»н «Почет билгесе» орденлы иткән һәм аның 100 еллыгын алтын гасырга әверелдергән язучылар!

Һәр язучы әдәбият мәйданына үз укучысы белән килә. Безнең буын аларның тугры укучылары. 

Дуслар җыелган җирдә 

Кулына диплом алу белән туп-туры «Казан утлары»на килеп эшкә урнашучыларны белмим мин. Киләм дигән кеше иң әүвәл төрле тармакларда: радио һәм телевидениедә, сәхнәләрдә, завод-фабрика газеталарында, мәгърифәт өлкәсендә, фәннәр академиясендә иҗади тәҗрибә туплап, аннан соң гына олпат журналның ишеген шакыгандыр. Һәркемнең максатка үз сукмагы бар.

Шәхсән үзем, шушы журналда эшләү турында хыялланмаган идем, дисәм – монафикълык булыр. Хыялландым, әлбәттә. «Хөрмәтле иптәш, менә болайрак кирәк иде, тегене укы, моннан өйрән, язып чиләнмә, коелар казуыңны бел...» дип, миңа күп хатлар язган абыйларны бик күрәсем, алар белән иңгә-иң эшләп карыйсым бик килгән иде...

Культура институтының режиссура бүлегенә кергәндә, миңа 27 тулган иде инде. (Күпләр бу яшьтә диссертация яклый инде). 17-18 яшьлекләргә ияреп, көпә-көндез укырга туры килде. Үкенмим. Сюжет, фабула, мизансцена, образлы тел, интрига кебек төшенчәләр драматургия өчен генә түгел, ә чәчмә әсәрләр өчен дә ифрат зарури икән.

Диплом алганда, миңа 30 яшь, ә «Казан утлары»на 60 иде инде...

СССР чорында яшь белгечне кая да булса эшкә урнаштыруны комиссия хәл итә иде. Һәм ул карарга буйсыну катгый рәвештә мәҗбүри. Зәй районының мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып барасың, диделәр... Коелып төштем, «Казан утлары»ннан түгел, Казанның үзеннән 250 чакрымда бит әле ул!

Батулла үпкәләмәсен, безнең Шәле халкында да зәйлеләр холкы... Юк, беркая да бармыйм!

Һәм тагын «Казан утлары»ның ярдәме тиде, дөресрәге, журналның хатлар бүлеге мөдире Роберт Миңнуллинны очраттым.  Без аның белән, әлеге дә баягы, шул «Идел» яшьләр лагерендагы семинарда танышкан идек. Бактың исә, алга таба дуслашырлык сәбәбе дә табылды: икебезнең дә хатыннар Клара исемле; икесенең дә туган көне –  5 гыйнвар. Минем малай белән аның кызы да бер үк елда туды, 2 нче гимназиядә бергә укыдылар: «Оптимист» ширкәтендә йорт күтәреп, бер-беребезгә кунакка йөрештек. 

Роберт «Казан утлары»на чаклы «Яшь ленинчы» газетасында эшләде. Минем балалар өчен язылган хикәяләремне әдәби ел йомгакларында зурлап бәяләгәне бар... Баш редактор Роза Туфитуллова дигән матур апа кабинетына килеп кердек. Роберт, яучыларыңны да уздырып, мине мактый. Роза ханым башын аска иеп кенә: «Беләм инде, беләм мин аның каләмен, буш урын бар. Су бораулаучы булып та эшләгәч – ерак юлда йөрүдән дә курыкмас», – диде дә мине «Мәктәпләр һәм пионерия» бүлегенә тапшырды, рәхмәт төшкере... 

Әдәбият бүлегендә – шагыйрь, коммунист Госман Садә, таланты белән графоманнарның ачуын китерерлек шагыйрь Зөлфәт. Спорт бүлегендә тынгысыз Нияз Акмал. Ә каршымда – үзенә зыян китерердәй тыйнаклыгы һәм байлар көнләшерлек юмартлыгы белән прозаик Вакыйф Нуриев... Тагын 35 елдан соң без әле аның белән «Казан утлары»нда эшләячәкбез икән...

Таш баскыч та шыгырдый 

«Яшь ленинчы» газетасы сигезенче катта иде. Тугызынчы катта «Чаян» журналы, Ә «Казан утлары» – унынчыда.

«Чаян»да унҗиде ел да дүрт ай буе җаваплы секретарь булып эшләгән Мәгъсүм абый Хуҗин үз теләге белән гариза язган. «Ник?» – дип сораучыларга «Бер журналга ике тәкә башы сыймый», – дип җаваплый иде...

Соңыннан гына белдем, үз урынына ул минем исемне әйтеп киткән икән.

Шулай итеп, мин «Казан утлары»на таба тагын бер катка күтәрелдем. «Чаян»да эшләгән дәвердә мин «сатирик язучы» дигән мактаулы кушаматка ия булдым. «Көндез – редакциядә, кичләрен – сәхнәдә... Эстрада авторның хәреф хаталарын сиздерми. «Чаян»да исә, хикәя-шигырьләр генә түгел, ә һәр фельетон, мәзәк, рәсем аслары – барысы да әдәбиләшкән. Һәм кечкенә генә кытыршылык та бөтен Советлар Союзына миллион тираж белән тарала...

Мәгъсүм абый батырлыгын кабатламадым, «Чаян»да унике ел гына эшләп өлгердем. Ниһаять, унынчы катка күтәрелер сәгать җитә бугай, дим. УНИКСның мең кешелек тамаша залында 50 яшьлек бәйрәмемне гөрләтеп үткәрдем дә...

Хәер, барысын да кул сәгате түгел, ә «Ком сәгате» хәл итеп куйды...

360 битлек романым җыелган килеш өстәл тартмасында ята. Кемгә дә булса тапшырудан тыелып торам, чөнки ачы тәҗрибәм бар...

Иртәнге сигезләрдә эшкә киләм. Юкса, өлгереп булмый, «Чаян» рус һәм татар телләрендә, аерым-аерым булып, айга дүрт тапкыр чыга.

Еш кына талантлы егетләр ишегемне шакый, гозерләрен беләм: «Юк, дип кенә әйтә күрмә, зинһар!..» Төннәр буе иҗат газабы кичергән даһиларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам.

Гадәттәгечә, тагын ишекне шакыйлар, тик керергә ашыкмыйлар. Үзем чакырып алдым.

Рәшит Әхмәтҗанов, минемчә, талантлы шагыйрьләр арасында иң тыйнак кеше иде. Ул ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып китә белә. Туктатып: «Роман язып караган идем, сездә проза бүлеген кем алып бара?» – дип сорап өлгердем. Җавап та бик кыска иде: «Любоебыз! Ну, иң әүвәл Флүс укып чыга. Бир, үз кулларым белән тапшырам...»

«Ком сәгате» йөрүдән туктады. Бер көн ике көн булып тоела башлады...

Баскычны таштан койсаң да, барыбер шыгырдый... Унынчы кат белән тугызынчы кат арасындагы мәрмәр басмаларда аяк тавышы ишеткән саен миңа таба киләләрдер кебек. Телефон шалтыраган саен: «Укыдым!» дигән хәбәр көтәм.

«Ком сәгате» тиз йөри икән... Өч көн эчендә Флүс абый «Чаян»га килеп керде, кулында кулъязмам юк. «Керә-керешкә үк: «Камил, мин бит сине артист дип йөри идем, син коеп куйган язучы икәнсең, инәңнең башы!» – дип, аркамнан сөеп өлгерде. Өч санга рәттән планлаштырып та куйганнар.

Үзебез олыгайсак та, хыял картаймый! Равил Фәйзуллинның: «Казан утлары»на килергә исәбең юкмы соң?» – дигән соравына халык шагыйренең үзенчәрәк: «А почему бы нет?!» – дип җавапладым. 

Кичә һәм бүген

«Казан утлары»на эшкә килгән мәлне мин үземне «Фәтхулла хәзрәт» кебегрәк хис иткән идем: 30 ел буе җиң сызганып эшләгән Рәдиф Гаташ һәм Мансур Вәлиев; көнозын баш күтәрмичә кулъязма эшкәртүче Наис Гамбәр; үзе шагыйрь, үзе прозаик Рашат Низами, терекөмеш кебек баскан урынында йөгереп тора; заманында китап нәшриятының баш казые булган Марс Шабай еламсырап йөри; «Абый» дигән повестемны язып бетерәсем бар дип, Марат Закир югалып-югалып ала; менә дигән балалар язучысы Алмаз Гыймадиев, «Акчарлак» нәшрияты ягына карап, тәрәзә аша кемнәр беләндер турыдан-туры элемтәдә...

Минем күзнең хәтере бик юк, әмма колакның хәтере шәп. «Фатих Әмирханнардан соң сатириклар тумаган» дигән  имеш-мимешләр  җан авазы булып саклана... Академик  журнал  дип исәпләнгән «Казан утлары»нда «Уены-чыны бергә» рубрикасы ачтык. «Печән базары» дигән конкурс игълан итеп, кырыклап язучының күңел түрендә сатира һәм юмор шаукымы барлыгын белдек. Ул әсәрләрне «Яңа базар» дигән аерым җыентыкка туплап чыгардык.

Соңгы 20 ел эчендә Хисам Камалов, Айдар Хәлим, Фоат Садриев, Марсель Галиев, Зөлфәт Хәким, Ркаил Зәйдулла, Фәүзия Бәйрәмова, Факил Сафин, Нәбирә Гыйматдинова, Марат Әмирхан һ.б. бик күп авторларның кулъязмалары белән танышканда, мин дипломатиягә өйрәндем, тәкъдимнәрем булса, киңәшләремне ягымлы тел белән җиткерергә тырыштым.

Кире борылган әсәрләр гомерне кыскарта. Әгәр кулъязмаларның әдәби эшләнеше җитенкерәмәсә, без аны, редколлегия аша кулдан-кулга йөртеп, таушалтмадык, үзара киңәшеп, уртак тел таптык. Журналда басылган әсәрләр өчен укучы алдында да җавап бирәсе бар бит әле. Шуңа күрә мин үзем эшкәрткән һәр әсәрнең кыскача аннотациясен аерым дәфтәргә теркәп бардым. Еллар үткәч тә онытылырлык түгел.

Язучылар берлегенең уртак сөенече булган «Казан утлары»ның киләчәген фаразларга алынмыйм. Әйе, 100 еллыгын үткәргәч, ул 101нче елына керер; әйе, юбилейдан соң (октябрь аенда) аның 1200 саны дөнья күрер; бәлки әле, соңгы елларда икеләтә арттыра алган тиражын да саклап калыр, бирсен Ходай! Журнал мине Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты итте. Шуңа күрә дә мин аннан саубуллашмыйча гына киттем. 70тән узгач, ыгы-зыгылы конвейерда эшләп булмый инде ул. Без хәзер балаларыбыз һәм оныкларыбызның «киңәшчесе» генә. Әдәбият мәйданына төркем-төркем кызлар килә башлагач кына, өеңә кайтып китүне җиңел дип уйлыйсызмы әллә?! Юк!

Шунысын онытмагыз: өлкәннәр, арабыздан киткәннәр, урта буын, яшьләр, җыйнап кына әйткәндә, язучылар һәм укучылар – барыбыз да «Казан утлары» шәҗәрәсенең мактаулы балалары...

Фото: архив